Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хокукый норматив тәэмин ителеше
материал

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tt_hm_ukytunyn_hokukyy_normativ_temin_iteleshe.docx43.06 КБ

Предварительный просмотр:

РФ ның мәгариф өлкәсендә, туган (татар) теле һәм әдәбиятын, республиканың дәүләт (татар) телен укытуның хокукый-норматив тәэмин ителеше

КЕРЕШ

Һәр милләтнең табигый һәм тарихи үзенчәлекләре, милли рухы бар. Аның бер генә милли тормышы бар. Ул ирекле үсеше һәм милли  рухның эшчәнлеге яки милли  мөстәкыйльлек һәм азатлык белән билгеләнә. Шулай итеп, А.Дистерверг мәгариф үзенең асылында милли дигән нәтиҗәгә килә.

Октябрь милли азатлык революциясеннән соң  Татарстанда татар теле дәүләт теле дип игълан ителә һәм, рус теле белән беррәттән, мәктәпләрдә укытыла башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында акча җитмәүгә сылтап, Россия регионнарының югары уку йортларында татар телендә белгечләр хәзерләү туктатыла, газета-журналлар ябыла. Милли мәгарифне бетерү дәрәҗәсенә китергән һөҗүм КПСС Үзәк Комитетының бердәм совет халкы төзү карары белән ясала. “Инородец”ларны руслаштыру стратегиясе кабул ителүгә 100 елдан  соң,  стратегия тормышка ашырыла. Россия халыклары рус  телендә  генә сөйләшеп, үз телләрен югалту дәрәҗәсенә җитәләр. Россия  Федерациясендә гомумроссия милли мәгарифе белән  идарә системасы бетерелә, Россия халыклары  телләрендәге укыту-методик  әсбаплар белән тәэмин итү системасы тарала. Милли мәгарифне оештыру вәкаләтләре регионнарга  бирелә. Укыту программаларына федераль һәм милли-регион компонентлары кертелә. Нәтиҗәдә, республикаларда милли мәгариф системасы торгызыла башлады. Милли мәгарифне төзү мәсьәләләрен һәр республика үзенчә хәл итте (фәнни тикшеренүләрдән алып, хокукый-норматив нигезләренә кадәр). Хәзерге чорда милли мәгариф системасында, туган телләрне укытуга таләпләр үзгәрү күзәтелә. Шунлыктан бу өлкәгә караган хоккый-норматив документларны белү, анализлау аеруча әһәмиятле булып тора. (РФ сендә туган телләрне һәм әдәбиятләрне укыту концепциясе белән лекцияләрдә таныштыру күзалланганлыктан, әлеге документ биредә каралмый.)

 

1.1.1. Гомуми белем бирү оешмалары өчен Федераль дәүләт белем стандартлары һәм элеге шартларда  туган (татар теле) һәм әдәбияты укытуга куелган таләпләр

 

РФ Мәгариф законы нигезендә укыту-тәрбия процессы укытуның федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә оештырыла, бу стандартларны эшләү һәм раслау федерация хөкүмәтенә тапшырылган. Закон нигезендә стандартлар 10 елга бер үзгәртелергә мөмкин.

Федерация хөкүмәте органнары укытуның федераль дәүләт стандартларында милли-региональ компонентның эчтәлеге саклана, дип ышандырсалар да, алар туган телдә  белем алуны һәм туган телне өйрәнүне  чикләүгә юнәлдерелгән. Бу Россия хөкүмәте раслаган дәреслек исемлекләреннән дә, методик кулланмалар чыгарырга рөхсәт бирелгән нәшриятлар исемлекләреннән дә күренеп тора.  Шулай ук, бу фикерне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 28 ноябрендә кабул иткән 362 номерлы приказы да раслый. Бу приказда бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү  Нигезләмәсе расланган. Нигезләмәнең 5 нче пункты нигезендә барлык фәннәрдән (чит телләрдән башка) дәүләт йомгаклау имтиханнарын рус телендә генә үткәрергә мөмкин. Россиянең “Мәгариф турында”гы законының 4.2 пункты нигезендә, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәсе югары профессиональ белем учреждениеләре тарафыннан кабул итү имтиханы  нәтиҗәсе дип танылалар. Шулай итеп, дәүләт имтиханнарын рус телендә генә үткәрү кешеләрнең югары белем алуга хокукын һәм төп кеше хокукларын һәм иреген чикли, тел һәм милләт билгеләре буенча дискриминация ясый. Югарыдагы приказ Россия Конституциясен дә боза. Конституциянең  19 нчы маддәсе кеше хокукларын социаль, раса, милләт, тел яки дин билгеләре белән чикләүне тыя. 26 нчы маддәдә туган телне куллану, аралашу телен, уку, тәрбия, иҗат телен сайлау иреге төп кеше хокуклары ирегенә кертелгән. 68 нче маддәдә Россия Федерациясе халыкларына туган телләрен сакларга, аларны өйрәнүгә һәм үстерүгә мөмкинлекләр тудыруга гарантия бирә.

