6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы
календарно-тематическое планирование (6 класс) на тему

 

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фәннәрне  тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 6 нчы сыйныфта чит телләр тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_tat.t_esh_programmasy.doc259.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле”, 2006 ел.

Гимназиядә татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фәннәрне  тирәнтен өйрәнү юнәлешле булуын искә алып, 6 нчы сыйныфта чит телләр тирәнтен өйрәнелә, шул сәбәпле, программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

6 нчы сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләре

6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр (1-5 сыйныфларда алган белемнәргә өстәп күрсәтелә, ә кайберләре киңәйтелгән күләмдә санап китерелә):

- сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү;

- теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларны мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын дәлилләү, сөйләмдә ярдәмче һәм синоним сүзләрне дөрес куллану, алынма сүзләргә төрләндергеч кушымчалар дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйдәнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифраларны дөрес язу;

- катлаулы план төзү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү;

- сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу, телдән, монологик һәм диалогик формаларда сөйләү;

- Текстның эчтәлеген төрлечә (төгәл, кыскартып яки киңәйтеп) сөйләү;

- берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу;

- изложение, сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редаксияләү);

- эш кәгазьләре төреннән расписка һәм акт язу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –20-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 110 сүз,  ел ахырында 120 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)

ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.        Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

        Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар теленнән V-XI классларда
бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренең якынча бүленеше

Класс

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре

БСҮ

V (22 сәг.)

8(4)

6(2)

3(1)

Белешмә - 1 сәг.

Хат язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне бергәләп тикшерү – 2 сәг.

VI (24 сәг.)

8(4)

6(2)

3(1)

Расписка язу – 1 сәг.,

Акт язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

VII (23 сәг.)

8(4)

5(2)

3(1)

Гариза язу – 1 сәг.

Хат язу – 1 сәг.

Акт язу – 1 сәг.

Мәкалә язу – 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

VIII (21 сәг.)

8(2)

5(2)

3(1)

Беркетмә язу – 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

IX (16 сәг.)

4(2)

2(1)

4(2)

Шартнамә язу – 1 сәг.

Ышанычнамә язу – 1 сәг.

Конспект, тезис турында башлангыч төшенчә - 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

X (10 сәг.)

2(1)

2(1)

2(1)

Эш кәгазьләрен (белешмә, акт, васыятьнамә, ышанычнамә, беркетмә) мөстәкыйль язу, бергәләп тикшерү, редакцияләү – 2 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү – 1 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү – 1 сәг.

XI (7 сәг.)

2(1)

2(1)

2(1)

Сочинениеләрне камилләштерү – 1 сәг.

VI класста татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

Уку операцияләрен планлаштыру.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

Дәреслек белән эш итә белү.

Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:


уку елы башында — 70-110 сүз;

уку елы ахырында — 75-115 сүз.


Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

Аудио-видео белән эш итә белү.

Уку мәсьәләсен куя белү.

Танып белү активлыгын үстерү.

Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7.        Тикшеренү ысуллары:

модельләштерү;

охшатып эшләү.

1.        Телдән сөйләм:

кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2.        Язма сөйләм:

күчереп язу;

сүзлек диктанты — 20-25 сүз;

контроль диктант — 110-120 сүз,

катлаулы план буенча изложение язу:


уку елы башында — 200-220 сүзле текст (язманың күләме — 120-130 сүз);

уку елы ахырында — 220-250 сүзле текст (язманың күләме — 130-140 сүз);


фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

эш кәгазьләре язу (акт һәм расписка).

Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Т/с

Бүлекләр һәм темалар

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Махсус белем һәм күнекмәләр

Контроль төре

1.

Татар әдәби теле хакында әңгәмә.

1

Хикәя “Туган телем – иркә гөлем”.

2.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга да җавап булуы. Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.

3.

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

1

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр.

Кечкенә күләмле сочинение "Көзге урман".

4.

Сүз төркемнәре.

1

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү.

Бөек Ватан сугышы ветераны турында сочинение язу.

5.

Аңлатмалы диктант

1

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Диктант №1.

6.

Морфология турында төшенчә.

1

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

7.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Исем − предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр.

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр).

8.

Исемнәрнең берлек-күплек төре. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр кушымчалары ялгану. Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.

Хикәя "Авылда көзге эшләр".

9.

Изложение.

1

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.

Изложение №1.

10.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез) сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

11.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Диктант − 7 мин.

12.

Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

1

Төшем һәм иялек килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләр. Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.

13.

Исемнәрнең ясалышы.

1

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр һәм ясалма булулары. Исемнәрнең сүз ясалышыңдагы барлык ысуллар: сүзгә сүз ясагыч кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, мәгънәләрен үзгәртү, сүзне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү һәм сүзләрне кыскарту ысулы белән ясалулары. Фамилия ясаучы кушымчалар.

