Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары
учебно-методический материал по истории на тему

Бикчантаева Деляра Мавлетзяновна

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyr_uzlshteuchelr.docx22.57 КБ

Предварительный просмотр:

   

Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә гомумбелем урта мәктәбе

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары.

                                                                Бикчантаева Диләрә Мавлетзяновна-                                            югары категорияле тарих һәм

җәмгыять белеме укытучысы

  Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала.

   Кулдагы бармаклар бертигез булмаган кебек, укучы балалар да төрле сыйфатларга, характерга һәм сәләткә ия. Бер үк елда туган балалар бер сыйныфка тупланса да, аларның һәрберсе кабатланмас үзенчәлекле, шуңа күрә дә белем бирү системасында индивидуаль эшләү алымнары бар.

   Белгечләр әйтүенчә экологик һәм социаль- икътисади өлкәдәге тискәре үзгәрешләр укучыларның соматик һәм нерв –психологик сәламәтлегенә начар йогынты ясый.Белем бирүне интенсивлаштыру һәм мәктәп программаларының артык катлаулы булуы укучылар арасында укуда өлгермәүчеләр санын арттыра. Шул ук вакытта социаль- психологик факторны да күздән ычкындырырга ярамый. Бала коллективта белем ала һәм ул анда укытучы куйган билгеләр белән укучылар арасында чагыштыруга дучар була, ул яштәшләре арасында һәрвакыт күзәтүдә тора. Өлгерә алмаучы кичерешләре аңа шәхес буларак формалашу һәм үсешенә тискәре йогынты ясый . Димәк,гаепнең зур өлеше без укытучылар җилкәсенә төшә.

   Өлгермәүчелекнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Бу-акыл үсешенең түбән дәрәҗәдә булуы да, уку күнекмәләре формалашмаган булу да( текст белән эшли белмәү,иң мөһимен аера белмәү кебек) , гиперактивлык( тик утырып тора белмәү,хәрәкәтчәнлек, игътибарсызлык), танып белү кызыксынуы булмау , аның белән шөгыльләнмәгәннәр, ул вакытын тик үткәрергә ярата, ирхтыяр көче булмау, укытучылар яисә ата-аналар белән конфликтта булу да, тиз аручанлык, талчыгу, эш темпы түбән булу белән дә бәйле сәбәпләр булырга мөмкин.

  Димәк, укытучының төп бурычы начар үзләштерүнең төп сәбәпләрен  һәм укучы белеменең чынбарлык дәрәҗәсен ачыклау,һәм аларны дәүләт стандартлары һәм программасына туры килгән белем бирү баскычына кую.

   Өлгермәүчәнлекне булдырмас өчен укыту процессын оештырганда укучыларда уку эшчәнлегенә эчке мотивизация – булырлык итеп, белем алуга тотрыклы танып-белү кызыксынуы уятырлык итеп оештырырга кирәк.

   Авыр үзләштерүчегә ничек ярдәм итәргә соң ? Иң беренче чиратта укытучы укучы үзләштерә алырлык булган белем һәм күнекмәләрнең минимумын билгеләргә, кирәклелек- җитәрлек принцибын онытырга   тиеш түгел.  Индивидуаль эш карточкалары,тринажер –карточкалар, җавапны эзләп алу мөмкинлеге булган биремнәр, чишелеш үрнәге булган карточкалар, конспект үрнәкләре, карта белән эш,  авыр үзләштерүче укучылар өчен эш төрләре булып тора.

  Өй  эшләрен звонок булганчы бирергә кирәк, өй эшенең күләмен  һәм авырлыгын һәрвакыт исәпкә алу мөһим, авыр үзләштерүчеләр өчен гади генә иҗади эшләр бирү бик отышлы. Алар өчен яхшы укучы балалар контролен булдырырга кирәк . Ләкин ул тиешле чикләрне узмасын. Аның өчен яхшы укучы эшләп бирсен дигән сүз түгел, укытучы моны һәрвакыт контрольдә тотарга тиеш. Укытучыдан индивидуаль биремнәрне һәрвакыт үзе тикшерү һәм үз фәне буенча ничек дәрес әзерләргә икәнен аерым аңлату сорала. Укучы дәрес әзерләгәндә нинди кыенлыкларга очрарга мөмкинлеген алдан күрергә һәм аларны ничек чишәргә икәнен өйрәтү кирәк. Укытучы балаларның психик үсешен :  хәтере ничек, кабул итү , ихтибарлылык дәрәҗәсен белергә тиеш. Авыр үзләштерүче баланың уңышларын күрергә һәм үзендә ышаныч уятырга кирәк. Авыр үзләштерүче материал эченә тиз кереп китә алмый, аңа вакыт кирәк. Укытучыдан сабырлык, акыллы тәлапчәнлек,гадел катгыйлык сорала. Һәр дәрес алдагы дәреснең дәвамы , шуңа күрә алдагы материалны күп тапкырлар кабатлау мөһим. Бу авыр үзләштерәчеләр белән эшләүнең бер алымы исәпләнә. Укучыда ул да истә калдыра ала, аңлый икәненә ышаныч уянсын өчен , аны бер типтагы эшләрне үтәүгә күбрәк тартырга кирәк.Ул- мөстәкыйл эш тә, укытучы белән дә, класс белән дә эш булырга мөмкин. Бу укучылар өчен биремнәрдә  информациянең күплеге кирәк түгел, аларга иң мөһимен аерып бирергә өйрәтергә,кат- кат кабатлатырга, ныгытылырга кирәк. Укучы белән якыннан аралашу теләсә кайсы методиканың нигезе, әгәр дә укучылар белән тиешле элемтә булмый икән, белем бирүдә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Дәресләрдә вербаль булмаган аралашу чараларын куллану да авыр үзләштерүчеләр белән иң отышлы эш алымы, Болар опор сигналлар, схемалар, таблицалар, рәсемнәр, картиналар, планнар буенча эшләр . Алар өчен телдән эшләргә караганда , язма эшләр бирү отышлырак санала. Укучылар белән идарә итә белү мөһим. Әгәр дә һәр дәрес бөртөрлегә әйләнә икән, укучылар бик тиз чыгу юлын табалар, үз эшләре белән шөгылләнә башлыйлар .

    Еш кына авыр үзләштерүчеләр укытучыдан үзләре белмәгәнне яшерергә омтылалар, бу очракта укытучыга белем бирүдә хезмәттәшлек технологиясе ярдәмгә килә. Укучылар берничә группада биремне үтиләр. Авыр укучы белмәгәнен курыкмыйча сәләтледән сорый ала, бергәләп фикерләшәләр, тыңлыйлар, тиешле нәтиҗә ясыйлар. Укытучы бары тик эш барышын күзәтә, кирәк вакытта ярдәм итә, тиешле төзәтүләр кертә. Авыр үзләштерүчеләр бу эш алымы вакытында үзләренә ихтибарны тоялар, аның фикеренә колак салуларына сөенәләр, кирәк вакытта ярдәм тоялар, нәтиҗәдә уңай билге  алалар. Аларны билгеләр белән генә түгел  ,ә молодец, булдырасың, бик яхшы ,дип мактап җибәрү дә бу балаларда белем алу мөмкинлекләренә, үз-үзләренә  ышаныч уята . Ә бу ышаныч аларга алга таба контроль эшләр башкарганда һәм экзаменнар биргәндәге экстремаль стресс һәлатен җиңәргә ярдәм итә Авыр үзләштерүчеләр белән даими максатчан  шөгелләнү үз нәтиҗәләрен бирә. Алар арасыннан  үзләштерә алучылар да, уртачалар да  аерыла башлый.

Сыйныф җитәкчесе буларак та  авыр үзләштерүче балалар белән даими эш тәлап ителә. Бигрәк тә укучы дәресне күп калдырса, сәбәпләрен шунда ук ачыкларга кирәк, даими дәресләргә әзерлекләре юк икән, ата-аналар белән шунда ук хәбәрләшәм, гаиләдәге обстановканы да даими контрольдә тотарга тырышам, дәрес әзерләү мөмкинлекләрен ничек тудыралар, нинди проблемалары бар хәбәрдәр булып торам. Укучы  фән буенча з аннан да күбрәк икеле ала икән ул авыр үзләштерүче рәтенә баса шуңа күрә фәннәр буенча билгеләрен даими күзәтәм. Предмет ияләренең  нинди тәлапләр куюын да ата-аналарга җиткезергә тырышам.  Һәр укучыны түгәрәкләргә тарту, сыйныфтан тыш чарарда катнаштыру да, сәяхәтләр, бергә ял итүләр оештыру да уңай нәтиҗә бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Чыгыш.Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар

Чыгыш.Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар...

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планнары.

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планнары....

Җәгыять белеме дәресләрендә халык педагогикасы элементлары

Җәмгыять белеме укучыларга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, иң авыр фәннәрнең берсе булып кала бирә.Әлеге фәнне укытканда, үземә бер закончалыкны ачтым: фәнни нигездә бирелә торган белемнәр тат...