план урока по истории 11 класс "Духовная жизнь"
план-конспект урока по истории (11 класс) на тему

Бадертдинова Назила Наиловна

План-конспект урока по истории России для 11 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_11._komp.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Мөслим муниципаль районы Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбе

11 класста тарих фәненнән ачык дәрескә план-конспект.

Тема: Рухи тормыш, ХХ гасырның беренче яртысында илебез һәм дөнья мәдәнияте үсеше.

Эшләде: I квалификацион

                                         категорияле тарих һәм җәмгыять

                                              белеме укытучысы Бәдертдинова

                    Нәзилә Наил кызы

Симәк – 2013

Тема: Рухи тормыш, ХХ гасырның беренче яртысында илебез һәм дөнья мәдәнияте үсеше.

  Дәрес тибы: Гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес төре: Дәрес- иҗади отчет

Максат:  1. ХХ гасыр башы әдәбияты, сәнгатендә агымнар һәм юнәлешләр  

                    төрлелеге арту турында белемнәрен арттыру;

               2. Тупланган мәгълуматның төп өлешләрен аерып алып, чыгыш ясау  

                     күнекмәләрен ныгыту.

               3. ХХ гасыр фәне, мәдәнияте һәм сәнгатенә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһаз: дәреслек, компьютер, энциклопедияләр.

Дәрес барышы:

I Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

 Хәерле көн укучылар! Бүген безнең көтеп алган дәрес:  ХХ гасырда рухи тормыш темасына сез иҗади отчет тотасыз, үзегезгә якын булган, кызыксындырган тармак белән иптәшләрегезне дә таныштырырсыз.

     II Актуальләштерү:

         - Ә хәзер искә төшереп үтәбез:

         1. Рухи тормыш дигәндә без нәрсәләрне күздә              

                                            тотабыз?

(Укучыларның җаваплары)

        2. ХХ гасырның нинди бөек шәхесләрен беләбез?

(Укучыларның җаваплары)

-Чыннан да, ХХ гасыр дөнья тарихында зур яңалыклар, үзгәрешләр булган гасыр. Әйтегез әле миңа ХХ гасырда булган нинди төп вакыйгалар хәтерегездә калды?

- (Укучылар җавабы)

- Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер мин сезгә ХХ гасырда булган вакыйгалар язылган карточкалар таратам, язылганнарны игътибар белән укыйбыз һәм истә калдырабыз, дәфтәрләргә дә язып куябыз.

ХХ гасыр – фән-техника прогрессы, космик эзләнүләр, бөек тарихи үзгәрешләр һәм һичшиксез мәгариф һәм мәдәният гасыры да булуын  беркемгә дә расларга кирәкми. Сез моны яхшы беләсез. Мәгариф  өлкәсендә ачышлар, алга китешләр булмаса, бернинди фәнни ачышлар да, социаль уңышлар да булмас иде.

ХХ гасыр – ике Ватан сугышы кичергән гасыр. Бу сугышларда күп җимерелүләргә, югалтуларга да карамастан СССР икенче супердержава буларак таныла. Социаль-экономик үсеш күрсәткечләре буенча ул алдынгы позицияләрне алып тора. ХХ гасырның икенче яртысыннан  ул интенсив үсеш юлына күчә. Бу уңышлары фән-техника революциясе аркасында була.

   III Төп өлеш:

 Хәзер инде һәр тармакка аерым тукталыйк.

1. Сүзне Галиева Алинәгә бирәбез. Алинә безне ХХ гасыр мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырыр. Сез, укучылар, игътибар белән тыңлыйсыз һәм кызыксындырган һәм тема буенча аңлашылып бетмәгән сорауларыгызны әзерлисез. Алинәгә уңышлар телик.

      2. Сүзне Махмутова Дианага бирәбез. Ул безгә ХХ гасырда сәнгатьтә яңа агымнар турында чыгыш ясар. Уңышлар сиңа, Диана.

     3. Сүзне Гыйлметдинов Данилга бирәбез. Ул безне ХХ гасыр химиклары һәм физиклары белән таныштырыр.

     4. Сүзне Гиниатуллин Рафикка бирәбез. Аның чыгышы  90 нчы еллар мәдәниятенә багышлана.

     IV Ныгыту. Ясалган чыгышлар буенча фикер алышу. Иң күп өстәмә мәгълумат белән эшләнгән презентацияне билгеләү.

     V. Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау, билгеләр кую. Өйгә эш: Иптәшләренең темалары буенча казыксындырган сорауларга өйдә җавап эзләп алып килү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План урока по истории в 7-м классе по теме: "Наследники Петра Первого".

28 января 1725 года Петр 1 скончался. После его смерти, судьбу русского престола нельзя было назвать благополучной: на нем сменилось пять монархов; Россия пережила несколько дворцовых переворотов; у в...

План урока по истории (10 класс) по теме: Иван III.

Урок дает возможность понять как происходило образование единого государства, как рождалось русское самодержавие....

План урока "Из истории ковроткачества"

В материале к уроку отражена история изготовления ковров  на протяжении столетий в разных регионах мира....

План урока по истории 5 класс

План урока по истории 5 класс...

План урока по истории в 9 классе по теме: НЭП

Проблемное задание: Почему на основе НЭПа нельзя было развивать тяжелую промышленность и военно-промышленный комплекс?...

План урока "Домашние животные в жизни людей"

Домашние животные в жизни людей...