Чыгыш.Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар
учебно-методический материал по истории на тему

Мусина Дилбар Тимергаяновна

Чыгыш.Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_tarih_hm_zhmgyyat_belemen_ukytuda_yana_alymnar.docx22.76 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар.

       Хәзерге заман җәмгыятенең нигезен һәрьяктан һәм гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  ала торган һәм иҗади сәләткә ия булган шәхес тәшкил итәргә тиеш. Хәзерге шартларда укучыларның үзләренең социаль мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру,  тормышта үз урыннарын табу, үз-үзләрен камилләштерү мәсьәләләре бик кискен куела. Шуңа күрә заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилек – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу.

      Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга; укучылар алдында гына түгел, хезмәттәшләре арасында да хөрмәт һәм дан казанырга, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия булырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә, компьютер һәм видеотехника белән эшли белергә тиеш.

       Соңгы елларда белем бирүнең нәтиҗәле, укучыларның танып – белү эшчәнлеген активлаштыра торган алымнар кулланыла башлады. Күп кенә педагоглар белем бирүгә укытучы һәм укучының максатка юнәлешле хезмәттәшлеге буларак якын килә; алар үзләренең һөнәри осталыкларын арттырырга; шәхси лабораторияләрен төрле кызыклы табышлар белән тулыландырырга омтыла. Бу – укытучының даими рәвештә теоретик белемнәрне үзләштерүе; фәнни – методик, белешмә һәм башка әдәбиятны, башка укытучыларның эш тәҗрибәсен җентекләп өйрәнүе нәтиҗәсе.

       Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укытуда яңа педагогик технологияләр куллану өчен зур мөмкинлекләр бар. Иҗади эшләүче укытучылар тарихи мәгълүматлардан укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның шәхесен үстерү максатында файдаланалар. Мөгаллимнең осталыгы укучыларның эшчәнлеген алдан күреп планлаштыруда; балаларның белем өстәүгә кызыксынуларын исәпкә ала белүдә; эшнең соңгы нәтиҗәләрен күзаллауда күренә. Укытучы тарихны өйрәтү барышында укучыларда гаҗәпләнү һәм кызыксыну, ризасызлык һәм теләктәшлек, шатлык һәм көенеч, мәхәббәт һәм нәфрәт, ниһаять, ихтирам һәм соклану кебек сыйфатларны уята ала икән, димәк, ул иҗади эшли.

       Укытучыларга хәзер эш методларын, ысул, форма һәм чараларын сайлап алуда тулы ирек бирелде. Тарих фәнен укытканда белем бирүнең актив методларыннан файдалану хәзер әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.

        Педагогика фәнендә укыту – тәрбия эшенә яңалык кертүнең методик һәм технологик яклары аерып карала. Аерма исә мондый: традицион методика укытучы өчен алгоритмнар тәгъдим итә; ә технология укытучының да, укучының да иҗади эшләвенә йөз тота. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дөньяда педагогик технологияләрнең дүрт тибы бар:

     - аралашуга нигезләнгән коммуникатив – үстерешле укыту;

     - белемнәрне үзләштерү технологиясе;

     - укыту – тәрбия процессын тоташ  компьютер системасыннан файдаланып оештыру;

     - хәзерге заман телевизион аралашу мөмкинлекләреннән файдалану.

        Укучыларның иҗади һәм фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү – төп методик максатларның берсе булып тора. Укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачыклау өчен, дәресләрне дәрес-әңгәмә, дәрес-проект, дәрес-семинарлар итеп уздырырга мөмкин. Аларның һәрберсендә балалар бер – берсе һәм укытучы белән фикерләшә, аралаша. Бала психологиясен, ярыш принцибын истә тотып, төрле алымнар куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыра, укыту процессын кызыклы итә, активлаштыра, укучыларның сәләтен үстерергә ярдәм итә.

