2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы
рабочая программа по теме

Хусаенова Рамзия Рауфовна

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yakny_oyrnu_2kl_ramziya.doc214.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Бахтачы филиалы

Каралды”

Башлангыч сыйныфлар ММО

җитәкчесе: _________________

Юсупова Г.И.

Беркетмә №1

“   ” август 2012 ел

Килешенде”

Укыту – тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары:_______

Паутова Г.Г.

“   ” август 2012 ел

Раслыйм”

Мәктәп директоры:____________

Сафиуллин А. А.

Приказ №

“   ” август 2012 ел

«Туган якны өйрәнү» эшчәнлеге буенча эш программасы

2 нче сыйныф

Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы–

башлангыч сыйныф укытучысы

Бахтачы                                                                                                                                                                                                                                                   2012-2013 нче уку елы

                                                                               Аңлатма язуы.

Р.Уотермен “Хәзерге эшлекле заманда үзгәрешләрдән дә даимирәк нәрсә

юк “ дигән. Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерүдә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. Балаларны үз илләрен яратучы көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур. “Туган якны өйрәнү” эшчәнлегенең программасы  менә шушы проблемаларны, таләпләрне хәл итү максатыннан төзелде. Бала көннең күп өлешен мәктәп диварлары арасында үткәрә. Укучының физик, психик сәламәтлеге турында  кайгырту, аны саклау максатыннан “Туган якны өйрәнү” эшчәлеген мавыктыргыч итеп кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт – экскурсияләр, җырлы – биюле уеннар, эзләнү эшләре аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрергә була.

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк.  

Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә.Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер.Туган якны өйрәнү – балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Милли сыйфатлар: мөстәкыйльлек, татарның башка халыклар белән аралаша белүе, мәгьрифәтле, кунакчыл, чиста –

пөхтә, батыр, бай тормышлы булуы, сәүдә эшенә хирыслыгы  ул. Башлангыч мәктәп -  балаларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала һәм Ватанга мәхәббәт, туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку, әйләнә - тирә һ.б. фәннәр белән беррәттән “Туган якны өйрәнү”  эшчәнлегенең  роле зур. Бу  балаларның һәрьяклап, күпкырлы  үсешенә ирешергә зур мөмкинлек тудыра. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа.

Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, яңалыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган.

Программа 2 нче сыйныф укучылары белән 1 ел эшләргә исәпләнгән.

           Программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала.

  1. Кеше һәм яшәүнең мәгънәсен аңлату.

Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата – бабаларыбызның үткәне. Нәсел шәҗәрәсен төзү.

  1. Әби – бабайлардан калган кадерле әйберләрнең эшләнү, барлыкка килү һәм аларның җиде буын җылысын саклавын өйрәтү.
  2. Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын, халык авыз иҗатын өйрәнү.  Милли бәйрәмнәргә, йолаларга, милләтнең традицияләренә мәхәббәт,  ихтирам  тәрбияләү.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең башлангыч этабы ана теле, уку дәресләре эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән. Укучыларга бу дәресләрдә әдәби тел нормалары белән беррәттән матурлыкны  күрүгә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклауга, фольклорны өйрәнүгә зур урын бирелә. Шушы нигездә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга  тарихның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында башлангыч мәгълүмат бирү, укучыларда әти - әниләренә, үзләренә, иптәшләренә, игътибар, аңлы караш һәм укуга һәвәслек тәрбияләү бурычы куела.

                  Программаның максаты һәм бурычлары:

  1. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.
  2. Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
  3. Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны  камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.
  4. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә  өйрәтү.
  5. Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
  6. Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.
  7. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

                    Программаның  бүлекләре һәм  юнәлешләре.

  1.  Туган җир, туган як, туган авыл тарихы. Ата –  бабаларыбызның     үткәне.  Нәсел шәҗәрәсен төзү.

       

  1. Эшчәнлек һәм аның исеменең асылына төшендерү юлларын

          эзләү;

          Балага яшәүнең мәгънәсен, кыйммәтен аңлату;

          “Мин” дигән төшенчәне аңлавына ирешү;

  1. Коллективлык хисләре, хезмәт сөючәнлек һәм укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;
  2. Туган як табигате байлыклары үрнәкләрен туплау: фотосурәтләр җыю, тарихи документлар, күренекле кешеләрнең тормыш юллары тасвирланган язмалар, кулъязмалар туплау.

  1.       Әби - бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

   

  1. Әбиләребезнең күңел  җылысы салынып чигелгән, кулдан тукылган, тегелгән сөлге, тастымал, алъяпкыч, намазлык, кашага, аяк чолгавы, мендәр тышы, тәрәзә челтәрләре җәүһәрләре белән танышу, аларны җыйнау;
  2. Бабайларыбызның үткен зиһене, оста куллары аша үткән төрле – төрле туку, сугу, эрләү җайланмалары, агач һәм тимердән эшләнгән савыт – сабаларны җыю;
  3. Зәрканчылык һөнәре турында өйрәнү.

  1. Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.

  1. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребезне саклап калу;
  2. Онытыла башлаган гореф – гадәтләрне, йолаларыбызны барлап, иң матурларын сайлап алып , балаларга өйрәтү.

  Бу эшчәнлек барышында үтемлелек, дәвамчанлык, переспективалылык принциплары тормышка ашырылырга тиеш.

Прграмманы тормышка ашыру шартлары:

  1. Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.
  2. Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.
  3. Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.

                       Эшчәнлекнең формалары:

  1. әңгәмәләр;
  2. рольле уеннар;
  3. хәрәкәтле уеннар;
  4. халкыбызның җырлы – биюле уеннары;
  5. китап укучылар конференциясе;
  6. анкеталар;
  7. тестлар;
  8. экскурсияләр;
  9. очрашулар.

Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:

  1. Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.
  2. Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашу.
  3. Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләре.  

    Программа атнага 1 сәгать исәбеннән  төзелгән.   Барлыгы  35 сәгать.

         Тема

                       Эш төре

Сәгать саны


Эшчән-

лекнең  төре

                                         Үткәрү   вакыты

                                   План


Факт

1.

Туган авыл тарихы.

Яшәгән төбәк белән танышу.

Укучыларны Күлле Киме, Бахтачы, Яңа Бәрәскә авыллары тарихы  белән таныштыру.

1

Әңгәмә

2

Туган якның ачык китабы.

Әтнәнең истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт ясау.

1

Дәрес презентация

3

“Музейларда тарих эзләре”

Күлле Киме урта мәктәбенең музеена сәяхәт.

1

Экскурсия;

4

Туган як турында материаллар җыйнау.

Төрле кулъязмалар,фотолар, истәлекләр, матбугат материаллары туплау.

1

Экскурсия

Эзләнү

5

“Гасыр кичкән буын”

Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдаш - солдатлар язмышы,тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында эзләнүләр, материаллар туплау. Әби – бабайларга шефлык итү.

1

Эзләнү

6

Туган якның табигый байлыкларын, хайваннар дөньясын өйрәнү.

Безнең як урман –кыр –болыннарда үсә торган үләннәр, күлгә килә торган аккошлар, кара елан, соңгы елларда күренә башлаган ерткыч “расамаха” һ.б. үзенчәлекләр турында өйрәнүләр.

1

Презентация

7

Шушы яктан, шушы туфрактан без..

Авылдан чыккан күренекле шәхесләр турында өйрәнү.

1

Әңгәмә

8

Китмәгез сез балачактан!

Авылның мәктәп тарихын, кайсы елларда кемнәр укыткан,шул  укытучылар тормышы, мәктәптән укып чыкан укчылар язмышы турында өйрәнү.(хронология төзү)

1

Очрашу

9

Гаиләм - шатлыгым

Гаилә шәҗәрәсе төзү.

