4 нче сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча кимнар
материал по теме

Гафарова Алсу Радиковна

Татар төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kim4_kl.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныф, татар төркеме

КИМ№1.

Тема: Сүзлек диктанты. Парлы һәм кушма сүзләр.

Аз-маз,аккош, алъяпкыч, ашъяулык, бала-чага, балачак, бераз, бервакыт, беркөнне, гөлчәчәк, дус-иш, дымсу, иге-чиге, йорт-җир, кайвакыт, карабодай, китапханә, кош-корт, кул-аяк, көнбагыш, көньяк.(22 сүз)

А

Сүзләрне ишетеп язу.

В

Парлы һәм кушма сүзләрнең тамырларын билгеләргә.

С

Бирелгән сүзләрдән мөмкин кадәр күбрәк кушма сүзләр төзеп язарга.

Көн -...

Һич - ...

Һәр - ...

Бер - ...

КИМ№2

Контроль диктант.

Тема: Сүзтезмә һәм җөмлә.

Миләш.

Миләш –тәбәнәк агач. Ул нечкә шома кәүсәле.Көз көне миләштә тәлгәшкә җыелган вак-вак ачык кызыл алмалар өлгерә. Һәрбер алма эчендә берничә орлык була. Миләш җимешләрен күп кенә кошлар, бигрәк тә миләш чыпчыклары ярасып ашый. Әлеге мул сыйга алар шау-шулы көтүләре белән очып киләләр. Кошлар – миләш агачының көтеп алган кунакларры. Чөнки алар миләш орлыкларын һәр тарафка тараталар. (56сүз)

А

Яфрак сүзенә хәреф-анализ ясарга.

В

Өчәр парлы һәм кушма сүзләр белән сүзтезмәләр уйлап язарга.

С

Текстны дәвам итәргә.

КИМ№3

Диктант.

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Томан

Көз. Яңгырлар еш ява. Юлларда җыелган сулар кибәргә өлгерми. Һава бик дымлы.Кичке якта салкын булып китә. Суыктан дымлы һавада вак кына су тамчылары барлыкка килә. Күзгә күренми торган нәни тамчылар һаман күбәя бара. Томан куера, тыгызлана. Төн буе җир өстен калын пәрдә булып каплап тора. Аның аркылы берни дә күреп булмый башлый. Бары иртән генә, җир өстендә чык тамчылары калдырып, сөт төсле ак томан акрын гына эри башлый. (69 сүз)

А. I вариант 6 җөмләдә исемнәрнең килешләрен билгеләргә

     

      II вариант 7 җөмләдә исемнәрнең килешләрен билгеләргә

КИМ №4

Сочинение “Татарстан-минем Ватаным”

\

КИМ№5

  Контроль диктант.

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.

Чикерткә.

Үлән арасында бер чикерткә утыра. Менә ул як-ягына карана. Үләннәрнең киң, озын яфракларын күрә...

Күктә кояш балкый.  Сусыл үлән арасында чикерткәгә бик рәхәт, җылы булып китә. Шулчак көтелмәгән хәл була.

 Бер малай чикерткәне канатларыннан эләктереп ала да учына кыса. Чикерткә, ычкынырга теләп, аякларын турайта, тик берни дә барып чыкмый. Шуннан ул, мескен кыяфәттә, зур күзләрен тутырып, малайга карый. Чикеркәнең хәсрәтле карашлары малайда кызгану хисләре уята. Малай учын ача да чикерткәне иреккә җибәрә. Чикерткә үлән арасына кереп югала. (77 сүз)

А

Текстта сыйфатларны билгеләргә, алар бәйләнеп килгән исемнәргә бер сызык сызарга.

В

Тексттан өч сыйфат сайлап алырга, аларны төрле дәрәҗәләргә куярга.

С

Сыйфат дәрәҗәләрен кертеп хикәя төзергә.

КИМ №6

  Мөстәкыйль эш.  

Тема: Алмашлыклар.

А

Мин, син, ул алмашлыкларын килеш белән төрләндерергә.

В

Татарчага тәрҗемә итеп языгыз. Алмашлыкларның килешләрен билгеләгез.

У меня есть брат. Его зовут  Айдар. Ему пять лет. Он ходит в детский сад. Днём я прихожу из школы, готовлю уроки. Вечером Айдара забираем из садика. Мы дружно играем в разные игры. Затем  Айдар собирает игрушки, а я помогаю ему.

С

 Үзегез теләгән алмашашлыкларны төрле килешләрдә куеп, 6 җөмлә уйлап язарга.

КИМ №7

Изложение

Тема: Хикәя фигыльләр.

Бәхетле чебиләр.

    Чуар тавык белән Сарбайның дуслыгы мактанырлык түгел иде. Сарбай көннәр буе үзенең кадерле оясын саклый. Тавык җир тырный, җим чүпли, чебеш чыгарырга урын эзли.