      Яңа педагогик технологияләрнең бер өлеше – тестлар һәм логик биремнәр. Алардан яңа материалны өйрәнгәндә, гомумиләштерү, йомгаклау дәресләрендә, катнаш дәресләрдә файдаланып, укытучы укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә.                 Тестларның төрләре:

- тәгъдим ителгән җаваплардан дөресен сайлап алу;

- тарихи вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү;

- тарихи терминның теге яки бу чорга, илгә туры килү-килмәвен ачыклау;

- логик чылбырлар;

- тарихи шәхесләрнең исемнәрен тарихи мәгълүматлар, фактлар белән тәңгәлләштерү;

- тест-схемалар;

- күп нокталар урынына төшереп калдырылган сүзләрне кую.

                             

                                                                             Биремнәрнең төрләре:

- хронологик таблицалар төзү;

- ике яки аннан күбрәк тарихи вакыйгаларны чагыштыру;

- теге яки бу тарихи документка бәя бирү;

- тарихи вакыйганың үзенчәлекләрен әдәбияттан, газетадан алынган цитата ярдәмендә билгеләү;

- контурлы карталар белән эшләү;

- тарихи параллельләр үткәрү.

      Иҗади эшләүче укытучыларга мондый эш алымнарының күбесе таныш; тарихны укытканда, аларны дөрес чиратлаштырып кулланырга кирәк. Һәр яңалык уңай нәтиҗә бирсә генә, үзен аклый.

      Шулай ук тарих дәресләрендә интерактив методларны куллану да бик файдалы. “Интерактив” сүзе безгә инглиз теленнән кергән, ул бергәләп хәрәкәт итү дигәнне аңлата. Интерактив методы үзара ярдәмләшеп эшләү сәләтен яки берәр нәрсә яисә кем белән әңгәмә уздырган чакны аңлата. Интерактив укыту – ул, барыннан да элек, үзара ярдәмләшү белән үрелеп барган әңгәмә рәвешендәге укыту. Интерактив укыту барышында түбәндәге бурычлар хәл ителә:

- укучыларның коммуникатив сәләтен һәм күнекмәләрен үстерү, үзара дустанә мөнәсәбәт урнаштыру;

- команда составында эшли белергә, башкалар фикеренә колак салырга өйрәтү;

- рухи киеренкелекне юкка чыгару, дикъкатьлелекне арттыру, эш төрен ешрак алыштыру мөмкинлеге бирү.

       5 – 9 нчы сыйныфларда уен катнашында узган һәм төркемләп эшләү технологияләрен безнең шартлар өчен яраклы дип саныйм. Дәресләрдә куллану өчен түбәндәге алымнар аеруча нәтиҗәле санала:

    1. “Бары берәр җөмлә” уены. Һәр укучы бирелгән темага кагылышлы бер җөмлә әйтә. Бу исә аларның белемен тиз генә актуальләштерү мөмкинлеге бирә.

    2. “Чиста такта” уены. Яңа теманы аңлатыр алдыннан класс тактасына сораулар, терминнар, даталар язып куела. Теманы аңлатканнан соң, укучылар ул сорауларга җавап табарга тиеш. Дөрес җавап бирелгән сораулар тактадан сөртелә бара. Укучыларның бурычы дәрес ахырына кадәр класс тактасын чиста калдырудан гыйбарәт. Әлеге уен укучыларның игътибарын яңа дәрес материалына юнәлтә.

    3. “Картинага җан керт” уены. Укучылар картина буенча вакыйгада катнашучылар исеменнән сөйли. Бу исә аларның сөйләм телен, тарихи киңлектә һәм вакыт аралыгында ориентлашу осталыгын үстерә. Әлеге уенны дәрес материалын ныгыту этабында, кабатлау дәресләрендә куллану отышлы.

    4. Кыска чыгыш (спич). Аерым бер текстны яки ишеткән бер хәбәрне тикшергәннән соң, укучылар 2-3 минут эчендә, әлеге темага багышлап кыска чыгыш әзерли. Бу алым яңа хәбәрне  үз сүзләрең белән җиткерә белү, үз фикереңне әйтү мөмкинлеге бирә.