2009 елдан алып федераль дәүләт белем стандартларына күчеп  эшләү бара. Стандарт белем үзләштерүгә, уку-укыту шартларына, тәрбия нәтиҗәләренә таләпләр булып кабул ителә. Элек эшләнгән стандартлардан аермалы буларак, яңа стандарт Европага ияреп, һәр белем циклы буенча компетенцияләр формасында бирелә. Бу компетенцияләр “Европа Советы һәм Парламенты тәкъдимнәрендә” (2006 ел, 18 декабрь, № 2006/692/ЕС) аңлатып бирелә. Аларны 2 группага бүлеп була:

1) гомуми (универсаль, төп, профессиядән тыш);

2) махсус (профессиональ).

Гомуми группага  8 төп компетенция керә, шулар арасында беренче урында туган тел белү компетенциясе. Еврокомиссия тәкъдимнәре буенча Болон процессына катнашучы илләрдә балалар бакчасыннан алып, югары  белемнән соң укуга кадәр туган телдә аралаша алу иң мөһим һәм беренче компетенция диеп санала. Россиянең Болон процессына катнашуына карамастан, яңа стандартта туган тел белү компетенциясе дәүләт теле буларак рус телен белү компетенциясенә алыштырылган.

Әлбәттә, Россия Конституциясе нигезендә, халыкара документлар нигезендә туган тел белү төп компетенция булырга тиеш. Туган телен белмәгән  кешеләр  белемле, укымышлы  диеп саналмаска һәм белем турында документ алмаска тиеш.

Шулай да, белемнең федераль дәүләт стандартлары барлык Россия гражданнарының телләрен һәм мәдәниятен саклауны тәэмин итсен өчен бөтен көчебезне берләштерергә тиешбез. Татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы буенча федераль дәүләт белем стандартлары булуы татар телен саклау һәм өйрәнү буенча хәлне яхшыртырга мөмкин. Татарстанда  тупланган тәҗрибә бу мөһим эштә ярдәм итә ала.

Стандартлар нигезендә төзелгән үрнәк программалар татар теле һәм әдәбияты укытуда ирешелгән нәтиҗәләрне бөтен Россия укучыларына җиткерергә тиеш.

Уку программалары составындагы база уку планнарының Россия составындагы республика мәктәпләре өчен дә варианты булу бик мөһим принципиаль мәсьәлә. Республикаларның дәүләт телләрен төп программаның мәҗбүри өлешендә укыту Россия “Мәгариф турында” законында гына түгел, калган норматив актларда да ныгытылган булырга тиеш.

Бу юнәлештә Татарстан Республикасында түбәндәге эшләр эшләнде.

ТР Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына 309-ФЗ законына Россия субъектлары, мәгариф идарәсе органнарына туган телдә укыту-тәрбия һәм туган тел укыту үрнәк укыту программалары эшләү хокукы бирүче үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасы белән чыкты.

ТР Хөкүмәте карары белән  федераль дәүләт белем стандартларын эшләү һәм тормышка ашыру буенча комиссия төзеде. Комиссиянең эш группасы стандартларның проектын тикшерүдә актив катнашты. Татарстанның катгый таләбе белән төп белем бирү программасының мәҗбүри  өлешенә  туган  тел укыту  кертелде. Хәзерге вакытта туган тел һәм әдәбияттан  үрнәк программалар  федераль реестрга кертелде, шулай ук дәреслекләр  дә Россия исемлегенә кертелде.

Федераль дәүләт белем стандартлары һәм федераль дәүләт таләпләре түбәндәгеләрне тәэмин итә:

1) Россия Федерациясендә мәгариф пространствосының бердәмлеген;

2) төп белем бирү программаларының дәвамчанлыгын;

3) тиешле баскыч белем бирү программалары эчтәлегенең вариантлылыгын, белем алучыларның уку ихтыяҗларын һәм сәләтләрен истә тотып, катлаулылык дәрәҗәсе һәм юнәлешләре төрле булган белем бирү программалары формалаштыру мөмкинлеген;

4) төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларына һәм аларны үзләштерү нәтиҗәләренә мәҗбүри таләпләрнең бердәмлеге нигезендә белем дәрәҗәсенә һәм сыйфатына дәүләт гарантияләрен.

2. Федераль дәүләт белем стандартлары, мәктәпкәчә белем федераль дәүләт белем стандартларыннан тыш, белем стандартлары белем бирү эшчәнлегенең һәм белем алу һәм уку-укыту формаларына бәйсез рәвештә билгеле баскыч белем бирү программаларын үзләштергән белем алучыларның әзерлеген объектив бәяләүнең нигезе булып тора.

3. Федераль дәүләт белем стандартлары үз эченә түбәндәге таләпләрне ала:

1) төп белем бирү программаларының структурасына (шул исәптән төп белем бирү программасының мәҗбүри өлеше һәм мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар тарафыннан формалаштырыла торган өлеше нисбәтләренә) һәм аларның күләменә;

2) төп белем программаларын гамәлгә ашыру шартларына, шул исәптән кадрлар, финанс, матди-техник һәм бүтән шартларга;

3) төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә.

