2 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча эш программасы
рабочая программа на тему

Гафарова Алсу Радиковна

Татар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_syynyf_tatar_torkeme_tel.doc250.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                 

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен туган

(татар) теле буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законы. 2013. (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12)

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, 2013 ел

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль

5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь)

6. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”

7. Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009,үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде)

8. МГББУ “Гимназия №8“нең башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы

9. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”(татар балалары өчен). 1-11 класслар. Ф.Ф.Харисов,Ч.М. Харисова, В.А.Гарипова. Казан : Татарстан китап нәшрияты,

10. Дәреслек: татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүчеукучылар өчен) /Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова А.К.Җәләлиева. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012, -95 бит: рәс.белән

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

2 нче сыйныф өчен "Туган (татар) теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә туган (татар) телен укыту программасына (татар балалары өчен)”, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова – Казан, 2011.), 2 нче сыйныф өчен Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева тарафыннан төзелгән (Казан: Татарстан китап нәшрияты – 2012.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Өстәмә прфессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе “Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты”ның “Эш программаларын төзү буенча методик тәкъдимнәре”нә, (Казан,2015.) нигезләнеп төзелде.

Укыту планында каралганча, туган (татар) теле дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 68 сәгатькә төзелде.

Эш программасы структурасы

Туган (татар) теленең эш программасы: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләрдән,укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә

алган программаның эчтәлегеннән

Эш программасының эчтәлеге

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балаларына туган (татар) теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

Рус мәктәбендә туган (татар) телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

2. Балаларда туган (татар) теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

3.Укучыларның аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

6. Туган (татар) теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтыяҗына әверелә.

7.Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык, дәвамчанлык һ. б. таләпләрне истә тотып төзелде.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, туган (татар) телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. Ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес

язу.

Туган (татар) телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан

формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату.

Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль – әйтемнәрне,табышмакларны ятлау һәм аларны язу..

       Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр. Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә,нәтиҗәсенә ориетлашу тора. Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләренә түбәндәге төгәл билгеләнгән таләпләр куелды:

Шәхси нәтиҗәләр:

- телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасыз һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау;

- туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре

формалаштыру;

-укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

- әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү.

Метапредмет нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен

чагылдырала.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр,

хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү

тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

– иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

– тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

– билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

– ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– парларда һәм күмәк эшли белү;

– мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

- орфограммалы сүзләр кергән текстларны дөрес күчереп язу

- жөмләләрне әйтелү максатына карап аеру, тиешле интонация белән уку;

- жөмләнең баш кисәкләрен таба һәм аера белү;

- 8-13 сүзле текстны жөмлә ахырына тиешле тыныш билгесе куеп күчереп язу;

- рәсем буенча бәйләнешле сөйләм төзү;

- язу гигиенасы күнекмәләрен үзләштерү;

- язылышы истә калыргатиешле сүзләрне үзләштерү;

- текстны аңлап уку, аны логик тәмамланган кисәкләргә бүлү.

 Сөйләм үстерү өчен темалар:

 1.Яшелчә бакчасында.

 2.Шәһәр транспортында.

 3.Туган көнем

 4. Әниемә булышам.

 5. Татар теле дәресендә..

 6 . Җәйге ял.

 7. Әниемә булышам

                                                                           Эш  программасының  үзенчәлекләре

  Укыту планында 2 нче сыйныфта туган (татар) теленнән атнага 2  сәгать вакыт бирелә.  Программада 68 сәгать каралган. Эш программасы  гомуми башлангыч белем  бирү программасын үзләштерү  буенча  планлаштырыла торган  нәтиҗәләргә,  татар  теленнән  үрнәк  программага,. татар теленнән  гомуми белем бирүнең  дәүләт стандартына нигезләнеп  эшләнде.