1

Бәйрәм

10

Әтнә районы тарихы.

Әтнә районы үзәк музеена  сәяхәт.

1

Экскурсия

11

“Әтнә таңы” газетасы тарихы

Типографиядә булу.

1

Экскурсия

12

Әтнәбезнең алтын каләме, еракларга китә сәламе

Райондаш  язучылар һәм шагыйрьләр белән танышу. Балалар газета-журналларына язган укучыларның язмалары белән даими танышып бару.

1

Әңгәмә

13

Әтнә язучылары.

Әтнә районыннан чыккан язучылар иҗаты белән өлешчә танышу.

1

Әңгәмә, презентация.

14

Әтнә ягы күренекле кешеләре.

Әтнә районыннан чыккан артистлар, фән эшлеклеләре, хезмәтләре белән район тарихында зур хөрмәткә лаеклылар турында өйрәнү.

1

Әңгәмә

15

“Уйланабыз, эзләнәбез, Әтнә синең хакта”

Укучыларның белемнәрен арттыру  максатыннан тестлар эшләү,хикәя язу,кроссворд чишү.

1

Гамәли эзләнү.

16

“Әтнәм минем”

Туган як турындагы җырларны өйрәнү.

1

Әңгәмә,җырлы – биюле уеннар.

17

“Әтнә –минем  туган ягым”

Иншалар һәм рәсемнәр конкурсы

1

Рәсемнәр ясау. Күргәзмә.

18

Челтер – челтер Бахтачы чишмәләре.

Чишмәләргә сәяхәт ясау. Чишмәләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнү, аларны саклау һәм чистарту эшләре.

1

Сәяхәт

19

Мәктәбем – горурлыгым,

Мәктәбем – йөз аклыгым.

Бахтачы мәктәбенең үткәне һәм бүгенгесенә сәяхәт.

1

Әңгәмә

20

Без авылның киләчәге.


(Татарстан Республикасы, Казан шәһәре тарихын да өйрәнергә була)

Өйрәнелгәннәрдән чыгып, китапчык төзү.

1

Әңгәмә

21

Әби –бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

Хапкыбызның күңел җәүһәрләре.

Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал. Күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. туплау, алар турында өйрәнү.

1

Презентация

22

Зәркан сәнгате.

Борынгыдан килгән милли бизәнү әйберләре турында өйрәнү.

1

Эзләнү, презентация

23

Кулдан ясалган эш кораллары.

Бабайларыбыз нинди эш кораллары ясаганнар һәм аларны кайсы эшләрдә кулланганнар? Эш коралларын җыйнау.

1

Әңгәмә, эзләнү

24

Остаханә - осталар иле.

Беләзек, чулпы, калфак, чигү үрнәкләре буенча  бизәнү әйберләрен эшләү.  

1

Проект эше

25

Матурлык – туган өйдән башлана.

Хәзерге заман ысуллары белән ясалган бизәнү әйберләрен өйрәнү, ясау.

1

Күргәзмә  

26

“Мәктәп ярминкәсенә рәхим итегез!”

Татарга хас булган тырышлык, сәүдә эшенә хирыслык, һөнәрчелек,. кече   эшмәкәрлек

турында өйрәнү.(Һәр авылның  тырыш кешеләре, матур традицияләре була. Шулар үрнәгендә өйрәнү.)

1

Ярминкә

27

Халык педагогикасына нигезләнеп, татар балалар фольклорын өйрәнү. Милли бәйрәмнәр, йолалар, милләтнең традицияләре турында белү.


Халык иҗаты әсәрләре

Авыл кешеләреннән фольклор җыю. Җырлар, такмаклар, мәзәкләр, балалар сөйләшләре, сынамышлар һ.б.туплау.

Китапчык итеп әзерләү.

1

Эзләнү

28

Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар. Сөмбелә.

Авылда көзге эшләр тәмамлангач үткәрелә торган “Сөмбелә” бәйрәме тарихы.

1

Әңгәмә

29

Каз өмәсе .

Каз өмәсе тарихы турында өйрәнү.

1

Әңгәмә.

30

Милли бәйрәмнәр.

Нардуган.

Нардуган бәйрәме тарихын өйрәнү.

1

Әңгәмә.

31

Мили бәйрәмнәр.

Нәүрүз.

Нәүрүз бәйрәме тарихын өйрәнү.

1

Эәгәмә.

32

Милли бәйрәмнәр.

Сабантуй.

Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.

1

Әңгәмә

33

“Гүзәл җиребезне саклыйк!”

Туган төбәк, туган авыл турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту.

1

КВН

34

Эшләнгән эшләргә йомгак Проект эше.

Эзләнү, күзәтү, җыйнал-ган  материалларны өйрәнү, проект эше эшли белү.

1

Әңгәмә

Презентация

Уен

Проект эше

35

Китап тәкъдир итү.


(Ел буе җыйналган материаллар, фотоларны туплап, китапчык әзерләү)

Җыйналган материаларны берләштерү, эшләнгән эшнең нәтиҗәле булуы, эшләгән эшеңнән тәм, матурлык, өмет, яшәү көче, энергия алырга өйрәнү. Дуслык, кешелеклелек, ярдәмчел булу, коллективта үзеңне ничек тоту,кыюлык,милләтпәр-вәлелек кебек сыйфатларны булдырырга өйрәнү.

1

Очрашу

Әңгәмә Проект эше

Эшчәнлек барышында кулланыла торган дидактик һәм методик материаллар:

  1. Эш дәфтәре,
  2. Рәсемле биремнәр (мөстәкыйль эшләү өчен)
  3. Фотокарточкалы биремнәр ( яңа материал өйрәнү өчен)
  4. Сораулы биремнәр (группалап эшләү өчен)
  5. Ребус, кроссворд, табышмаклар;
  6. Хикәяләр;
  7. Әкиятләр;
  8. Җыйналган (архив) материаллар;
  9. Уеннар;
  10. Экспонатлар;
  11. Презентация;
  12. Интернет материаллары;

Кулланылган әдәбият:

  1. “Әтнә таңы” газетасы

  1. М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә”  “ Идел – Пресс”, 2009.
  2. И.Х.Мияссарова “Табигать һәм балалар” Татар гуманитар институты, 2003.
  3. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “ Тәрбия дәресләре” “Матбугат йорты”, 1998.
  4. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” “Мәгариф”, 2001.
  5. С.Ш.Шәрипова “Әбугалисина  һәм халык медицинасы” “Татарстан китап нәшрияты”, 1995.
  6.  Р. Ягъфәров “Татар балалар фольклоры” “Раннур”. 1999.

                         Күренекле рәссам – Тавил Хаҗиәхмәтов.

(Саба ягы күренекле кешеләре темасын өйрәнгәндә кулланырга тәкъдим ителә.)

- Укучылар, “Әлифба”ны кулга алуга иң беренче аның бизәлешенә игътибар итәсездер.Зәвыклы, милли, ачык төсләр кушып һәм җан җылысын салып ясалган рәсемнәр җәлеп итә безне. Белем  иленә  сәяхәт итүне башлый торган  “Әлифба” дәреслегенең серлелеге дә шул “җанлы” рәсемнәрдәдер, мөгаен! Кем, кайсы уңганы, нинди кеше ясады икән бу рәсемнәрне?

-Әйдәгез әле, бер кроссворд чишеп карыйк, укучылар. (Балалар табышмаклардан төзелгән кроссвордларны чишәргә яраталар)  Җавап: Тавил Хаҗиәхмәт.