4. Гомуми белем һәм һөнәри белем алу сроклары федераль дәүләт белем стандартлары белән уку-укытуның төрле формаларын, белем бирү технологияләрен һәм аерым категория белем алучыларның үзенчәлекләрен истә тотып билгеләнә.

5. Гомуми белемнең федераль дәүләт белем стандартлары белем баскычлары буенча эшләнә.

Федераль дәүләт белем стандартлары буенча төп гомуми укыту программалары “Филология” буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ирешүне күз алдында тота:

1)                             сөйләм эшчәнлеге төрләрен (аудирование, уку, сөйләү һәм язу) камилләштереп, төрле уку предметларын үзләштерү һәм үзеңне чолгап алган тирәлектә формаль һәм формаль булмаган аралашуга  әзерләү;

2)                             уку-укыту һәм үзүсеш аша шәхеснең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүдә телнең мөһимлеген аңлау;

3)                             туган телнең коммуникатив-эстетик мөмкинлекләрен куллану;

4)                              тел турында белемнәрне киңәйтү һәм системалаштыру, телнең грамматик категорияләре һәм берәмлекләре турында төп төшенчәләрне бирү;

5)                             сүзләрне төрле яклап тикшерү (фонетик, морфологик, сүз ясалышы, лексик), сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне синтаксик анализлау күнекмәләре булдыру;

6)                             аралашу стиленнән һәм ситуациясеннән чыгып, фикерләрне ирекле әйтергә мөмкинлек бирүче һәм сөйләмдә кулланучы грамматик чараларны, актив һәм потенциаль сүзлек запасын баету;

7)                             телнең фразеологиясе һәм лексикасы, стилистик структуралары, әдәби тел (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик, пунктуацион) һәм сөйләм этикеты нормаларын үзләштерү;

8)                             гомумкешелек кыйммәтләре буларак, телне куллану культурасы өчен җаваплылык тәрбияләү.

Яңа стандартлар шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә үзгәреш кичерә. Белем бирү оешмаларында кулланыла торган дәрес планының структурасын түбәндәгечә күз алдына китерергә мөмкин:

  1. Дәреснең темасы.
  2. Дәреснең этаплары (белемнәрне актуальләштерү, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру һ.б.)
  3. Дәрестә укучылар эшчәнлеге буенча көтелгән нәтиҗәләр:

- предмет;

- метапредмет;

- шәхескә кагылышлы.

  1. Нәтиҗәлелеккә ирешү чаралары: дәреслек белән эшләү, күнегүләр, проблемалы сорау, информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ) һ.б.
  2. Укыту методлары һәм алымнары
  3. Укучы эшчәнлеге
  4. Укытучы эшчәнлеге
  5. Рефлексия.

Һәрбер туган  тел укытучысы федераль дәүләт белем стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа омтылышны сизә. Яңа стандартлар шартларында дәреснең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре:

1. Максат кую:

1.1. Укучының дәреснең максатларын мөстәкыйль рәвештә формалаштыруы яки укучы һәм укытучының уртак эшчәнлеге барышында формалаштыру;

1.2. Дәреснең диагностик максатларын (диагностик максат – ирешеп булырдай максатлар) формалаштыру;

1.3. Дәреснең максатлары төгәл, конкерт, ачык һәм дәреснең нәтиҗәләре белән туры килү дәрәҗәсе;

1.4. Дәреснең гомуми максатын билгеләү яки һәр этапка бурычлар билгеләү.

2. Дәрестә укучының үзүсеше өчен шартлар тудыру;

2.1. Дәрестә укучы эшчәнлеген планлаштыру һәм аларның бу эшчәнлеккә катнашу дәрәҗәсен билгеләү;

2.2. Укучыларның үзеше өчен дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру;

2.3. Укучылар эшчәнлегенә рефлексия һәм уку материалы буенча алга китү үз дәрәҗәсен бәяләү;

2.4. Укучылар эшчәнлегенең төрләрен (тыңлау, уку, язу, сөйләү, аудирование, модельләштерү, прогнозлаштыру, проектлаштыру, тикшеренү, гомумиләштерә, анализ, синтез, чагыштыру, классификацияләү, аналогия үткәрү, диагностика, мөстәкыйль эшчәнлек һ.б.).

2.5. Өй эшен формалаштыру (сайлау) аша укучыларны үз үсешенә тәэсир итү.

3. Дәрестә укучыларның социаль үсеш тирәлеген проектлаштыру.

3.1. Дәрестә уку материалының эчтәлеген фәнни төшенчәләр системасы буларак карау (материал эчтәлегенең фәннилеге, УМК га ияреп бару).

