4 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча эш программасы
рабочая программа на тему

Гафарова Алсу Радиковна

Рус төркемнәре өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4kl.rus_.grrod_.yazilit-ra.doc259.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 4 нче сыйныф укучылары өчен

туган (татар) теле буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законы. 2013. (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, 2013 ел

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы  126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль

5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь)

6. 2017-2018нче уку елына гимназиянең укыту планы

7. Гомуми башлангыч белем бирүнең  федераль дәүләт  стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009, үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде)

8. МГББУ “Гимназия №8“-Мәгариф үзәгенең башлангыч  гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы

9. Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235

10. Уку әсбабы: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

4 нче сыйныф өчен "Туган (татар) теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (төзүче-авторлары:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235), 4 нче сыйныф өчен Р.З. Хәйдәрова тарафыннан төзелгән (Казан: Татармультфильм, 2014 ел.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Өстәмә прфессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе “Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты”ның “Эш программаларын төзү буенча методик тәкъдимнәре”нә, (Казан, 2015.) нигезләнеп төзелде.

Эш   программасы структурасы

Туган (татар) теленең эш программасы: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләрдән,укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә алган программаның эчтәлегеннән гыйбәрәт.

Эш  программасының эчтәлеге

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Рус телендә сөйләшүче укучыларга туган( татар) телен дәүләт теле буларак укытуның төп максаты – телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру.

  Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на  (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235),  Р.З.Хәйдәрованың рус телендә сөйләшүче балаларны коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән “Күңелле татар теле” укыту-методик комплектына нигезләнеп төзелде.

      Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен,  төрле характердагы диктантлар, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан, сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык, дәвамчанлык һ. б. таләпләрне истә тотып төзелде.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән эш программага эчтәлек сайлау принциплары

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигатҗ турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Эш программасына тубәндәге аралашу темалары кертелде: “Белем бәйрәме”, “Туган як табигате”, “Хайваннар дөньясында ”, “Кышкы уеннар”, “Минем дусларым”, “Дүрт аяклы дусларыбыз”, “Язгы бәйрәмнәр”, “Минем туган илем”, “Чәчәкле җәй, ямьле җәй”.

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен 4 нче сыйныфта 125-130 чамасы яңа сүз кушыла.Дүртенче сыйныфта укыту процессын оештыру үзенчәлеге шунда: нигездә, алдагы сыйныфларда укучыларга таныш булган аралашу сфераларында сөйләшә алулары тирәнәйтелә.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситутатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Моный күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация, ихтыяҗ тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.

 Дәреслектәге парларда эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны балалар үзләштергәнче кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.

Укыту процессын шәхси индивидуальләштерү принцибы. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару – УМКның төп бурычы. Шуңа күрә, хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, эш программасы дәреслектәге материалның урнаштырылу системасына нигезләнеп төзелде.

Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы. Бу принцип нигезендә эш программасына грамматик материал, УМКга нигезләнеп, түбәндәге таләпләр буенча сайланды:

  • грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнде;
  • грамматик материалның күләмен, теоретик авырлыгын билгеләгәндә укучыларның үзләштерү мөмкинлекләре исәпкә алынды;
  • грамматиканы сөйләм берәмлеге буларак өйрәнү күздә тотылды: иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителде: хәбәр итү, сорау, риза булу һ.б.

Эш программасында, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, һәр тема буенча кузалланган шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә күрсәтелде. Белем алуның башлангыч этабын төгәлләгәндә түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булу күзаллана:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелелк”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Уку дәверендә түбәндәге метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып белү) нәтиҗәләргә ирешү күзаллана:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә да аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Мәктәпнең башлангыч этабын тәмамлаганда, укучының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Сөйләү

– сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу (6 реплика);

– предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау (7 фраза);

– үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү(7 фраза) ;

– укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү (7 фраза).

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

 әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.