- Әйе, укучылар! Күпләргә мәгълүм, Тавил абый Хаҗиәхмәт татар китабына җан өрүчеләрнең иң мәшһүре, талантлысы, зәвыклысы. Утыз елдан артык китап графикасында эшләү дәверендә ул үз эшенең чын, кабатланмас остасына әверелгән – монысы бәхәссез. Рәсемнең милләте турында сөйләү табигый булмаса да, аны һич икеләнмичә татарча иҗат итүче рәссам дияргә була.

 Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Тавил Хаҗиәхмәтов җөмһүриятебезнең Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе дә.Тумышы белән ул Саба районы Йосыф – Алан авылыннан. Йосыф – Алан авылы һөнәрчеләре борын - борыннан көмешчеләр булган.Тавил абыйның ата – бабалары  да көмешчеләр. Ихсан, Хаҗиәхмәт бабайлары да,  әтисе Гыйниятулла абзый да алтын, көмеш эреткәннәр, ташлар белән бизәп алка, йөзек, муенса, беләзекләр ясаганнар. Күрәсең, алар гүзәллеккә гашыйк җаннар булганнардыр. Татар хатын – кызларының күркәмрәк,сөйкемлерәк, бәхетлерәк булуларын теләгәннәрдер.

Тавилгә 3 яшь чагында әтисе Гыйниятулла абзый Казанга күчеп килә, хәзерге Восстания урамы тирәсендә йорт җиткезә.Зәркан һөнәре тыела ул елларда,  качып булса да, ата – баба һөнәре белән шөгыльләнә Гыйниятулла абзый. Кечкенә Тавил дә әтисенә таш шомартырга булышкалый. Ата – бабадан килә торган осталык аны да урап узмый. (Презентация)

 Казандагы Сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлагач, Тавил абый Ленинградтагы Сәнгать академиясенә укырга керә. Китап графикасы белгечлеге алып, янә Казанга кайта, җиң сызганып эш дәрьясына чума, ике йөздән артык татар китабына җан өрә, китап бизәү – халык язмышын үз йөрәгең аша үткәрү бит ул! ( Т.Хаҗиәхмәтов ясаган иллюстрацияләр белән танышу. Г.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бишек җырлары” китапларындагы  иллюстрацияләрне карау, анализлау,  сөйләшү. )

Әйе, балалар яратып укый торган нинди генә китапны карасак та Тавил абый ясаган рәсемнәр.Әкиятләргә аның кебек күп һәм гаҗәп дәрәҗәдә соклангыч рәсемнәр ясаган тагын кайсы рәссамыбыз бар?!

 Кол Гали, Ибне Фадлан, Мәрҗәни, Риза Фәхретдин һәм башка күренекле зыялыларыбызның портретларын яза. ”Кыйссаи – Йосыф”ка иллюстрацияләр ясый.

 Тавил Хаҗиәхмәтов дәүләт символикаларының берсе – Татарстан әләмен (флагын) булдыруга да зур өлеш кертте.Әләмнең сиксәнгә якын вариантын эшләп карый. Дөньядагы 185 төрле әләмнең берсен дә кабатламасын! (Нинди соклангыч характер һәм сабырлык булган Тавил абыйда) Өчесен конкурска тәкъдим итә. Бәйгедә исә 100 дән артык рәссам катнаша. Җиңү Тавил абыйга елмая. (Татарстан һәм Россия, Саба районы символларын карау, чагыштыру, үрнәккә ияреп ясау.)

Алма агачыннан ерак төшми. Улы НиязХаҗиәхмәтов олы талантка ия. Бүгенге кәндә буыннан – буынга күчеп килгән талант дәвам итә. “Казан каласы – таш кала” дигән 14 картинадан торган циклның Дәүләт Советы бинасы вестибюлендә урнаштырылган картиналар экспозициясе үзе генә дә милләтебезнең менә дигән рәссамы барлыгын раслый.

Презентаия.

Тавил Хаҗиахметовларның нәселләре Йөсыф – Аланнан чыккан кешеләр дигән идек. “Әлифба” дәреслегендә  “Хх” хәрефләрен укырга өйрәнгәндә конверт тышына язылган адреска да битараф булмагансыздыр әле.” Әбигә, Йосыф – Аланга” дип язылган анда. Чыннан да, яшәде ул әби безнең Йосыф – Аланда. Сәрвәр әби ул. Тавил абыйның әтисенең энесе Каюмның хатыны  ул. Сугышта хәбәрсез югалган  (Сугыш кырыннан язган бердәнбер һәм соңгы  хаты безнең мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” бүлмәсендә саклана.) Каюм бабайның оныклары яши Йосыф – Аланда. Каюмов Рифат (Нияз Хаҗиәхмәтов белән өченче буыи туганнар) оста итеп рәсем ясый, матур итеп үз проекты белән өй төзеде, гармунда өздереп уйный . Аның кызы Ясминә Йосыф – Алан башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныфында гел “5” билгеләренә генә укый. Искиткеч, матур рәсемнәр ясый, җырлый, бии.

Буыннан – буынга килгән сәләт, тырышлык бу.

Тавил һәм Нияз Хаҗиахмәтовлар ясаган рәсемнәрне күрсәм, күңелемә тынычлык, җаныма рәхәтлек иңә. Саба ягы кешеләренең   матур эшләренә соклану, горурлану хисләре биләп ала. Бу рәссамнарның күпкырлы иҗатын өйрәнүне алга таба да дәвам итәрбез.

( Проект эшчәнлеге. Г.Тукайның бер шигыренә иллюстрация ясау.)

                              Танылган җырчы Гали Ильясов.

        (Китап тәкъдир итү темасы өчен дә, һәм күренекле шәһесләрне өйрәнгәндә дә кулланырга тәкъдим ителә.)

Безнең төбәктән чыккан танылган шәхесләребезнең берсе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гали Ильясов. Аның нәсел җепләре Юлбат авылына барып тоташа. Әтисе Миннегали абый Юлбаттан китеп, Ерак Көнчыгышта Партизанск шәһәренә бпрып урнаша, гаилә кора.

Булачак опера җырчысы Гали дә шунда дөньяга килә.

Ул танылган җырчы булуы белән беррәттән, җырлар иҗат итүче дә.

Бүген без аның  1997 нче елда “Мәгариф” нәшриятында басылып чыккан “Оныттың бугай...” исемле җырлар җыентыгы буенча сөйләшербез.

 Бу китапка бары тик Гали Ильясов көйләренә 35 җыр тупланган. Кайбер җырларның, дөресрәге 4 җырның, сүзләрен дә үзе иҗат иткән.

Бу китап куллану өчен дә бик уңайлы, чөнки җырларның ноталары бирелгән һәм һәр җырның  русчага тәрҗемәсе урнаштырылган. Руслар һәм татарлар өчен бердәй уңайлы кулланма. Шул ук вакытта җыр текстын ике телдә бирү, татар җыр сәнгатен рус милләтле халыкларга танытырга,таратырга да зур мөмкинлек бирә.

Китап нинди катламга тәкъдим ителгән?

Әлбәттә, җыр сөючеләргә, җырчыларга, хор, ансамбель җитәкчеләренә, музыка белгечләренә, студентларга, укучыларга.

Мәктәпләрдә җыр дәресләрендә җырларны өйрәнергә, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә кулланырга була. Мәсәлән “Татарстан” җыры.Бу җыр республикабызда суверенитет игълан ителгән тарихи көнгә багышлап язылган. Бу эпик пландагы җыр җылы лиризм белән сугарылган.

                        “Татарстан”         М.Хөсәен шигыре.

