3 нче сыйныф
тест по теме

3 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән тестлар 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3nche__syynyflar_ochen_tatar_telennn_testlar.docx16.58 КБ

Предварительный просмотр:

3нче  сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар.

Тема: гомумиләштереп кабатлау.

1.  Исем нәрсәләрне белдерә?

а) предметны һәм затны;          ә) хәрәкәтне һәм хәлне;

б)предметның билгесен;          в) предметның санын.

2.Күплек сандагы исемнәргә кайсы кушымчалар ялгана?

а) -гач, -гәч, - рак, -рәк            ә)-ды, -де,-ты, -те;

б) -да,- дә, -та,-тә;                    в) -лар,-ләр, -нар, -нәр.     

3.Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәреф белән языла.

а) әйе;    ә) юк;    б) кайчакта,    в) белмим.

4.Татар телендә ничә килеш бар?

а) 8 ;          ә) 6;               б) 4;                в) 9.

5. Төшем килеше соравын табыгыз.

а) кемнең? нәрсәнең?              ә) кем? нәрсә?    

б) кемне? нәрсәне?                  в)кайда? кайчан?

6. I зат алмашлыкларын  күрсәтегез?

а) син, сез;     ә) мин, без;     б) ул, алар;     в)  алар, сез.

7. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?                           ә) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде?                 в) ничә? күпме?

8. Җырладым фигыле нинди заманда?

а) киләчәк заман;                      ә) хәзерге заман;  

 б) барлыкта;                             в) киләчәк заман.

9. Киләбез фигыле ничәнче затта?

а) I зат;         ә) II зат;       б) III зат;            в)  юклыкта.

10. Укый фигыленең юклык төре нинди кушымча ялганып ясала?

а) -ма;      ә) -мә;     б) -мый;      в) -ми

12. Тиешле фигыльне куегыз.

Малай балыкка (үткән заман).

а) китә;     ә) китәр;     б) китте;    в) китәм.

13. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а) предметны белдерә;            

ә) төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә;

б)предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;  

в) предметның билгесен белдерә.

14. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? кайсы? кайдагы?              ә) кем? нәрсә?

б) ничә? ничәнче? ничәшәр?            в) нишли? нишләде? нишләячәк?

15. Матур сыйфатының антонимын табыгыз.

а) чибәр;     ә) гүзәл;     б) ямьсез;     в) күркәм.

16. Санга туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а) предметның санын белдерә;                     ә) предметны белдерә;

б) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;   в) төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә.

17. Ундүрт нинди сан?

а) тамыр;    ә) кушма;     б) парлы;    в) тезмә.

18. Түбәндәге җөмләдән соң ниниди тыныш билгесе куела?

Бүген дәрестән соң кая барасың

а) .      ә) !       б) ?         в) ,

19. Түбәндәге җөмләнең иясен табыгыз.

Мин иртәгә авылга кайтам.

а) иртәгә;         ә) авылга;        б) мин;      в) кайтам.

20. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен билгеләгез.

Балалар дәрестән соң китапханәгә баралар.

а) балалар;    ә) китапханәгә;    б) баралар;     в) дәрестән соң.

3 нче сыйныф (татар төркеме)

А. Исем нәрсәләрне белдерә?

1 предметны һәм затны;   2 хәрәкәтне һәм хәлне.

Ә.Күплек сандагы исемнәргә кайсы кушымчалар ялгана?

1-лар,-ләр, -нар, -нәр;      2 -ды, -де,-ты, -те.

Б.Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәреф белән языла.

1 әйе;  2 юк.

В.Татар телендә ничә килеш бар?

1. 8 ;     2. 6

Г. Төшем килеше соравын табыгыз.

1. кемнең? нәрсәнең?     2. кемне? нәрсәне?

Д.Татар телендә килешләр нәрсә өчен кирәк?

1. җөмләдәге сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен;

2. аларның кирәге юк

Е. Шигырьдән уртаклык исемнәрне табыгыз.

Үтте – китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Җ. Күплек сан кушымчалары куеп языгыз.

Бүре, урман, сарык, ботка, учак, чишмә.

Сорау: бу исемнәр кайсы әкияттән алынган?

3 нче сыйныф (татар төркеме)

Алмашлык. № 6

1.Җөмләләрне укыгыз һәм алмашлыкларны язып алыгыз.

 Сез минем әнине белмисезме?  Алайса, сезнең өйдә барысы да исән-саулар, берегез дә авырмый   торгансыздыр. Авырсагыз, минем әнине чакырган булыр идегез, чакырсагыз, минем әнинең кем икәнен белгән булыр идегез.  Безнең әнине күршедәге бер апа килеп чакырды. (а.Алиштан)

2. Күплек сандагы алмашлыкларны табыгыз.

3. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

I  мин          I  без

II ....            II ...

III ....          III  ...

4. Кайсы баганадагы алмашлыклар күплек санда?

_________________________________________________

Алмашлык. № 6а

1.Сорау алмашлыкларын  язып алыгыз.

- Фу, яңгыр нигә  кирәк булды инде, елгада болай да су күп ич! – диде Таҗи.

- Кемгә кирәк, кемгә кирәкми! – диде әтисе. (А.Алиштан)

- Моны сиңа кем өйрәтте?

- Үзем белдем , - ди икән егет.(Татар халык әкиятеннән)

2. Сораулар урынына алмашлыклар куеп языгыз.Бу китапны ул кемнән алган? Укытучы кемгә китап бирде? Иртәгә кем китапханәгә бара? Кемдә Тукай әкиятләре бар?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...