2 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теленнән әдәби уку буенча эш программасы
рабочая программа на тему

Гафарова Алсу Радиковна

Татар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_syynyf_tatar_torkeme_dbi_uku.docx63.38 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теленнән

әдәби уку буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законы. 2013. (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, 2013 ел

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль

5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенчаТатарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь)

6. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”

7. Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009, үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде)

8. МГББУ “Гимназия №8“нең башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы

9. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(татар балалары өчен). 1-11 класслар. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева.Казан : Татарстан китап нәшрияты

10. Дәреслек:әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. – Казан: ”Мәгариф-Вакыт”нәшр..

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Туган (татар) теленнән әдәби уку буенча 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова тарафыннан язылган дәреслекләрдән укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә татар балаларынаа татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли:

аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин

ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын

алып тора. Башлангыч белем бирү системасындагы соңгы баскычларында татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне,

эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик

күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби

телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагыфундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкәала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларныңбелемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхестәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә(халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләтеүскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган,тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенеңтанып-белүһәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик,логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән,тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул укгамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасындашәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенәбәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала.Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку

гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын

тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

2 нче сыйныфта ФДБС ның базис укыту планы буенча татар төркемнәре өчен туган (татар) теленнән әдәби уку буенча сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган: атнага 1 cәгать. Барысы -34 сәгать.

Эш программасының эчтәлеге

Башлангыч мәктәп уку-укыту системасында 2 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора.

Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр

модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта

модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.

Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән

бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган.

Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-

теоретик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлли.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен,

мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

-татар әдәбиятын, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренче күзаллау булдыру;

-әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

- текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру,аны камилләштерә бару;

- әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

- китапка карата кызыксыну уяту;

- укучыларның иҗади фикер йөртүен,затлы зәвыгын үстерү;

- әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

- дөрес ,бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

Беренче баскычны тәшкил итүче 2 нче сыйныфта укучы балалар, шул рәвешле, халкыбызның бик бай әдәби мирас үрнәкләре белән

таныша башлауның беренче адымнарыннан ук сүз сәнгатебезнең бик тә игелекле, тәэсирле йогынтысында яши, фикерли һәм шул

үрнәкләрдә тәрбияләнәләр. Матур әдәбият белем һәм тәрбия бирүдә башка бер фән дә булдыра алмаган мөмкинлекләргә ия. Ул,барыннан да

элек, милли үзаң тәрбияли. Бу исә аның үз халкының, туган иленең ихлас вәкиле булып формалашуына, ватанының тугырылыклы улы һәм

кызы булып яшәүнең асыл мәгънәсен табигый рәвештә күңел хәзинәсе итеп әверелдерүенә китерә. Югарыда саналган бурычлар шушы олы

максатка килүнең эзлекле баскычларын тәшкил итә. Программада тәкъдим ителгән әсәр текстларының күбесе балалар әдәбиятының һәм

башка әдәби әсәрләрнеңиң яхшы үрнәкләреннән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле,

кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Эчтәлеге 2 нче сыйныф укучыларына якын булган

әкиятләр, мәзәкләр, табышмаклар,әйтемнәр укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә. Программада уку һәм

сөйләм үстерү, ятлау өчен әсәрләр,сөйләшү тематикасы кебек бүлекләр бирелгән.

«Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011, 7-12,

56-58 б.) һәм дәреслек “Башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты”ның гомуми нигезләмәләренә туры килә. Анда дәүләт

аккредитациясе булган мәгариф учреждениеләрендә бирелә торган башлангыч белемгә карата гомуми таләпләр бәян ителгән, Россия

Федарациясенең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын күздә тотып төзелгән.