  1. Чал Болгар -  тамырың,

Илаһи таң нурың,

Бишегең ул синең, Татарстан.

Башкалаң Казанның

Тәүге шат язларын

Син дәвам итәсең, Татарстан.

Кушымта:  Татарстан, таңнарың

                    Аяз да, ямьле дә!

                    Мөстәкыйль  яшә син мәңгегә!

  1. Дәхшәтле дау еллар,

Яшенле давыллар

Тетрәтте юлыңда,Татарстан.

Бәхеең ачкычы.

Ирегең язмышы

Булсын үз кулыңда Татарстан.        

                                                         

          Кушымта:  Татарстан, таңнарың

                    Аяз да, ямьле дә!

                    Мөстәкыйль  яшә син мәңгегә!

  1. Үз телең, үз динең –

Күрке үз җиреңнең,

Күңелең – тулган ай, Татарстан.

Син – дуслык бакчасы.

Милләтләр барчасы

Синдә бер тугандай, Татарстан.

          Кушымта:  Татарстан, таңнарың

                    Аяз да, ямьле дә!

                    Мөстәкыйль  яшә син мәңгегә!

    Китап сыйфатлы кәгазьгә бастырылган. Тышлыкның бизәлеше исеменә туры килеп тора. Яшел төс, әйтерсең, еракта калган балачакны, томан артында калган яшьлекне, һәркемгә кадерле булган хәтирәләрне үзендә саклый, хыял дөньясына алып китә. Үзең дә сизмәстән, бу китапны бик саклык белән генә кулга аласың. Ул тыйнаклыгы, төсләрнең йөзмә күчүе (плавный переход) белән дә үзенә тартып тора, җәлеп итә.

Бу китап татар моңының халык күңеленә тирән үтеп керүен күрсәтә. Рус мохитында тәрбияләнсә дә, Гали Ильясов Казанга, татар мәркәзенә омтылган. Укуын тәмамлагач, Мәскәүгә эшкә чакырсалар да, Казанны сайлаган.

Аның башкарган, көй язган җырларында татарга хас моң да, дәрт тә, горурлык та, рухи ныклык та ачыла.

Гали Ильясовны тыңлаганнан соң моңның халык күңелендә саклануына тагын бер кат инанасың.Чөнки Гали Ильясов кечкенәдән әтисенең моңлы җырларын тыңлап үскән, күңеленә сала барган, соңыннан үзе бу байлыкны халыкка җиткергән. Бу китап гали Ильясовның гомере  буе үз халкына хезмәт итүенең бер мисалы.

“Оныттың  бугай...” китабын автор автограф  язып, Юлбат урта мәктәбе музеена тапшырды.

                            “Туган ягым – бәхет чишмәсе.”

(Без авылның киләчәге” темасында кулланырга тәкъдим ителә)

Максат: 1. Өйрәтү:

 а) Туган җиреңә, республикаңа, халкыңа,этник культурага мәхәббәт тәрбияләү.Үз халкыңның этноландшафты тамырлары, үзеңнең гаилә һәм генеология тарихы турында белемнәр формалаштыру.

б) Туган ил, туган җир, туган тел, ата-бабага ихтирам тәрбияләү барышында балаларның гомуми үсешенә, аларда туганлык. иптәшлек, коллективлык хисләре, хезмәт сөючәнлек һүм укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

               2. Ныгыту:

а) Укучыларның иҗади активлыгын.иҗади сәләтләрен үстерү.

б) Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып балаларның мөстәкыйльлеген үстерү һүм ныгыту.

                3. Тәрбияләү:

а) Туган як табигатенә сакчыл караш, үз-үзеңә таләпчәнлек,намуслылык, гаделлек, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.  

Б) Экологик культура һәм тәрбия бирү.

1-слайд.

(Табигать күренешләре күрсәтелә бара. Урман,елга, таулар)  

Татарстанның теләсә кайсы ягына карасаң күреп туймастай, йөрсәң йөреп туймастай урыннар аз түгел.Аның табигате төрле-төрле.Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар.Урманнарында учар мөгезле пошилар, бурсыклар, дала сыман кырларында төлкеләр, борындыклар, бүреләр дә очрата аласың.Безнең республиканы зур елгалар да бик ямьләндерә. Әмма кечкенә инешләр дә, тау асларыннан чылтырап аккан чишмәләр дә үз урыннарында бик матур,шулай да һәр якның, һәр шәһәрнең, һәр авылның үз күрке, үз яме бар. Саба ягы үзенең тын гына аккан кечкенә инешләре, тәбәнәк кенә калкулыклары белән, яшелләнеп утырган дымсу урманнары, яшел болыннары, салкын чишмәләре белән  матур...

    Шундый иркен туган җирем,

    Рәхәт тормыш корган җирем.

    Казаным – башкалам минем,

    Байлар Сабасы – район үзәге-

    Яшел урманнар – аның бизәге.

    Йосыф-Алан һәм Калатау авылы –

    Уңган кешеләре белән данлыклы.

- Укучылар! Класстан тыш чарабызың темасы «Туган ягым бәхет чишмәсе» дигән  булыр.  Мин сезне Уен – КВН га чакырам.

 1 бала - Хөрмәтле укытучы апалар! Килгән кунаклар! Без сезне «Тапкырлар, Зирәкләр,Җитезләр» бәйгесенә чакырабыз!

 Бергә: Рәхим итегез!

   -Уен-КВН булгач, ул инде ярыш ,шуңа күрә уеныбыз барышын кузәтеп торырга жюри сайларга кирәк, жюри членнарын сезнең арадан сайласак ничек булыр икән?

(Бию көе уйнала,3 бала жирәбә ала,)

Жюри үз урынын ала.

2-слайд.(Уен тәртибе язылган)

Уен-КВНнын тәртибе белән таныштырам.

Сездән сорала:

-Бер-береңә хөрмәт, узара дуслык

-Игътибарлылык.

.-Сорауларга төгәл жавап бирү.

-Житезлек

Без 2 командага бүленәбез. Уен-КВН төрле-төрле 7 конкурстан тора. Ни өчен 7 конкурстан торыр бүгенге КВНыбыз, бу сорауга да җавап табарга тырышырбыз.

1- Конкурс.  Саф, пакъ күңел белән

                      Бу бәйгегә килдегез.

                      Әйдә, дуслар, дуслык жиңсен!-

                      Без тик шуны телибез!

- Сүзне командаларга бирәбез.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп житкәнсез.

Безнең мәктәбебезнең шау тормышын

Күреп китик әле, дигәнсез.

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан КВНга

Чакырабыз хәзер сезне дә.

 - Әйдәгез,танышыйк әле.

Слайд  а)   (Балалар үз исемнәрен атап таныштырып баралар

Командаларның исемнәре

”Чишмәләр”                                          “Урманнар”

Илзат,                                                     Ясминә

Ләйсән,                                                    Делүс,

Хәйдәр,                                                    Гузәл

Айшат                                                      Гөлфинә

Әдилә,                                                      Рөстәм

Тамчыгөл                                                 Рифнур

Б)  Сәламләү:

«У»нар ком-нан «Ч» ком-на экологик чиста саф һавалы, дусларча кайнар сәлам!

«Ч» ләр ком-нан «У» ком-на җырлы-моңлы,шифалы йөгерек сулардан туганнарча кайнар сәлам!

В) Девиз:

«Ч» Куңелебез чиста,телебез тәмле, үзебез җитез булыйк!

«У» Яңалыктан, яңарыштан, күп белүдән курыкмыйк!

Г)  Бүләкләр бирешү.