3.2. Дәрестә уку материалын күләменнән һәм катлаулыгыннан чыгып индивидуальләштерү һәм дифференциацияләү;

3.3. Максатка ярашлы дәрес формаларын (тышкы форма: дәрес-остаханә, экскурсия, сәяхәт, суд, семинар, лекция һ.б., эчке форма: яңа материалны өйрәнү, кабатлау, катнаш, сөйләм үстерү, конкерт технология буенча дәрес) һәм балалар эшчәнлеге оештыру формаларын (фронталь, индивидуаль, төркемдә, парларда, коллектив һ.б.) сайлау

 3.4. Дәрестә техник, дидактик, күрсәтмә материалны урынлы куллану;

4. Дәрестә укучыларның танып-белү активлыгын үстерә торган шартлар тудыру.

4.1. Дәрестә танып-белү эшчәнлегенең компонентларын (максат, бурыч, уку мәсьәләсен кую, эчтәлек, уку гамәлләре, контроль (үз контроль),  бәя (үзбәя)) куллану;

 4.2. Дәрестә универсаль уку гамәлләрен (регулятив, танып-белү, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру;

4.3. Укучыларның продуктив эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән танып-белү бурычларын  формалаштыру һәм аларны чишү;

4.4. Дәресне укучыларның индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләреннән чыгып, дәреснен оештыру;

4.5. Дәрестә психологик курнычсызлык, теләктәшлек, хезмәттәшлек, ярдәмләшү, ышану атмосферасын тудыру.

Стандарт  тексты  белән  түбәндәге  сылтама  буенча  тулырак танышып  була: http://www.ug.ru/new_standards/4

 

1.1.2. Туган (татар) тел һәм әдәбияты, дәүләт теле буларак укытуның  үрнәк программалары һәм укыту эчтәлеге

Тел – җәмгыятьнең, һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алмаштырып булмый торган рухи байлыгы. Хәзерге татар теле – татар халкының күп гасырлар буе формалашып һәм камилләшеп килгән нормаларга салынып эшкәртелгән бай тарихлы милли теле. Ул үз эченә фонетика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, грамматика бүлекләрен ала. Татар теле, мәгълүм булганча, республикабыздагы дәүләт телләренең берсе. Шуннан чыгып, Татарстан мәктәпләрендә татар теле татар телендә сөйләшүче балаларга һәм рус телендә сөйләшүче балаларга укытыла. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Телгә өйрәтү системасында укытуның эчтәлеген дөрес билгеләү гаять әһәмиятле. Укыту эчтәлегенә тел һәм сөйләм материалы, белем һәм күнекмәләр, темалар, аралашу ситуацияләре һәм текстлар керә. Шулар барысы укыту планында, программаларда һәм дәреслекләрдә чагылыш таба. Укытуның эчтәлеге даими була алмый һәм ул укытуның максатына һәм өйрәтү этапларына бәйле була. Татар теле рус мәктәпләрендәге рус телле балаларга өйрәтелә икән, материал күбрәк, грамматик нормаларга нигезләнеп, аралашу ихтыяҗына хезмәт итерлек юнәлештә бирелә. Ә рус мәктәбендәге татар балаларына өйрәтелә торган эчтәлек татар мәктәптәгеләргә якыная.

Тел материалының эчтәлеге куелган максатка ирешү өчен кирәкле һәм җитәрлек булып, үзләштерү өчен авырлык тудырмаска тиеш. Телне өйрәнүче авыр, аңлашылмый торган материалны үзләштерүдә кыенлык сизсә, активлыгы кими, күңеле суына һәм алга таба тел материалын үзләштерә алмый.

Укытуның эчтәлеге түбәндәге компонентлардан тора: тел һәм сөйләм материалы, белем, сөйләм күнекмәләренә ия булу, темалар, аралашу ситуацияләре һәм текстлар.

Һәр дәреслектә  билгеле  бер күләмдә эчтәлек бирелә. Дәреснең эчтәлеге конкрет максаттан чыгып билгеләнә һәм ул 2 принцип нигезендә сайлап алынырга тиеш:

1) эчтәлек куелган максатка яраклы һәм җитәрлек булырга тиеш;

2) эчтәлек укучы тарафыннан үзләштерә алырлык булырга тиеш. Дәресләрдәге тел һәм сөйләм материалы, теоретик мәгълүматлар, күнекмәләр һәм күнегүләр, темалар, аралашу ситуацияләре гади, җиңел, логик һәм тематик яктан төгәлләнгән, күп тапкыр кабатланган булырга тиеш.

Мәктәптә татар телен укыту төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары һәм (Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 9 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12 санлы, 2012 елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары) һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 санлы (13.08.2012), 9127/13 санлы (09.07.2013) хатлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Татар телен укыту ФДБСлары нигезләнгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан V-XI сыйныфлар өчен “Татар теле” буенча өч юнәлештәге (татар телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләр, рус телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре һәм рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәре өчен) үрнәк программаларга нигезләнә һәм төрле методларга таянып алып барыла.

Метод – алга куелган максатка ирешү алымнары һәм чаралары. Укыту алымнары –укыту методының состав өлеше, методик чара – укучыларга белем һәм күнекмәләр биргәндә катнаша торган гамәли алым.