Тыңлап аңлау

– аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

– аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең (0,3 минут) төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Уку

– татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

– укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

– өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку (45-55 сүз);

– өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку (45-55 сүз);;

– тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

– укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

 текстның темасын, төп  фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү; текстны  мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү. 

Язу

– тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу (5-6 гади җөмлә);

– үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;

– үрнәк буенча дустыңа хат язу;

– үтелгән тема буенча кечкенә инша язу (5-6 гади җөмлә);

– үтелгән тема буенча сүзлек диктанты язу (8-9 сүз);

– сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;

гади анкетаны тутыру.

«Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә» бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
  10.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
  11. Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.
  12. Иртәгә эшлим, -сы/-се килә конструкцияләре белән таныштыру.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

3. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Сөйләм үстерү өчен темалар:

  • Белем бәйрәме
  • Туган як табигате
  • Хайваннар дөньясында
  • Кышкы уеннар
  • Минем дусларым
  • Дүрт аяклы дусларыбыз
  • Язгы бәйрәмнәр
  • Минем туган илем
  • Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Укыту программасының эчтәлеге.

Белем бәйрәме

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Көндәлек реңимны сөйли белү. Уку хезмәтенә карашы буенча укучыга бәя бирә белү. Әңгәмәдешеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү. Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.

Туган як табигате

Көз билгеләрен әйтә белү. Һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү, аларны тасвирлау.  Нәрсә эшләргә яратканыңны әйтә белү.  

Хайваннар дөньясында

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү.  Алар турында сорый, белешмә бирә белү.

Кышкы уеннар

Кыш билгеләрен сөйли белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, балалар яратып уйный торган төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен әйтә белү. Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү.

Минем дусларым

Үзеңнең дустың турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Язгы бәйрәмнәр

Язгы табигать турында сөйли белү. 8 нче март бәйрәме белән котлый белү. Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем

Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символларын әйтә белү. Казан шәһәре турында сөйли белү. Татарсан шәһәрләре турында сөйләшү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт турында сөйли белү.

Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

- лингафон кабинеты;

- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

- белешмә материаллар;

- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

- интерактив тикшерү программалары;

- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

Дәрес темасы

Сәгать

 саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль төре

Дата

                                                                                                     Белем бәйрәме.

1

Белем бәйрәме

1

ЛКФ

Д/С

Исәнләшү һәм хушлашу; бер-береңә комплиментлар әйтү.

Лексика: Белем бәйрәме, яңа уку елы, башлана, килешә; Грамматика: татар теле дәресе

Фронталь әңгәмә,

парлап телдән эшләү.

Сентябрь

1 атна

2

Уку-язу әсбаплары.

1

ГКФ

Д/С

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтү һәм сорау; инкарь итү;  үзеңә алу, иптәшеңә бирү

 Лексика: дәрес, дәреслек, кирәк, түгел, кирәкми;

Грамматика: -мы/-ме сорау кисәкчәләре

Уку-язу әсбапларының санын, кирәк-кирәкмәгәнлеген әйтү.

Грамматика: сан+исем төзелмәсе; миңа, сиңа, аңа алмашлыклары

Фронталь әңгәмә,

парлап телдән эшләү.

1 атна

3

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

ГКФ

Д/С

Уку-язу әсбапларының барлыгын-юклыгын әйтү.

Грамматика: берлек сан тартым кушымчалары.

Яңа уку елына нинди уку-язу әсбаплары алу турында әйтү.

Лексика: бүләк итте, алды

Грамматика: күплек сан кушымчалары

Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйләү.

Лексика: аваз, хәреф

Грамматика: транскрипция билгеләре

Фронталь әңгәмә,

парлап телдән эшләү.

2 атна

4

Татар алфавиты.

1

ГКК

ЛКФ

Индивидуаль тикшерү,

парлап эшләү.

Сорауларга җавап бирү

2 атна

5

О, ы, э авазларының дөрес әйтелеше һәм язылышы.