«У»  Көндәшләр, уңыш телибез,

         Без-киң  күңелле халык.

         Менә сумка, тутырыгыз,

        Очколар җыя барып.

«Ч»   Беләсез бит табигатьтә

         Чисталык булу кирәк.

         Шуңа күрә менә сезгә

         Себерке белән чиләк.

Жюрига бирелә;  «Ч»    Кечкенә   чишмәләрдән зур елгалар

була.    ( Акъяр чишмәсе суы бирелә. )  

                 “ У»      Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.    (Чыршы ботаклары букеты бирелә.)

  Бию       .

2- Конкурс.   Слайд.  Казан күренешләре күрсәтелә)

                        Ярларына ятып Идел ага,

                        Казан тора аны озатып.

                        Борынгыдан калган бу Казан,

                        Тарихында күпме эз калган  

Сөембикә җыры тыңланыла.                  

Сөембикә керә.

 Данлы Казан!

Башкаласы гүзәл Татарстанның

Үс, матурлан,ныгы көннән-көн,

Мең ел чиген уздың, мәңге яшә, Казан.

Горур кал син, халкым, милләтем!

-Исәнмесез, гүзәл Сөембикә!

-Исәнмесез! Минем сезгә зур үтенечем бар. Минем 21-гасыр балаларын күрәсем килә.

-Рәхим итегез, Сөембикә-Ханбикә!Укучыларыбыз  сезне бик теләп үзләренә кабул итәрләр, бәйрәмебезнең мәртәбәле кунагы булырсыз!

Слайд.  Казан күренешләре.

  Казан -Татарстан Республикасы башкаласы. Казан шәһәре бик-бик борынгы шәһәр. Аның 1005 еллык тарихы бар. Идел елгасы буена урнашкан. Элек-электән ул сәүдә үзәге булган. 1989нчы елда Казан шәһәре миллион кешеле шәһәргә әйләнә: казанлылар саны 1.094.400гә җитә. Быелгы халык саны алуның беренче нәтиҗәләре буенча, хәзер Казанда 1.136.566 кеше яши.

Слайд.  Сөембикә манарасы.

Еллар оча җилгә.

Сулар сеңә комга,

Горур чибәр яши

Халык куңелендә.

Сәембикә манарасы Казан шәһәренең символы. Аның биеклеге 58 метр. Манара төрле үлчәмнәрдә эшләнгән 7 каттан тора. Дөньяда авып бара торган корылмалар сирәк очрый. Италиядэ-Пиза манарасы. Татарстанда-Сөембикә манарасы. Ул 180 см.га көнбатышка таба авышкан.

 Шулай да, 25 еллар элек, Сөембикә манарасының нигезе ныгытыла. Хәзер инде бинаның авышуы күзәтелми .

Слайд.  Казандагы һәйкәлләр 

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без - «Туган тел»дә туганнар,

Без - Тукай оныклары.

1958 нче елда ачылган Г.Тукай һәйкәле янында һәр елның 26 нчы апрелендә  шигырь бәйрәме үтә.Бу һәйкәл янында һәр ел саен бик мәртәбәле язучыларыбыз, җырчыларыбыз, рәссамнарыбызның хезмәтләре өчен  Габдулла Тукай премиясе лауреты дигән иң мактаулы исем бирелә. Мәсәлән: без яратып тыңлый һәм җырлый торган Роберт Рәкыйпов сүзләренә Роберт Андреев көенә язылган “Татарстан”җырын башкаручы  җырчы Салаватка Фәтхетдиновка  Габдулла Тукай премиясе лауреаты исеме бирелде.

Муса Җәлил исеме барыбызга да таныш. Аның “Сәгать”, “Күке”, “Суык бабай” дигән шигырьләрен без сөйлибез дә, җырлыйбыз да. Казан Кремле территориясендә 1966 нчы елның 3 нче ноябрендә Муса Җәлил хөрмәтенә һәйкәл ачыла.

                 Җырларым,сез шытып йөрәгемдә,

                 Ил кырында чәчәк аттыгыз.

Барыгыз,балалар болынга,

Уйнагыз, йөгерегез,көлегез.

Слайд.    (Цирк, зоопарк)

Казанда цирк бинасы 1967 нче елның 10 нчы декабрендә ачыла.

Оча торган тәлинкәгә ошаган цирк бинасын кайбер кешеләр “Казан НЛО”сы дип тә йөртәләр.

Ә менә Казандагы зооботаника бакчасы 1874 нче елда ук ачыла.Оранжерия дә төзиләр.Анда бүген үсеп утыра торган пальмалар үткән гасырларда ук утыртылган.1931 нче елда ботаника бакчасы һәм зоопарк берләштерелә.Хәзерге вакытта анда 170 төрле хайван яши һәм аларның 30 төре  “Кызыл китап”ка кертелгән

Слайд.( Казандагы театрлар биналары)

Башкалабыз Казанда 7 театр бар. Галиәсгар Камал исемендәге академия театры,Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры,Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры,Курчак театры,Яшьләр театры,Качалов исемендәге рус театры, Яшь тамашачылар театры.

Слайд. (Кол Шәриф мәчете)

Моннан 400 еллар  элек Казанда сигез манаралы, ике катлы мәчет булган. Бу мәчетнең имамы халык арасында абруйлы булган дин эшлеклесе, галим, шагыйрь Шәрифкол була.Ул 1524 нче елда мәчетне гыйлем йортына әйләндергәч, дин йортын Кол Шәриф исеме белән атап йөртә башлыйлар. Бик бай китапханәсе белән дә дан тоткан. 1552 нче елда Явыз Иван Казанны яулаганнан соң мәчет яндырыла. Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу 1996 нчы елда башлана. Искиткеч матур, зыялы мәчет 2005 нче елның 30 августында Казанның 1000 еллыгына ачылды.

Слайд. (Яңа Казан күренешләре)

Бүгенге Казан үзенең таң калырлык метросы, “Баскетхолл”ы, әледән-әле ачылып кына торган спорт сарайлары,“Пирамида” күңел ачу комплексы, балалар яратып йөри торган “Шүрәле” ял паркы белән  сокландыра. Ә 2013 нче елда Универсиада булачак

 Слайд.     (Командаларга сораулар;)

  1. Казанда оча толган тәлинкәне хәтерләтүче бина бар. Ул нинди бина?
  2. Казанда кайсы манара  Ханбикә исеме белән аталган?
  3. Казан Кремле каршында кайсы шагыйрьгә һәйкәл куелган?
  4. Сөембикә манарасында ничә ярус бар?
  5. Казан Кремле территориясендә төзелгән иң зур мәчет7
  6. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?

   Бию.    

3-Конкурс. Слайд. (Татарстанның төзелү күренешләре, Президент,Татарстан атрибутлары,Татарстан картасы)

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син-рухы,көче,намусы

Татар дигән халыкның.

   Жыр;«Мин яратам сине, Татарстан.»

-Менә,Татарстан картасына күз салыгыз әле. Ул чабып баручы атка ошаган.

-Укучылар,беразга гына булса да кирегә кайтып үткәнебезгә күз салыйк әле.

1917нче елда безнең илебездә революция була.Совет власте урнаша.Совет власте “Россия халыкларының Хокуклары Декларациясен”кабул итә.Бу Декларациядә Россиядәге барлык халыкларның тигез һәм бәйсез булулары, мөстәкыйль дәүләт оештыруга хокуклы булулары турында әйтелгән була.

1920 нче елнын 27нче маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү турындагы декретка В.И.Ленин һәм М.И.Калинин кул куялар.