Татар телен ФДБС нигезендә укытуның юнәлешләре, үзенчәлекләре, максатлары әлеге документның гомуми положениесендә чагылдырылган (кара ФГОС. Общие положения: 12. 1. Филология).

ТР татар телен өйрәнүнең ныклы фәнни-методик базасы булдырылган:

- “Ана теле”, Мин татарча сөйләшәм” проектлары уңышлы эшләп килә;

-          Сыйфатларын яхшырту максатыннан программаларга һәм УМКларга  экспертиза үткәрү буенча җитди эш алып барыла;

-         Татар телен укытуның сыйфатын күтәрү буенча максатчан эш алып барыла һ.б.

Бүгенге көндә ФДББС нигезендә рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  буенча үрнәк программалар, УМКлар төзелгән. 2014 – 2015 уку елларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының  http://mon. tatarstan.ru /. сайтында урнаштырылган үрнәк программалар, УМК лар, кулланмалардан файдаланырга тәкъдим ителә.

Мәктәптә әдәбиятны өйрәнү аны рухи-эстетик кыйммәт буларак аңларга, туган әдәбиятның идея-эстетик байлыгын үзләштерергә, классик әдәбият үрнәкләре белән танышырга, әдәби әсәрләрне анализларга һәм бәяләргә өйрәнергә, танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында күзаллау булдырырга, әдәби әсәрнең образлылыгын аңлау барышы нигезендә коммуникатив күнекмәләр үстерергә һәм камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Мәктәптә әдәбият курсының үзенчәлекләренә түбәндәгеләрне кертәбез:

–        мәдәниятның үзенчәлекле күренеше буларак әдәбиятның асылы билгеләнү;

–        әдәбиятның тормыш-чынбарлыкның байлыгын художестволы образларда чагылдырып, дөньяны эстетик яктан танып белүе;

–        әдәбиятны халыкның рухи тәҗрибәсен чагылдырган сүз сәнгате буларак өйрәнүе.

Әдәби белемнең стандарты Россиянең, Татарстанның педагогик традицияләренә нигезләнә; шәхескә кагылышлы һәм эшчәнлекле мөнәсәбәтләрен тормышка ашыру мәсьәләсе белән берлектә эшләнгән; профильле укыту мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә; укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә ала; вариантлык принцибын тәэмин итә.

Әдәби белем бирүнең максатлары стуктурасы дүрт блок тәшкил итә – тәрбияләү, үстерү, белемнәрне үзләштерү, күнекмәләр формалаштыру:

1) укучыны үз-үзен камилләштерүгә һәм танып белүгә әзер булган рухи яктан үскән шәхес итеп тәрбияләү; укучыда дөньяга гуманистик караш, милли үзаң, гражданлык позицияләрен, патриотизм хисе, әдәбиятка мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре формалаштыру;

2) укучыда башка сәнгать төрләре арасында әдәбиятның спецификасын күзаллавын, әдәби текстны кабул итү культурасы, автор позициясен аңлавын, әдәби процессның тарихи һәм эстетик яктан билгеләнүен аңлавын; образлы һәм аналитик фикерләвен, укучыларның эстетик һәм иҗади сәләтләрен, укучы кызыксынуын, әдәби зәвыкъ формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

3) төп тарихи-әдәби мәгълүматлар һәм тарихи-әдәби төшенчәләрне, әдәби әсәрләрнең текстларын эчтәлек һәм форма берлегендә үзләштерү, әдәби-тарихи процесс турында гомуми күзаллаулар формалаштыру;

4) әдәби әсәрне әдәби-теоретик төшенчәләрне кулланып тарихи-әдәби шартлар белән берлектә анализлый һәм интерпретацияли белү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, кирәкле мәгълүматларны, шул исәптән Интернет челтәрендәге мәгълүматларны куллану һәм системалаштыру күнекмәләрен камилләштерү.

Мәктәпне тәмамлаганда, мәктәп укучысы түбәндәге белем-күнекмәләргә ия булырга тиеш: сүз сәнгатенең образлы асылын; өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең эчтәлеген; классик һәм хәзерге язучыларның биографиясеннән һәм иҗатыннан төп фактларны; тарихи-әдәби барышның төп закончалыкларын һәм әдәби юнәлешләрнең сыйфатларын; төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