Сүзлек диктанты.

14.

Синоним һәм антоним исемнәр.

1

Синоним, антоним атамаларын искә төшерү, исемнәргә синоним һәм антонимнар таба белү.

15.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.

16.

Сочинение 'Туган ягым".

1

Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрен кулланып язу.

Сочинение №1.

17.

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре.

1

Фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү. Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык-юклык төре. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым.

18.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

1

Фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү.

19.

Фигыль юнәлешләре.

2

Фигыльнең биш юнәлеше булуы. Фигыль юнәлешләренең мәгънәләре һәм кушымчаларын белү. Төп юнәлештә үтәүче эшне үзе башкара, кушымчасы юк; кайтым юнәлешендә эш үтәүченең үзенә кайта, кушымчалары: , -ын, -ен; төшем юнәлешендә эш кешегә яки предметка читтән төшә, кушымчалары: , -ыл, -ел; уртаклык юнәлешендә үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли, кушымчалары: , -ыш, -еш; йөкләтү юнәлешендә үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була, кушымчалары: -дыр, -дер, -тыр, -тер,
 һ.б.

20.

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә.

1

Фигыльләрнең төрләнеше һәм җөмләдәге роле буенча 7 төркемчәгә: хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив фигыльләргә бүленүе. Хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыльләрнең затланышлы, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив фигыльләрнең затланышсыз фигыльләр дип аталулары.

21.

Боерык фигыль.

1

Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат-сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүләре. Боерык фигыльдә басымның үзгәрүе: II затның берлек һәм күплек санында беренче, I һәм III затта соңгы иҗеккә төшүе.

Сүзлек диктанты.

22.

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Хикәя фигыльнең эш яки хәлнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлык-юклык формаларда килүе, зат-сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалуы, сораулары, зат-сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

23.

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Үткән заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерүе. Аның билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заманнарга бүленүе. Билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

24.

Киләчәк заман хикәя фигыль.

2

Киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан соң булачак эш-хәлне белдерүе. Аның билгеле киләчәк заман һәм билгесез киләчәк заманнарга бүленүе. Билгеле киләчәк заман һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

Сүзлек диктанты.

25.

Контроль диктант.

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Контроль диктант №1.

Барысы: 26 сәг.

26.

Шарт фигыль.

1

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе. Шарт фигыльләрнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

27.

Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

1

Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди соравына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе. Сыйфат фигыльнең заман формалары, сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

28.

Хәзерге заман сыйфат фигыль.

1

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формалары.

29.

Үткән заман сыйфат фигыль.

1

Үткән заман сыйфат фигыльнең ясалышы, исемләшү очраклары һәм исем урынында килеп, килеш, сан, тартым белән төрләнүе. Үткән заман сыйфат фигыльнең билгесез үткән заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

30.

Киләчәк заман сыйфат фигыль.

1

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышы. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең билгесез киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

Сүзлек диктанты.

31.

Хәл фигыль.

1

Хәл фигыльнең үзендә берьюлы фигыль (эш-хәлне белдерә, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә башка сүзләр ияртә ала) һәм рәвеш (икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый, җөмләдә хәл кисәк була) билгеләрен берләштерүе.

32.

Хәл фигыльнең төрләре.

2

Хәл фигыльнең дүрт төре булуы (1 төре -п,
-ып, -еп кушымчалары ялганып ясала, 2 төре
, , -ый,  кушымчалары ялганып ясала, 3 төре -гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалары ялганып ясала, 4 төре -ганчы, -гәнче, -канчы,
-кәнче кушымчалары ялганып ясала). Дүртенче төренең юклык формасы булмавы.

33.

Исем фигыль.

2

Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы. Аның эш-хәлнең исемен белдерүе, нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирүе. Фигыль билгеләре: барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә ала. Исем билгеләре: килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Исем фигыльнең фигыль билгеләрен югалтса, исемгә әйләнүе.

34.

Инфинитив.

1

Инфинитив зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Аның нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирүе. Инфинитивның сузыкка беткән фигыль нигезенә -рга, -ргә, тартыкка беткән нигезгә
-ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясалуы. Искәрмәләрне белү. Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланылуы. Инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге телдә сирәк очрый торган төре: -мак, -мәк кушымчалары ялганып ясалуы.

35.

Сочинение язуга әзерлек.

1

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, план төзү.

БСҮ

36.

Сочинение.

1

Катлаулы план нигезендә язып бирү.

Сочинение − хөкем йөртү (№2).

37.

Ярдәмче фигыльләр.

2

Ярдәмче фигыльләр: иде, икән, имеш. Аларның мөстәкыйль мәгънә белдермәве, аерым кулланылмавы. "Иде" ярдәмче фигыленең кулланылышы.