1920нче елның 25 июне Совет Татарстаны игълан ителгән көн –бөтен халык бәйрәменә әйләнә. Ә менә быел, ягъни,2010нчы елның 25 нче июнендә Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үттек.

Татарстан хөкүмәтенең беренче председателе итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев билгеләнелә.Ана 26 яшь була.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Ресубликасы төзелү зур әһәмияткә ия була. Илебез халыклары арасында (төрле милләт кешеләре) дуслык ныгый.Кешеләр шәһәрләр. авыллар. завод-фабрикалар төзүдә искиткеч тырышлык күрсәтәләр. Химия, машина төзү заводлары эшли башлый.Казан һәм Ресубликаның башка шәһәрләре матурлана, яңартыла,танымаслык булып үзгәрә.

Зеленодольск. Бөгелмә, Чистай, Әгерҗе кебек күп кенә шәһәрләр дә яңара.

1929нчы елда колхозлашу хәрәкәте башлана.

Бу вакытта Республика халкының бары тик 18%ы гына укый-яза белгән. Укыту мәчетләр карамагындагы мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә алып барылган.

Халыкны укытырга кирәк.Ләкин мәктәп биналары , кәгазь. дәреслекләр, язарга кара житми.Балаларның укырга теләкләре зур була.Зурлар да укый башлый.

Яна мәктәпләр ачыла, техникумнар, югары уку йортлары. китапханәләр, театр, музейлар ачыла.

Илебез халкы бик тырышып яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана.Бу 1941нче елнын 22нче июнь иртәсе була. Татарстан халкы да Ватан сагына баса.Бик күп югалтулар аша яуланган жиңү көнен без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытырга хакыбыз юк!

Хэзерге вакытта җир йөзендә нефтьтән дә кыйммәтрәк нәрсә юк дисәк тә ялгыш булмас. Авыр сугыш елларында да Татарстанның Шөгер авылында 1000 тонна ягулык-нефть алына. 1946 нчы елның сентябрендә Баулыдан ерак түгел җирдә нефть фонтаннары бәреп чыга. Нефтьчеләр өчен Әлмәт, Лениногорск шәһәрләре төзелә. Татарстан газга да бай.Нефть,газ безнең Татарстаннан башка төбәкләргә дә жибәрелә.

1960нчы елларда Түбән Кама-химиклар шәһәренә нигез салына.

Авылларда уңган игенчеләр, терлекчеләр дә сынатмый. Авыллар көннән-көн матурлана.Фән, культура үсә.

Бүгенге көндэ 40 тан артык районда 4 миллионга якын халык яши.Татарстан аркылы 4 елга ага:Идел,Агыйдел,Чулман,Нократ

Бездә икетеллелек:рус һәм татар телләре тигез хокукта. Безнең үз Конституциябез бар. Татарстан Республикасы белән президент житәкчелек итә.Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт символлары бар. Ягъни флаг,герб, гимн –дәуләт символлары була.

Слайд. (Сораулар языла)

  1. ТАССР кайчан төзелә? Һәм ТАССР төзелүгә ничә ел булды?
  2. Мәктәпләр төзелгәнче укыту кайда булган?
  3. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?
  4. Бөек Җиңү көнен әйтегез.
  5. Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
  6. Татарстан аркылы нинди елгалар ага?
  7. Беренче президент кем иде?  Бүгенге президентыбызның исем фамилиясен әйтегез.
  8. Конституция нәрсә ул?
  9. Дәүләт символларын атагыз..
  10. Гимн кайсы очракларда башкарыла?

   Бию.  

   4-конкурс.  Слайд (Саба районына рәхим итегез!)

                        ...Изге шәһре Болгарны,

                       Астаналы Сиварны.

                        Капкасы биек Казанны

                        Чулмандагы Җүкә Тау,

                        Урмандагы Сабаны...

дип искә алына “Идегәй” дастанында.

Җыр: Саба турында. Саба- бик борынгы төбәк.Байлар Сабасы дигән исем кайдан килеп чыкты икән?Төрле-төрле  риваятьләр бар.Безгә якын бер риваять болайрак булган. Берничә кеше Мәмәт исемле кеше җитәкчелегендә яңа урынга күченәләр, ә аның туган авылында Шәрип-Елга башлык булып кала. Шәрип-Елга Мәмәт янына килеп чыга.Мәмәт  кунакка үзе ясаган савыт белән көйләп аккан чишмәдән су алып бирә.  

-Син моңа сап та куеп җибәр ,-ди Шәрип-Елга. Сабы да булсын! Һәм шушы вакыйгадан соң, бу авыл Саба булып киткән, диләр...   Сабаның район булып яши башлавына да 10 нчы августта 80 ел булды.Ягъни ТАССР төзелеп, 10 ел узгач Саба районы оештырыла.Бу бик зур тарихи вакыйга була. Оештырулы чорына килсәк, 1930 елның 10 августында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының “Татарстан АССРның яңа территориаль бүленеше турындагы”карары нигезендә яшәүгә хокук алган Саба районы.

Саба Татарстанның төньягында урнашкан.Гомуми мәйданы 1098 кв.км.31.790 нан артык халык яши. Шуларның 96%ы татарлар. ә 4%ы руслар һәм башка милләт кешеләре. Район үзәге Саба Казаннан 98 км , Шәмәрдәннән 22 км, ераклыкта урнашкан. Район тарихын өйрәнүдә, район тормышын яктыруда “Саба таңнары” газетасы бик тә әһәмияткә лаек. Район оешуга, аның газетасын да булдыру кирәк була. 1930 нчы елның 25 нче ноябрендә нәкъ моннан 80 ел элек, газетаның беренче саны чыга. Газетага “Колхоз байрагы” дигән исем бирелә,1963 нче елдан алып 27 ел буе “Җиңү байрагы” дигән исемдә чыга бу газета. 1990 нчы елның 23 сентябреннән “Саба таңнары” исеме бирелә район газетасына.

Шулай ук Сабада радио һәм телевидение дә бар.”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниесенә дә 10 яшь тулды.

Саба үзәгендәге мәчет 1841 нче елда төзелгән. Иң матур мәчет 2000нче елда Лесхоз бистәсендә ачылды. Хәзер районда 50 гә якын мәчет бар.

Сатыш авылындагы 18нче гасыр ахырында төзелгән мәдрәсә бинасы тарихи һәйкәлләр исемлегендә.

Районда төп экономик юнәлеш – авыл хуҗалыгы тармагы.63 мең га эшкәртелә торган җирләр бар.

Саба лесхозы районның иң зур предприятиеләрен үз эченә ала. Аңа 6 лесничество керә. 62 мең га урнашкан урманнар 8 районны үз эченә ала.Көн саен 110 млн. сумлык товар җитештерә икән бу предприятиеләр.

Райондагы барлык авылларга газ кертелгән,күп авылларга асфальт юл килә.

Саба районыннан бик күп күренекле кешеләр чыккан. Язучылар дисеңме. Мәгъсүм Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмова, Рөстәм Зарипов, композиторлар Фасил Әхмәтов, Рөстәм Яхин (ТР ның Дәүләт гимны авторы), Бертуган Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар, артистлар Шәүкәт Биктимеров, Шамил Бариев (Айгөл Бариеваның әтисе), Рәссамнар Тавил һәм Нияз Хаҗиәхмәтовлар,сынчы Кадим Җәмитов (Казандагы Хөррият монументы, Оренбургтагы Муса Җәлил һәйкәле авторы.), галимнәр,фән докторлары һ.б.