Укучы әдәби әсәрнең эчтәлеген күңелдә тергезү, әдәбият теориясе һәм тарихыннан мәгълүматларны кулланып әдәби әсәрне анализларга һәм интерпретацияли белү (тематика, проблематика, пафос, образлар системасы, композиция үзенчәлекләре, телнең сәнгатьлелек чаралары, художестволы деталь); әсәрнең проблематикасы белән бәйләп өйрәнелгән әсәрдән өзекләрне анализлау; әдәбиятны иҗтимагый тормыш һәм мәдәният белән чагыштыра алу; өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең тарихи һәм гомумкешелек эчтәлеген ачу: татар әдәбиятының “үтәли” темаларын һәм төп проблемаларны ачыклый, әдәби әсәрне чорның әдәби юнәлеше белән чагыштыра белү; әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү; әдәби әсәрләрне чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укылган әсәргә үзенең мөнәсәбәтен дәлилле тәгъбир итү; укылган әсәргә рецензия яза белү күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары һәм (Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 9 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12 санлы, 2012 елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары) һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 санлы (13.08.2012), 9127/13 санлы (09.07.2013) хатлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Татар әдәбиятын укыту ФДББСка нигезләнгән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан V-XI сыйныфлар өчен “Әдәбият” фәннәре буенча өч юнәлештәге (татар телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләр, рус телендә төп һәм урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең татар төркемнәре һәм рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәре өчен) үрнәк программаларга нигезләнә.

Татар телен һәм әдәбиятын ФДБС нигезендә укыту турындагы методик хатта: “Яңа ФДБС IX сыйныфны төп белем бирү баскычын тәмамлау сыйныфы булларак карый. XI сыйныфны тәмамлаганнан соң балалар X-XI сыйныфка күчә яки һөнәри белем бирүче уку йортларына китә ала. Гамәлдәге программаларда һәм дәреслекләрдә исә IX сыйныфта әдәбият тарихыннан 3 елга (IX-XI сыйныфлар) бүленгән курсның беренче елда бирелә торган материалы гына өйрәнелә. Шуңа күрә, IX сыйныфны тәмамлап мәктәптән китүче балаларның әдәбият тарихыннан белемнәре XIX гасыр уртасында өзелә, аеруча мөһим чор – XX гасыр һәм хәзерге әдәбият бөтенләй исәпкә алынмый. Шул сәбәпле, үрнәк программаларда IX сыйныфка кадәр үтелә торган материал төп белем бирү баскычын йомгакларлык итеп сайланган”[1], диелгән. Шуңа күрә IX сыйныфта тулы күрс төгәлләнеп, укучылар X-XI сыйныфларда кабат әдәбият тарихына хронологик тәртиптә әйләнеп кайтып, белемнәрен тулыландыралар.

Бүгенге көндә ФДБС нигезендә татар әдәбияты буенча авторлык программалары V-IX сыйныфлар өчен Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова (V сыйныф), Ф.А.Ганиева, М.Д.Гарифуллина (VI сыйныф), Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова (VII класс), Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова (VII сыйныф), Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова (IX сыйныф) тарафыннан төзелгәннәр. X-XI сыйныфларда татар әдәбиятын укыту Д.М.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова төзегән программалар буенча алып барыла.

Мәктәптә әдәбиятны укыту шушы программаларга нигезләнеп төзелгән дәреслекләр ярдәмендә алып барыла. Татар әдәбияты дәреслекләре федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп, барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә, универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып төзелгән.

Бүгенге көндә ФДБС таләпләренә туры килеп 5 сыйныф өчен Ф.А.Ганиева, Л.Г.Сабирова, 6 нчы сыйныф өчен Ф.А.Ганиева, М.Д.Гарифуллина, 7 сыйныф өчен Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисматова, Ф.К.Завгарова тарафыннан әдәбият дәреслекләре төзелеп басылып чыккан.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укыту Ф.Х.Җәүһәрова төзегән программалар буенча алып барыла. Әдәбият дәресләрендә Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина авторлыгында ФДБС таләпләренә җавап биреп төзелеп басылып чыккан 5,6,7 сыйныфлар өчен әдәбият дәреслекләреннән файдаланыла.

Болардан тыш әлеге сыйныфларда әдәбият укыту буенча электрон дәреслекләр, укытучы өчен методик әсбаплар, эш дәфтәрләре дә төзелгән.

 

1.1.3. Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары

Төп гомуми белем бирү программалары төп гомуми белем бирү оешмаларының локаль норматив акты булып тора, ә уку предметларының, курсларының һәм дәрестән тыш эшчәнлек курсларыныңэш программалары бу локаль актларының структур компонентын тәшкил итә.

Эш программаларының төп максаты - укучылар тарафыннан төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүдә планлаштырырылган нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итү. Эш программаларын төзүнең бурычлары - белем бирү оешмалары эшчәнлеге һәм укучылар контингентының үзенчәлекләреннән чыгып, аерым уку предметының эчтәлеген, күләмен, тәртибен билгеләү.Эш программаларының структурасы төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарталары таләпләрен истә тотып билгеләнә һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 елның 17 декабреннән 1897 номерлы боерыгы нигезендә төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандарталарына үзгәрешләр кертү турында” 2015 елның 31 декабрендә чыккан 1577 номерлы боерыгындагы (Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации от 31.12.2015 г. № 1577 «О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17 декабря 2010 г. № 1897» (Зарегистрировано в Минюсте России 02.02.2016 № 40937) күрсәтмәләргә нигезләнә.

