План урока по истории 5 класс
план-конспект урока по истории (5 класс) на тему

Мусина Дилбар Тимергаяновна

План урока по истории 5 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka_po_istorii_5_kl.docx20.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     Борынгы Көнчыгыш.  Кабатлау.

Максат:1. “Борынгы Көнчыгыш” темасы буенча алган белемнәрне  

                     тулыландыру; тарихи аңлатмаларны бер системага салу;

                     сүзлек запасын баету; укучыларда борынгы Көнчыгыш

                     дәүләтләренә карата кызыксыну уяту.

                2.  Укучыларның индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү

                     күнекмәләрен үстерү; үз эшчәнлекләрен рациональ

                             планлаштыруга өйрәтү; карта белән эшләү күнекмәләрен

                     үстерү.

                3. Узара ярдәмләшү белән бер-береңне хөрмәт итү хисләре

                    тәрбияләү; укучыларда әхлаклылык  сыйфатлары тәрбияләү.

   

Җиһазлау: дәреслек,  РФ Конституциясе, Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт”,

                   карта ”Борынгы Көнчыгыш”, карточкалар, компьютер, серле

                   тартма.

                                             Дәрес планы.

I. Оештыру өлеше.

1)Психологик уңай халәт булдыру.

- Исәнмесез, хәерле иртә укучылар! Барыгызгада күтәренке кәефләр телим. Бүгенге көнегез файдалы һәм күңелле узсын!

II. Актуальләштерү. Максатны хәбәр итү.

  - Кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән   Россия тарихының 13-16 гасыр башына  сәяхәт ясарбыз. Безнең максат Россия тарихы  буенчаа өйрәнгәннәрне тулыландыру, ныгыту.  Сәяхәт барышында бик күп урыннарда булырбыз, тукталышлар ясарбыз. Ә хәзер дәрес планы белән танышып китик. (1 слайд)

1. Патша законнары тукталышы.

2. Рәсемнәр галереясы тукталышы.

3. Уен тукталышы.

4. Серле тартма тукталышы.

5. Тарихи алан тукталышы.

6. Йомгаклау.

- Сәяхәткә бару өчен без билетлар алырга тиеш булабыз, ә аңа ия булу өчен  сорауларга җавап бирергә кирәк була.

1) Укучылар,  беренче дәүләтләр кайсы өлкәләрдә барлыкка килгән? Картадан да күрсәтеп үтик әле. (Әйе, Мисырда, Елгааара өлкәдә, Һиндстанда, Кытайда)

2)Ә ни өчен нәкъ менә шушы өлкәләрдә барлыкка килгәннәр соң алар? (Бик дөрес, зур, иң күп сулы елгалар шушында аккан.(Нил, Евфрат, Тигр, Һинд, Ганг, Хуанхэ, Янцзы).Картадан күрсәтү.

3.Дәүләтләр төзү өчен су нигә кирәк соң?( Җир эшкәртергә шартлар булган, көнкүреш алып барырга иң беренче су кирәк, товар алмашу өчен су юллары уңайлы булган).

4.Укучылар, ә дәүләтләр үзләре моннан ничә еллар элек барлыкка килгән? (Моннан 5 мең еллар элек барлыкка килгән)

5.Дәүләтләр белән кемнәр идарә иткән?( патшалар идарә иткән, хакимиятне ул атасыннан варис итеп алган.)              

6. Нәтиҗә:  -Димәк, укучылар Борынгы Көнчыгышта  дәүләтләр нинди җирләрдә барлыкка килгәннәр?( игенчелек төп шөгыльгә әверелгән җирләрдә барлыкка килгән. Иң беренче патшалыклар Нил елгасы үзәнендә һәм Тигр белән Евфрат елгалары буйларында барлыкка  килгән). Сорауларга җавап биреп сез билетларга ия булдыгыз, сәяхәткә рәхим итегез.

I. Укучылар, сәяхәтебезнең беренче маршруты:  патша законнары.

- Укучылар, бу нинди багана? Болары кемнәр?

- Әйе, укучылар, бу законнар язылган таш багана, аның биеклеге 2 метрдан артык булган. Бөтен багана чөйязма тамгалар белән каплап алынган. Монысы законнар язылган таш багананың өске өлеше.

       Аның өске өлешендә кояш алласы Шамаш тәхеттә утыра, ә аның каршында Хаммурапи басып тора. Хаммурапи законнары безнең көннәргә кадәр тулысынча килеп җиткән. Ул 247 законны үз эченә ала һәм кешелек тарихында иң борынгы тулы законнар җыентыгы булып тора.Укучылар, безнең РФ  Төп законы ничек атала? Әйе, Конституция дип атала.12 декабрь РФ  Конституциясе көне булып санала.                        

- Нәтиҗә:  димәк, укучылар Хаммурапи законнары безнең көннәргәчә сакланып килгән иң борынгы законнар.Ул үз эченә 247 законны ала.      

II. Алдагы тукталыш :     “Рәсемнәр галереясе”. (2 слайд)

-Укучылар, сезнең каршыгызда 4 рәсем. Аларның берсенә дә исем бирелмәгән. Безгә, укучылар, әлеге рәсемнәрне исемләргә һәм алар турында белгәннәребезне сөйләп бирергә кирәк.

1) а.невскийБөек Кытай стенасы.(Укучылар сөйләве)

Дөрес, биек таулар, калкулыклар, тигезлекләр һәм елга үзәннәре буйлап мең чакрымнарга сузылган Бөек Кытай стенасы бүген дә исән әле.