Саба турында искитмәле матур җырлар да бар. Илдар Яхин сүзләре, Илгиз Закиров музыкасына иҗат ителгән җыр “Саумы, Саба йорт!”, Айдар Галимов башкаруындагы Резедә Вәлиева сүзләренә Оскар Усманов көенә язылган “Сабам –минем туган ягым”җырын барыбыз да яратып тыңлыйбыз, җырлыйбыз. Саба турында китаплар,  брошюралар да бар.”Яшә, Саба йорт!”, “Керик әле Саба урманнарына”,”Саба шагыйрьләре”, “Саба мәзәкләре”, “Тагын...Саба мәзәкләре”,”Туган як кадере” дигән китаплар безнең Саба кешеләренең өйләрендә яратып укыла торган китаплар.Тагын язылыр әле китаплар!

    Сораулар:

  1. Саба районы төзелүгә ничә ел булды?
  2. Саба районы турында нинди китаплар бар?
  3. Саба районының күренекле кешеләрен әйтегез
  4. Саба гимнына әйләнгән җырның исеме һәм кем башкара?
  5. Саба районы газетасы нинди исемнәрдә чыккан? Һәм газетага ничә яшь булды?
  6. Сабада телевидение һәм радио эшли. Алар ничек дип йөртелә?
  7. Саба муниципаль район башлыгы кем?
  8. Саба  исеме кайдан килеп чыккан диләр?..

    5-Конкурс   Слайд. (Авылдагы табигать,йортлар)

Таныш кырлар, таныш урманнар бу,

Ят берни юк, бар да якыннар...

Без бүген яши торган Калатау һәм Йосыф-Алан авыллары ООО”Юлбат” күмәк хуҗалыгының 3 - бригадасын тәшкил итә.

Әлеге ике авыл да табигатьнең матур кочагына, урман ягыннан агучы елга буена урнашканнар.

 Калатау авылы ерактагы Болгар дәүләте шәһәрләре кайтавазы кебек ике елга арасына урнашкан. Бу як табигатенең матурлыгына карап, элек бабайлар җирне сайлый да белгәннәр дип уйлап куясың. Чөнки бу урында алпавытларның утары, кирпеч заводы,башка корылмалар булган. Бай (алпавыт) үзе Казанда яшәгән.Күп санда яхшы атлары булган.Аларны “Кызыл Яр байлары”дип йөрткәннәр.

Кызыл-Яр бае Габит бай. Бүгенге Шытсу авылыннан күченеп менгән. Калатау авылы урынында (Зәйнуллин Нәкипләрдән алып Кашапов Нурлыгаян хуңалыкларына кадәр) аның терлек утарлары булган, умарта тоткан. Зәйнуллин Нәкип белән Фәттахов Зиннурлар бакча башында ике арада, тау өстендә, ат көче белән хәрәкәткә китерелә торган зур ярма яргыч булган. Калатау авылы зираты артында кирпеч сукканнар, кирпеч яндырганнар. Кирпеч яндыра торган мичнең кирпечләрен  бу урыннарга тирә-як авыллардан кешеләр күченеп утыра башлагач( 1926нчы еллар)хуҗалыкларына дип сүтеп алалар.шулай ук колхозга ашлык киптерү өчен сушилка төзергә  менә дигән материал булган.Бу кирпечләр бераз дымлырак, төзек формадагы ялт иткән кызыл кирпечләр. Бүгенге көндә ул урында зур-зур чокырлар гына калган.Көрәк белән казып карасаң, сынган, ватылган кирпеч калдыклары табарга була.

 Кашапов Нурлыгаян һәм Зәйнуллин Рафаэльләр бакча башында елганы буап ясалган балык күле булган. Күл буенда (урыны төгәл билгеле түгел) ике этажлы агач өй булган. Анда гүрнәчәй булып Нуретдинова Галиянең әбисе эшләгән.  Ул әлеге өйнең икенче катына менеп, эшкә килгән кешеләргә “дружинасы”(барысы бергә җыелган-сервиз дип аңларга) белән савыт-саба күрсәтә торган булган. Бераз елга буйлап аска таба төшкәч, Гильметдинов Габделхаклар бакча башында йон юганнар. Мәсәлән: Нуретдинов Фәттахетдин абыйның әнисе Миңлекамал әби 12-13 яшьлек чагында Юлбаттан йон юарга менә торган була.

  Бу безнең Калатау авылы барлыкка килгәнче булган  кечкенә генә тарихыбыз.

Ә менә без яши торган шушы ике авыл тарихы нинди булган?  Хәтергә , искә төшереп , үткәннәрне барлау кирәкле фалдыр.Без бүген барыбыз да бу ике авылны Йосыф-Алан дип йөртәбез.

Калатау һәм Йосыф-Алан җирләренең арасы бик ачык билгеләнгән булган. Буеннан-буена тирән канау казылган, агач утыртылган һәм боларны бай эшләткән. Соңыннан бу ике авыл арасындагы басуга терлек тораклары төзиләр.Бүгенге көндәге фермалар турында сүз бара.”Элегрәк елганың ике ягындагы басу уртасында очына карасаң, баш киемең төшеп китә торган биниһая биек ике нарат агачы пәһлеваннар кебек мәгърүр басып торалар иде”-дип искә ала Һашим ага Нургалиев.Алпавыт аларны истәлек итеп утырткан булгандыр.Сугыш елларында ул наратларны утынга кискәннәр.    

Калатау авылына Югары Шытсу авылыннан (Зәйнуллин Нәкипләр урамы) 1926 нчы елның көзендә 2 гаилә-Гаффаров Хуҗа һәм Садриев Тимер гаиләләре күченеп менәләр.Шулай итеп Калатау авылына нигез салына. 1927 нче елның язында Югары Шытсудан тагын 12 гаилә күченеп утыра. 2011 нче елда, Калатауның “Шытсу посёлкасына” 85 ел булды.

1928 нче елга чыккач, хәзерге Йосыф-Алан авылына Тенеки авылыннан, Калатауның урман буендагы урамына Юлбат авылыннан күченеп утыралар.Халык телендә Шытсу пачулкасы, Йосыф-Алан пачулкасы, Юлбат пачулкасы дип атап йөртелә.Күченеп яши башлаган кешеләр хөрмәтенәме, әллә үзләре шулай сөйләшкәннәрме  “пачулка” дип сөйләшүләр бүген дә еш кулланыла әле.

Ул вакытларда аерым – аерым хуҗалыклар булган бит. Шытсу поселкасы 1927 нче елда коммуна ТОЗ (товарищество обработки земли) булып берләшә. Бу коммуна колхозлашу елларында хезмәтне яңача оештыру, башка кешеләрне дә колхозга кертү өчен күрсәтмә хуҗалык булып оеша. Мондый хуҗалыклар Татарстанда берничә генә була.Шушы коммуна оешкан вакытта хөкүмәт  коммунага бик нык ярдәм итә.Бушлай ат, сыер.сарык, тәкә, чәчү өчен яхшы сортлы  орлык, ат белән чәчә торган чәчкеч, ике төрәнле тимер сукалар, тырмалар, атлы лобогрейка (ургыч), суга торган молотилка һәм һәр хуҗалыкка 25 әр төп алмагач бирә. Коммуна вакытында Калатау авылының Зәйнуллин Нәкипләрдән алып Гильметдинов Габделхакларга тикле ягы буш була әле. Ул урыннарны һәрбер хуҗалыкка яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчасы итеп бүлеп бирәләр. Басуларны күмәк эшкәртәләр. ә көзен игеннәр җыеп алгач, уңышны җан башына тигезләп бүләләр.

Шул елларда коммунага дип, Югары Шытсу авылы кибетенә товарлар кайта башлый. Аны ат белән төшеп алып менәләр. Җан башыннан бүләләр.