     Ниһаять, тавык гадирәк җир сайлады. Ояны Сарбай өе артында артында үскән кычыткан арасына ясады. Ә Сарбай йомыркаларны иснәп тә карамады. Тавык, чебеш чыгарырга утыргач та, аны-моны сиздермәде.Ә чебешләр чыккач, якынлык тагын да арта төште. Чебешләр, үз өйләрендәге кебек, эт оясында сикергәләп йөрделәр. Сарбай аларга кагылмады, чебешләрне яклый, саклый торган булды. Сарбай белән чуар тавык дуслыгы озак дәвам итте. (82 сүз)

А   План буенча эчтәлек язарга

КИМ №8

Контроль диктант

Тема:  Исем

Кошлар тормышыннан

      Җәй көне кошлар тормышының күп кенә кызыклы якларын күзәтергә була.

     Озын канатлары белән һаваны ярып, карлыгачлар ашкынып оча. Очкан уңайга алар бөҗәкләрне – чебен-чөркиләрне тота. Эре кыяфәт белән генә кара крга йөргәләнә. Ул юлында очраган ашарга яраклы һәммә нәрсәне йотып бара. Яр буенча челән бакаларны, вак балыкларны, су бөҗәкләрен тота. Ә эчтәрәк кыр үрдәге йөзеп йөри. Туклану өчен, ул баштүбән чум да томшыгы белән яшел үсемлекләрне җыя. (74 сүз)

А Тексттан иялек, чыгыш килешләрендәге килгән исемнәрне табып, аларның астына сызарга.

КИМ №9

Диктант.

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре.

Күгәрчен белән чыпчык.

Бу  өйнең бер тәрәзәсе башында күк күгәрченнәр яши. Әни күгәрчен яңа туган нәни балаларын иркәли. Аның балалары нәни чакта ялангач кызыл тәнле, зур корсаклы, бик ямьсез булалар. Ямьсез булсалар да, әниләре аларны бик ярата.

Әни күгәрчен балаларына җырлар да җырлый.

Чыпчык та үзенең кечкенә балаларын бик ярата. Азык ташып, аларны туйдыра. Канат астында җылытып йоклата. Бу җитез чыпчыкның өч баласы бар.

А

Беренче 5 җөмләнең баш кисәкләрен сайлап язарга.

В

Баш кисәкләрне табып, ия астына – бер, хәбәр астына – ике сызык сызарга.

С

Иярчен кисәкләрне өстәп, хикәяне дәвам итәргә.

 

КИМ №10

Диктант.

Тема: Җөмләләр.

Яз башы.

Без аны март  аенда ук  күзәтәбез. Бер карашка, урамнарда бернәрсә дә үзгәрмәгән  кебек. Шул ук кар, шул ук агачлар. Бары  тик  кояш  кына  күз камаштыргыч  якты. Аның  нурлары  астында  эри  башлаган  карның ялтыравык  аклыгы  күзләрне  камаштыра.

Иртә  язда  һава  үтә  күренмәле,  саф  һәм  салкын. Кояшлы  көннәрдә күк  йөзе  зәп-зәңгәр. Анда  тыгыз  болытлар  агыла. Әйтерсең, күк  йөзендә бозлар  агыла. Тәүлекнең  якты өлеше  һаман  арта  бара. Бөтен  җирдә  көн озынлыгы  белән  төн  озынлыгы  тигезләшә. (73 сүз)

А

Соңгы җөмләдә ия белән хәбәрнең астына сызарга, сүз төркемнәрен күрсәтергә.

В

Икенче абзацта  баш кисәкләрнең асларына сызарга, сүз төркемнәрен күрсәтергә.

С

Текста җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләренең асларына сызарга, сүз төркемнәрен күрсәтергә. Яз турында хикәя язарга.

КИМ№11

Контроль  диктант.

Тема:  Морфологияне кабатлау.

Күке – усал кош.

Күке – усал һәм хәйләкәр кош ул!  Бану белән Габит бу кошның гадәтләрен яхшы беләләр. Күке үзенә оя ясамый.Ул үзенең йомыркаларын, борыны белән эләктереп, башка кечкенә кошларның ояларына илтеп куя. Күкенең йомыркаларыннан балалары чыга. Ул кечкенә кәккүкләр  ояның төбенә - кошлар астына кереп яталар. Кәккүк баласының аркасы чокыр сыман була. Шул чокыр сыман урынга чит кошның балалары кереп эләгә. Шуннан соң кәккүк балалары аякларына басалар да артка чигенәләр. Шул вакыт теге кошчыклар тәгәрәп җиргә төшәләр. (74 сүз)

А

 Күкенең сүзенә морфологик анализ ясарга.

В

Балалары сүзенә морфологик анализ ясарга, икенче җөмләдә  баш кисәкләрнең асларына сызарга, сүз төркемнәрен күрсәтергә.

С

Кәккүкләр сүзенә морфологик анализ ясарга, текстагы җөмләләрнең  баш һәм иярчен кисәкләрнең асларына сызарга, сүз төркемнәрен күрсәтергә.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

9 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...