 2) пересвет һәм челеби Сугыш арбасы. (Укучылар сөйләве)

 Арба бик кыйммәт торган.Шуңа күрә бары тик аксөякләр генә арбачы була алганнар.Сугыш алар өчен баю чыганагы булган.

                3)угра елгасы Мисыр пирамидалары.(Укучылар сөйләве)

Әлеге корылмаларны “дөнья могҗизалары” дип атаганнар.Чыннан да, бер тимер эш коралы булмаган заманда шундый биналар төзүне бары тик могҗиза дип кенә атап була.

4)Кытай акыл иясе Конфуций. (укучылар сөйләве) (3 слайд)

- Әйе, укучылар, Конфуций да өлкәннәргә хөрмәтне күтәреп  чыккан. Без сезнең белән әхлак дәресләрендә дә бу темага сөйләшүләр алып бардык. Өлкәннәр, әти-әни, әби-бабай безнең өчен  иң кадерле кешеләр. Без алар белән тәмле телле, ягымлы булырга тиеш. Әдәплелек,кешелеклелек, тыйнаклык, матур сөйләшә һәм башкаларны хөрмәт итә белү кебек әхлакый сыйфатлар безнең  һәрберебездә булырга тиеш. Әхлаклы, тәрбияле бала  турында  үзебезнең татар мәгърифәтчесе  Р.Фәхреддин болай дип язган: “ Холкы гүзәл бала - бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, мондый балалар – кардәш- кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт өчен вә бөтен халкы өчен мактаныч”.  Кечкенәдән үк шушы сыйфатларны үзебездә тәрбияләргә тырышырга кирәк. “Балачакта алынган тәрбияне  соңыннан дөнья  халкы да үзгәртә алмас”, -дип яза бөек мәгърифәтче Риза Фәхреддин.

Физкультминут. -Укучылар, ардыгызмы? Бераз гына ял итеп алыйк.

III. Сәяхәтебезне дәвам итәбез, киләсе тукталыш: Уен тукталышы.

                                 (“Бары бер җөмлә”) (4слайд)

- Укучылар, сезгә темалар бирелә. Шушы темаларга туры килгән җөмләләр уйларга тиеш буласыз һәм җөмләләрне дәфтәрләргә язып куябыз.

1. Русьта Батый яулары.

2. Рус җирләренең Көнбатыш илбасарллары белән көрәше.

3. Рус һәм Алтын Урда.

4. Куликово сугышы.

5 Алтын Урданың таркалуы.

6. Бөек князь хакимиятенең көчәюе.

IV. Серле тартма тукталышы.  Илләргә туры килгән  сүзләрне һәм предметларны дөрес итеп аерырга кирәк .

V. Тарихи алан тукталышы. Сораулар конверт белән бирелә.

 1 төркем – тарихи шәхесләр.(И.Калита)

 2 төркем – сәнгать, культура.(

VI. Йомгаклау. Тест биремнәре эшләү.

1. Ассирия башкаласы, “арысланнар өне”, “канлы шәһәр” дип аталган шәһәр:

     1) Сидон

     2) Ниневия

     3) Иерусалим

     4) Вавилон

2. Сүзләргә аңлатма бирергә:

Фиргавен –

Сфинкс –

Зиккурат –

Каста –

3. Кайсысы дөрес түгел?

     1) Тигр һәм Евфрат

     2) Янцзы һәм Хуанхэ

     3) Нил һәм Иордан

     4) һинд һәм Ганг

4. Кытайда  язу тактасы ясау өчен кулланылган агач:

   1) кипарис

   2) пальма

   3) бамбук

   4) папирус

5. Туры китерергә:

      1) Мисыр                                  А) алфавит

      2) Елгаара өлкә                         Б) иероглифлар

      3) Финикия                               В) чөйсыман язу

       1-                     2-                    3-

6. Бу илләрдәге күренекле корылмаларны атагыз:

     Мисыр -   _______________________________________

     Вавилон-     _____________________________________

     Израиль -   _____________________________________

     Кытай-    _______________________________________

Җавапларны экранга чыгарып  тикшерү. Билгеләр кую. (5 слайд)

- Укучылар,  бүген без  борынгы Көнчыгышта сәяхәттә  булдык. Аның күп кенә үзенчәлекләрен тагын да үзләштердек, кайберләрен кабатладык, ныгыттык.

                  VII.Өй эше. Көнчыгыш темасына багышланган иҗади эш:

                  1 вариант -  рәсем ясый; 2 вариант - хикәя яза.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План урока по истории в 7-м классе по теме: "Наследники Петра Первого".

28 января 1725 года Петр 1 скончался. После его смерти, судьбу русского престола нельзя было назвать благополучной: на нем сменилось пять монархов; Россия пережила несколько дворцовых переворотов; у в...

план урока по истории 11 класс "Духовная жизнь"

План-конспект урока по истории России для 11 класса....

План урока по истории (10 класс) по теме: Иван III.

Урок дает возможность понять как происходило образование единого государства, как рождалось русское самодержавие....

План урока по истории в 9 классе по теме: НЭП

Проблемное задание: Почему на основе НЭПа нельзя было развивать тяжелую промышленность и военно-промышленный комплекс?...

Поурочное планирование. Краткосрочный план урока всемирной истории 6 класс

Поурочное планирование. Краткосрочный план урока всемирной истории 6 класс...

Поурочное планирование. Краткосрочный план урока всемирной истории 7 класс

Поурочное планирование. Краткосрочный план урока всемирной истории 7 класс...

Поурочное планирование. Краткосрочный план урока всемирной истории 8 класс

Поурочное планирование. Краткосрочный план урока всемирной истории 8 класс...