А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)
материал по теме

А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби формада чагылыш табуы. Айдар Хәлим – безнең тормышның аналитигы, андагы кара күренешләрнең тамырын эзләүче һәм табучы, татарның саф сыйфатларына мөкиббән киткән гашыйгы, милли рухның югалуына әрнүче һәм чаң сугучы фидакарь әдип. [7, б. 132-133]

Образ дигәндә кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сүрәт тә күздә тотыла. Шуңа күрә әдәбият белгечләре образ-персонажны һәм образ-күзаллауны, сөйләмнең беренчел субъектын (сөйләүче тавышны) аерып тикшерергә киңәш итәләр.

Әдәби әсәрдә образлар тулы бер тәртип – система хасил итә. Алар арасында төп рольне, әлбәттә, кеше образлары уйный. Кеше образлары ике төрле: объектив,  ягъни сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы; һәм субъектив, ягъни шул дөньяны сурәтләүче, хикәяләүче булырга мөмкин. Субъектив образ дип вакыйгаларны бәян итүче “мин”, автор образы, лирик герой, лирик “мин” атала. [4, б. 6-7]

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре 16 нчы гомуми белем бирү мәктәбе

Нәбиуллина Назлыгөл Фәләхутдин кызы

А.ХӘЛИМНЕҢ “КАЗЫКТАГЫ ТАЛЬЯН” ХИКӘЯСЕНДӘГЕ    ОБРАЗЛАР СУРӘТЛӘНЕШЕ

А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби формада чагылыш табуы. Айдар Хәлим – безнең тормышның аналитигы, андагы кара күренешләрнең тамырын эзләүче һәм табучы, татарның саф сыйфатларына мөкиббән киткән гашыйгы, милли рухның югалуына әрнүче һәм чаң сугучы фидакарь әдип. [7, б. 132-133]

Образ дигәндә кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сүрәт тә күздә тотыла. Шуңа күрә әдәбият белгечләре образ-персонажны һәм образ-күзаллауны, сөйләмнең беренчел субъектын (сөйләүче тавышны) аерып тикшерергә киңәш итәләр.

Әдәби әсәрдә образлар тулы бер тәртип – система хасил итә. Алар арасында төп рольне, әлбәттә, кеше образлары уйный. Кеше образлары ике төрле: объектив,  ягъни сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы; һәм субъектив, ягъни шул дөньяны сурәтләүче, хикәяләүче булырга мөмкин. Субъектив образ дип вакыйгаларны бәян итүче “мин”, автор образы, лирик герой, лирик “мин” атала. [4, б. 6-7]

Айдар Хәлимнең “Казыктагы тальян” хикәясе субъектив образ, ягъни хикәяләүче исеменнән бәян ителә. Эпик әсәрдә хикәяләүче – автор белән якынаерга да, нейтраль яки үз позициясен ачык белдерүче булырга да мөмкин. Әсәрнең хикәяләүчесе – үз позициясен, мөнәсәбәтен ачык белдерүче зат. Аның үз героен Бәгъремне тасвирлавы, егетнең уй-фикерләрендә, хис-кичерешләрендә калкып чыккан каршылыкларга битараф калмавы күзгә ташлана.

Хикәядә объектив кеше образлары күп, алар әсәрне укучыга җиткерүдә төп рольне башкара.  Төп герой Бәгърем, ярдәмче – Разия. Эпизодикка  Гыймакай бабай (Гыйльметдин) һәм Айсин керәләр. Язучы аларның портретын бирә, аерым вакыйгаларда аларның уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен дә өлешчә тергезә. Гыймакай бабай ул Бәгъремне ярата, аңа ярдәм итә, яклый. Ә Айсин аны җәберли (“тумыштан туган”), аның тальян гармунын тартып алып кырандас астына ташлый. Асылда, әлеге эпизодик геройлар, вакыйгаларда катнашып, сюжет хасил итүче ситуация тудырырга ярдәм итә һәм төп геройны тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирә.  Шулай ук эпизодик геройларга тагын Бәгъремнең яшьтәшләре Ихсан һәм Сабирҗан, Зимагур Зиннәтулла, Чулак Гамир, Раһиба  җиңги – Разияның әнисе, Разия, Кысык Күз, Разияның әнисенең туган энесе – Мәсгуть,  картинәсе Өммегөлсем керәләр.

Аталучы, ягъни әйтелеп кенә китүче геройлар да шактый. Мәсәлән, укытучы Мәхмүть абыйсы, Карамысла Рәис, Әчтәт Минәхмәт, тальян гармунны ясаучы Мөстәкыйль абзый, Кылтайган Сабир, Көнчел Әгъләм, Мәңге Төшрифүн Мөхлискә, Сунарчы Сәбәк һәм хатыны Мәстүрә, Суфиян карт, Озын Зәйнәпләр, Күпер төбе Гыйндулла, палищщик Госман, кодалар, туганнар, кунаклар, кахул дәдәй һ.б.  