    4. “Синквейн” методы (французчадан тәрҗемәсе “биш юллык шигырь”дигәнне аңлата).

1 нче юл – исемнән торган бер сүз, тема аталышы;

2 нче юл – теманы ике сыйфат белән тасвирлау;

3 нче юл – вакыйганы өч фигыль яки хәл белән сүрәтләп бирү;

4 нче юл – темага, беренче юлдагы сүзгә карата булган мөнәсәбәтеңне, хис-тойгыңны күрсәтүче канатлы әйтем;

5 нче юл – беренче юлдагы сүзнең төп асылын чагылдырган исем, беренче юлдагы сүзнең “синонимы”. Мәсәлән:   Сөембикә.

                   Акыллы, тугрылыклы.

                   Яраткан, ышанган, алданган.

                   Җәберләнсә дә, горур булып кала белгән!

                   Ханбикә.

       Шуай итеп, интерактив укыту - күптөрле методик алымнардан һәм уеннарны файдалану мөмкинлеге бирә торган диалог рәвешендәге метод. Ул укучыларның иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә, чөнки иҗади эшчәнлек үзләштерелә торган темага катнашы булганлыгын күрсәтә; балаларда тарих дәресләренә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияли; укучылар төрле ситуациядә алган белемнәрен файдалана ала; аларны үз фикерләре белән уртаклашырга һәм үз уй-хисләрен сүз белән (язмача яки телдән) белдерергә өйрәтә.

      Укучы уку эшчәнлегендә үзе актив катнашса гына ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша. Укучыларның эшчәнлеген оештыруда дәресләрдә түбәндәге алымнарны куллануны әһәмиятле дип саныйм.

      Хәтерләү сәләтен үстерү. Бу алым дәреснең актуальләштерү этабында яки яңа материалны аңлату алдыннан кулланыла. Ул укучыларда хәтер, игътибарны үстерү, материалны терәк сигнал формасында истә калдыру максатына хезмәт итә. Тема өчен әһәмиятле булган 10 – 15 сүз сайлап алына. Укучыларга игътибарны тупларга кушыла. Сайланган сүзләр әйтелә, укучылар хәтердә калдырган сүзләрне дәфтәрләренә яза. Аларны алдан тактага язып, каплап куярга да мөмкин. Ул күз йөртеп чыгарлык вакыт аралыгында гына күрсәтеп алына. Аннары укучыларның ничә сүзне дөрес язганлыгы тикшерелә. 10 сүздән 8-9 ы дөрес булса- баланың хәтерләү сәләте әйбәт; биштән азрак булса – начар. Начар хәтерлеләргә, әйтик, мондый киңәш бирелә: йокларга яткач, бүген көне буе күргәннәреңне исеңә төшер яки дәрестә үтелгән теманы кабатлап чык – хәтерең яхшырыр. Сүзләр терәк сигнал формасында үтелгән материалның төп эчтәлеген чагылдыра, укытучы, шуларга нигезләнеп, яңа материалны аңлата.  

        Сәләтлеләр конкурсы. 1 укучы алга чыгарыла. Башкалары аңа үтелгән темалар буенча сораулар бирә, ул очколар туплый. Ринг, мәсәлән, укучы файдасына 7 : 3 (10 сорау) яки 4 : 1 исәбенә тәмамланырга мөмкин. Дәрес саен шулай иң зирәк укучылар ачыклана бара. Бу алым сәләтлеләрне ачыкларга, аларда кыюлык, тапкырлык, уйлап табучанлык сыйфатлары, аралашу культурасы тәрбияләргә ярдәм итә.

        Карта буенча сәяхәт итү. 2 укучы тактадагы картадан, башкалар атласларында укытучы әйткән обьектларны таба, алар турында сөйли.