1

ЛКФ

ГКФ

О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышын үзләштерү.  Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйләү.

Лексика: йорт, орлык, озын.

Грамматика: транскрипция билгеләре

Фронталь әңгәмә, индивидуаль тикшерү

3 атна

6

1-10га кадәр һәм дистә саннары.

Сан төркемчәләре.

1

ГКК

ЛКФ

Тәртип саннарын куллана белү, үзең турында сөйли белү. Лексика: кушарга, алырга, бүләргә, тапкырларга, мисал, мәсьәлә.

Грамматика: Ничә? соравы; микъдар, тәртип, җыю саннары.

 Фронталь әңгәмә,

3 атна

7-8

Без дәрестә. “Контроль эш” хикәясендәге лексик-граматик материал.

2

ЛКФ

ГКФ

Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтү.

Лексика: язма эш, контроль эш, мәсьәлә, чишә, хатасыз, хаталы.

Грамматика: татар теленнән, математика дәресеннән төзелмәләре.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирә белү

Грамматика: алтынчы яртыда төзелмәсе

Хикәя буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. Характерны бәяләүче лексика.

Грамматика: эшләргә кирәк төзелмәсе.

Фронталь әңгәмә, сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү.

Диалоглар төзү

4 атна

4 атна

9

БСҮ “Белем бәйрәме”.

1

ГКК        

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен устерү

Индивидуаль тикшерү

Октябрь

1 атна

Туган як табигате

10

Нәрсә ул табигать?

1

ЛКФ

Көз билгеләрен әйтү.

Лексика: табигать, ел фасылы билгеләре, вакыт, көз, туңды, суынды,саргая, озын, озыная, коела, иң.

Фронталь әңгәмә

1 атна

11

Көз җитте.  

1

ГКК

ЛКФ

Үткән заман хикәя фигылен зат- сан кушымчасы белән сөйләмдә куллану Лексика: “Көз” темасы буенча.

Грамматика: үткән заман хикәя фигыль формасы.

Сорауларга җавап бирү,

парларда телдән эшләтү

2 атна

12

Һава торышы.

1

ГКК

ЛКФ

Һава торышын әйтү

Лексика: һава торышы турында, җил төньяктан, җил көньяктан, явымсыз, болытлы, яңгыр, эссе, буран.

Грамматика: хикәя фигыльнең заман формалары.

Сорауларга җавап бирү, фронталь, индивидуаль тикшерү.

2 атна

13

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

ГКК

ЛКФ

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

Лексика: даруханә

Грамматика: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Фронталь тикшерү

3 атна

14

Дару үләннәре.

1

ГКК

        

        

Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү.

Лексика: сәламәтлек, дару үләннәре, бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан, үги ана яфрагы.

Җөмләләр  төзү

3 атна

15

Мин даруханәгә барам.

1

ГКК

ЛКФ

Диалоглар төзү

Грамматика: исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше        

Парлап диалоглар төзү

4 атна

16

Көзге табигать.

1

ГКК

ЛКФ

Кош һәм хайван, дару үләннәре атамаларын, яшәү урыннарын, һава торышын әйтү.        

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү,

диалоглар төзү.

4 атна

17

БСҮ “Минем яраткан ел фасылым”.

1

М/С

Яраткан ел фасылы турында сочинение язу.

Индивидуль эшләү

Төркемләп эшләү

Бирелгән темага диалог, сораулар төзү

5 атна

18

Кошлар безнең дусларыбыз

1

ГКК

ЛКФ

Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорау, әйтү.

Лексика: кошлар, кышлый, җылы якка китә, карлыгач, сандугач, күке, чыпчык, песнәк, күгәрчен, карга, торна, аккош, тукран, кыр казы, кыр

үрдәге.

Индивидуль эшләү, күнегүләр ясау

                     

Ноябрь

 2 атна

19

Канатлы дуслар. Алар ниндиләр?

1

ЛКК

Д/С

Кошлар исемнәрен искә төшерү, аларны тасвирлау. Кошлар турында белешмә бирү.

Лексика: хәрәкәтчән, тәүлегенә, җитез, җим, чебен-черки.

Төркемләп эшләү.

Бирелгән темага диалог, сораулар төзү.

2 атна

20

“Песнәк белән Әнисә” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

ГКФ

Ашыйсы/эчәсе килә төзелмәсен, ашата, эчертә сүзләрен сөйләмдә куллана белү

Грамматика: исемнең, ул алмашлыгының төшем, иялек килеше белән төрләнүе

Индивидуаль тикшерү, диалог төзетү.

3 атна

21

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ГКК

Д/С

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

Лексика: бара, кайта.

Грамматика: хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Җөмләләрне төрҗемә итү, диалоглар төзетү.

3 атна

22

“Чирик” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Өстендә, астында сүзләрен сөйләмдә куллану, текстны үзләштерү өчен сүзлек эше башкару, аларны тәрҗемә итү. Лексика: өстендә, астында, томшык, өшегән, туңган, кызганыч, кинәт, ярма.

Индивидуаль тикшерү, фронталь әңгәмә, язма тикшерү

4 атна

23

Инфинитив +ярата төзелмәсе

1

ЛКФ

ГКФ

Нәрсә эшләргә яратканыңны әйтә белү.

Лексика: сәламәт, җилкә, шартлады, шаярырга, юкка чыкты, курыкты.

Грамматика: инфинитив + ярата, эшли башлады төзелмәләре.

Телдән тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

4 атна

24

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ГКФ

К,п хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Нәрсәң бар, нәрсәң юк икәнен әйтә белү.

Грамматика: исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Фронталь тикшерү

Декабрь

1 атна

25

“Чирик” хикәясендәге (III кисәк) лексик-граммматик материал.

1

ЛКФ

ГКФ

Сүзләрнең кушымчаларын билгеләү, сораулар төзү

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибен сөйләмдә дөрес куллану

Лексика: кайвакыт, бервакыт, инде

Күнегүләр ясау

1 атна

26

“Чирик” хикәясендәге (III кисәк) лексик-граммматик материалы ныгыту.

1

ЛКФ

ГКК

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибен сөйләмдә дөрес куллану. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

Лексика: шаккаттым, коткарды, шарны шартлатты, эскәмия

Грамматика: чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Сорауларга җавап бирү, диалоглар төзү, ситуатив биремнәр ясату

2 атна

27

 “Туган як табигате” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Төркемнәрдә эшләтү

2 атна

Хайваннар дөньясында

28

Йорт һәм кыргый хайваннар

1

ЛКФ

Хайваннарны тасвирлау, диалоглар төзетү

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү.

Лексика: соры, җәнлек исемнәре, үткен, көлтә.

Парлап эшләү

3 атна

29

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

ЛКФ

ГКФ

Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә куллану.

Лексика: ярыш, ярыша, ярышта катнаша, ярышырга тели, үкенде.

Грамматика: билгесез үткән заман хикәя фигыль

Тәрҗемә итү, ситуатив биремнәр ясату

3 атна

30

Сыйфат дәрәҗәләре

1

ГКФ

ЛКФ

җөмләләрдә сыйфатларны табу, бер-берсенә комплиментлар әйттерү

Сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәсендә сөйләмдә куллану.

Лексика: төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар, бик, иң, керпе, энә, зур үскән, җәнлекләр, кия, шундый, ышанмаган.

Грамматика: сыйфат дәрәҗәләре

Рәсемнәр белән эшләү, парлап эшләү

4 атна

31

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

ГКФ

ЛКФ

Янына, янында, яныннан сүзләрен кулланып Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

Лексика: керпе баласы, иснәгән, һаман, булса да, сокланган.