Шушы коммуна вакытында Комрау урыслары килеп, урманнан агач кисеп, типовой проект белән ашханәсе, кинозалы, аерым-аерым класслары булган мәктәп төзиләр. Ул мәктәпне ни өчендер ул вакыттагы җитәкчеләр Сабага күчереп салдыралар.Ул Сабада хәзерге Муса Җәлил урамында терәк мәктәп булып тора.Сугыш вакытында кабат урманга күчереп. балалар интернаты итеп салмакчы булалар, ләкин ул хыял тормышка ашмый, шунда таралып бетә.

 Ә Йосыф-Алан авылында нигездә Тенекидән күченгәннәр яши.

Биредә  Марҗа, Дәүли җирләре булган.

   1.   Марҗа җире-имениесе. Ягъни урыс хатын-кызы .Бу марҗа     генерал хатыны булган. Ул үзе Мәскәү шәһәрендә яшәгән һәм алты ат  (иң югары дәрәҗә)җигеп бер-ике елга бер кайта торган булган.балаларга тәм-том өләшкән.Аның 28 гектар җире,130 гектар урманы булган.Менә шундый байлык!.Монда кайтып-китеп торган, халыкта үзе ир-ат шикелле костюм-чалбар киеп йөргән дигән сүзләр йөри. Кардон елгасына төшә торган басудагы үзәндә каравылчы управляющий өе булган. Әлеге бай хатынга бәйле булып безнең көннәргә кадәр “Марҗа урманы”, “Марҗа җире”, “Марҗа канавы” дигән исем-атамалар килеп җиткән.

2. Дәүли бай. Баеп киткән Тенеки авылы кешес,.шулай булса да аның урманы 16 гектардан артмаган,бүгенге көндә дә аның исеме белән бәйле “Дәүли җире” дигән басу бар.

Бүгнге Йосыф-Алан җирләре менә шушы байлар кулында булган.

 Әлеге коммунадан 1930 нчы елны “Папанин” колхозы, ә Йосыф-Аланда “Магнит”колхозы  оеша. “Папанин” колхозының беренче председателе Шәфигуллин Рәшит исемле  Шытсу авылы кешесе була. Ул Донбасс шахталарында эшләгән, коммунист, “30 меңенче “члены була.(Рәшит абыйның кызы Йосыф-Аланда яшәүче Гумерова Мәүшидә апаның кодагые, ягъни Әлфиянең кайнанасы), ә Рәшидә исемле  кызы Биектауда яши.)”Магнит” колхозының беренче председателе – Шәмсетдинов Габделхәй (Дәүләтҗанова Резеданың бабасы) була.Тора-бара бу ике колхоз бергә “Магнит” колхозына берләшә. Ул елларда колхоз белән Нигъмәтҗәнов Газизҗан, (Туктар авылыннан),Закиров Корбан, (Бигәнәй авылыннан), Гыймадиев Җәләйләр(Калатау авылыннан) җитәкчелек иткән

Ә 1951 нче елда “Ворошилов”(Юлбат), “Кызыл юл” (Тенеки), һәм “Магнит” (Калатау һәм Йосыф-Алан) колхозлары бергә берләшеп, “Искра” колхозы барлыкка килә.Аның беренче председателе Хуҗин Габдерафикъ була.

Ул еллардан бүгенге көнгә кадәр авыл шактый гына яңара.

Авылга газ килә,күп йортларга телефоннар кертелә.2001 нче елда яңа клуб, 2007 нче елда яңа медпункт һәм мәктәп, шушы ук елның декабрендә “Рәфис” мәчете төзелде. Ул районда 40 нчы мәчет булып ачылды.

 Халыкның күптәнге гозере –юл төзү үтенече дә тормышка ашырылды.

 Кечкенә генә Йосыф-Алан һәм Калатау авылларыннан республикабызда һәм чит өлкәләрдә билгеле булган шәхесләр чыккан:

- Тавил Гыйниятулла улы Хәҗиәхмәтов.

Рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать зшлеклесе, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы.

  1. Мәҗит Әһлиулла улы Вәлиуллин .

Журналист. “Мәгариф” журналы баш мөхәррир урынбасары.

  1. Нургалиева Раилә.

Казан Дәүләт медицина институты деканы, фәннәр кандидиты.

  1. Нургалиев Әхмәтгали.
  2. Казахстан Республикасының Астана(Казахстан шәһәренең башкаласы) шәһәрендә яши. Доцент, үсемлекчелек буенча кафедра мөдире.авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
  3. Нургалиев Һашим.

Татарстан Республикасының Атказанган агрономы. “Саба таңнары” газетасының даими авторы.

-Борханов Миннәхмәт.

1970-1990 нчы елларда Буа һәм Кама Тамагы районнарында КПСС райкомының беренче секретаре булып эшли.

- Галләмов Данил

Шигырьләр язучы,”Саба таңнары” газетасының Закир Йосыпов исемендәге бүләге лауреаты.

Илләр-җирләр тыныч булып, авыл кешеләренә исәнлек, хәерле, бәрәкәтле көннәр насыйп итсен.

    Сораулар:

1. Калатау авылына кайсы елда нигез салына?

2. Без яши торган Калатау һәм Йосыф-Алан авылына кайсы авыллардан күченеп утырганнар?

3. Безнең авылга хас нинди атамалар бар?

4. Нинди чишмәләребез бар?

5. Күренекле шәхесләребезне әйтегез.

6. Авылдагы мәчет исеме.

     6- Конкурс. Капитаннар ярышы.

1.Татарстан флагы турында ниләр беләсең?

2. Татарстан гербы турында сөйләгез.

3. Капитаннар укый.  Шигырь .”Туган авылым – бәхет чишмәсе”

4. “Син – миңа, мин – сиңа” ярышы.

(Командалар бер-берсенә алдан әзерләп куйган сорауларны әйтәләр)

Сораулар:

1. Саба Лесхозы директоры булып 30 елга якын эшләгән легендар урманчы.(Миннеханов Нургали Мннехан ович)

2.Саба районында  Советлар Союзы Геройлары да бар. Кемнәр алар?

(Башкиров Иван Сергеевич Завод – Нырты авылыннан,

Галиев Закир Гали улы-Байлар Сабасыннан,

ХаҗиевВәлит Хаҗи улы – Оет авылыннан,

Хабибуллин Зәки Хәбибулла улы – Югары Утар авылыннан.

3. Саба Үзәк район китапханәсе кем исемен йөртә?(Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы)

4. Безнең Йосыф – Алан башлангыч мәктәбе нинди урамда урнашкан һәм ни өчен шулай ? (Тавил Хаҗиахметов. Чөнки Тавил Хаҗиахметов шушы урамда туган һәм 3 яшькә кадәр шунда яшәгән.)

1 бала.   Туган авылым матур табигатьле,

                Урамнары яшел чирәмле.

                Яңа йортлар карый киләчәккә,

                Яшәүләре монда и ямьле.

2 бала.   Яшьлек дәрте бездә ташып тора,

                Кулларның гел килә эшлисе.

                Нигә кирәк читтән бәхет эзләү,

                Туган ягым-бәхет чишмәсе.

Бергә.    Ә чишмәләр гомер буе ага,

                Юлын ачсаң, алар кипмиләр.

                Бәхетең дә үзең белән туа,

                Бәхет эзләп читкә китмиләр.  (Данил Галләмов)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 сыйныф рус төркеменә татар теленнән Р.Хәйдарова дәреслеге буенча эш программасы

Планлаштыру  Рус телендә урта(тулы) гомуми белеем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (1-11 сыйныф. –Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.) нигезендә төзелде. Дәресл...

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...