Ул түбәндәгеләрне истә тота:

-башлангыч сыйныф укучыларына башлангыч белемне сыйфатлы итеп алу өчен бердәй шартлар тудыра;

-укучының рухи-әхлакый үсешкә ирешүен һәм тәрбия алуын тәэмин итә;

-күп милләтле Россия халыкларының мәдәниятын сакларга һәм үстерергә ярдәм итә, туган телдә башлангыч белем алуга мөмкинлек

тудыра, төрле милләтләрнең рухи кыйммәтләрен үзләштерергәҗирлек булдыра;

-укучының сәләтен һәм сәламәтлеген истә тотып оештырырга тиешле шартлар тудыра.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Башлангыч белем бирү мәктәбендә әдәбиятны гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле

дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу

мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе

уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында 2 нче сыйныфында татар әдәбиятына өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә

предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- аңлап һәм дөрес уку. Эчтән уку һәм сәнгатьле укуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыру;

- текстның нәрсә турында булуын аңлата белү;

-укытучы ярдәмендә план төзү һәм шуның буенча текстның эчтәлеген сөйли белү;

- башка кеше укыганны тыңлап, эчтәлекне сөйли белү;

- әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

- авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

- әдәби – теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

- татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

- 8 − 10 татар, рус шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

- Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

- 5 мәкаль, 5 әйтемне истә калдыру;

- мәкаль белән әйтем, фантастика белән әкият арасындагы аерманы белү;

- төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

- сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, кирәкле материалны таба белү;

- төрле темаларга проект эше яклау;

- әдәби әсәргә, тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш

проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

– әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя

бирү;

– “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше

кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычында татар әдәбиятын укыту, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен

үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив,

коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр,

хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү

тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә

ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив

фикерли белү;

– иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

– тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

– билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– парларда һәм күмәк эшли белү;

– мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Яңа стандарт куйган таләпләр.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына

яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы

яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия

булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын

стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы

баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыгагына түгел, ә бәлки барлык

дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең

өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын

гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси

бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф

системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль

бәяләүдән гыйбарәт.

Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең

гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары

кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли

мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге

термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра.

Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-

тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен,

билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм

куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән,

мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

1.Туган (татар) теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

2.Туган (татар) телендә сүз басымын дөрес куя белү.

3. ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр

арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү.

4. ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән

диалогка охшаш диалог төзи белү.

5. МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

6.УКУ. Текстларны сәнгатьле, аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү.

Гомум белем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик,

йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив

компетенцияләрен формалаштыру, hәм шулай укучыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе- төп

максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән

җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: рәсемнәргә карата сорау кую; куелган сорауларга җавап бирү;

Монологик сөйләм буенча: предметны,(табигатьне, кешеләрне һ.б.)тасвирлау; лексик тема буенча кечкенә хикәя төзү; укылган

текстның эчтәлеген сөйләү;

Уку күнекмәләре буенча: татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белән белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү;

таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә кычкырып уку; текстны аңлап, эчтән уку; текст буенча куелган сорауларга җавап

бирү;

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп

язу; әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу; җөмләне баш хәре белән башлап, ахырында нокта, өндәү яки

сорау билгесе куеп язу.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Дәреслек:

“Уку китабы”, 2

сыйныф, 2 кисәк,

Авторы: Ф. Г.

Гарифуллина, И.Х.

Мияссарова, Казан,

“Мәгариф-вакыт”,

2013

1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,”Рус

мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту” Казан,

“Мәгариф”, 2008

2.Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнов

а, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”, методик кулланма,

2 сыйныф, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 нче

ел.

3. Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм

күнегүләр җыентыгы. Хәсәнова Н.М., Яр Чаллы шәһәр

мәгариф идарәсе, 2003

4. 1-4 сыйныфлар өчен татар теленнән язма эшләр

җыентыгы. Казан 2005

5. Татар теленнән грамматик биремнәр (башлангыч

мәктәп өчен), Чаллы 2005

6. Гади җөмлә синтаксисы. Максимов М.В.,

Шәйхразиева З.В.-Казан:РИЦ Школа,2006

7.Я. Х. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль

эшләү өчен күнегүләр, Казан, Мәгариф, 2008

8. Уку дәресләрен ничек оештырырга. Казан, 2006

9. “Фән һәм мәктәп”,”Мәгариф” журналлары,

“Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

10. Кызыклы грамматика. С.Г.Вагыйзов, Казан

“Мәгариф ”2002

https://edu.tatar.ru/logon

http://www. languages-study.com/tatar-links.html

http://www. tugantelem.narod.ru

http://www. akiat.ru

http://www.tatknigafund.ru

http:// tatar.com.ru

1.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и

русско-татарский словарь для школьников» Казань,

ТаРИХ, 2007

2.Татарско-русский, русско-татарский школьный

словарь(для русскоязычных учащихся) Сафиуллина Ф.С.,

Фатхуллова К.С.-Казань, 2008

3. Татар теленең орфографик сүзлеге, Казан “«

Мәгариф»,2010

4.Башлангыч татарча-русча

сүзлек(транскрипция)Уфа,2009

5.Сабыйларга бүләк-1 МР-3 “Барс-Рекордс”2007

6.Сабыйларга бүләк-2 МР-3 “Барс-Рекордс”2007

7.Балаларга күчтәнәч МР-3 Студия “Аксу”2005

8.Балалар өчен караоке “Оскар-рекордс”2006

9.Лингва-1 Учебное пособие и фонохрестоматия

для укоренного изучения татарского языка(комплект из 8

аудиокассет)

9.”Җырлап биеп уйныйбыз”, аудиоязма.”Мәгариф”

нәшрияты 2007

10.Программа буенча каралган язучыларның

әсәрләре

https://edu.tatar.ru/logon

http://www. languages-study.com/tatar-links.html

http://www. tugantelem.narod.ru

http://www. akiat.ru

http://www.tatknigafund.ru

http:// tatar.com.ru

Эш программасының эчтәлеге

Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик

мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм

түбәндәгеләрне үз эченә ала.

1.Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә ( 5 сәгать)

Әдәби уку”дәреслеге белән танышу.Шартлы билгеләр системасы. Дәреслекнең эчтәлеге.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәтү буенча эш

Әсәрне тыңлау. Тыңлаганны зиһенгә алу. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Әсәрләрне жанры буенча чагыштыру.Чәчмә әсәрләрне укып зиһенгә алу, риваять жанры белән танышу. Риваять төшенчәсен үзләштерү.

2.Халык әйтсә, хак әйтә.( 4 сәгать)

Дәреслектәге Фәрит абый,  Алсу, Булат сөйләшүе белән танышу, китап укучы эрудициясен тикшерү, “Фольклор схемасы” буенча эш. Җыр текстын ишетеп зиһенгә алу. Текстны кычкырып һәм эчтән уку.Такмак төшенчәсен үзләштерү.Табышмакларны уку, табышмак темасын билгеләү,  табышмакның җавабын табараг ярдәм итә торган сүзләрне табу, санамышларны сәнгатьле итеп уку, мәзәкләрне уку, темасын һәм уку тонын билгеләү, мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, темасын билгеләү.Әкиятне уку, әкият әчтәлеген ачыклау, әкият төрен билгеләү, текст белән эш, әкият эчтәлеген сөйләү.

3.Алтын көз килә туган илемә.( 4 сәгать)

Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Текст иллюстрациясе буенча эш. Дәреслектәге  сорау һәм биремнәрне үтәү.Көз айлары турында белемнәрне тирәнәйтү, текстны уку, сорау һәм биремнәрне үтәү.Хикәя жанры турында белемнәрне киңәйтү. Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү. Текстның исемен, авторын дөрес итеп атау.Табигать турында язган язучыларның әсәрләрен искә төшерү. Мөстәкыйль укуга кызыксыну уяту.

4.Балачак мизгелләре ( 5 сәгать)

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, уку бурычын чишү буенча күнегүләр (нәрсә күрсәтергә телисең) тонны билгеләү (гаепләп, хуплап, соклану хисе белән һ.б.) ,  уку темпын ачыклау буенча күнегүләр. Сорау һәм биремнәрне үтәү.

Әсәрне тыңлап зиһенгә алу, план буенча эчтәлекне сөйләү. Хикәя жанры турында белешмә.Йөгерек һәм  сәнгатьле уку күнекмәләрен үзләштерү. Әсәрнең төп уен ачыклау, фикереңне дәлилләргә өйрәнү. Әсәрләрне жанры һәм темасы буенча чагыштыру. Әсәр эчтәлеген тулысынча сөйләү. Биремнәрне мөстәкыйль үтәү.Укыр алдыннан әсәр белән эшләү: авторның исем-фамилиясен табу, әсәрнең исемен атау. Әсәрне кисәкләргә бүлеп уку. Һәр кисәккә исем бирү, вакыйгаоларны алдан  билгеләү. Хикзядә катнашучы геройлар турында фикер алышу. Төп герой турында беренчел мәгълүмат бирү.

