Ф.Кәрим иҗатында образлар бирелеше
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Сираева Резеда Хайдаровна

9нчы сыйныф укучысы Гаптрахманова Ралинәнең иҗади-эзләнү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatikh_krim.docx31.28 КБ

Предварительный просмотр:

Ф.Кәрим исемендәге укучыларның республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашу өчен

                                       Гариза

Укучының исем фамилиясе

Укыган белем бирү оешмасының исеме, сыйныфы

Фәнни-иҗади эшнең исеме

Җитәкче, телефон

1

Гаптрахманова Ралинә Рәшит кызы

Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе, 9нчы сыйныф

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатында образларның әһәмияте

Сираева Резедә Хәйдәр кызы,

89274063018

Ф.Кәрим исемендәге укучыларның республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты секциясе

Иҗади-эзләнү эше

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатында образларның әһәмияте

Эшләде: Гаптрахманова Раилә Рәшит кызы

Биектау районы Ямаширмә

гомуми урта белем мәктәбенең

9нчы сыйныф укучысы.

                                          Җитәкче:Сираева Резедә Хәйдәр кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2014нче ел

Эчтәлек

  1. Кереш
  2. I бүлек

Ает егете- Фатих

  1. II бүлек

Окопларда язган хатларымны

Хөрмәт белән дуслар укырлар.

  1. Йомгаклау

КЕРЕШ

 Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән. Җиңгән, ләкин рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Үз илен яклаучылар зур югалтулар, корбаннар, күз яшьләре, ятимнәр, үкенүләр кичергән. Әби-бабаларыбыз сугыш елларын күп ураган. Алар безнең бәхет, киләчәк өчен көрәшкәннәр. Яралары бүген дә, Бөек Ватан сугышы беткәнгә тиздән 70 ел булса да, үзен сиздереп тора.

1941нче елның 22нче июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган сугышта халкыбыз авыр сынаулар узды.Алар, бердәм булып, көрәшкә күтәрелгәннәр. Кайгы уртак, хәсрәт бер. Үз бурычын аңлаган, бер йодрыкка көчен туплап, Ватанны сакларга киткән.

Фаҗигале сугышның беренче көннәрендә үк халыкны оештыруда, берләштерүдә язучылар катнашкан. Кулларына  кирәк икән корал, кирәк икән каләм алган хәлдә гел алгы сызыкларда булганнар. Аларның төп бурычы- сугышның асылын халыкка аңлату, солдатларның фидакарь батырлыгын күрсәтү, тылдагы хатын- кызлар, яшьүсмерләрнең хезмәтләренә дан җырлау, фашизмның әшәкелеген ачыклау.

Бөек Ватан сугышында поэзия жанры аеруча көчәя. Язучыларның зур әсәрләр язарга вакытлары юк. Үзләренең сагыну, дошманга карата чиксез нәфрәт хисен кыска гына вакыт эчендә шигъри юллар аша халыкка җиткерәләр. Без сугышта катнашкан патриотик шагыйрьләребезне беләбез. Әлеге эшемдә мин шуларның берсе- Фатих Кәримгә тукталып китәсем килә. Эшемнең максаты- Фатих Кәримнең талантлы шәхес һәм иҗатында күңел байлыгын, хисләрен ачу.

Бурычлар:

- язучының тормыш юлы турындагы мәгълуматларны барлау;

- сугыш чоры поэзиясендә уңышлы образларны билгеләү.

Эш дүрт бүлектән тора. Эшемдә Фатих Кәримнең шигырьләр җыентыгы, “Татар әдәбияты тарихы” һәм башка хезмәтләрдән файдаландым.

I БҮЛЕК

Ает егете- Фатих

Башкортстан җире- татар әдәбиятына бик күп язучылар биргән төбәк.

Фатих Кәрим дә Башкортстаннан. Җырларда җырланган Дим елгасына сыенып утырган Ает исемле авылда туып үскән ул.Кеше язмышлары төрле. Кайберәүләр сикәлтәсез, тигез юлдан үтеп дан ала, кайберәүләрне башта төрлечә сыный, аннан соң гына бөеккә күтәрә. Фатих Кәримне дә мин сыналган, әмма көчле рухлы булып калган шәхес дип әйтер идем.

1909нчы елның 9нчы гыйнвары. Дөньяның ак, пакъ чагы, чиста, керсез мизгеле. Шул көндә Әхмәтвәли белән Гөльямал гаиләсендә 12 нче бала булып бер малай дөньяга аваз сала. Аңа Фатих дип исем кушалар. Аларның гаиләләре әдәбиятка,  сәнгатькә гашыйк кешеләр булган. Әтисе авылда мулла васифасын башкарган, балалар укыткан. Үз балаларына да тирән белем бирергә тырышкан.