       Кроссвордлар чишү – һәркемнең яраткан шөгыле, шул ук вакытта тарихи терминнарны ныгыту эше булып тора. 10 – 15 сүздән торган гади генә кроссвордларны һәр укучы төзеп килә ала. Укучылар аларны үзара алмашып, кызыксынып, ярыша – ярыша чишәләр.

       Уку тизлеген тикшерү. Материалны аңлатканнан соң кайбер укытучы дәреслектән мөстәкыйль укырга куша. Монда да, үзенчәлек кертеп, эшне җанландырырга була: уку тизлеге тикшерелә. Укучылар бер – бер артлы, текстны дәвам итеп, 1 әр минут укый. Йөгерек укый алмаган бала уңайсыз хәлдә кала, өйдә укуга этәргеч ясала. Уку  тизлеге түбән булган укучының өлгереше дә түбән була. 6 класс укучылары минутына  - (рус тел.) 70 – 110 сүз;  7 ләр – 75 – 120; 8 – 9 лар – 80 – 125; 10 лар – 85 – 140 сүз укырга тиеш.

      Акыл тизлеген тикшерү. Тактада, кайбер хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр язылган. Укучылар сүзләрне табалар . Терминнарны ачыклаучы өстәмә сораулар да бирелергә мөмкин. Бу эшкә классның үсеш дәрәҗәсенә карап, 5 минут чамасы вакыт бирелә, җиңүчеләр ачыклана.

      Укучыларга иҗади эшләү өчен темалар тәкъдим ителә. Алар, китапханәдә һәм интернетта эзләнеп, реферат яза, эшләр бәяләнә, яхшы эшләр укучылар конференциясендә дә чыгыш ясау өчен тәкъдим ителә.

     Уку материалы яхшы үзләштерелсен өчен дәресләрдә шулай ук чагыштыру алымын файдалану да әһәмиятле. Ул балаларның логик фикерләвен үстерә, төрле вакыйгаларны анализлый белергә өйрәтә.  Күренешләрнең, вакыйгаларның, күренекле тарихи шәхесләрнең охшаш һәм аермалы якларын күрсәткәндә, аларны тасвирлаганда бу алым бик кулай (мәсәлән, борынгы Мисыр белән борынгы Елгаара өлкә табигатен, халкын, кешеләренең шөгыльләрен чагыштыру).

     Укучыларга төпле белем бирү максатында дәресләрдә төркемләп эшләү алымын куллануны отышлы дип саныйм. Әлеге алым укучыларда бердәмлек, оешканлык, бер-береңә ярдәм итү, коллективизм кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Бу очракта класстагы укучылар 3 яки 4 төркемгә бүленә. Аларның һәркайсына, көчле укучылар белән беррәттән, тарихны уртача дәрәҗәдә һәм йомшаграк үзләштерүче балалар да керә. Һәр төркемдәге иң яхшы укучы консультант итеп билгеләнә, һәм ул иптәшләренең белемен бәяләүдә укытучыга ярдәм итә. Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик  фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып, балаларга шәхси якын килеп, биремнәр тәгъдим ителә.

      Стандарт булмаган мондый алымнарны алга таба да дәвам итеп булыр иде. Әйтеп кителгән бу алымнар укучыларның иҗади эшчәнлеген, танып-белү активлыгын арттыра, хәтердә саклау, фикерләү сәләтен үстерә.

      Һәр укучы – шәхес. Һәр укучы чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып белергә омтыла. Укытучы һәм укучының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә дәреслектәге мәгълүмат – белемгә, ә белем күнекмәгә әйләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ”

БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга өйрәтү дәресе)...

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу өчен фәнни эш....

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

6нчы сыйныф өчен җәмгыять белеменнән презентация

"Кеше эшчәнлеге" темасына презентация...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

“География укытуда төрле алымнар”

ldquo;География фәнен укытуда кызыклы алымнар һәм формалар”....

Татар телен укытуда яңа уку алымнары

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Укытучы  алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып,  аны үзләштерү зарурлыгы туды....