5.Ап-ак карлар яуганда.( 5 сәгать)

Шигырьне ишетеп зиһенгә кабул итү (  шигырьне укытучы укый). Беренчел укуны кабул итүне тикшерү, сорау һәм биермнәрне үтәү. Шигырьне үзлектән һәм кычкырып уку. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле итеп уку. Текст буенча әңгәмә үткәрү. Иҗади фикерләү сәләтен үстерү буенча эш. Сүзле сурәт ясау.Уку максатыннан чыгып, әсәрне үзлектән уку, эчтәлекне ачыклау. Табышмак уйлау алымнарын үзләштерү. Табышмаклар уйлау.Кышкы табигать турындагы белемнәрне ныгыту. Өйрәнелгән бүлек буенча әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү. Сайлап уку төрен куллану. Кыш турында язаган автоларның  исемнәрен һәм фамилияләрен искә төшерү. “Әйдәге, әйдә укыйбыз!” бүлегеннән темага туры килгән әсәрләрне уку.

6.Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.( 4 сәгать)

Дәреслекнең икенче кисәге белән танышу: титул бите, аннотациясе, шартлы билгеләре һәм эчтәлеге. “Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз” бүлеге буенча эш: кереш  диалогны уку, уку максатын билгеләү. “Акбай” шигырен үзлектән уку. Сорау һәм биремнәрне утәү. Иптәшләреңнең  һәм үзеңнең җавапларыңа бәя бирү.Санамыш һәм табышмакларны сәнгатьле итеп уку, үзенчәлекләрен  билгеләү. “Безнең дусларыбыз” текстын ишетеп зиһенгә кабул итү, рольләргә бүленеп уку.Әнәс Кари белән Рабит Батулла әсәрләрен  чагыштыру. Жанр төрләрен ачыклау. Текст эчтәлеге буенча эш.Әкият эчтәлеген ишетеп зиһенгә алу. Эчтәлекне аңлауны ачыклау. Әкиятнең төп уен  ачыклау. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.Өйрәнелгән  бүлектәге әсәрләрне гомумиләштереп кабатлау, аларга карата үз фикереңне белдерү, иҗади биремнәрне үтәү.

7.Яз килә, яз көлә ( 3 сәгать)

Шигырьләрне эстетик яктан кабул итү. Сәнгатьле итеп укырга әзерлек. Әсәрләрне чагыштыру. Уртак теманы билгеләү. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Иллюстрацияләр белән бәйләнешне ачыклау. Шигырьләрне өлешләргә бүлеп уку. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә. Дәреслектәге биремнәрне үтәү.Беренчел һәм икенчел уку. Әсәргә үз фикереңне белдерү.Уку максатын кую. Әсәрләрне уку. Сәнгатьлелек чараларын ачыклау.

8.Тату гаилә ( 2 сәгать)

Шигырьләрне уку, чагыштыру. Сорау-биремнәрне үтәү. Уку күнекмәләрен ныгыту.Гаилә турында язган авторларның әсәрләрен уку. Жанр төрен билгеләү. Сорау һәм биремнәрне үтәү.Әсәрне уку, анализлау. Автор фикерен ачыклау.Сайлап алу төрен ныгыту. Әсәрне рольләргә бүлеп уку. Дәреслектәге биремнәрне үтәү.Хикәянең исемен, авторын ачыклау. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Әсәр героена үз фикереңне белдерү.Әкиятне аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку. Сорау һәм биремнәрне үтәү. Әкият төрләре турында белемнәрне ныгыту. Тылсымлы әкият турында белешмә бирү.

9.Җиләкле җәй ( 2 сәгать)

Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Темасын билгеләү. Охшаш һәм аермалы яккларын ачыклау. Шигырь тексты өстендә эш. Дәреслектәге биремнәрне үзлектән үтәү.Уку максатын билгеләү. Сабантуй турындагы белемнәрне актуальләштерү. Шигырьне сәнгатьле итеп уку. Сорау һәм  биремнәрне үтәү. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.Бүлек буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Ятлау өчен әсәрләр.

