Класс сәгате эшкәртмәсе
классный час (9 класс) по теме

Муртазина Фирая Салиховна

Тормыш матур - күрә белсәң,

Тормыш матур - яши белсән!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat.docx22.74 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Арча муниципаль  районы

Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                     

 Тәрбия сәгатенең  эшкәртмәсе

                                                                                     Муртазина Ф.С.

2010 ел

Максат: 1. Сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру;

              2. Алкоголизм, тәмәке тарту, наркомания  бары тик зыян гына салуын

                    сәнгать әсәрләре аша аңлату;

             3. Сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тәрбияләү;

             4. Начар гадәтләргә карата үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Җиһазлау: 1. В.Федотов “ Свежий кавалер”

                    2. В.Г.Перов “Крестный ход на Пасху”

                    3. М.Маликова “Чәчкә балы”

                    4. Н.Акмал “Үз урамым”

Сыйныф сәгате барышы.

      Минем каршымда матур киенгән акыллы кызлар, егетләр утыра. Үсә бару юлында

 сезне төрле кыенлыклар көтеп торырга мөмкин.  Менә шул вакытта инде кеше төрле

хаталар , кайбер очракта төзәлмәслек  ялгышлыклар ясарга мөмкин.  Бүгенге дәресне

 без сезнең белән үткән уку елында  укыган әсәрне искә төшерүдән башларбыз.

Әйдәгез,   хәтерләрне барлап алыйк әле.

Сораулар

  • Нияз Акмалның  “Үз урамым” дигән повестендә Сабир нинди авырлыкларга очрый?
  • Ни өчен спорт белән шөгылләнә башлый?
  • Дустының гаиләсендә нинди күңелсез вакыйгалар булып тора?
  • Шундый читен хәлләрдән чыгарга Сабирга кем/ нәрсә ярдәм итә? Һ.б.

Нәтиҗә.  Әйе, укучыларым, әгәр Сабир үз өстендә эшләмәсә, спорт белән шөгыл-

ләнмәсә  килеп чыккан ситуациядән чыга алыр иде микән?

Укучылар фикере.  

Ә хәзер игътибар белән  В.Федотовның “ Свежий кавалер”дигән рәсеменә карыйк.

  • Сез нәрсә әйтә аласыз? Нинди фикер туды?
  • Өйнең эче нинди?
  • Хезмәтче хатын нәрсәләрне  аңлата?
  • Нинди вакыйга булган алдагы көндә?
  • Кем кемне орыша һәм ни өчен дип уйлыйсыз? Һ. б.

Укытучы сүзе. Федотовның картинасында патша офицерына орден биргәннәр һәм шул

 вакыйганы руслардагы гадәт буенча бик әйбәтләп бәйрәм иткәннәр. Моны идәндә

 аунап яткан күпсанлы буш шешәләр дәлилләп тора. Инде  обед  җиткән, ә безнең

 картинадагы героебыз эшкә бару түгел, ул тора да  алмаган. Юынмаган, кырынмаган,

шешенгән, карарлык кыяфәте дә калмаган. Кичә генә патша каршында торган офицер

нык  кына бәйрәм иткәннән соң кеше кыяфәтен югалткан. Шулай итеп Федотов Русиядә

чәчәк атып килүче чир – алкоголизм чиренең түбән катламда гына түгел, ә бәлкем

 дөрес тәрбия алган һәм дәүләтнең йөзек кашы булган дворянларга кул сузганың

тасвирлаган.

Тагын  бер картинага күз салыйк. Бу картинаның авторы – бөек рус рәссамы  В.Г.Перов.

Сораулар

  • Көн нинди?
  • Бу нинди бәйрәм?
  • Авылдамы әллә шәһәрдәме?
  • Кемнәрне күрәсез?
  • Поп нинди кыяфәттә?
  • Табигать күренеше картина эчтәлегенә тәэсир итәме? Һ.б.

Укытучы аңлатмасы.  

      В.Г.Перовның  “Крестный ход на Пасху”дигән картинасында русларның  дини

йоланы ничек  бәйрәм иткәннәрен тасвирлаган. Йорттан йортка кереп тынычлык һәм

муллык  теләп йөргән поп йөкләнгән вазифаларын үти алырлык дәрәҗәдә түгел. Авыл

 халкын әйдәп барасы урында ул үзе көчкә басып тора. Бөтен бәйрәмнең ямен боза.

Аракы белән томаланган һәм агуланган халыкның киләчәге бер дә өметле түгел.

Табигать һәм һава торышы моның дәлиле – көн болытлы , күк йөзе караңгы һәм аязырга

 әле бик ерак. В.Г.Перов һәм аның картинасы халыкны бигрәк тә ир-атларны  томана

һәм карышмый торган итеп тәрбияләү һәръяктан ямьсез  күренеш икәнен тасвирлый.

    Инде килеп хәзерге заманга кайтыйк. Булган яман гадәтләргә яңасы – наркомания

өстәлде. Наркомания – чорыбызның афәте. Күпме яшь хыяллар, күпме киләчәккә

 корылган планнар күпме яшь гомерләр өзелгән. Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле

 рәвештә 20 меңнән артык  җинаять эшләнелә. Соңгы 5 елда әйләнештән алынган

 наркотикларның гомуми күләме 16 тоннадан алып 95 тоннага җитте. Наркоманияне

 булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң?  Бу афәтне ничек җиңәргә? Бу сорауга  җавапны

күп кенә язучылар да  эзли.

       Минем кулымда М.Маликованың “Югалган якутлар”дигән китабы.  Бу китапка  

“Чәчкә балы” исемле повесть та кергән. Укытучы повестьның  кыскача эчтәлеге белән

 таныштырып үтә, татар гаиләсендә улы Җәмилгә дөрес тәрбия биргән тырыш һәм

гадел Гамирның образына басым ясый. Ә менә урыс гаиләсендә эчкече әти-әни уллары

 Макарны баш төзәтерлек акчага биреп җибәрүләре укучыларны  битараф калдырмас.

Макар урам тәрбиясендә үсеп начар гадәтләргә ияләнә. (әсәрдән өзек укыла,           бит).

Наркотикларга  ияләшкән Макар Гамирларның бакчасыннан кәрәзле  бал урларга

кыла....әсәрдән өзек укыла       бит.

Укучыларга бирем.    

Әйдәгез, укучыларым,  без дә рәссамнардан –язучылардан калышмыйк, үз сүзебезне

 әйтик.

Беренче адым – безнең  6 класста ясалган плакат – “Дөресен сайла” (бер укучы                

                             кыскача аңлата).

Икенче адым – кичә сез анкета сорауларына җавап биреп үз фикерегезне әйттегез.

Өченче адым – без дә  бүген бераз гына язучылар булырбыз һәм  үз фикеребезне

                          әйтербез. Сез тактада хәрефләр һәм сүзләр күрәсез.Беренче төркем –

                          җөмлә,  икенче төркем – сүзләр төзи. Башладык!

                          Беренче төркем биреме - Тормыш матур – күрә белсәң,

                                                                      Тормыш матур – яши белсәң.

                          Икенче төркем биреме -  Я выбираю жизнь !

Йомгаклау.  

      Халык  тикмәгә генә “Сәламәт кеше – иң матур кеше”,  дип әйтмәгән. Сәламәтлек

 матурлык кына түгел,ә зур байлык та ул. Әйдәгез,  Ходай биргән байлыкны –

сәламәтлекне саклыйк!  Начар гадәтләргә ияләшмичә, тормышка сөенеп,  яшәү ямен

тоеп яшик!

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Класс сәгате.

Укытучылар өчен ярдәмлек....

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Әфганчылар. Класс сәгате

Дәреснең максаты:Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга к...

Җиңү көнен билгеләп үтү өчен класс сәгате сценарие

Һәр язда халкыбыз Бөек җиңү көнен билгеләп үтә. Мәктәбебездә дә төрле чаралар оештырыла, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә....

Класс сәгате "Туган ягым"

Туган төбәк-Апас төбәгенә багышланган класс сәгате...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...