Йорт хайваннары темасын йомгаклау.
план-конспект урока на тему

Шарафеева Гулюса Расимовна

1 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы. Темасы "Йорт хайваннары темасын йомгаклау"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_kl._yort_hayvannary_otkr.urok_.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Йорт хайваннары темасын йомгаклау.

Максатлар:  1. Йорт хайваннары темасы буенча укучыларның белемнәрен гомумиләштерү. 2.Балаларның логик  фикерләвен үстерү. 3. Укучыларда хайваннарга  карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. 4.Бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Дәрес тибы: Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.

Җиһазлау: Интерактив такта, санак, дәреслек, тема буенча сюжетлы рәсемнәр, карточкалар.

Файдаланылган материал: Дәреслек, Газизова А.Н., Галләмова  Р.В. “Татар теленнән эш дәфтәре”. 49-51 нче битләр, интернет.

 Дәрес барышы

  1. . Оештыру.

Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы?

Исәнме, Гүзәл!

Исәнме, Рүзәл!

Исәнме, Мәрьям!

Исәнме, Галләм!

Сезгә дусларым

Ялкынлы сәлам!

Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез әле алар белән дә исәнләшеп алыйк. (Укучылар борылып басалар да исәнләшәләр.)

Бүген көн нинди? (болытлы, салкын, кар ява)

  1. Актуальләштерү.

Фонетик-лексик зарядка. къ, ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары. (тактада)

  1. Кереш әңгәмә.

-Укучылар без кайда яшибез? (тактадагы рәсемгә күрсәтеп)

-Без шәһәрдә яшибез.

-Бу нәрсә? -Бу шәһәр.

-Шәһәр нинди?  

-Шәһәр зур, матур.

-Шәһәрдә нәрсәләр бар?  

-Шәһәрдә машиналар, биек йортлар, музейлар, театрлар, цирк, кибетләр бар.

  • Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп авылга кунакка барыйк әле. (Авыл рәсеме ачыла)
  • Кунакка – кто знает как переводиться это слово?
  • Да, в гости.
  1. Төп өлеш.

-Бу нәрсә?  (-Бу авыл.)

-Сезнең авылда булганыгыз бармы?  (- Әйе.)

-Авылда нәрсәләр бар?  (-Авылда машиналар, өйләр, атлар, сыер, сарык бар.)

-әйе, укучылар, авылда сыер, сарык, кәҗә, ат бар. Без аларны бер сүз белән ничек әйтәбез?

-Йорт хайваннары.

-Дөрес, укучылар. Ә ни өчен аларны йорт хайваннары дип атаганннар?

-Әйе, чөнки алар кешеләр янында яшиләр.

-Безнең бүгенге тема “Йорт хайваннары темасын йомгаклау”.

-Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, хәзер рәсемнәр буенча сөйләп китик.

(Интерактив тактада йорт хайваннарының рәсемнәре чыга.)

- Ребята, на русском языке мы задаем вопрос животным кто?  А на татарском языке нәрсә?

- Бу нәрсә? (Бу – сыер.)

-Ул нинди төстә? (Ул ак төстә.)

-Ул нәрсә ашый? (Ул печән ашый.)

-Сыер нәрсә бирә? (Ул сөт бирә.)

- Бу нәрсә? (Бу- бозау.)

-Ул матурмы? (Әйе, матур.)

-Ул ничек кычкыра? (Му- му-у-у)

– Бу нәрсә? (Бу- сарык.)

- Сарык нәрсә ярата? ( Үлән, печән)

- Ул нәрсә бирә? ( Ул йон бирә.)

- Ул ничек кычкыра? (Мә-ә – мә-ә)

–Бу нәрсә? (Бу- ат.)

-Ул нәрсә ашый? (Ул печән ашый.)

-Ул зурмы? (Ул зур.)

– Бу нәрсә? (Бу- колын.)

-Колын нәрсә ярата? (Үлән, печән)

–Бу нәрсә? (Бу- кәҗә.)