Уку предметларының, курсларының эш программаларының эчтәлеген тутырганда төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандарталары таләпләрен истә тотыла,  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган уку предметлары буенча үрнәк программа материаллары, төп гомуми белем бирү оешмаларының төп белем бирү программаларының положениеләре һәм укыту планы, дәреслек кулланыла.

Эш программалары предмет укытучысы яки укытучылар төркеме тарафыннан бер уку елына төзелә һәм белем бирү учреждениесе тарафыннан 31 августан да соңга калмыйча раслана. Алга таба мәктәп администациясе эш программасына кертелгән положениеләрнең үтәлешен системалы рәвештә контрольдә тота.

Эш программаларын төзү, төзәтү, аларга үзгәрешләр кертү тәртибе локаль норматив акт билгели.

Алдагы таблицада төп гомуми белем бирү ФДББС-ның эш программалары структурасына куелган таләпләренә бәйле үзгәрешләр чагылдырыла.

2014 елның 29 декабрь РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы күрсәтмәләрендә эш программалары структурасына куелган таләпләр, гамәлдә түгел:

2015 елның 31 декабрьРФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы күрсәтмәләрендә эш программалары структурасына куелган таләпләр, гамәлдә:

Уку предметлары, курсларының эш программалары стурктурасы

1) уку предметын үзләштерүнең максаты конкретлаштырылган аңлатма язуы;

2) уку преметының, курсының гомуми характеристикасы;

3) уку планында уку предметының тоткан урыны;

 4) уку предметын үзләштерүнең шәхескә караган, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре;

5) уку предметының, курсының эчтәлеге;

6) төп уку эшчәнлеген чагылдырган тематик планлаштыру

7) белем бирү процессының укыту-методик һәм материаль-техник яктан тәэмин ителеше;

 8) уку предметын, курсын үзләштерүнең планлаштырган нәтиҗәләре.

1) уку предметын, курсын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре;

2) уку предеметының, курсының эчтәлеге;

3) сәгатьләр санын күрсәткән тематик планлаштыру.

 

 

Дәрестән тыш эшчәнлек курсларының эш программалары стурктурасы

Таләпләр куелмаган

1) дәрестән тыш эшчәнлек курсын үзләштерү нәтиҗәләре;

 2) дәрестән тыш эшчәнлекнең формаларын һәм төрләрен күрсәткән эчтәлек;

3) тематик планлаштыру.

 

Эш программалары структурасына белем бирү учреждениесенең локаль норматив акты нигезендә өстәмә бүлекләр кертелергә мөмкин: уку предметы буенча календарь-тематик планлаштыру, бәяләү материаллары.

Белем оешмасының компетенциясе, хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы (ст.28):

1. Белем оешмасы - автоном оешма, бу аның  белем бирү, фәнни, административ, финанс-икътисади эшчәнлектә,  Федераль закон, Россия Федерациясенең бүтән норматив хокук актлары һәм белем оешмасының уставы нигезендә локаль норматив актлар эшләүдә һәм кабул итүдәге  мөстәкыйльлеген  чагылдыра.

2. Белем оешмалары үзләре тарафыннан тормышка ашырыла торган белем бирү программалары буенча белем бирү эчтәлеген билгеләүдә, укыту-методик тәэмин итүне, белем бирү технологияләрен  сайлауда ирекле.

3. Белем оешмасының билгеләнгән өлкәдә компетенциясенә түбәндәгеләр керә:

1) белем бирү оешмасының белем бирү программаларын эшләү һәм раслау;

2)  башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүнең дәүләт аккредитациясе булган белем бирү программаларын тормышка ашырганда, шулай ук күрсәтелгән белем бирү программаларын тормышка ашырганда, кулланырга рөхсәт ителгән уку-укыту ярдәмлекләренең расланган федераль исемлеге нигезендә,  дәреслекләр исемлеген билгеләү;

3) белем алучыларның өлгерешен агымдагы контролен һәм арадаш аттестацияне гамәлгә ашыру, аларның формаларын, вакытын һәм үткәрү тәртибен билгеләү;

4. Белем бирү оешмасы Россия Федерациясе законнары тарафыннан билгеләнгән  тәртиптә аның компетенциясенә караган функцияләрне үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән, белем программаларын укыту планы нигезендә тулысынча тормышка ашырмаган өчен,   укуны тәмамлап чыгучы укучыларының  белем сыйфаты өчен, шулай ук белем алучыларның, белем оешмасы хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Белем алуга хокукны һәм белем алучыларның, балигъ булмаган белем алучыларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) мәгариф турында законнары тарафыннан каралган хокукларын һәм ирекләрен бозган яки законсыз чикләгән өчен, белем бирү эшчәнлеген оештыруга һәм гамәлгә ашыруга булган таләпләрне  бозган  өчен, белем оешмасы һәм аның вазыйфаи затлары Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында Кодексы нигезендә административ җаваплылыкка ия.

Белем оешмасының төп белем үрнәк программасы  http://www.pandia.ru/text/77/274/332.php

 

Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты үрнәк программалары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына урнаштырылган (http://mon.tatarstan.ru/rus-/programmy.htm). 