Төп сурәтләү предметы кеше булган әдәбиятта кеше образлары иң әһәмиятле рольне башкара.  Кеше образлары бирелеше катлаулы күренеш хасил итә. Образ тудыру вакытында тышкы кыяфәт, портрет, психологик анализ, характер, автор бәяләмәсе, геройны башкалар белән янәшә яки каршы кую тәэсир ясый. Төп герой Бәгърем характер буларак ачылган. Әсәрнең күп өлеше шушы образны төрле яклап тудыруга хезмәт итә. Бәгърем образының бирелеше берничә яссылыкта күзәтелә ала. Язучы аның портретын әсәр буена “сибеп” бара: “Күп кенә ирләр алтмыш алтыны ваклап та кое казыта алмыйча  китеп баралар. Ә син ... уналтыда гына! Болай булса, авылда бер җегет кеше туа, димәк.” [9, б. 119] “Туган Колтамагына арып-талып, серәеп түгел, ә башын югары чөеп, хәрби җинүче адымнары белән кайтып керде.”; “Ә менә Разия өчен ул җир шарында иң чибәр кеше”; Әйе, авылда аны юкка гына “Җиз маңгай” дип йөретмиләр икән шул. Аның маңгае, чынлап та, гүяки сандалда чүкеч белән чүкелгән җиз кебек эзле һәм батынкы икән... Ияге дә дүрт почмаклы, теш казнасы да бары тик азык күшәү өчен яратылган!..” [9, б. 135] Гыймакай бабай: “Бар тирә-якка даны таралган мич чыгаручы, бура бураучы Гыймакай бабалары яратмаган кешесенә эшләү түгел, сөйләшеп тә тормый. Теле дә аның чалгы кебек: кыеп кына ала.” [9, б.  118] “Берничә ел элек карчыгыннан ятим калган, бүгенге көндә улы-килене белән бергә яшәп яткан карт, яшьләрчә тәвәккәллек белән, табынның көрәгәчесе булырга җөрьәт иткән, ә?” [9,  б. 154] Айсин: “Колхозга яңа рәис булып Мәскәүнең үзеннән үк килгән Хрущев “утыз меңчесе” [9, б. 129] Кызык телле һәм холыклы, үз бурычын үтәр өчен теләсә нинди пычракка кереп барган беркатлы, эчкерсез кеше иде ул.”  [9, б.  132]

А.Хәлим – символлар  теле белән эш итә белгән нечкә тоемлы язучы. Ә бу тел бары тик талант ияләренә генә буйсына һәм аларга гына үзенең серләрен ача. [1, б.120] Ясалма образлардан автор символларга мөрәҗәгать итә. Бәгърем образы символ булып килә. Туры мәгънәсендә егет исеме сөю хисе белән әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе символ була.  Егетнең әнисе Тәнзилә үлгәндә “улыма Бәгърем исеме кушыгыз” ди. Әйе, яраткан кешегә без төрле матур сүзләр белән эндәшәбез. Мәсәлән, бәгырь кисәгем, бәгырем кисәге, сөеклем, җаным һ.б.  Әсәрдә мондый өзек бирелә: “Аңлагансыздыр: Бәгърем исемле ул. Бәгърем исемле бегърем, димәк. Аңлагансыздыр: аның исемендә  үк ниндидер гүзәл сер, әйтеп бетелмәгән мәгънә, матур шөбһә, хәтта куркыныч фаҗига яшеренгән иде. Уйлап кына карагыз: Бәгърем кадәр бегъремне яратмаска, инкяр итәргә, аеруча ташлап китәргә мөмкинме? Мөмкин түгел. Шуңа күрә дә Бәгърем бит ул. Син Бәгъремгә: “Мин сине яратмыйм, Бәгърем” – дип әйтеп кенә кара!..”  [9, б. 124] 

Шулай итеп, хикәядә Бәгърем образы, характеры үзәктә тора. Бәгъремнең характер буларак тулы итеп тудырылуы егеттәге акыл һәм хис көрәшенең, аның кечкенә чактан ук бергә уйнап үскән дусты Разиясын югалту һ.б. ышандырырлык итеп укучыга җиткерергә булыша.          

Бу хикәясендә автор фаҗиганы персонажларның күңел дөньясында барган кичерешләр аша тасвирлый. Монда совет чорының  кешелексез сәясәте һәм татарның үз битарафлыгы нәтиҗәсендә туган катлаулы кичерешләрнең сурәтләнеше дә, аларга авторның төгәл бәясе дә урын тапкан.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Бәйрәмова Ф. Ак һәм кара көрәше.// Казан утлары. – 2001. - № 12. – 119-128 б.  
  2. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек.  Икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2004, 286 б.
  3. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.  Татар әдәбияты: Теория. Тарих. -  Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004, 247 б.
  4. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау. - Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005, 111 б.
  5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. / Казан: Татар. кит. нәш., I том – 1977, 476 б., II том – 1979, 726 б., III том – 1981, 832 б.
  6. Хализев В.Е. Теория литературы. – М., 1999.  
  7. Фәтхерахманов Р. Йөрәкнең җеназасы.// Казан утлары. – 2003. - № 11. – 132-138 б.
  8. Хатипов Ф.М.  Әдәбият теориясе. - Казан: Раннур, 2002, 352 б.
  9. Хәлим А. Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман.  – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002, 383 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү.              2. Гаделлек темасына уйлан...

Ф.Кәрим иҗатында образлар бирелеше

9нчы сыйныф укучысы Гаптрахманова Ралинәнең иҗади-эзләнү эше...

"ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары."

ХХ йөз башы лирикасы. ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ

Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм....

ХӘЙ ВАХИТ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН – КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ

Х.Вахитны әдәбият мәйданында таныткан беренче әсәре - «Беренче мәхәббәт».Әсәрдә Рәхилә образы үзенең оригинальлеге белән аерылып тора. Автор бу кызның табигый тотышына нык игътибар б...