Кызганычка каршы, аталары озын гомерле булмый. Ул үлгәч, гаилә авыр шартларда яшәргә мәҗбүр була.

Әниләре дә бик йомшак күңелле хатын була. Балаларына яттан әкиятләр, шигырьләр, бәетләр сөйләгән. Апасы Мәрьям белән абыйсы Габдулла да шигырь язган. Аларның йогынтысы Фатихка да тими калмагандыр, мөгаен. Ул кечкенәдән шигырьләр язарга яраткан. Бертуган апасы Гобәйдә Кәримованың истәлекләреннән:”...Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы аңа нечкә хисле шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр...”

Башлангыч белемне Аетта ала. 1922нче елда, Габдулла абыйсына ияреп, Бәләбәйгә педагогия техникумының хәзерлек курсларына укырга китә. Абыйсы, Казанга күчкәч, Фатихны да үзе белән ала. Казанда җир төзелеше техникумын тәмамлый. Кадрия исемле кыз белән гайлә корып җибәрә. Студент елларында ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Укуын тәмамлагач, төрле журналларда эшли.

1931нче елда армиягә алына.1933нче елга кадәр”Кызылармияче” исемле газетада хәбәрче- корреспондент булып хезмәт итә.

Хәрби намусын үтәп кайткач, төрле иҗат һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, әдип буларак үсү еллары башлана.1937нче елга кадәрге кыска вакыт эчендә шагыйрьнең ун китабы басылып чыга.

Фатих Кәримне алда авыр сынау көтә. Шагыйрь мулла малае булуын белгертмичә комсомолга керүдә, әсәрләрендә совет иленә яла ягуда, “троцкийчылар”белән”элемтәдә”булуда гаепләнә. Яңа җәмгыятькә чын күңеленнән ышанган 29 яшьлек егетне 1938нче елның 3нче гыйнварында кулга алалар. Хатыны Кадрия 2 кызы белән билгесезлектә, тирән кайгы эчендә кала.

Репрессия еллары турында безгә шул мәгълүм:анда дәлилләр эзләп  азапланмыйлар. Ябык утырышларда карар чыгаралар да, кеше бер хәбәрсез югала. Фатих Кәримгә дә ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә, биш ел гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карары игълан ителә. Карардан соң бер ел Казан төрмәсендә утыра. Бары бер мәртәбә генә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр.

 Хатыны Кадриянең үҗәтлеге, дусларының гаепсез итеп күрсәткән гаризалары Фатих Кәримгә зур ярдәм итә. 1941нче елның 1нче декабрендә аны иреккә чыгаралар. Тик бер шарт белән: ул ,,үз теләге белән фронтка китәргә тиеш”. Шул ук декабрь аеның 30ында Ф.Кәрим фронтка чыгып китә.

Сугышта ул солдат буларак та, шагыйрь буларак та үзен аямый. Разведчик, сапер, кече офицер, взвод командиры булып сугышчан юл уза. Батырлыклары өчен орден- медальләр белән бүләкләнә. Шагыйрь буларак иҗади эшен туктатмый. Аның сугыш елларында язылган 9 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 100 дән артык шигыре бар. Сугыш чоры поэзиясе- аның биеклеккә күтәрелү чоры. Фатих Кәрим фронттан язган бер хатыннан юллар:”Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм...”1945нче елның 19нчы февралендә Фатих Кәрим взводы соңгы сугышка керә. Шагыйрьнең бу сугышта 3 тапкыр яралануы турында мәгълүмат бар. Дошман пулясы аны 3 нче тиюендә үтерә. Бу аның яшәүгә омтылышы турында сөйли.

Тормыш юлы турында язган мәгълуматларга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: Фатих Кәрим кыш аенда туа. Кыш аеның аклыгы күңеленә сеңгәндер, мөгаен. Гомере буе иленә намуслы хезмәт итә, хатынына тугры ир, балаларга яхшы әти булган ул. Ә менә кышның салкыннары  аны эзәрлекләгән. Кыш аенда ,, халык дошманы” дип кулга алына, Бөек Ватан сугышына китә һәм кырыс февраль аенда батырларча һәлак була.

II БҮЛЕК

ОКОПЛАРДА ЯЗГАН ХАТЛАРЫМНЫ

ХӨРМӘТ БЕЛӘН ДУСЛАР УКЫРЛАР.

Фатих Кәрим-әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Кайчан гына, кем генә татар поэзиясенең казанышлары турында сөйләмәсен, ул һәрвакыт якты исем Фатих Кәримне әйтер.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Әлеге канатлы сүзләрне Фатих Кәрим язган. Бу олы хакыйкатьне үзенең бөтен гомер юлы, иҗаты белән раслады. Сугыш чоры иҗаты белән танышкач, куркусыз көрәшченең уңышлы эшләнгән образларын эшебездә аерып күрсәтәсебез килде.  Окоп, ана һәм бала, туган ил, табигать, партизан хатыны, халык авыз иҗаты образлары- батырлыкның гүзәл үрнәге булып торалар.

Әйе, язучының окопларда язган шигырьләре үлемсезлеккә әверелде, солдатлар ял иткәндә, салкын окопларда кәгазьне автомат прикладына салып, ай яктысында сокландыргыч әсәрләр иҗат итү олы батырлык. Аның геройлары окопларны таптап үтеп, ыргылып килгән немец танкысына граната ыргыталар.   ( “Тимер һәм тимерче”). Тылда яшәүче гүзәл Хәдичә  (“Хәдичә”)  окоптагы сугышчыга бүләк итеп мамык перчаткалар җибәрә. Гөлчәчәк исемле пионерка   ( “ Пионерка Гөлчәчәккә хат”) фронт сугышчыларына бүләк итеп ак яулык җибәрә. “Төнге окопларда яткан” егеттә ак яулык матур хисләр кузгата. Окопларда язган җырларын сәлам итеп дусларына җибәрә ( “Дусларга”). Окопта яңгыраган гармун моңы тирән уйларга батыра (“Окоп җыры”). Тирән окопта ятканда язын туган ягына кайткан кар кызлары белән сөйләшә(“Кыр казы”). Окоп- шагыйрьнең иске дусты кебек якын булгандыр. Алар язучының бөтен уй-хисләрен сеңдергәннәрдер, мөгаен.

Шагыйрь беренче әсәрләрендә үк җиңүгә сулган тирән ышанычны җырлаган . Бу ышаныч гади бер өмет кенә түгел, совет кешесенең хаклыгын, көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч була. “Ант” шигырендә шагыйрь газиз Ватанны, “алсу иренендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы” калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә.

Синен өчен, шушы балан өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...

Совет солдаты азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең ирекле көне өчен утка керә.“Ватаным өчен” шигырендә яшәүнең бөтен матурлыгын,  үз илен өчен көрәшеп, батырлык күрсәтеп, данлы үлем белән үлүдә күрә.

Бөек җыр ул- Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

Фатих Кәрим әсәрләренең геройлары үзләрен корбан итү аркылы ил өчен яңа җиңүләр яулап алачакларын аңлыйлар.

Ватан өчен, туган ил өчен үзен дә, күкрәк баласын да корбан иткән патриот хатын образын шагыйрь “Партизан хатыны” поэмасында сурәтли. Ватан өчен батырларча көрәшеп үлгән кешеләрне халык онытмый. Шагыйрь моны белә.

Шулай үлде Ватан улы

Сугыш барган кырларда;

Сагынган саен без аны

Бик биеккә,зәңгәр күккә

Күтәрәбез җырларда.

(“ Шәкүров турында җыр”).

Бөек Ватан сугышы елларында туган илнең табигате аеруча зур әһәмият казана. Туган илнең, туган өлкәнең табигате шагыйрьнең патриотик тойгыларын көчәйтә. Туган илнең кырларын, елга һәм урманнарын фашистлар басып алуыннан сакларга кирәклеген ул сизенә. Зәңгәр күктә йөзгән ак болыт шагыйрь белән туган җир арасында бәйләүче чара булып тора:

Зәңгәр күктә йөзгән ак болыт,

Бар син, кайтчы, кайтчы шул якка,

Юлчы иптәш булып бу хатка.

                                                   (“Пионерка Гөлчәчәккә хат”)

Немец фашистлары безнең илгә басып керделәр. Халкыбызны тыныч һәм иҗади хезмәттән аердылар. Алар мәрхәмәтле газиз ананың  күкрәгенә кыскан баласын канлы куллары белән каерып алып, танк асларына ыргыттылар.

Фашист илгә үлем китерә,

Фашизмның таңы, язы юк,

Яшен уты белән күккә язып әйтәм,

Язы юкның яшәү хакы юк!

                                               (”Бездә яздыр”)

Шагыйрь фашизмның җиңеләчәген күрә алган.Үзенең “Изәр сине нәфрәт ташкыны” шигырендә Гитлерга төбәп болай ди:

Тиздән Гитлер, тиздән көн килер,

Изәр сине нәфрәт ташкыны,

Үләт чокырында башыңны

Коткарган эт ырлап кимерер.