Җөмләләр тәрҗемә итү, төзү, ситуатив биремнәр ясату

4 атна

32

“Яшел энәле керпе” әкияте буенча лексик-грамматик материалны ныгыту

1

ЛКФ

... дип уйлаган төзелмәсен, янына, янында, яныннан сүзләрен сөйләмдә куллану, Яңа ел бәйрәмендә нәрсә эшләгәнеңне әйтү

Җөмләләрне киңәйтеп язу, диалог төзетү, монолог сөйләтү

Гыйнвар

2 атна

33

“Керпе – табигатьнең бер сере” тексты буенча лексик-грамматик материалны ныгыту

1

ЛКК

Д/С

Диалогны сәхнәләштерү

Лексика: алып кердем, энәле, җибәр, азык.

Диалогны сәхнәләштерү, парлап эшләтү

2 атна

34

“Хайваннар дөньясында” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Төркемнәрдә эшләтү

3 атна

35

 Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

1

ГКК

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен сөйләмдә куллану

Лексика: иң, бик, кыскара, каплый, туңа.

Грамматика: сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Җөмләләр төзү, сүзлек белән эшләү

3 атна

36

Кыш билгеләре

1

ГКФ

М/С

Кыш билгеләрен сөйләү.

Грамматика: сорау алмашлыкларында басым

Сораулар төзү, монологик сөйләм.

4 атна

37

Г. Бакирның “Кышкы уен” хикәясендәге лексик-граммматик материал.

1

ЛКК

ГКК

М/С

Кар бабай ясауны сөйләү.

Лексика: су туңа, кар тәгәрәтә, зурая, күмер, таяк, шатлана.

Транскрипцияне укыту, җөмләләрне дәвам итү, монологик сөйләм.

4 атна

38

Яңа ел белән!

1

ЛГКК

Яңа ел белән котлый белү. Кышкы уеннар турында сөйләү.

Лексика: нинди дә булса, эләгә, диңгез яры буенда.

Сорауларга җавап бирү, монологик сөйләм, диалогик сөйләм

Февраль

1 атна

39

Сочинение “Безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәме!”

1

ЛГКК

М/С

Бирелгән темага сочинение язу.

1 атна

40

А. Алишның “Куян кызы” әкиятендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Кай җирең авыртканың турында әйтә белү.

Лексика: соры, яланаяк, авырта, авырый, дәвалый, хайваннар.

Сүзлек белән эшләү, рәсем буенча сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр ясау.

2 атна

41

А. Алишның “Куян кызы” әкиятендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

ГКК

Нәрсә кигәнеңне әйтү. Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә куллану

Лексика: киез итек, туңмасын, туйган, кигән, яланаяк, салма, төзәлгән.

Грамматика: билгесез үткән заман хикәя фигыль

Яңа лексика белән җөмләләр төзү, тәрҗемә эше

2 атна

42

“Елга буенда” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ГКК

Д/С

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү.

Лексика: тимераяк, таяк сузды, камыш, сизми калды, тотынды.

Грамматика: кушма сүзләр; Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Сорауларга җавап бирү, диалогик сөйләм.

3 атна

43

Шугалакта

1

ГКК

Д/С

Шуа белү-белмәү турында әйтү. Дустыңны шугалакка чакыра белү. Уенга чыкмауның сәбәбен әйтә белү.

Лексика: шугалак, егылдым, көлә, ә, әйе, юк, я, түгел, әлбәттә.

Грамматика: шуа белә, шуа белми.

Диалогик сөйләм.

3 атна

44

 “Кышкы уеннар” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Төркемнәрдә эшләү.

4 атна

45

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше. “Минем дустым” темасына сөйләшү

1

ГКК

Сүзләрне зат-санда төрләндерү,

Җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Исемнәрнең зат-сан төрләндереп сөйләмдә куллану.

Лексика: дустым, дуслаштык, ишегалды.

Грамматика: исемнәрнең тартым белән төрләнеше

рәсем буенча җөмләләр әйтү, диалогка төшеп калган репликаларны өстәү

4 атна

46

“Минем дустым” темасына сөйләшү

1

ЛГКК

М/С

Д/С

Схема буенча дустың турында сөйли белү. Дустыңны уенга чакыра белү. Дәрескә әзерлек турында сөйләшү

Монологик сөйләм, сораулар төзү, диалоглар белән эш.

Март

1 атна

47

“Минем дустым” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү.

Лексика: түгәрәк, заманча, күршеләр, бергә.

Грамматика: бию түгәрәге төзелмәсе.

Сүзлек белән эш, сүзләр, сүзтезмәләр тәрҗемә итү

1 атна

48

Г. Бәшировның “Сылтау” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

ГКК

Әйбернең барлыгын-юклыгын сорау, әйтү, аны күрсәтүне сорау, сорап алу.

Лексика: әйбер, бүләк итү, чын дус.

Грамматика: чөнки теркәгече, чәчәгеңне, күлмәгеңне

Тәрҗемә эше, ситуатив күнегүләр.

 2 атна

49

Сүз ясагыч кушымчалар

   -чы/-че

1

ГКФ

ЛКФ

Әти-әниләрнең профессиясен әйтү.

Лексика: бакчачы, сатучы, төзүче, эшче, нефтьче, тегүче.

Грамматика: сүз ясагыч кушымчалар

 -чы/ -че  

Яңа сүзләр ясау, транскрипция белән эшләү, рәсем буенча җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү.

2 атна

50

Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ГКФ

ЛКФ

Уйный башлады төзелмәсен сөйләмдә куллану. Фигыльнең заман формаларын аеру.

Лексика: кебек, бик, соң, гел.

Грамматика: уйный башлады төзелмәсе, исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, антонимнар белән эшләү, сораулар кую, рәсем буенча җөмләләр төзү.

3 атна

51

Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”   (II кисәк) хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ГКФ

ЛКФ

Нинди бүләк алып килгәнеңне әйтү.

Лексика: идән, түшәм, кадәр, ачыла, йомыла, кочаклады.

Грамматика: өйдән мәктәпкә кадәр, Оляның дусты төзелмәләре

Җөмләләр төзү, диалогик сөйләм, хикәяне сәхнәләштерү.

3 атна

52

“Минем дусларым” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Төркемнәрдә эшләү.

Апрель

1 атна

53

Минем дүрт аяклы дустым бар.

1

ГКФ

ЛКФ

Дүрт аяклы дусларны сурәтләп сөйләү.

Лексика: йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә, хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян.

Грамматика: хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Сүзлек белән эш, диалогик сөйләм, фигыльнең барлык-юклык формалары белән эшләү.

1 атна 

54

Р. Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде” шигырендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Д/С

Нәрсәң югалу һәм нәрсәңне югалту турында әйтү.

Лексика: югалды, югалтты, адашты.

Сүзлек белән эш, игълан язу, диалогик сөйләм.

2 атна

55

Г. Мөхәмәтшин-ның “Ак песи” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ГКФ

Исемнәрдә -сыз/-сез аффиксларын кулланып сөйләшү.

Лексика: кат, йорт, төзи, ионда, тегендә.

Грамматика: исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары

Сүзлек эше, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

2 атна

56

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

1

ГКФ

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын куллану, аларга җавап бирү.

Лексика: яр буе, су буе.

Грамматика: буе сүзенең ю.к., ч.к., у-в. килешләрендә төрләнүе

Җөмләгә тиешле кушымчалар өстәп язү, тәрҗемә итү, җөмләләрне киңәйтеп язу.

3 атна 

57

Р. Батулланың “Чикыл белән Мырый” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

ГКК

.Эчтәлек буенча сөйләшү. Егылганыңны, суга батуың турында әйтү, коткарырга чакыру.

Лексика: койрык, кача, коткара, сузган, бата, кача, басма, егылып төшә, кычкыра.

Грамматика: кычкыра башлаган төзелмәсе

Хикәянең эчтәлеге буенча күнегүләр ясау, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, җөмләләргә кушымчалар куеп язу, ситуатив күнегүләр ясау

3 атна 

58

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Төркемнәрдә эшләү.