38.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

1

Кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең (кит, кил, чык, бар, җит, йөр, җибәр, бет, ал, бир, куй, кал, тор, ят, утыр, ташла, сал, күр, кара, яз, бул) җөмлә эчендә ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, аларның төп фигыльгә төрле мәгънә төсмерләре өстәве.

39.

Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре.

1

Фигыльләрнең ясалышы һәм төзелеше ягыннан төрләре: тамыр, ясалма (кушымча ялгау юлы белән, кушма һәм тезмә фигыльләр).

40.

Фигыльләрнең жөмләдә кулланылышы.

1

Синоним, антоним, омоним фигыльләрне белү.

41.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

2

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

42.

Изложение.

1

Катлаулы план төзү, эчтәлекне киңәйтеп язу.

Изложение №2.

43.

Диктант (грамматик биремле).

1

Орфографиянең кыен очракларын үзләштерүне тикшерү максатында.

Диктант №2.

Барысы: 22 сәг.

44.

Сыйфат турында төшенчә.

1

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.

Сүзлек диктанты.

45.

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялганып ясала). Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша ясалуы. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсенең -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт,
-гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләре.

46.

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы; -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке; -чан, -чән, -ык, -ек, , -ынкы, -енке, -ма,
-мә, -гыч, -ген, -лык, -лек. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.

47.

Контроль диктант.

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Контроль диктант №2.

48.

Хаталар өстендә эш.

1

БСҮ

49.

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

1

Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене белдерә торган сыйфатлар синоним сыйфатлар була, ә мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләрнең антоним сыйфатлар булуы.

50.

Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

1

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек Һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.

Диктант − 10 мин.

51.

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.

52.

Изложение (контроль).

1

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу.

Изложение №3.

53.

Диктант.

1

Грамматик биремле диктант.

Диктант №3.

54.

Сан турында төшенчә.

1

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.

55.

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

1

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышлары.

56.

Сан төркемчәләре. Төп сан.

1

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре.

Диктант − 10 мин.

57.

Тәртип һәм бүлем саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы. Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

58.

Чама һәм җыю саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1

Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча,
-ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы.

59.

Саннарнын җөмләдә кулланылышы. Акт язу.

1

Эш кәгазьләреннән акт яза белү. Саналмышы белән килгән саннарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.

Акт язу.

60.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

1

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

61.

Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төрләнми торган сүз төркеме булуы.

62.

Рәвеш төркемчәләре.

2

Мәгънәләре ягыннан рәвешләрнең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары. Охшату-чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары. Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре. Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре. Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белдерүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре.

63.

Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.

1

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүе. Кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең составындагы сүзләрнең аерым язылуы.

64.

Рәвеш дәрәҗәләре.

1

Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре.

65.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

66.

Изложение.

1

Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

Изложение №4

67.

Алмашлык турында төшенчә.

1

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүзнең төркеменең алмашлык дип аталуы. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.

Диктант − 10 мин.

68.

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары.

1

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары. I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш белән төрләнәләр, III зат алмашлыклары ул, алар сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны белдерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

69.

Күрсәтү алмашлыклары.

1

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

70.

Билгеләү алмашлыклары.

1

Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.

71.

Сорау һәм юклык алмашлыклары.

1

Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгесе яки саннарына һәм хәлләренә күрсәтүе. Юклык алмашлыкларының предметны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.

Диктант − 7 мин.

72.

Билгесезлек һәм тартым алмашлыклары.

1

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер,
-тыр, -тер кисәкчәләре кушылып ясалулары. Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Алар кайбер алмашлыкларга
-ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.

Сүзлек диктанты.

73.

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.

1

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыкларның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.

Расписка язу.

74.

Контроль диктант

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Контроль диктант №3

Барысы: 31 сәг.

75.

Аваз ияртемнәре турында төшенчә.

1

Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләрнең аваз ияртемнәре дип аталулары. Аваз ияртемнәренә кешенең физиологик хәлен, күреп яки тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләрнең дә керүе. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясый белү.

Сүзлек диктанты.

76.

Бәйлек турында төшенчә.

1

Бәйлек − бәйләгеч сүз төркемнәреннән берсе. Аның җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

77.

Бәйлекләрнең төркемчәләре.

1

Үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүеннән чыгып, бәйлекләрнең өч төркемчәгә бүленүе: баш килешне сораучы бәйлекләр, юнәлеш килешне сораучы бәйлекләр, чыгыш килешне сораучы бәйлекләр. Бәйлекләрнең, иярүче сүзне ияртүче сүзгә бәйләгәндә, төрле-төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен (бергәлек, корал, вакыт һ.б. мәгънәләр) белдерүе.

78.

Бәйлек сүзләр.

1

Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек урын-ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булып килүләре. Бу вакытта аларның икенче бер сүзгә иярүләре, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булулары. Бәйлекләргә морфологик анализ ясау.

79.

Теркәгеч турында гомуми төшенчә.

1

Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләү өчен кулланыла торган икенче сүз төркеме булуы.

80.

Теркәгечләрнең төркемчәләре.

2

Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе. Тезүче теркәгечләрнең җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тезмә кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләүләре; җыю, каршы кую, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре. Ияртүче теркәгечләрнең иярчен кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмләдә ияртү юлы белән өлешләрне үзара бәйләве; сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм ачыклау кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре.

Инша "Язгы каникулда".

81.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

1

Теркәгечләрнең һәрвакыт аерым язылулары. Теркәгеч (да, дә, та, тә) белән кисәкчәләрне (-да, -дә, -та, -тә) аеру билгеләрен белү. (1. Урын-вакыт килеше кушымчасына басым төшә, ә теркәгеч белән кисәкчәгә бервакытта да басым төшми. 2. Урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүзнең кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? кебек сорауларның берсенә җавап бирүе. 3. Теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карап булуы.) Теркәгечләр белән беррәттән, җөмләләрне бәйләү өчен телдә мөнәсәбәтле сүзләрнең дә кулланылуы. Аларның, нигездә, сорау һәм күрсәтү алмашлыклары белән белдерелүләре. Мөнәсәбәтле сүзләрнең, теркәгечләрдән аермалы буларак, җөмлә кисәге хезмәтен дә үтәве.

82.

Теркәгечләрне җөмләдә куллану күнегүләре. Мәкалә язу.

1

Теркәгечләргә морфологик анализ ясый белү. Әле генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү.

Газетага мәкалә әзерләү.

83.

Кисәкчә турында гомуми төшенчә.

1

Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеменең кисәкчә дип аталуы.

84.

Кисәкчә төркемчәләре.

1

Аерым сүзнең һәм җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүенә карап, кисәкчәләрнең 8 төркемчәгә (көчәйткечләр, чикләүчеләр, сорауны белдерүчеләр, якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр, раслау-ныгытучылар, билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр, үтенү һәм теләкне белдерүчеләр, инкарь итүне һәм юклыкны белдерүчеләр) бүленүе.

85.

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

1

Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү. (Көчәйткеч кисәкчәләрдән: сүзнең беренче иҗегенә җайлаштырылган артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчәләр сызыкча аша языла; сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла. Һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда кушылып языла. Башка сүз белән килгәндә һич кисәкчәсе аерым языла. Сүз ахырында килә торган -мы, -ме, -мыни,
-мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла. Сүз яки җөмлә соңында килгән да, дә, та, тә, гына, генә, ук, үк, ла, лә, лабаса, ләбаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре аерым языла. Сүзләрнең яки җөмләнең алдында да, соңында да килә ала торган әле, әллә, инде, хәтта кисәкчәләре һәрвакытта да аерым язылалар.) Кисәкчәләргә морфологик анализ ясый белү.

Хикәя язу "Су буйларына агач утырту".

86.

Диктант.

1

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Диктант №4.

87.

Хәбәрлек сүзләр турында төшенчә.

1

Я раслау, я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталулары. Алар җөмләдә күбесенчә хәбәр булып киләләр. Кереш сүзләрне аера белү. Аларны сүз төркеме ягыннан тикшергәндә модаль сүзләр дип атаулары.

Инша "Безнең елга".

88.

Сочинение (контроль).

2

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

Сочинение №3.

89.

Ымлык турында төшенчә.

1

Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярларын кыска рәвештә белдерә торган сүзләрнең ымлыклар дип аталулары. Ымлыклар төрләнми. Ымлыкларның, нигездә, кешенең эчке кичерешләрен (якын күрү, кызгану, шелтәләү, шатлану, күңел күтәренкелеге, борчылу, шелтәләү, үкенү, кайгыру, борчылу, икеләнү, гаҗәпләнү, раслау, сызлану, ис китү, аптырау, шелтәләү, тыю, атны туктату, нәфрәт, җирәнү) белдерүе. Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары. Ымлыкларга морфологик анализ ясау.

90.

Изложение (контроль).

2

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү.

Изложение №5.

91.

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

2

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

92.

Контроль диктант.

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

Контроль диктант № 4.

93.

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәрес.

1

Барысы: 23 сәг.

Бөтенесе: 102 сәг.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

5. Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле”, 2006 ел.

            6.  Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

            7.  Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

            8.  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

            9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

11. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

12. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

13. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

14. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

15. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

16. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

17. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

18. Лингвистик анализ үрнәкләре.

19. Татар телендә тыныш билгеләре.

20. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...

10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы

10 нчы сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...

11 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

11 нче сыйныф өчен татар теле  буенча эш программасы...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...