  Сөйләм  эшчәнлегенең барлык  төрләре ( тыңлап  аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) буенча укучыларда күнекмәләр булдырыла. Укучылар укылган  яки тыңланган текстның  эчтәлегенә  төшенә, темасын  билгели ала, текст буенча әңгәмә  үткәрә  ала, гади план  төзеп, телнең  орфографик  һәм орфоэпик нормаларын  саклап, телдән  яки  язмача эчтәлеген  җиткерә, тексттагы җөмләләрне синтагмаларга бүлеп, сөйләм  яңалыгын  белдергән  кисәкләргә  логик  басым ясап, сәнгатьле  итеп  укый  белә, текстка  үз мөнәсәбәтен  белдерә  һәм  аны  дәлилли, тәкъдим  ителгән  темалар (уку-язу әсбаплары, яшелчә бакчасында, яраткан ризыгым, укыган мәктәбем, якын дусларым,җәйге ял, татар теле дәресендә, туган көнем., әниемә булышам, милли ризыклар,шәһәр транспорты)  буенча  диалогик  һәм  монологик  сөйләм оештырыла. Дөрес һәм матур  язу күнекмәләрен үзләштерә.  Төрле  типтагы  язма  эшләр( диктант, изложение, сочинение)  башкарыла.

                                         

2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү.Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

   Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, туган (татар) телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын  аңлату.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ һәм ь хәрефләре кергән  сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу. Туган (татар) телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштыру.

  Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү.Исемнәрнең берлек , күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык һәм заман кушымчаларын билгеләү.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

           

                                                                                 Эш программасының эчтәлеге

1. 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (7 сәгать)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне   дөрес   итеп   күчереп   язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына  җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

2. Авазлар һәм хәрефләр (28 сәгать)

Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташлар-ның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйту күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. /а/.(э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр аларның дөрес язылышы.Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре. Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Тартык  авазлар.  Яңгырау һәм саңгырау  авазлар.  Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыкларын  дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ].Алар кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру, Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Ъ һәм ь  хәрефләре  кергән сүзләрне дөрес  уку һәм  язу. Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.

3. Сүз (3 сәгать)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Туган (татар) телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны. Кабатлау.

4.  Морфология (12 сәгать)

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

5.  Синтаксис (11 сәгать)

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре формалаштыру. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

6. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (7 сәгать)

 

Укыту- тематик планлаштыру

                Сыйныф 2

                Сәгатьләр саны:

                Барысы- 68 сәг, атнага- 2 сәг.

               

2 сыйныфта туган (татар) теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра

белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат

белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм

аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен

мөстәкыйль билгеләү.

2. Үз-үзеңә контроль

ясауның төрле формаларын

үзләштерү.

3. Мөстәкыйль белем алу

буенча эш башлау

1. Дәреслек белән эш итә

белү.

2. Төрле чыганаклар белән

мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлар белән эш

иткәндә сәнгатьлелекне

саклый белү.

4. Сүзлекләрдән файдалана

белү.

5. Интернет белән эшли белү

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып белү активлыгын үстерү.

3. Төшенчә, кагыйдәне аңлап

кабул итү күнекмәсен

камилләштерү.

4. Логик алымнардан чагыштыру,

анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

ясау күнекмәләрен камилләштерү.

5. Тикшеренү ысуллары:

• модельләштерү;

• охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

• кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү

күнекмәсе;

• сорауны формалаштыра белү һәм тулы

җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

• күчереп язу;

• сүзлек диктанты - 7-10 сүз;

• контроль диктант — 20-25сүз,

• гади план буенча изложение15-20

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы(татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар [төзүче-авторлары: Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова ]. –Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011.

Дәреслек Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.А.К.Җәләлиева Татар теле.2 нче сыйныф. Казан, Тат кит нәшрияты,2012

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен

укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2010 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф”нәшрияты, 2009.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.:“Мәгариф” нәшрияты, 2009.

4 Гыймадиева Н., Нуруллина Р .Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2010.

5 «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары,

“Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р. Татар теленнән

кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2010.

2. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр

сүзлекләре

Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

- лингафон кабинеты;

- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

- белешмә материаллар;

- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

- интерактив тикшерү программалары;

- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com)

Әдәбият исемлеге

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү

мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2011.

2. Укыту фәннәре буенча эш программалары: татар теле: методик тәкъдимнәр. Төп гомуми белем мәктәбе. – Казан: ДБО “Белем сыйфаты

мониторингының республика үзәге, 2013. – 116 б.

3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. – Казан: Татар. кит. нәшр.,

2011. – 239 б.

4. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2010.

5. Абдрахимова Я.Х. Татар теленнән изложениеләр 1-4:Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен. – Казан,

Татарстан китап нәшрияты, 2012.

8. Татар теле: Рус мәктәбендә гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар

өчен методик әсбап. 1-4 нче сыйныфлар./ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. – Казан: Татарстан китап нәшррияты, 2015.

Өстәмә әдәбият

1. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2011.

2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2010 ел.

3. Гыймадиева Н., Нуруллина Р .Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2012.

4. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

Укыту-методик комплекты

1. 2нче сыйныфта татар теле дәреслеге (Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова А.К.Җәләлиева .-Казан:Тат кит нәшр 2012 ).

2. Хәзерге татар әдәби теле(Ф.С.Сафиуллина,М.З.Зәкиев.-Казан,”Мәгариф”,1994)

http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыhttp://www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://www.it-n.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ruТР рәсми серверы

http://. tatcenter.ruТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ruТР электрон газетасы

http://. vatantat.ru “Ватаным Татарстан” газетасы

http://. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

http://. Abaga.h16.ru “Абага чәчәге” олимпиада

http://. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

Эш программасының эчтәлеге

      1.Авазлар һәм хәрефләр. ( 7 сәгать)

1нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау. Сузык һәм тартык авазлар. Татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар ; татар теленең үзенчәлекле авазлары.Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.Бирелгән иҗекләрдән сүзләр,сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрендөрес язу.Сүзлек диктанты, тикшерү диктанты, хикәя язу. Монологик сөйләм үстерү. Контроль диктант язу.

      2.Авазлар һәм хәрефләр.( 28 сәгать)

Алфавитны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү.Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә], [ө], [ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.[а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре.Я, ю, е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу. [w], [гъ], [къ], [х], [ч]тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.Кабатлау.

    3. Сүз (3 сәгать)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру.

Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны.

Кабатлау.

      4.Морфология(12 сәгать)

Исем. Аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр

буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Рус һәм татар телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер тексттан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

Сүзлек диктанты. Мөстәкыйль эш. Рәсем буенча хикәя төзү. Монологик сөйләм үстерү. Диалог өстендә эш. Тест

    5. Синтаксис.(18 сәгать)

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.

Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән яычагыштыру.

Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

Сүзлек диктантлары, контроль диктант. Хикәя язу. монологик сөйләм үстерү. Күчереп язу. Диалогик сөйләм үстерү.

Тест. Мөстәкыйль эш.

2 сыйныф татар төркеме өчен 2018-2019 уку елына туган (татар) теленнән календарь – тематик  план

Дәрес

темасы

Сәгать

ләр

саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль төре

Үткәрү вакыты

1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (7 сәгать)

1.    

   Авазлар

      һәм

 хәрефләр

      1

Катнаш дәрес

сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирә белү;

сүзгә аваз-хәреф схемасын төзи белү;

Дәреслек белән эшләү

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Дәфтәр белән эш

Сентябрь

1 атна

2.

    Иҗек

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сүзләрне иҗекләргә бүлә  белү.

Дәреслек белән эшләү

Сорауларга җавап бирү

Күнегүләр эшләү

Фронталь әңгәмә

Дәфтәр белән эш

Сентябрь

1 атна

3.

Сүзләрне    

юлдан-юлга күчерү

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерә белүгә ирешү.

Күнегүләр эшләү

Фронталь әңгәмә

Дәфтәр белән эш

Сентябрь

2 атна

4.

Предмет исемнәре.

Кем?

Нәрсә?

сораулары.

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Предмет турында төшенчә бирә белү, предметны белдерә торган сүзләр турында белемнәрне тулыландыру.

Күнегүләр эшләү

Дәреслек белән эшләү

Дәфтәр белән эшләү

Сентябрь

2 атна

5.

 Билгене һәм эшне белдерә торган сүзләр.

      1

   

Яңа белемнәрне “ачу”

Сүз төркемнәре  турында белемнәрне  җөмләдә куллана алу.

Фронталь, индивидуаль тикшерү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Сентябрь

3 атна

6.

  Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

      1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Балаларның кеше исемнәрен  һәм фамилияләрнең баш хәрефтән язуны үзләштерү.