- Ул нинди төстә? (Ул ак төстә?)

-Кәҗә нәрсә ярата? (Печән.)

- Ул нәрсә бирә? (Сөт, йон.)

-Без кәҗә турында нинди шигырь өйрәндек? Әйдәгез, сөйләп карыйк.

Кәҗә безгә сөт бирә.

Кәҗә безгә йон бирә.

Тик шунысын яратмыйм,

Җәен бакчага керә.

-Бу нәрсә? (Бу- эт.)

-Ул нәрсә ярата? (Ул сөяк ярата.)

-Ул ничек өрә? (Һау-һау.)

–Бу нәрсә? (Бу- песи.)

-Ул нәрсә ярата? ( Ул сөт ярата.)

-Ул ничек кычкыра? (Мияу- мияу.)

- Молодцы, укучылар. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.

              Физкультминут. “Үрдәк”.

-Укучылар, йорт хайваннары авылда күпме? (Әйе.)

-Әйдәгез, хәзер аларны күплек санда әйтик.

-Когда много предметов какие окончания добавляем?

-лар,-ләр, -нар, -нәр.

Работаем с  карточками и какое окончание добавляем,поднимаем ту карточку. (Эт-ләр, ат-лар, һ.б. Рәсемнәр күрсәтелә, шуларга карап сүзләрне күплек санда Һәм ничә икәнен карточка күтәреп  әйтеп баралар.)

  • А теперь мы с вами играем в игру, которая называется «Найди маму».

Я вам раздам карточки, вы должны будете соединить маму и детеныша.  Например, ат-колын. Указываем стрелкой.

- А сейчас давайте проверим. У кого правильно, ставим плюсики.

- Икенче уеныбыз  “Хәрефләрдән сүзләр төзе” уены. Я вам также раздам карточки, а вы должны будете составить  слова из данных букв. Потом проверим. Каждое слово начинается с заглавной буквой. Обратите на это внимание.

        4. Йомгаклау өлеше.

           -Давайте, делаем итоги. Вам урок понравился? Давайте послушаем,что вы узнали на этом             уроке? (диалог).

А)Йорт хайваннары буенча диалог төзү.

-Бу нәрсә? –бу –ат.

-Ат нинди? – Ат матур, зур, кара төстә.

Ат нәрсә ашый? – Ат печән, үлән ашый.

-Ул ипи яратамы? –Әйе, ул ипи ярата.

Б) –Бу нәрсә? –Бу сыер.

-Сыер нәрсә бирә? –Сыер сөт, май, ит бирә.

-Сыер нәрсә ашый? –Сыер печән ашый.

          -Укучылар, без бүгенге дәрестә кайда кунакта булдык? (Авылда.)

-Авыл зурмы? (Юк, кечкенә.)

-Матурмы? (Әйе.)

-Авылда нәрсәләр бар? (Йорт хайваннары.)

 Алар безгә кирәкме? (Әйе.)

-Алар безгә нәрсәләр бирәләр? (Ит,сөт, йон.)

- А как вы думаете, эти животные могут жить в городе?

-Нет.

-Почему?

-.... .

Укучылар, сезгә бик зур рәхмәт. Дәрес бетте, саубулыгыз.

Әниләрен тап.

                        Найди маму.

Ат                           бозау

Песи                      колын

Сыер              кәҗә бәтие

Кәҗә               көчек

Эт                   сарык бәтие

Сарык            песи баласы

       

            Хәрефләрдән сүзләр төзе.

             Составь из букв слова.

П,с,е,и.-

 С,р,ы,а,к. -

е,С,р,ы.

К,җ,ә,ә.

К,л,о,н,ы.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен)....

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен план- конспект.Дәреснең максаты һәм бурычлары: Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру1.     Кыргый һәм йорт хайваннары турында ...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен презентация...

"Йорт хайваннары"

Беренче кечкенәләр төркемендә үткәрелә торган дәрес планы...