Зәкия Туфайлова. Туган ил.

Резеда Вәлиева. Туган җир.

Әпипә.(татар халык җыры)

Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Көз.

Роберт Миңнуллин. Ак кыш.

Әнәс Кари. Тиен.

М.Җәлил. Күке.

Гасыйм Лотфи. Сыерчык.

Илдар Юзеев. Дәү әнием.

Шәүкәт Галиев. Тәмле җәй.

2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕННӘН ӘДӘБИ УКУ БУЕНЧА КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

(атнага 1 сәгать исәбеннән, елга - 34 сәгать)

Дәрес темасы

Сәгать

ләр

саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль

төре

Үткәрү вакыты

Туган ил ул бер генә, чәчәк кенә, гөл генә. (5 сәгать.)

1

Г. Тукай. Туган тел. Иртә.З.Туфайлова.

Туган ил.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Мөстәкыйльфикер йөртергә

күнектерү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Сентябрь

1 атна

2

Р.Вәлиева. Туган җир.

Гариф Галиев. Туган илкайдан башлана?

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Тема беләнкызыксынып, уйныачык итеп әйтергә өйрәнү. Укыганныгомумиләштерә,

нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны

аерып алабелү.

Дәреслек белән эшләү

Фронтальәңгәмә

Сәнгатьле уку

Сентябрь

2 атна

3

Минемреспубликам.Ринат Мәннан.Татарстан флагы.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Укыган буенчакирәклемәгълүматны аерыпала белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Сентябрь

3 атна

4

Газинур Морат. Иңматур ил.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сәнгатьле укукүнекмәләрен формалаштыру.

Дәреслек белән эшләү

Сәнгатьле уку

Чылбыр буенча уку

Сентябрь

4 атна

5

Риваятьләр. Казан

кайнаган урын. Шәһәр

нигә Казан дип

аталган?

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясау. Тарих белән кызыксыну.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Октябрь

1 атна

Халык әйтсә, хак әйтә.( 4 сәгать)

6

Әпипә. Матур булсын.(халык

җырлары)

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Халык авыз иҗаты әсәрләрен уку. Сорауларга җавап бирү. Такмак, җырларны сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү.Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку Чылбыр буенча уку

Октябрь

2 атна

7

Табышмаклар, сынамышлар

1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Укыганны гомумиләштерә,

нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Октябрь

3 атна

8

Мәзәкләр, мәкальләр

1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып

ала белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Карточкалар белән эшләү

Октябрь

4 атна

9

Әкиятләр. Хәйләгә каршы хәйлә.

1

Катнаш дәрес

Халык авыз иҗаты әсәрләрен уку. Сорауларга җавап бирү. Әкияткә ясалган рәсемне текст эчтәлегенә тәңгәлләштерү.  Әкият геройларын атау һәм алар кылган гамәлләргә бәя бирү, җавапны дәлилләү. Әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Ноябрь

2 атна

Алтын көз килә туган илемә.( 4 сәгать)

10

Г. Тукай. Көз.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Бүлек эчтәлеген күзаллау.. Текст иллюстрациясе буенча сорауларга җавап бирә һәм шигырьнең эчтәлеген сөйли белү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Ноябрь

3 атна

11

Мөҗәһит.

Әхмәтҗанов. Көз.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Төрле шагыйрьләрнең бер үк темага язылган шигырьләрен чагыштыру. Укыган әсәр буенча фикер алышу.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Ноябрь

4 атна

12

Гариф Галиевтан.

Айлар алышынганда.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Хикәя жанры турында белемнәр нигезендә, автор әйтергә теләгән фикерне табу. Сәнгатьле итеп уку. Хикәяне мәгънәви кисәкләргә бүлү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Ноябрь

 5 атна

13

Николай Сладковтан.