Теоретик материал белән танышу

Дәреслек белән эшләү

Дәфтәр белән эшләү

    Сентябрь

3 атна

7.

Шәһәр,

авыл, елга исемнәрендә баш хәреф.

       1

Ныгыту дәресе

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язарга өйрәнү

Теоретик материал белән танышу

Карточкалар белән эшләү

Күчереп язу

Сентябрь

4 атна

Авазлар һәм хәрефләр.( 28 сәгать)

8.

Алфавит

      1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Алфавитны яттан белү, сүзләрне тәртипкә сала алу.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Сентябрь

4 атна

9.

Алфавит тәртибендә язарга өйрәнү

      1

Белемнәрне практик яктан куллану

Сүзлектән сүзләр таба белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Октябрь

1 атна

10.

Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сузык авазларның әйтелеш һәм язылыш узенчәлекләрен белү

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Октябрь

1 атна

11.

Калын һәм нечкә сузыклар.

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Калын һәм нечкә сузык авазларны аера һәм төркемли алу.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Октябрь

2 атна

12.

[а] авазы.

А хәрефе

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Фонетик анализ ясый белү, (а) авазын дөрес әйтүгә ирешү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Октябрь

2 атна

13.

[Ә] авазы.

Ә хәрефе.

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

(ә) авазының дөрес әйтә һәм яза белү.

КИМ№2

Сүзлек диктанты

Октябрь

3 атна

14.

Б.С.Үст.

Яшелчә бакчасында.

Хикәя язу

      1

Белемнәрне практик яктан куллану

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы күнекмәләре булдыру.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Октябрь

3 атна

15.

 [О ] авазы.

О хәрефе.

      1

 Яңа белемнәрне “ачу”

О, ы хәрефе  булган сүзләрне дөрес язу,хаталарны төзәтү

Дәреслек белән эшләү

 Күнегүләр белән эшләү

Октярь

4 атна

16.

 [Ө ] авазы

Ө хәрефе.

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Ө,е  хәрефләре кергән  сүзләрне дөрес укый һәм яза белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Октябрь

4 атна

17.

[у], [ү]  авазлары.

У, ү хәрефләре.

     1

. Яңа белемнәрне “ачу”

У,ү  хәрефләре кергән  сүзләрне дөрес укый һәм яза белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Ноябрь

2 атна

18.

          [ы ] авазы.

Ы хәрефе.

   1

Яңа белемнәрне “ачу”

Ы  хәрефе кергән  сүзләрне дөрес

укый һәм яза белү

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Ноябрь

2 атна

19.

[э ] авазы.

Э хәрефе

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Э,е  хәрефләре кергән  сүзләрне дөрес укый һәм яза белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Ноябрь

3 атна

20.

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Тартык авазларны парлый белү, аваз һәм хәреф әйтелеше үзенчәлекләрен белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Ноябрь

3 атна

21.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аера белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Ноябрь

4 атна

22.

[к ],[къ]  авазлары.

 К хәрефе

      1

. Яңа белемнәрне “ачу”

К хәрефе булган сүзләрне

 дөрес укый һәм яза белү.К хәрефенең язуда ике аваз белдерүен белү.

Укытучы үрнәгендә сүзләрне  дөрес укый һәм яза белү.

Күнегүләр эшләү Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Ноябрь

4 атна

23.

[г ],[гъ]  авазлары.

 Г хәрефе

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Г хәрефе булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белү.Г хәрефенең язуда ике аваз белдерүен белү.

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эш

Сорауларга җавап

Күнегүләр эшләү

Ноябрь

5 атна

24.

[в ],[w]  авазлары.

 В хәрефе

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

В хәрефе булган сүзләрне дөрес

укый һәм яза белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Ноябрь

5 атна

25.

[һ],[х]  авазлары.

 Һ,х хәрефләре.

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Һ,х хәрефләре булган сүзләрне дөрес укый һәм яза белү.

 

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Декабрь

1 атна

26.

[җ]  авазы.

 Җ хәрефе.

     1

.

Яңа белемнәрне “ачу”

Җ хәрефе булган

сүзләрне  дөрес укый һәм яза белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Декабрь

1 атна

27.

[ң]  авазы.

 ң хәрефе.

