Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары
план-конспект урока по теме

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен план- конспект.

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

 

Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру

1.     Кыргый һәм йорт хайваннары турында булган белемнәрен тирәнәйтү

2.     Үз күзәтүләрен, фикерләүләрен, нәтиҗә чыгаруларын формалаштыру

Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehnologik_karta_1.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары”

Гафарова Г.Г.

 1нче сыйныф укучылары өчен

Дәреснең темасы

Кыргый җәнлекләр  һәм йорт хайваннары.

Дәреснең максаты һәм бурычлар

Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру

  1. Кыргый һәм йорт хайваннары турында булган белемнәрен тирәнәйтү
  2. Үз күзәтүләрен, фикерләүләрен, нәтиҗә чыгаруларын формалаштыру
  3. Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗә

Хайван атамасын һәм аларны аеручы билгене белергә. Хайваннарның тышкы кыяфәтендәге һәм тышкы рәвешендәге үзенчәлекләрне ача белергә.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

  • кыргый хайваннар;
  • йорт хайваннары;
  • зоопарк;                                                                              

Предметара бәйләнешләр                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

ИЗО, әдәби уку.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек “Әйләнә-тирә дөнья”, 1 класс, эш дәфтәре.

Тема: “Кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары”

Методик кулланма, күрсәтмә һәм таратма материал.

Эш төре

 Фронталь, индивидуаль,  парлы эш. Сәяхәт дәрес.

Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге.

Көтелгән нәтиҗәләр

I этап. Оештыру өлеше

Укучыларны уку эшчәнлегенә әзерләү

  Оештыру (Слайд 1)

  Укытучының сәламләве

  Эшкә өндәү (Слайд 2)

Укырга бара Әхмәт тә,

Күрше кызы Зәйнәп тә.

Җиде яшь кенә булса да,

Без укучы , әлбәттә.

Нинди дәресне башлыйбыз?


Укытучыга реакцияләре







Әйләнә-тирә дөнья

II этап . Актуальләштерү

Хайваннар турында булган белемнәрен ныгыту.

       Сезнең парта өстенә яфраклар куелган. Анда рәсемнәр ясалган, шуларны буярга һәм нәрсәләр икәнлеген танырга кирәк (йорт һәм кыргый хайваннар кушылып ясала, балалар шуларны аерырга тиеш). Исбатларга да әзерләнегез.

  Хайваннарны рәнҗетмәгез, аларны яратыгыз, аларга елмаеп карагыз. Шул очракта гына алар сезгә наз белән җавап кайтарырлар.

Укучылар кушылып ясалган   рәсемнәрне буйыйлар, төрләргә аералар, исбатлыйлар.

Шәхси һәм танып белү эшчәнлеге

III этап. Яңа  материа

л өстендә эш.

Укучыларны йорт хайваннары белән таныштыру.
























 





















Кыргый хайваннар белән таныштыру
















Хәтерләрен үстерү.

  1. Табышмаклар чишү.

  Укучылар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез уйлап, дөрес җавап бирергә тырышыгыз.(слайд 3)

  1.  Ашата, туендыра,

  Җылыта, киендерә.

  Кешене сөендерә.  (слайд 4)

  Сарык – ул кешеләргә күп файда китерә: йон , ит бирә. Алар җәй буе көтүләргә йөриләр. Үләннәр, печән, ашлык ашыйлар.

  1.  (слайд 5) Тимерче дә түгел,

   Балта остасы да түгел,

  Үзе авылда бренче эшче.  (слайд 6)

  Ат – ул да кешеләргә файда китерүче хайван. Авыр йөкләр ташый,бакчалар сукаларга булыша. Ул печән, солы ашый.

  1. (слайд 7) Үлән ашый,

Май ташый.  (слайд 8)

Сыер – кешеләргә иң күп файда китерүче. Сөт, ит бирә.

  1. (слайд 9) Үзе мич башында,

Үзе тун ябынып йоклый. (слайд 10)

Песи – җылы ярата, иркәләнә. Ул тычкан тотып кешегә хезмәт итә. Песи сөт, ит ярата.

  • Укучылар, болар нинди хайваннар?
  • Алар кайда яшиләр?
  • Менә әкият тыңлап карагыз әле, болар нинди хайваннар икән?
  1. “Кем нәрсә ярата?” әкиятен уку.

    Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч яшәгәннәр. Кич белән алар

ишек төбенә җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк? – дип бәхәсләшәләр икән.

  • Иң тәмле сый – сөт, - ди Песи. – Сөттән соң бер тычкан да тоттып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик тычканны тотуы кыен.
  • Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була.- ди Әтәч.
  • Юк, юк! – дип сүзгә кушыла Акбай. – Бөртек чүпләп кенә туеп булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

Алар бәхәсләшә дә бәхәсләшә икән – әле һаман да килешә алганнары юк икән.

  • Укучылар, болары нинди хайваннар?
  • Алар турында кемнәр кайгырта?
  • Кешеләр алар өчен нәрсәләр эшлиләр?

  Әйе, укучылар болар йорт хайваннары. Алар кешеләргә файда китерәләр. Кешеләр дә аларны кайгыртып яшиләр: азык әзерлиләр, сарай төзиләр, дәвалыйлар, ашаталар.

  1. Зоопарк турында әңгәмә.

Укучылар, шундый урын бар.  Анда төрле илнең хайваннарын бер үк вакытта күреп була.Бу нинди җир? (зоопарк)

  Зоопарк сүзе нәрсәне аңлата? (Кыргый хайваннар асрый торган җир, без аларны күзәтә алабыз).

 Кемнәрнең зоопаркта булганы бар? Тагын буласыгыз киләме?

  Мин сезне сәяхәткә чакырам.

  Читлектә кемнәр яши? Читлеккә якын барырга ярамый. Бу бик куркыныч.

        “Яфраклар” уены.

Кем күбрәк яфрак җыя.  (Алдан әзерләнгән яфраклар, чәчәкләр)


  1. “Әйтеп бетер” уены.  

  Тактага сүзнең беренче иҗеге языла, калган иҗекне укучылар өстәп әйтергә тиеш. Балалар җавап биргәч, слайдта дөрес җавап чыга.

  Ку .  . (слайд 11)

  Куян – озын колаклы, соры йонлы, озын аяклы. Урманда яши. Аны күрү дә бик җиңел түгел. Җәй көне соры, кышын ак. Үзе сизгер, куркак җәнлек. Ул кышка бертөрле дә запас тупламый. Ул кыш көне дә азык таба ала.

  А . (слайд 12)

  Аю – зур гәүдәле хайван. Аның буе 1-2 м була, авырлыгы  300-400 кг га кадәр булырга мөмкин. Зоопаркта ата аюны аерым тоталар, ә ана аю балалары белән читлектә яши. Урманда аюлар җәй, көз буе ашап симерә дә, өн ясап, шунда йокыга тала.

  Бү . .(слайд 13)

  Бүре – ерткыч хайван.

  Ти . . (слайд 14)

  Тиен – матур койрыклы, җитез җәнлек. Гөмбә,җиләкләр белән туклана.

  Кер . . (слайд 15)

  Керпе – бик серле җәнлек. Кышны йоклап үткәрә. Ул бик ябыга.Май аенда , гадәттә, 5 бала чыгара.

  Зеб . . (слайд 16)

  Зебра нинди төстә? Акмы, карамы?

  Зебра – кара җирлектә ак поласа белән. Һәр зебраның бизәге төрле була. Балалар әниләрен шул бизәктән аера.

  Жи . . .(слайд 17)

  Жираф – иң биек хайван. Аның буе 6 метрга кадәр җитә.

Аяклары һәм муены озын. Башы кечкенә, 2 мөгез кебек әйбере бар. Якты сары төстә, кара таплар белән. Жираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана. Алар басып, аз йоклыйлар. Гадәттә, 1 бала таба.

  Ф . . (слайд 18)

  Фил – иң зур хайваннарның берсе. Ул 3 нота таный ала. Әйбәт йөзә, басып йоклый. Озын борынлы.

  1. Нәтиҗә ясау.

 Укучылар, без кайда булдык?

  Һәр зоопарк үзенең хайваннар коллекциясе белән кызыклы. Зоопаркның төп максаты хайваннар җыеп, кешеләргә күрсәтү һәм аларны саклау, коткару.

    Нинди хайваннар турында сөйләштек?

   Үзенчәлекләре нидә? (слайд 19)

  • Үзләре өчен азык табалар
  •  Торыр урын табалар
  • Балалары турында кайгырталар

Физкультминут (слайд 20)

Хайваннар: юан,

Кечкенә,

Кызу,

Әкрен,

Озын,

Ерткыч,

 Ягымлы булалар

Балалар җавабы







Сарык







Ат







Сыер




Песи


Танып белү һәм коммуникатив


































Танып белү эшчәнлеге









Укучылар әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр

 

Коммуникатив


















Сорауга җавап бирәләр


Танып белү


Группа белән эшлиләр, укучыларның нәтиҗәсе

 Шәхси, коммуникатив


Аю







Бүре



Тиен





Керпе




Зебра







Жираф









Фил





Коммуникатив әңгәмәдә катнашу, үз фикерләрен әйтү.


IV этап.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Алган белемнәрне ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш (14-15 бит)

Булатовлар хайваннар турында ничек кайгырта?

Кыргый хайваннарны атагыз?

Хайваннарны нишләтергә кирәк?

Ике яктагы хайваннарны чагыштырыгыз.

  • Әйе, укучылар, хайваннарны якларга, сакларга, рәнҗетмәскә, юкка чыгармаска кирәк.
  1. Дәфтәрдә эш. 12 бит, № 10.

  Йорт һәм кыргый хайваннарын аерырга, билгеләргә. (Укытучы контрольлек итә)


Хайваннар турында сөйлиләр.




Чагыштыралар.


Регулятив – максатны кабул итү





Танып белү эшчәнлеге,

регулятив

V.этап.

Йомгаклау

. Рефлек

сия.

Дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.





  1. Йомгаклау әңгәмәсе.

Без бүген кайда булдык?

Нәрсә ул зоопарк?

Нәрсә өчен кирәк?

  Барлык хайваннар да безнең ярдәмгә мохтаҗ, без аларны яратырга, сакларга тиеш.

Бүген алган белемнәрне кирәк дип саныйсызмы?

Без хайваннарны нишләтергә тиеш?


  1. Үзбәя.

  Кыргый һәм йорт хайваннары күп төрле. Алар зур да, кечкенә дә, ерткыч та һ.б. Партада яфраклар бар, аларны кулларыгызга алыгыз. Алар сезгә бәя бирергә ярдәм итәр. Әгәр дә сез үзегезне дәрестә актив катнаштым, кәефем яхшы булды дип санасагыз, яфрагыгыз өскә үк оча. Әгәр дә үзегездән канәгать булмасагыз, яфрагыгыз астан оча.

  • Урыннарыгыздан торып, тактага яфракларыгызны беркетегез.
  • Һәркем яфракларны өскә беркеткән, мин дә сезнең белән килешәм. Барыгызга да зур рәхмәт.

(Слайд 21-22)

Зоопаркта

Хайваннар яши

Саклар өчен







Сакларга, яратырга





Регулятив – коллектив эшкә һәм үз эшләренә бәя бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес: “Йорт хайваннары” темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме.

"Йорт хайваннары" темасын кабатлау, ныгыту. 1Б сыйныфы, рус төркеме балалары өчен дәрес разработкасы.Максат: Йорт хайваннырын гомумиләштереп кабатлау. Өйрәнгән лексиканы һәм сөйләм үрнәкләрен камилләш...

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча конспект

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча дәрес конспекты ( рус төркемнәре өчен)....

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен презентация...

"Йорт хайваннары"

Беренче кечкенәләр төркемендә үткәрелә торган дәрес планы...

Йорт хайваннары темасын йомгаклау.

1 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы. Темасы "Йорт хайваннары темасын йомгаклау"...