Үрнәк  программалар татар  мәктәпләре  өчен, дәүләт теле буларак, татар төркемнәре һәм рус телле укучылар өчен аерым бирелгән. Сайтка куелган программаларны Россия күләмендә кулланырга мөмкин.    Мәктәпләр үрнәк программалар нигезендә, урында булган үзенчәлекләрен исәпкә алып, ФДБС таләпләренә туры китереп, мөстәкыйль рәвештә,  әлеге предметлар буенча мәктәпнең эш программаларын  программасын төзи.  

 

1.1.4. Рус телле балаларга әдәбият укытуның эчтәлеге һәм чаралары

Бүгенге көндә рус телле балаларга әдәбият укыту мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татар әдәбиятын рус телле аудиториядә чит мәдәниятның (инокультур) әдәбияты буларак өйрәнелә, чөнки ул татар халкының матди һәм рухи мәдәниятын, аңа гына хас булган ассоциацияләрне чагылдыра. Чит телле даирәдә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре дә үзгә була, ягъни ул рус телле укучыларны татар әдәбиятының идея-әхлакый һәм эстетик байлыгын күрсәтү аша татарларның тарихына, мәдәниятына, аның рухи байлыгына якынайта. Татар әдәбиятын өйрәнү рус телле укучыларның рухи, әхлакый һәм эстетик тәҗрибәсен киңәйтергә, башка милли мәдәниятның образлы системасында чагылыш тапкан әдәби әсәрне кабул итүнең үсешенә ярдәм итәргә тиеш була.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып, рус телле балаларга татар әдәбиятын өйрәтүнең максаты итеп, беренче чиратта, җирле халыкның телен, мәдәниятын, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес тәрбияләүне күрсәтәбез.

Рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуны бурычы – Татарстан республикасында яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру. Бу түбәндәгеләрне үз эченә ала: укучыларны татар халкының матур әдәбияты, татар халык авыз иҗаты, традицияләре, гореф-гадәтләре, йолалары, милли сәнгате белән таныштыру, татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру. Шулай ук татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү дә күздә тотыла.

Шуны да истә тотарга кирәк, рус телле укучыларга татар әдәбиятының асылын төшендерү өчен аларның татар телен камил белүләре дә мөһим. Коммуникативлык принцибын истә тотып эшләү рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләрен, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләп сөйли алуын, үз фикерләрен ачык итеп әйтә алуын, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүен сорый. Шулай ук укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләре дә исәпкә алынырга тиеш.

Бүгенге көндә рус телле укучыларга татар әдәбиятын укыту буенча махсус авторлык программасы дөнья күрде. Әлеге программа Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан 5, 6, 7 нче сыйныфлар өчен төзелгән. Программа авторлары фикеренчә, “Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели”. Ул дәүләт стандартының федераль компонентына, ФДБСка нигезләнеп эшләнгән дәреслекләр нигезләнеп укытуны күздә тота. Әлеге дәреслекләр “барлык фәннәрне өйрәнү барашындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала”.

Бүгенге көндә рус телле балаларга әдәбият укытуда ФДБС таләпләренә туры килә торган түбәндәге дәреслекләр кулланыла: Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисматова Л.К. Әдәбият (5 нче сыйныф); Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Гиззатуллина ЭХ. Әдәбият (6 нчы сыйныф); Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Мулласалихова Г.Г. Әдәбият (7 нче сыйныф). Шунысы игътибарга лаек, дәреслектән тыш укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәре, укытучылар өчен методик әсбап та каралган.

 

Интернет ресурслары

http://минобрнауки.рф РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu.ru «Российское образование» федераль порталы

http://mon.tatarstan.ru ТРМәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.irort.ru ТРМәгарифне үстерү институты

http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы

http://www.mon.tatar.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://. belem.ru

http://. tatcenter.ru ТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on- line русча сүзлеге

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

https://www.dores.tatar/ Татар телендә пунктуация һәм орфография кагыйдәләре

https://www.eduneo.ru/ispolzovanie-qr-kodov-na-urokax-literatury/ Штрих-кодлар ясау сайты

https://onlinetestpad.com/ru Кроссвордлар, тестлар, логик уеннар, ребуслар ясау сайты

http://balasuzlek.ru/ Сүзләр дөньясы (Мирслов)

https://www.azatliq.org/eyde Әйдә онлайн

https://www.plickers.com/ Бесплатная карточная игра

https://kahoot.it/  https://kahoot.com/ Кахут

http://balarf.ru/ Интерактив мультфильмнар

http://tatarschool.ru/ Образовательный ресурс

https://multiurok.ru/ Тестлар ясау

https://crosswordlabs.com Кроссвордлар ясау

https://vk.com/tatarbelemУчим татарский язык

https://vk.com/tatcihan Җиһан

https://vk.com/tarcemaxana Әдәбият вә тәрҗемәханә

https://vk.com/gylem Гыйлем


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...