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

ң  хәрефе булган сүзләрне дөрес

укый һәм яза белү.

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Дәреслек белән эшләү

Декабрь

2 атна

28.

Б,С.Үст.

Шәһәр транспорты.

      1

Белемнәрне практик яктан куллану

Диалоглар төзи белү.

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эш

Декабрь

2 атна

29.

Й хәрефе.

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

 (й)хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза һәм укый белү.

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Сорауларга бавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Декабрь

3 атна

30.

[йа ],[йә]  аваз кушылмалары.

 Я хәрефе.

      1

Яңа белемнәрне “ачу”

Е, ю, я хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Декабрь

3 атна

31.

[йу ],[йү]  аваз кушылмалары

 Ю хәрефе

      1

 Яңа белемнәрне “ачу”

Е, ю, я хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белү.

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Сорауларга бавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Декабрь

4 атна

32.

 [йы ],[йэ]  аваз кушылмалары.

 Е хәрефе

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Е, ю, я хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белү. Хаталарны төзәтү

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Сорауларга бавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Декабрь

4 атна

33.

ь хәрефе. (нечкәлек һәм аеру билгесе)

     1

. Яңа белемнәрне “ачу”

Тавышсыз хәрефләрнең калынлык, нечкәлек һәм аеру функцияләрендә куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Гыйнвар

2 атна

34.

[ц,[щ]  авазлары.

 Ц,щ

хәрефләре.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Ц,  щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес яза белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Гыйнвар

2 атна

35.

Б.С.Ү. Туган көнем

    1

Белемнәрне практик яктан куллану

Телдән  һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре дөрес куллана белү.

Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Сорауларга бавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Гыйнвар

3 атна

Сүз (3 сәгать)

36.

Сүзләрне иҗекләргә

бүлү

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сүзләрне иҗекләргә бүлә   белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү Фронталь әңгәмә

Күнегүләр эшләү

Сорауларга бавап бирү

Гыйнвар

3 атна

37.

  Сүз  басымы.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сүзләрнең басымын билгели белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Гыйнвар

4 атна

38.

  Рус  телендә басым.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Рус телендә сүз басымының  төрле урыннарда булуын  белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Гыйнвар

4 атна

Морфология (12 сәгать)

39.

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Исем .

   1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сүз төркемнәре турында белемнәрне куллана белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Гыйнвар

5 атна

40.

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында  ныгыту.

    1

Ныгыту дәресе

Предметларны атаган һәм Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне танып белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Февраль

1 атна

41.

Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемләү.

    1

. Яңа белемнәрне “ачу”

Кем? Нәрсә? сорау-на  җавап булган сүзләрне  җөмләдә таба белү. Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлә белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Февраль

2 атна

42.

Исемнең берлек һәм күплек санда килүе.

 

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Күплек сан кушымчаларын дөрес яза белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Февраль

2 атна

43.

Исемнәрнең берлек һәм күплек  саннарын ныгыту.

   1

Ныгыту дәресе

Күплек  сан  кушымчаларын  дөрес яза  һәм  укый  белү.

Дәреслек белән эшләү

 Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Февраль

3 атна

44.

Фигыль турында  төшенчә.

    1

Яңа белемнәрне “ачу

Эш-хәрәкәтне белдергән һәм нишли? нишләде? нишләгән? нишләр?

Сорауларын дөрес куллана белү.

Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Дәреслек белән эшләү

Февраль

3 атна

45.

Фигыльнең хәзерге заман формасы.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Төрле сорауларга җавап бирә торган сүзләрне аера белү.

Хәзерге заман хикәя фигыльләргә  дөрес сораулар куя белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү Фронталь, индивидуаль, язмача тикшерү

Февраль

4 атна

46.

Фигыльнең үткән заманы

     1

Яңа белемнәрне “ачу”

Үткән  заман хикәя фигыльләргә  дөрес сораулар куя белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Февраль

4 атна

47.

Фигыльнең киләчәк заманы.

    1

Яңа белемнәрне “ачу

Киләчәк заман хикәя фигыльләргә  дөрес сораулар куя белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Февраль

5 атна

48

Сыйфат

турында  төшенчә.

    1

.