4 атна

59

Яз килә

2

ГКК

ЛКФ

Яз билгеләрен сөйләү.

Лексика: күңелле, тамчы, кош,озын, кыска.

Грамматика: чөнки теркәгече, хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше

Рәсем буенча җөмләләр төзү, җөмләләрнең ахырын әйтеп бетерү, монологик сөйләм, диалогик сөйләм

4 атна 

60

8 нче Март бәйрәме!

1

ЛГКК

М/С

8 нче Март белән котлау. Бәйрәмне ничек уздыруың турында сөйләү.

Лексика: котлау, котлады, бүләк, шатлык, уңышлар, матуррак, артында.

Грамматика: 8 нче Март бәйрәме төзелмәсе, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Диалоглар белән эшләү, сорауларга җавап бирү котлау язу, тәрҗемә итү.

5 атна

61

“Карга боткасы” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

ГКФ

Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә куллану.

Кибеттә ашамлыкларны сорап алу

Лексика: элек, ярма, җыйган, уңган, су буе, карга боткасы.

Грамматика: билгесез үткән заман хикәя фигыль, калдырып киткәннәр төзелмәсе

Транскрипция белән эшләү, диалогик сөйләм, җөмләдәге сүзләргә сорау кую,рәсемнәр буенча, җөмләләр төзү

Май

1 атна

62

Ничек әдәпле сорарга?

1

ЛГКК

Итәгатьле сорау

Лексика: булыша ала, күрсәтә, ярдәм итә, саран.

Грамматика: бирегезче, бирегез әле, бирегез зинһар формалары.

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, диалогка репликалар кую, ситуатив күнегүләр ясау, җөмләләр тәрҗемә итү, диалог төзү.

1 атна

63

Кушма саннар

1

ГКФ

Кушма саннарны санау, дөрес язу

Лексика: сатып алам, яулык, идән.

Грамматика: кушма саннар.

Саннар белән җөмләләр төзү, җөмләләрне чагыштыру, диалоглар төзү.

2 атна 

64

Минем Ватаным – Россия.

1

ЛКФ

Россия турында сөйләү.

Лексика: Ватан, туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны.

Сүзлек эше, рәсем буенча җөмләләр төзү, җөмләләрне чагыштыру, диалог төзү.

2 атна

65

Татарстан – туган илем.

Татарстанның башкаласы Казан

1

ГКК

ЛКФ

Татарстанның шәһәр, елга исемнәрен татарча сөйләмдә куллану.

Лексика: Татарстанның шәһәр, елга исемнәре.

Грамматика: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Казан турында сөйли белү. Анда нәрсәләр күрүең турында әйтә белү.

Лексика: башкала, мәчет, манара, халык, бизәнү әйберләре, спорт корылмалары, анда.

Монологик сөйләм

3 атна

66

“Татарстан шәһәрләре” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ГКК

ЛКФ

Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны Ю.к., И.к., У-в. килешләрендә сөйләмдә куллану.

Лексика: очрашабыз, ерак, ерак түгел, якын, якын түгел.

Грамматика: шәһәр исемнәрен Ю.к., И.к., У-в. килешләрендә төрләнү.

Сүзлек эше, тәрҗемә итү, транскрипция белән эшләү, таблица тутыру.

3 атна

67

Җәйге табигать. Проект эше.

1

ГКК

ЛКФ

Җәй көне нишләвең турында әйтү, группалап проект  эше башкару.

Лексика: Сабантуй, салават күпере, тынды, коелга, җиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска, кыздыра.

Җөмләләр төзү, ситуатив биремнәр ясау, диалогик сөйләм, сүзлек эше.

4 атна  

68

Җәйге ял

1

ЛГКК

Җәйне ничек үткәрү турында сөйләү, хат язу.

Лексика: ял итә, кунакка

Диалоглар төзү, ситуатив күнегүләр ясау, хат язу.

4 атна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...