Контрольная работа по татарскому языку 5 класс
материал (5 класс) на тему

Хамматуллина Лилия Ильдаровна
Контрольная работа для 5 класса по татарскому языку (лексикология)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontrol_esh._leksikologiyadocx.docx57.08 КБ

Предварительный просмотр:

Лексикология бүлеге буенча контроль эш

Максат: Өйрәнелгән кагыйдәләрне гомумиләштереп кабатлау, темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү.

Дәрес тибы: контроль.

Тестлы биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт бирелә. Биремнәр өч өлешкә бүленгән. Беренче өлеш – А, икенче өлеш – В, өченче өлеш – С.

* Беренче өлештәге биремнәрнен һәрберсенә җаваплар бирелгән, алар арасында берсе генә дөрес, шуны сайлап языгыз. Мәсәлән, А1 – а. Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.

* Икенче өлештәге биремнәргә җавапны үзегезгә уйлап язарга кирәк. Дөрес эшләнгән һәр биремгә 2 шәр балл куела.

* Өченче өлештәге биремдә фразеологик әйтелмәгә аңлатма бирергә кирәк. Дөрес язылган җавапка 3 балл куела. Барлыгы – 17 балл.   Балларны билгегә күчерү.

16-17 балл – 5 ле,

12-15 балл – 4 ле,

8-11балл – 2 ле.

Искәрмә: 3төзәтү булганда, бәя 1 баллга киметелә.

I вариант

А1. Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?

а) көмеш кашык

ә) көмеш тамчы

б) көмеш йөзек

А2.Чәчәк диңгезе сүзтезмәдә күчерелмә мәгънә нинди охшашлыкка нигезләнеп барлыкка килә ?

а) төсенә

ә) сыйфатына

б) формасына

А3.Омонимның төрен билгеләргә? Кара әле, Айтуган,  Кеп-кечкенә ай туган.

а) омоформа

ә) омограф

б) омофон

в)саф омоним

А4.Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

а) тәүге, беренче

ә) тар, киң

б) кызарган, кыз арган

А5.Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: азат, бәйсез, хөр, ирекле?

а) азат

ә) бәйсез

б) хөр

в) ирекле

А6.Бирелгән мсалда мөсафир сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме? Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.

а) тарихи сүз

б) архаизм

А7. Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзне билгеләргә: мәктәп, синоним, ызба.

а) мәктәп

ә) синоним

б) ызба

А8.Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы? Иләк белән су ташу.

а) юкны бушка аудару

ә) инә күзеннән үткәрү

б) тел озайту

А9.Биек сүзенең даими антонимын билгеләргә.

а)тәбәнәк

ә) кыска

б) кечкенә

А10.  “Синонимнар сүзлеге” кайсы төргә карый?

а) телара

ә) аңлатмалы

В1. Авыз сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә яз.

В2. Бирелгән сүзгә синонимик рәт төзе, доминанта сүзнең астына сыз. Үпкәләү, ... (Искәрмә: кимендә 3 сүз язарга кирәк, шул очракта гына   2 балл куела.)

С1. “Авызы колагына җиткән” фразеологик әйтелмәсен аңлатып яз. (3-4 җөмлә)

Җаваплар:   1вариант

А1 - ә

А2 – в

А3 – б

А4 – ә

А5 – а (в җавабын да дөрес дип карарга мөмкин)

А6 – ә

А7 – б

А8 – а

А9 – а

А10 – ә

В1.  1.Авыз итү. 2.Авыз салыну. 3. Авызыңнан җил алсын. 4.Авыз күтәреп калу.

      5. Авыз сулары килү. 6. Ачык авыз. 7.Авызга каратып тоту. 8. Авызына су кабу һ.б.

В2. Хәтер калу, сөмсере коелу, рәнҗү, кәеф кырылу, күңел калу, ачулану һ.б.;Доминанта сүз – үпкәләү.

С1. “Авызы колагына җиткән”, - дип, гадәттә, бик сөенгән кешегә әйтәләр. Аның шатлыгы шулкадәр зур: кеше инде аны үз эчендә генә тота алмый, елмая, көлә, бөтен йөзе балкый. Мәсәлән, мин контроль эш өчен “биш”ле алсам, авызым колагыма җитәр иде.

II вариант

А1. Сары  сүзе кайсы төркемдәге сүзтезмәдә туры мәгънәсендә?

а) сары чәчәк

ә) сары сагыш

б) сары авыру

А2.Лачын йөрәк сүзтезмәдә күчерелмә мәгънә нинди охшашлыкка нигезләнеп барлыкка килә ?

а) төсенә

ә) сыйфатына

б) формасына

в) күләменә

А3.Омонимның төрен билгеләргә? Югалган таба! Кайсыгыз таба?

а) омоформа

ә) омограф

б) омофон

в)саф омоним

А4.Синонимнар төркемен билгеләргә?

а) ача, яба

ә) картаю, карт аю

б) йөгерә, чаба

А5.Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: буталчык, четерекле, чуалчык, катлаулы?

а) буталчык

ә) четерекле

б) чуалчык

в) катлаулы

А6.Бирелгән мсалда кизү сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме? Солдатлар һәр көнне үз араларыннан бер кешене кизү итеп билгелиләр

а) тарихи сүз

б) архаизм

А7. Бирелгән сүзләр арасыннан атаманы белдергән сүзне билгеләргә: күңел, сүзтезмә, видрә.

а) күңел

ә) сүзтезмә

б) видрә

А8.Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы? Күзгә төтен җибәрү.

а) кәкре каенга терәтү

ә) авызына су кабу

б) тел очы кычыту

А9.Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләргә.

а)олы

 ә) зур

б) дәү

А10.  “Татар теленең орфографик  сүзлеге” кайсы төргә карый?

а) телара

ә) аңлатмалы

В1. Тел сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә яз.

В2. Бирелгән сүзгә синонимик рәт төзе, доминанта сүзнең астына сыз. Хөрмәтләү, ...  (Искәрмә: кимендә 3 сүз язарга кирәк, шул очракта гына   2 балл куела.)

С1. “Балтасы суга төшкән кебек” фразеологик әйтелмәсен аңлатып яз. (3-4 җөмлә)

Җаваплар:   1вариант

А1 - а

А2 – ә

А3 – а

А4 – б

А5 –в 

А6 – ә

А7 – ә

А8 – а

А9 – ә

А10 – ә

В1.  1.Тел озайту. 2.Теленнән төшермәү. 3.Телсез калу. 4.Теленә шайтан төкергән. 5. Телгә салыну. 6.Тел очында булу. 7. Тел белән яралу. 8. Телен йоткан. һ.б.

 һ.б.

В2. Хөрмәтләү, олылау, зурлау, ихтирам итү, данлау, хөрмәт күрсәтүһ.б.;  Доминанта сүз –.

С1. “Балтасы суга төшкән кебек”  дигән фразеологик әйтелмә күңелсез йөргән кешегә карата әйтелә. Кешенеңнинди дә булса эше килеп чыкмый, һәм ул кәефсезләнә. Мәсәлән, минем әнием авырып китте, ә мин аңа ярдәм итә алмыйм. Шунлыктан балтам суга төшкән кеше кебек йөрергә мәҗбүр булам.

Йомгаклау. Эшләрне җыеп алу.

Лексикология  бүлеге буенча контроль эш

I вариант

А1. Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?

а) көмеш кашык

ә) көмеш тамчы

б) көмеш йөзек

А2.Чәчәк диңгезе сүзтезмәдә күчерелмә мәгънә нинди охшашлыкка нигезләнеп барлыкка килә ?

а) төсенә

ә) сыйфатына

б) формасына

А3.Омонимның төрен билгеләргә? Кара әле, Айтуган,

                                                            Кеп-кечкенә ай туган.

а) омоформа

ә) омограф

б) омофон

в)саф омоним

А4.Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

а) тәүге, беренче

ә) тар, киң

б) кызарган, кыз арган

А5.Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: азат, бәйсез, хөр, ирекле?

а) азат

ә) бәйсез

б) хөр

в) ирекле

А6.Бирелгән мсалда мөсафир сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме? Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.