Яңа белемнәрне “ачу”

Сөйләмдә сыйфатларны  дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Март

1 атна

49

Сыйфатлар

предметның төрле билгеләрен белдерүе.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сыйфатларны предметның төрле билгеләрен аңлату узенчәлекләрен куллана белү.

Фронталь, индивидуаль, язмача тикшерү

Март

2 атна

50

Б.С.Үст. Рәсем буенча хикәя төзү.

   1

Белемнәрне практик яктан куллану

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгын дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Март

2 атна

Синтаксис (18 сәгать)

51

Җөмлә турында төшенчә

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Җөмләләрне төрле интонация белән укый белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Язма эш вакытында җибәрелгән хаталарны коррекцияләү

Күнегүләр эшләү

Март

3 атна

52

Җөмләдә баш кисәкләр. Ия.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Аерым сүзләрдән җөмлә төзи белү, җөмләдәге сүзләрнең бәйләнешен аңлата белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Март

3 атна

53

Җөмләдә баш кисәкләр. Хәбәр

.   1

Яңа белемнәрне “ачу”

Аерым сүзләрдән җөмлә төзи белү, җөмләдәге сүзләрнең бәйләнешен аңлата белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Март

4 атна

54

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен куя белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Март

4 атна

55

Б.С.Үст. “Җәйге ял”

Хикәя язу.

   1

Белемнәрне практик яктан куллану

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгын дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Апрель

1 атна

56

Җөмләдә сүзләрнең бәйләнеше.

   1

Яңа белемнәрне “ачу”

Сөйләмне җөмләләргә

 аера белү.Җөмләләрдә

мәгънәне белдергән

 сүләрне аерып күрсәтә

белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Апрель

1 атна

57

Сөйләм һәм текст.

   1

Яңа белемнәрне “ачу”

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгын дөрес куллана белү.

Фронталь, индивидуаль, язмача тикшерү Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Апрель

2 атна

58

Текстның төп фикере, өлешләре.

    1

Яңа белемнәрне “ачу”

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

Танып белү актив-лыгын үстерү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Апрель

2 атна

59

Хәрефләр һәм авазлар.

    1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Сүздән авазны аерып алу, аңа характеристика бирә белү;

сүзгә аваз-хәреф схемасын төзи белү.

Сорауларга җавапбирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Апрель

3 атна

60

Сузык авазларны кабатлау.

   

    1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Сузык авазларны сөйләмдә таный белү, дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Күнегүләр эшләү Тест эшләү барышында җибәрелгән хаталарны коррекцияләү

Апрель

3 атна

61

Тартык авазларны кабатлау.

    1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Тартык авазларны парлый белү, аваз һәм хәреф әйтелеше үзенчәлекләрен белү.

Сорауларга җавапбирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Апрель

4 атна

62

Кабатлау. Исем.

    1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Предметларны атаган һәм Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне танып белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Апрель

4 атна

63

Кабатлау. Сыйфат

    1

. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Май

1 атна

64

Сыйфатның сыйфатланмышка ияреп килүен кабатлау.

    1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Сыйфатланмышны дөрес куллана белү.

Сорауларга җавап бирү

Дәреслек белән эшләү

Карточкалар белән эшләү

Күнегүләр эшләү

Май

1 атна

65

Фигыль заманнарын кабатлау.

    1

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу

Фигыль заманнарын дөрес куллана белү.

Сорауларга җавапбирү

Дәреслек белән эшләү

Тәрҗемә итү

Күнегүләр эшләү

Май

2 атна

66

Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау

   1

Белемнәрне практик яктан куллану

Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес куллана белү.

Тест эшләү барышында җибәрелгән хаталарны коррекцияләү

Май

2 атна

67

Проект

   1

Контроль дәрес

Хәрефләр, авазлар,исем , фигыль темалары буенча алган белемнәрне дөрес куллана белү.

Арадаш контроль эше (тест).

Май

3 атна

68

Б.С.Ү.

Әниемә булышам

    1

Белемнәрне практик яктан куллану

Хәрефләр, авазлар,исем ,

 фигыль темалары буенча

алган белемнәрне дөрес

 куллана белү.

Лексик минимумны телдән һәм язмача тикшерү

Күнегүләр эшләү

Май

3 атна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...