Контрольная работа по татарскому языку (7 класс)
методическая разработка (7 класс) по теме

ГУБАЙДУЛЛИНА АЛМАЗИЯ ФАРИДОВНА

Йомгаклау контроль эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_nche_klasslar_ochen_yomgaklau_kontrol_eshe.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныф укучысы

---------------------------------------

контроль эше

I .Тестны эшлә.

1.Синтаксис нәрсәне өйрәнә ?

1)авазларны;

2)сүз төркемнәрен;

 3)сүзтезмә һәм җөмләләрне , аларның төзелешен, ягъни телнең төзелешен өйрәнә.

2.Тезүле бәйләнештәге сүзләрне күрсәт.

1)матур күлмәк,

2)ак, кызыл , сары, зәңгәр чәчәкләр,

3)табуретка (артсыз урындык).

3.Җөмлә төшенчәсен дөрес күрсәткән кагыйдәне билгелә.

1) тамамланган уйны белдереп нәрсә турындадырхәбәр итүче сүзләр тезмәсе;

2)синтаксисның төп берәмлеге;

3)интонацион-мәгънәви буын.

4)Әйтелү максаты ягыннан җөмлә ничә төрле була ?

1)1;

2)6;

3)3.

5.Раслау җөмләне күрсәт .

1)Бүген миңа бик күңелсез.

2)Болында ромашка чәчәк ата.

3)Бүген бер дәрес тә укымадык.

6.Җәенке җөмлә

1)баш кисәкләрдән генә тора

2)иярчен кисәкләрдән генә тора,

3)баш кисәкләрдән дә

7.Сүзтезмәне күрсәтегез .

      1)батыр егет                        3)батыр,тырыш

      2)сугыш бетте                     4) Бөек Ватан сугышы

8.Батыр яуда беленер.Бу җөмләдә батыр сүзе җөмләнең кайсы кисәге?

      1)хәл

      2)аергыч

      3)ия

9.Аерымланган хәл ул –

      1)ияртүче сүзеннән ераклаштырылган  һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә  

         ия булган хәл

      2)үзе ияргән сүз белән янәшә торучы хәл

      3)ике яктан да тыныш билгесе  белән аерымланган сүз    

10.Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасында сызык куела?

       1)Батыр ут булыр, куркак юк булыр. 

       2)Батыр куркак булудан курка.

       3)Батыр егет  яу күрке.

 11.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрен билгеләгез.

           Без Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган геройларны һәрвакыт

          искә  алабыз 

        1)хикәя җөмлә                             3) тойгылы җөмлә

        2)сорау җөмлә                              4)боеру җөмлә  

12.Нинди төзелмә “кушма җөмлә” дип атала:

         1) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә;

          2) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә;

          3)  җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.

 

II .Текстны укы һәм биремнәрне үтә.

 

1) Бала туа.2) Дөньяга  яңа кеше килә. 3)Гаиләгә ямь өстәлә, мәшәкать өстәлә. 4)Исем табу, исем кушу.5)Татар халкы элек – электән үк яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган.6) Матур, мәгънәле исем кушарга тырышкан

     7)Халыкта “ Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән- халыксыз, нәселен белмәгән – нәселсез” дигән мәкаль бар.8) Һәр кеше үзенең 7 бабасын белергә тиеш дигән борынгылар. 9)Шул вакытта гына кеше үзенең кадерен аңлый ала. 10)Шуның өчен дә без бүген , балалар, сезгә үз шәҗәрәгезне өйрәнәгез, белегез, төзегез дибез. 11)Алар, буыннан – буынга тапшырылып, безнең киләчәк буыннарыбызга китап – истәлек булып барып җитсен. . 12)Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. 13)Киләчәктә дә әле бу эшне дәвам иттерербез. 14)Нәсел агачыңны белү – барыбызның да изге бурычы.15) Нәсел шәҗәрәгезнең дәвам итүен теләсәгез тырышып укыгыз, тәртипле, игелекле, әдәпле булып үсегез, әти – әниләрегезнең эшен дәвам итегез.

В1. Аерымлан хәлле җөмлә кайсысы ?

  1. 1; 2)11; 3)15.

В2.Кайсы җөмлә бер составлы?

  1. Бала туа.
  2. Дөньяга  яңа кеше килә.
  3. Киләчәктә дә әле бу эшне дәвам иттерербез.

В3.Текстта кайсы җөмлә җыйнак?

1)1;

2)15;

3)14.

В4.Кайсы җөмлә эндәш сүзле?

1)10;

2)15;

3)13.

В5. 6 нчы җөмләне җөмләгә синтаксик анализ яса.

В6. Соңгы җөмләдә тыныш билгеләре ни өчен куелган ?

В7.1 нче җөмләне җәенкеләндер.

III. “  Урманда “ дигән темага хикәя яз.(10 җөмлә) Хикәяңдә 2 эндәш сүз,

2 аерымланган хәл, 1 аныклагыч куллан, асларына сыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по татарскому языку. 8 класс (рус. гр.)

Контрольная работа п татарскому языку в 8 классе в 2 -х вариантах. Для русскоязычных детей....

Контрольная работа по татарскому языку для 7 класса

Контроль эш 7 нче сыйныфның рус төркеме өчен "Белем һәм тормыш" темасына 2 вариантта төзелде....

Контрольная работа по татарскому языку для 8 класса по теме "Бәхет кайда була?"

Контроль эш 2 вариантта төзелде һәм А, В өлешләреннән тора....

Контрольные работы по татарскому языку для русскоязычных учащихся 10 классов

Рус телендә сөйләшүче 10 нчы сыйныф укучыларының татар теле фәненнән белемнәрен  тикшерү  максатыннан  1нче яртыеллыкка , 3нче чиреккә һәм еллык контроль эш биремнәре төзелде. Бире...

Контрольная работа по татарскому языку для 6 классов.

Контрольные по татарскому языку для 6 класса...

Контрольная работа по татарскому языку 5 класс

Контрольная работа для 5 класса по татарскому языку (лексикология)...

контрольная работа по татарскому языку 2 класс

контрольная работа по татарскому языку 2 класс на помощь учителю...