Язучы  фашистларның ерткычлыкларын үз күзе белән күргән. Ул партизан отрядлары арасында да була. Шул күзәтүләрен ”Язгы төндә”, “Разведчик язмалары” исемле хикәяләрендә яза.

Партизан хатынны, яшь баласы белән бергә, фашистлар тотып алалар. Иренең кайдалыгын әйтүен таләп итәләр. Хатын әйтми, фашист аның яшь баласын хәнҗәр белән кадап үтерә. Хатын фашистның вәхшилегенә җирәнеп карый:

Бер сүз көтмә. Мин иремне сатсам,

Бу бит сату туган илемне.

                                             (“Партизан хатыны”)

Фашистлар кулында хур булып яшәүдән котылу өчен, якындагы күлгә үз- үзен ташлый.

Ф.Кәрим Гитлерны һәм фашизмны фаш итүне көчәйтү өчен, аны кешенең генә түгел, бәлки табигатьнең дә дошманы итеп сурәтли. Гитлер табигатьне дә корыта. Шагыйрь карашынча, фашист- котырган эт яки котырган бүре.

Фатих Кәрим балачактан халык авыз иҗатына игътибарлы булган. Истәлекләрдә “Сак- Сок”бәетен яттан әнисенә кычкырып укуы турында мәгълуматлар бар. Бөек Ватан сугышы елларында да халык иҗаты белән тыгыз элемтәдә тора. Шагыйрь халык поэзиясе әсәрләренә бик зур бәя бирә.

Җырда кайгы бар,

Җырда сагыш бар,

Җырларда шаулый

Таллар, камышлар,

Дөнья байлыгы

Җырларда тула

Юк әйбер бар да

Җырларда була.

“Үлем уены ” поэмасындагы әлеге юллар Г. Тукайның:”Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер,”- дигән сүзләргә тиң.

Гармун аның шигырьләрендә поэтик образ дәрәҗәсендә күтәрелә.

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары.

Бу көмеш кыңгырауларның

Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне,

Үксеп елыйсы килә...

Елау егет эшемени!

Их, бер җырлыйсы килә.

                                           (“Кыңгыраулы яшел гармун”)

Халык иҗаты белән язылган әсәрләрендә дошманга нәфрәт, туган илгә мәхәббәт, җиңүгә, бәхеткә ышаныч ачык чагыла.

Гомумән, Ф. Кәримнең шигъри иҗаты, солдат буларак батырлыгы, үлемсезлеккә әверелде. Аның батырлыгы, шигырьләр һәм поэмаларга күчеп, шагыйрь гомере дәвам итә.

Йомгаклау

Фатих Кәрим проза әсәрләрендә дә, шигырьләрендә дә төрле образларга мөрәҗәгать итеп, сугыш чоры фаҗигасен, авырлыгын бөтен барлыгы белән тасвирлап бирә. Әлеге эшебездә шагыйрьнең күңел байлыгын, хисләрен тирәнрәк ачып бирүне максат итеп куйдык. Бу максатны тормышка ашыру өчен шагыйрьнең үзебез уңышлы дип санаган берничә образына тукталдык. Ф.Кәримнең геройлары үлем һәм газап алып килүче сугышка каршы. Гомумән, шагыйрьнең кайсы гына поэма- шигырен мисалга китерсәк тә, аларда авыр шартларда геройларның рухи ныклыгы сынала. Түбәндә бирелгән образлар исә әсәрнең яңгырашын тагын да көчәйтә. Шигырьләрендәге лирик образлар бөтен халык белән берләшә, геройлары барлык кешеләрнең уй һәм тойгыларын, теләк һәм ышанычларын чагылдыралар. Фатих Кәрим совет кешеләренең йөрәген тирәнтен аңлаган, дәүләтенең язмышы белән янып яшәгән. Тоткынлык, нахак бәлаләр, утлы яу кырлары аша үтүләр шагыйрьнең кеше буларак та, язучы буларак та рухын сындыра алмаган. Аның шигъри иҗаты, солдат буларак батырлыгы, үлеме дә үлемсезлеккә әверелде.

                                         Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Сайланма әсәрләр: поэмалар, шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969;

2. Фатих Кәрим. Шигырьләр. I том. «Казан». 1979;
3. Фатих Кәрим. Поэмалар, балладалар һәм драма. «Казан». 1980;

       4. .“Совет Татарстаны язучылары”, 1986;

               5.Татар әдәбияты тарихы, 5 том, Казан, 1989;

6.Без кайтырбыз туган илләргә. 5нче том. Хәтер- 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)

А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби...

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү.              2. Гаделлек темасына уйлан...

"ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары."

ХХ йөз башы лирикасы. ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ

Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм....