Сугыш чоры баласы
статья по истории на тему

       Миннебаева ( Хабибуллина) Гөлбаһар 1937 елның 4 октярендә хәзерге Арча районы Апаз авылында туа. Аңа 3, 5 яшь булганда сугыш башлана, сугышның беренче көннәреннән үк әтисе сугышка китә. Гаиләдә бер әниләренә 5 бала (әби-бабайлары булмый) калалар. Иң олы абйларына ул вкытта нибары 9 яшь кенә була. Сугышка кадәрле әтиләре почта хезмәтендә эшләгән, авылда ихтирамлы, тәртипле, тырыш кеше була. Шуңа күрә ул гаиләсен яңа салган өйдә калдырып китә ала.   Кечкенә булса да сугыш башланган көнне,  әтиләрен сугышка озату вакытын хәтерли. “Әти белән әни җылы җәйге кичтә кемгәдер кунакка кереп киттеләр. Без күрше-тирә балалары белән уйнап калдык. Шунда идарәгә ниндидер язу элделәр, укый белүче балалар сугыш башланганын укып әйттеләр. Шунда ук кешеләр җыелды, китте елау... Әтине сугышка озатканда аның чалбарына тагылып баруымны, артта кала башласам чалбардан йолыккалап  куюымны бик яхшы хәтерлим. Әтине хәтерләвем белән үземне бик бәхетле саныйм.Чөнки ике сеңлем бу бәхеттән дә мәхрүм бит ...”- дип искә ала ул.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sugysh_chory_balasy.docx15.97 КБ

Предварительный просмотр:

    “ Ягарга утын, ашарга ризык юнәлтүләрнең  авырлыгын әни үзе генә белгәндер. Әмма ул безнең барыбызны да укытырга тырышты. Иң олы абыебыз 18 км ераклыктагы мари авылына барып руссча укыдылар.Алар бик тырыш, бик үҗәт иделәр. Безгә сугыш чорының авырлыгын җиңелрә кичерергә базар  ярдәм итте”... Барыбызга да билгеле булганча Апазда базар була һәм ул үзенең эшен сугыш вакытында да туктатмый. Базарга килгән кешеләр Апаз авылы кешеләренә квартирга керәләр һәм билгеле квартирга  кергән өчен акча да түли торган булалар.

  Гөлбаһар  апа  укырга сугыш беткәч , 1946 елда гына керә. Классларында 42 бала булалар. 7 классны отличнога тәмамлап 1953 елда Арча педучилищесына укырга керә. Аннан бөтен гомерен мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлый. Балаларга математика фәнен укыта. 1992 нче елдан лаеклы ялда. Бүгенге көндә аның эшен кызы Алия дәвам итә. Тормыш иптәше Мансур белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка  каршы Мансур ага  бүгенге көндә вафат. Ветеран укытучы үзе улы Айзар, килене Гөлшат  тәрбиясендә яши. Аның 11 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Очрашуларга килгән саен ул  балаларга мөрәҗәгать итеп түбәндәге сүзләрне җиткерә:”Һәрвакыт тырыш булыгыз, укуны яратып укыгыз, эшкә иренмәгез, Иң мөхиме әти-әниегезнең, тыныч тормышның кадерен белегез ”,-ди.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Сугыш чоры балалары

Презентация...

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация....

Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...

Сугыш чоры баласы

     Миннебаева ( Хабибуллина) Гөлбаһар 1937 елның 4 октярендә хәзерге Арча районы Апаз авылында туа. Аңа 3, 5 яшь булганда сугыш башлана, сугышның беренче көннәреннән үк әтисе с...

Комментарии

Шекунова Ирина Дмитриевна

Уважаемая Гузель Щаймулловна, на проект отправляют работы только на русском языке. Вы ,пожалуйста, переведите на русский язык, так о людях войны узнает вся страна.