а) тарихи сүз

б) архаизм

А7. Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзне билгеләргә: мәктәп, синоним, ызба.

а) мәктәп

ә) синоним

б) ызба

А8.Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы? Иләк белән су ташу.

а) юкны бушка аудару

ә) инә күзеннән үткәрү

б) тел озайту

А9.Биек сүзенең даими антонимын билгеләргә.

а)тәбәнәк

ә) кыска

б) кечкенә

А10.  “Синонимнар сүзлеге” кайсы төргә карый?

а) телара

ә) аңлатмалы

В1. Авыз сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә яз.

В2. Бирелгән сүзгә синонимик рәт төзе, доминанта сүзнең астына сыз. Үпкәләү, ... (Искәрмә: кимендә 3 сүз язарга кирәк, шул очракта гына   2 балл куела.)

С1. “Авызы колагына җиткән” фразеологик әйтелмәсен аңлатып яз. (3-4 җөмлә)

Лексикология бүлеге буенча контроль эш

II вариант

А1. Сары  сүзе кайсы төркемдәге сүзтезмәдә туры мәгънәсендә?

а) сары чәчәк

ә) сары сагыш

б) сары авыру

А2.Лачын йөрәк сүзтезмәдә күчерелмә мәгънә нинди охшашлыкка нигезләнеп барлыкка килә ?

а) төсенә

ә) сыйфатына

б) формасына

в) күләменә

А3.Омонимның төрен билгеләргә? Югалган таба! Кайсыгыз таба?

а) омоформа

ә) омограф

б) омофон

в)саф омоним

А4.Синонимнар төркемен билгеләргә?

а) ача, яба

ә) картаю, карт аю

б) йөгерә, чаба

А5.Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: буталчык, четерекле, чуалчык, катлаулы?

а) буталчык

ә) четерекле

б) чуалчык

в) катлаулы

А6.Бирелгән мсалда кизү сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме? Солдатлар һәр көнне үз араларыннан бер кешене кизү итеп билгелиләр

а) тарихи сүз

б) архаизм

А7. Бирелгән сүзләр арасыннан атаманы белдергән сүзне билгеләргә: күңел, сүзтезмә, видрә.

а) күңел

ә) сүзтезмә

б) видрә

А8.Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы? Күзгә төтен җибәрү.

а) кәкре каенга терәтү

ә) авызына су кабу

б) тел очы кычыту

А9.Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләргә.

а)олы

 ә) зур

б) дәү

А10.  “Татар теленең орфографик  сүзлеге” кайсы төргә карый?

а) телара

ә) аңлатмалы

В1. Тел сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә яз.

В2. Бирелгән сүзгә синонимик рәт төзе, доминанта сүзнең астына сыз. Хөрмәтләү, ...  (Искәрмә: кимендә 3 сүз язарга кирәк, шул очракта гына   2 балл куела.)

С1. “Балтасы суга төшкән кебек” фразеологик әйтелмәсен аңлатып яз. (3-4 җөмлә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по татарскому языку. 8 класс (рус. гр.)

Контрольная работа п татарскому языку в 8 классе в 2 -х вариантах. Для русскоязычных детей....

Контрольная работа по татарскому языку для 7 класса

Контроль эш 7 нче сыйныфның рус төркеме өчен "Белем һәм тормыш" темасына 2 вариантта төзелде....

Контрольная работа по татарскому языку для 8 класса по теме "Бәхет кайда була?"

Контроль эш 2 вариантта төзелде һәм А, В өлешләреннән тора....

Контрольные работы по татарскому языку для русскоязычных учащихся 10 классов

Рус телендә сөйләшүче 10 нчы сыйныф укучыларының татар теле фәненнән белемнәрен  тикшерү  максатыннан  1нче яртыеллыкка , 3нче чиреккә һәм еллык контроль эш биремнәре төзелде. Бире...

Контрольная работа по татарскому языку для 6 классов.

Контрольные по татарскому языку для 6 класса...

Контрольная работа по татарскому языку для 11 класса.

Входная контрольная работа по татарскому языку для русскоязычных детей....