Көз җитте.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу,

чагыштырып нәтиҗә ясый белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Индивидуаль , язмача тикшерү

Декабрь

1 атна

Балачак мизгелләре (5 сәгать)

14

Йолдыз Шәрәпова.Тылсымлы сүзләр

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Бүлекнең эчтәлеген күзаллау. Әсәрне тыңлап аңлау. Дәрестә эшне планлаштыру. Бер-береңнең  укуын тикшерү, уку темпын бәяләү

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Декабрь

2 атна

15

Әминә Бикчәнтәева. Тәмле сүз.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Әсәрнең төп уен һәм темасын билгеләү. План буенча эчтәлекне сөйләү

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Декабрь

     3 атна

16

Ш.Галиев. Рәхмәтләр хакында.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Әсәр эчтәлегенә каратта фикер белдереп, геройларга характеристика биреп аларның  портретларын сүрәтли белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку Чылбыр буенча уку

Декабрь

4 атна

17

Рафис Гыйззәтуллин. Тылсымлы сүз

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Хикәядә автор әйтергә теләгән фикерне табу. Сәнгатьле итеп уку. Хикәяне мәгънәви кисәкләргә бүлеп, хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку Чылбыр буенча уку

Гыйнвар

2 атна

18

Нәкыйп Каштанов.

Ачулы туп.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Авторның исем-фамилиясен, әсәрнең исемен ялгышмыйча атый белү.  Әсәрне кисәкләргә бүлеп, һәр кисәккә исем бирергә һәм  катнашучы геройлар турында фикер алыша белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Гыйнвар

3 атна

Ап-ак карлар яуганда.(5 сәгать)

19

Шәехзадә Бабич. Кышкы юл. Р.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Бүлекнең эчтәлеген күзаллау. Әсәрне ишетеп кабул итү. Әсәр эчтәлеге буенча буенча сорауларга җавап бирү. Шигырьне сәнгатьле итеп үзлектән һәм кычкырып уку күнекмәләрен будыру.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Гыйнвар

4 атна

20

Миңнуллин. Ак кыш.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Шигырьләрнең тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиешле интонация белән яттан сөйли белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Карточкалар белән эшләү

Гыйнвар

5  атна

21

Г. Ибраһимов. Кар ява.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Шигырьләрнең тыныш билгеләренә игътибар итеп, тиешле интонация белән яттан сөйли белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Февраль

1 атна

22

Госман Бакир. Кышкы уен.Җәүдәт Дәрзаман.Җепшек көндә.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Хикәя белән шигырьне чагыштыру. Автор әйтергә теләгән фикерне табу. Хикәя белән шигырь текстларының төп үзенчәлекләрен билгели белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Февраль

2 атна

23

Рафис Корбан. Чыршы бәйрәме.

Җ.Тәрҗеманов. Һай,Кыш бабай...

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Яңа ел турында әңгәмә нигезендә, шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга һәм әсәрләрнең жанр төрен билгели белү

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку Чылбыр буенча уку

Февраль

3 атна

Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.(4 сәгать)

24

Гакыйль Сәгыйрев. Акбай.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Дәреслекнең икенче кисәге эчтәлеген күзаллау.  Парлап эшли белү. Үзбәя

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Февраль

4 атна

25

Резеда Вәлиева. Ак песи.

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Әсәрнең төп уен ачыклау. Тыңланган әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора белү. Рәсем аша эчтәлекне күзаллау.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Карточкалар белән эшләү

Март

1 атна

26

Әнәс Кари “Тиен”

Рабит Батулла “Куян баласы Нуяк” Муса Җәлил “Күке”

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Төрле автор әсәрләренең тема берлеге һәм аерамлы якларын күрә белү. Рәсемнәр ярдәмендә дөньяны танып белергә һәм әдәби әсәрне чагылдыру ысулы буларак файдалана белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Март

2 атна

27

Тавык, Тычкан һәм Көртлек” (Татар халык әкияте)

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Халык авыз иҗаты әсәрләрен уку. Әкиятне укып, сорау һәм биремнәрне үтәп, әсәрне иҗади дәвам итә алу

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Март

3 атна

Яз килә, яз көлә ( 3 сәгать)

28

Әминә Бикчәнтаева  “Апрель ае”

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Иҗади эш нигезендә бүлек эчтәлеген күзаллау. Шигырьне сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен булдыру

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку

Апрель

1 атна

29

Роберт Миңнуллин “Яз керде өебезгә”

1

Ныгыту дәресе

Билгеләре буенча яз ел фасылын аера белү, шигырьдән яз фасылының күрсәткечләрен күрсәтә белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Карточкалар белән эшләү

Апрель

 2 атна

30

Зәкәрия Әхмәров “Агачлар да авырый”

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Әсәр өстендә эш нәтиҗәсендә, төп фикерне табу һәм аны белдерә белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь, индивидуаль тикшерү

Сәнгатьле уку Чылбыр буенча уку

Апрель

3 атна

Тату гаилә (2 сәгать)

31

Габдулла Тукай “ Безнең гаилә”

Илдар Юзеев “Һәркемнең үз эше”

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Бер үк темага карган әсәрләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларын таба алу.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Карточкалар белән эш

Апрель

4 атна

32

Галимҗан Гыйлман “Чәчәк буласым килә”

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Әсәргә анализ бирә белү. Әсәрне рольләргә бүлеп уку.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Май

1 атна

Җиләкле җәй (2 сәгать)

33

Җәүдәт Дәрзаман “ Саумы, җәй”

1

Яңа белемнәрне “ачу”

Шигырьне сәнгатьле итеп укый белү, әсәр эчтәлеге белән эшли белү.

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Сәнгатьле уку

Май

2 атна

34

Проект. Яраткан

язучыларыбыз, әсәрләр,

геройларыбыз.

1

Белемнәрне практик яктан куллану

Балаларда белемгәомтылыш тәрбияләү.

Күренекле шәхесләр белән горурлану хисе

Тәрбияләү

Проект эшләү

Фронталь әңгәмә

Май

3 атна

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү.

Укучыларның Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;

белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска,

балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;

Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала: 1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә;

2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; 3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, бәяләү җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып

куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик, интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә

кирәклеген күрсәтергә тиеш.

1нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү :

1. Тыңлап аңлау -

2. Диалогик сөйләм - 3 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә.

3. Монологик сөйләм – 4 фраза. Сөйләм тема буенча, әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булырга тиеш.

4. Уку- сүзләр саны – 15.

5. Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү)

хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк

хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Контроль күчереп язу (2) – 2-3 җөмлә.

Бәяләү нормалары.

Әдәби уку дәресләренең төп вазифасы- укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре

булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләү алымнарына өйрәтү. 4 нче сыйныфта аерым сүзләр белән йөгерек, аңлап укуга караган

осталык һәм күнекмәләре камилләшә, сәнгатьле уку күнекмәләре тәрбияләнә. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга

тиеш.

Уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап,

башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә. Аерым җөмләләрне

һәм текстны тиешле пауза белән логик басымны саклап укырга кирәк.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә

гомуми таләпләргә туры килергә тиеш.

Укуны гадел бәяләү максатыннан, укучыга 2-3 минутлык тоташ текст тәкъдим ителә. Шуннан соң аның уртача күрсәткечен ( 1

минутка ничә сүз укуын) табарга мөмкин.

Уку күнекмәләрен бәяләү

1. Программада каралган таләпләрне тулысынча үтәсә ( авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп, пауза һәм логик

басымны саклап укыса ); укытучы биргән сорауларга җавап кайтара алса яки текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, “5” ле куела.

2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса, ләкин укыган вакытта 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза

һәм интонациягә караган төгәлсезлекләр булса; текстның эчтәлеген аңлап, укытучы биргән сорауларга җавап кайтара алса, “4” ле куела.

3. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; текстны сәнгатьле итеп укымаса; логик басым дөрес куймаса; әйтелешкә

караган 3-4 хата җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап кайтарганда, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш

хатасы җибәрсә, “3” ле куела.

4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә өзеп-өзеп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш

нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык

тупас бозып әйтү булса, “2” ле куела.

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Бирелгән тема ( рәсем яки ситуация ) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле, текст эчтәлегенә үз

мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, “5” ле куела.

4 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 10-12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, “4” ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы

ярдәменнән башка сөйләмне башлый алмаса “3” ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузалада төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонаөия белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, “5” ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса,

2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, “4” ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр

җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-5 3 сөйләм хатасы җибәрсә, “3” ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан да артык хата җибәрсә,

“2” ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)

Өстәмә укыту  буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак  тәкъдим ителә.Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмуха...