"ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары."
статья (10 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

ХХ йөз башы лирикасы. ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gilmanov_statya_tukay_dokument_microsoft_word_12.docx46.67 КБ

Предварительный просмотр:

Гыйлманов Д.Ш.

Казан шәһәре

ХХ йөз башындагы төрмә лирикасында иҗат ысуллары һәм әләкчеләр, шымчылар образлары

Начало XX в. в России — время  сложное. В литературе широкое распространение получила тема тюрьмы (произведения Г.Тукая, М.Гафури, С.Рамиева, Н.Думави и др.), которая способствовала возникновению образов

доносчиков, сыщиков. В то время, именно, они становились объектом резкой критики татарских писателей.

        This article deals with hard period in the beginning of  XX century in Russia. There was the subjest of “prison” promoted emergence of  images of informers, detectives were adopted in Russian literature (G.Tukay, M.Cafury, S.Ramieva, N.Domany and ofhers). They became object of criticism of the Tatar writers, at that time.

XX йөз башы татар әдәби хәрәкәтенең иҗтимагый-тарихи нигезе бик тә катлаулы һәм сикәлтәле. Нибары егерме ел эчендә Россия зур тетрәнүләр кичерде. Моңа сәбәпче булып, ХIX йөзнең соңгы чирегендә татар халкының да феодаль яшәештән капитализмга күчүе, уяну һәм алгарыш дәвере башлану, гасыр башындагы рус-япон сугышы, 1905 еллардагы беренче рус революциясе, реакция чоры, яңа революцион күтәрелеш, Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре һәм, ниһаять, гражданнар сугышы торды. Билгеле, бу иҗтимагый формацияләр алмашу, сугышлар, инкыйлаблар татар халкының аңына, аның мәдәни-әдәби хәрәкәтенә зур йогынты ясады.

Бу тарихи вакыйгалар татар әдәбиятына яңа эчтәлек, яңа ысуллар алып килде, әдәби барышны да тизләтте.  Г.Тукай, М.Гафури, С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Н.Думави, С.Сүнчәләй, З.Бәшири, М.Укмасый, Ш.Бабич кебек талантлы шагыйрьләр килде. Аларның барысы да, халык мәнфәгатьләрен яклап, колониаль изүгә ризасызлык белдереп, самодержавие башбаштаклыгына һәм аның бюрократиясенә каршы күтәрелде, милли яңарыш идеяләрен куәтләде.

1905 елгы инкыйлаб вакыйгаларыннан өркеп калган патша хөкүмәте тиз арада һушына килә, милли-азатлык хәрәкәтләрен бастыру юнәлешендә чаралар күрә, аларны гамәлгә ашыру эшен тизләтә. Массакүләм эзәрлекләүләр, тентүләр, донослар чоры башлана. Революция казанышлары булган демократик ирекләр бер-бер артлы юкка чыгарыла. Погром һәм репрессияләр, гадәти күренешкә әйләнеп, матбугат һәм культура эшләренә контроль дә тулысы белән полиция, жандармерия кулына күчә. Г.Исхакый бертуктаусыз эзәрлекләнә, әле төрмәгә, әле сөргенгә озатыла. Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Ф. Кәрими, С. Рәмиев, С.Сүнчәләй, Г.Коләхметов, Г.Ибраһимов, Ш.Әхмәдиев, Г.Газиз, Ә.Хәсәни, З.Рәмиев, Н.Думави һәм башкалар күзәтү астына алыналар, ә кайберәүләре төрмәләрдә дә утырып чыгалар.[12, 59-60 б.]

«Азатлык, милли күтәрелеш идеяләрен җырлаган һәм самодержавиенең нигезен җимерергә чакырган өчен, үч алулар башлану, эзәрлекләүләргә дучар ителү әдәбиятның иҗтимагый, әхлакый эчтәлегендә дә үзгәрешләр китереп чыгарды. Шул нигездә язучы каләме дә көз сурәте, кояш баю, эңгер, төн тасвирлары, кайгы-хәсрәт мотивлары хөкем сөргән дөньяга ешрак мөрәҗәгать итә башлый. Әсәрләрдә ачлык, төрмә, богау, палач, кабер, елан-чаянлы хәят, юлсыз, маяксыз яшәеш темалары тамыр  җәя.        

Тоткын – мәхбүс образы исә, гомумән, бер традицион сурәтләү алымына әверелә». [1, 137 б.]

Шигъриятебездә М.Гафури, беренчеләрдән булып, милләт бәхете, азатлыгы өчен үзен корбан итәргә әзер торган лирик герой - мәхбүс образын тудырды. Аның «Фидаи мәхбүс агызыннан» шигыре (1906)—шундыйларның берсе. М.Гафуриның лирик герое—татар милләтенең хокуклары өчен көрәш алып барулары. Шуның өчен дә самодержавие ялчылары аны зинданга салганнар:

Бәне  япты бу йиргә мөстәбидләр-

Бәне күрде алар дошманыннан артык.

Бүләк иттем канымны милләтемә,

Бүләк улмас җиһанда каннан артык.

Шул юлда җаным фида  итәрмен,

Бу милләт чөнки бәңа җаннан артык. [3, 66 б.]

Күренә ки, автор «мөстәбидләр» дип изүчеләрне – самодержавие һәм аның бюрократиясен, башка өстен катламнарын атый. Шигырь тукымасына «Милләт ул - кан берлеге» дигән фикер дә килеп кергән. «Идегәй» дастаныннан ук килгән «буында типкән кан» образы да яңача кабул ителгән. Бераз соңрак Гафуридагы милләткә бүләк ителгән иң зур «бүләк кан» образы Дәрдемәнднең «Гөрләгән сулар» шигырендә туган кавемнең «мөкатдәс каны» булып гәүдәләнәчәк.

М.Гафуриның лирик герое, нинди генә каршылыкларга, кыенлыкларга очраса да, үзенең олы максатыннан чигенмәячәк. Ул милләтенең азатлыгы өчен, Мәскәү һәм Казан кебек башкалаларны калдырып, Себер «нәфи ителергә»—читкә сөрелергә дә, үзен корбан итәргә дә риза:

Бәне гәр нәфи итсәләр моннан Себергә,

Себер Мәскәү дәхи Казаннан артык. [3, 66 б.]

Күрәбез, М.Гафуриның «Фидаи мәхбүс агызыннан» шигырендә беренче рус революциясе еллары өчен  хас публицистик рух әле бик тә көчле. Реакция еллары башлану белән, бу темага шагыйрь Г.Тукай да мөрәҗәгать итте. Әмма ул зиндан темасын яктыртуны тәрҗемә әсәрләрдән башлап җибәрде.

1907 елда Тукай Пушкиннан «Узник» шигырен «Мәхбүс» исеме белән татарчага нәзыйрә рәвешендә тәрҗемә итте:

Дигән төсле була: "Моннан күчик без,

Канатлан син дә, сахрага очыйк без!

(«Мәхбүс»)

«Тукайның Пушкин әсәренә мөрәҗәгать итүе үз заманының реаль чынбарлыгы белән бәйләнгән. 1905-1907 елгы революция чигенгәннән соң, Россиядәге тормыш караңгы төрмәгә әйләнеп, шәхеснең, шагыйрьнең бик авыр шартларда калуына, кол булып яшәүгә протесты, нәфрәте һәм азатлыкка сусавы чагылды». [11, 48 б.]

Пушкин шигырендәге ирегеннән мәхрүм ителгән тоткынның яктылыкка омтылуы, Тукайча, Россиядә «халыклар төрмәсе»ндә яшәүче халыкларның азатлыкка омтылышын хәтерләтте. Ләкин татар шагыйрендә бу конфликт руссочыл карашлар ярдәмендә, романтикларча, көчәйтебрәк бирелде; төрмәне хәтерләткән Россия чынбарлыгына хөр, иркен, матур сахра тормышы каршы куелды.

Шулай итеп, Тукай, символик образлар ярдәмендә калҗасын чукый-чукый мәхбүскә карап, аны үзе белән бергә аулак сахраларга, ямь-яшел кыр-болыннарга, күк диңгез, ак таулар артына очарга ишарәләгән бөркетне сурәтләп, татар әдәбиятын мәхбүс темасына язылган яңа бер романтик әсәр белән баета. [2, 99 б.]

1905 елгы буржуаз–демократик революция Сәгыйть Рәмиевне дә иҗтимагый–сәяси көрәш мәйданына чыгарды, гыйсъянчылык романтизмының талантлы бер шагыйре итеп формалаштырды. 1906 ел башларында ул Оренбургтан Казанга килә, Гаяз Исхакый белән  «Таң йолдызы» газетасында эшли, анда патша самодержавиесенә каршы юнәлтелгән  мәкаләләр бастыра. Аларда ул  «ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләрне күтәрә, Дәүләт думасының хезмәт халкы өчен берни дә эшләмәвен, илдә ачлык, ялангачлык, эксплуатация һәм террор хөкем сөрүен күрсәтә; иске идарәне бетереп, дәүләт идарәсен бөтен халык кулына бирү, җир һәм ирек таләпләрен яклый». [6, 174 б.]

Татар халкын самодержавиегә каршы көрәшкә өндәү максатыннан, ул  «Марсельеза», «Бәхилләшү», «Батыр атлагыз, иптәшләр!» (Смело, товарищи, в ногу!») (1906) кебек җырларны тәрҗемә итә.

С.Рәмиев тәрҗемә иткән революцион җырлар арасында киң таралганы, мөгаен, «Бәхилләшү» җырыдыр. Бу әсәр, бигрәк тә 1905 елның октябрь күтәрелешеннән соң,  Казанда һәм бөтен илдә халыкка каршы көчле репрессияләр башланган чорда киң таралып китә. Ул җыр көрәш юлында корбан булганнарга, төрмәләргә ябылган революционерларга мәдхия булып яңгырый:

Төрмәләр, кайгылар сез күп күрдегез,

Рәхимсез хакимнәр аркасында.

Дошманнар гафу аямадылар,

Тимер  богауда сез йөрдегез,

Халык тиз көннән йокыдан уяныр,

Бәхетле, гайрәтле һәм ирекле…

Шул елларда Рәмиев үзе дә шундый ук күтәренке рух белән сугарылган романтик шигырьләр иҗат итә. Мәсәлән, 1906 ел уртасында, революциянең нәкъ кызган бер чорында язылган «Бел телен, эзлә юлын…» дигән шигырендә ул:

Төрмәләргә кешеләр тулган,

Себерләргә дә куылган;

Кара! Дөнья ничек канга күмелгән?

Урамнарга үлекләр өелгән!

Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?  [5, 28 б.]

Инкыйлабый эшчәнлеге өчен С.Рәмиев туктаусыз эзәрлекләнә һәм төрмәгә салына. Зинданда С.Рәмиев М.Горькийның «Тормыш төбендә» (1902) пьесасыннан Бубнов һәм Кривой Зобның «Кояш чыга да, бата да…» дип башланган җырын тәрҗемә итә (бу җыр тәрҗемәдә «Богаулар» дип атала) һәм, М.Горький пьесасы геройлары кебек, золымга, коллыкка каршы үзенең романтик протестын белдерергә тели:

Кояш чыга да, бата да,

Төрмәм мәңге караңгы.

Көннәр, төннәр зобаныйлар,

Их ....................................х!

Тәрәзәмне каравыллый…

Их сез, богаулар, богаулар,

Сез—тимер зобаныйлар.

Сезнең тырнаклар аякны

Их…………………………..х!

Рәхимсез сызгалыйлар.[10, 48 б.]

Бу җыр да, «Марсельеза» һ.б. революцион җырлар кебек үк, татар хезмәт ияләре арасында киң тарала. Аннан бер өзекне Г.Камал  «Бәхетсез егет» драмасына кертеп җибәрә. Ул Себергә барып җитә һәм татарлар арасында «Каторжаннар җыры» дигән исем ала. [6, 175 б.]

Сәгыйть Рәмиевнең «Таң йолдызы»ның 1906 елгы 30 сентябрь санында басылган, исеме «Шигырь» дип кенә куелган әсәренә дә тоткынлык һәм ирексезлек мотивлары килеп кергән, «әсәрдә күбрәк игътибар илдәге иҗтимагый– сәяси көрәшкә, контрреволюция көчләренең халык хәрәкәтләренә

каршы кулланган рәхимсез чараларына юнәлдерелгән»: [6, 176 б.]

Әгәр баксак гәзиттәге хәбәрләргә,

Палачлар яшь җаннарны һәлак итә.

«Асу», «ату», «Себер» дигән кара сүзләр

Йөрәкләрне ярып тоз сипкәндәй итә.

С.Рәмиевнең тоткын темасына язылган һәр шигыре романтик пафос белән өретелгән, инкыйлабчыларны атучы, асучы, Себергә сөрүче самодержавие вәкилләренә карата кискен гаепләү сүзләре әйтелгән.

С.Рәмиев Октябрь инкыйлабы көннәренә кадәр жандармерия күзәтүе астында яши. Хәтта берничә тапкыр кулга да алына. Хөкүмәт органнары янау һәм куркытулар юлы белән аны яшерен агент итәргә дә маташалар…        

Киң катлам укучыларга аз билгеле булган Мәхмүт Алмаев (1874-1907) шигъриятендә дә төрмә темасын очратырга мөмкин. Ул да хөррият алып килүче 1905 елгы революцияне шатланып каршы ала, халыкның азатлыкка омтылышын яклый. Инкыйлабый хәрәкәтләрдә катнашкан Алмаев реакция елларында зинданга да ыргытыла һәм анда «Төрмәдән» (1907) дигән публицистик эчтәлекле шигырен иҗат итә. Күтәренке рухтагы бу шигырь халыкны үз хакларын һәм хокукларын даулау өчен көрәшергә өнди. Замандашларының милли азатлык турындагы уй-фикерләрен, теләк-максатларын тормышка ашыру өчен, Алмаевның лирик герое үзен корбан итәргә дә  риза:

Төрмәдә чересәм дә палачларның кулында,

Җаным - тәнем фида улсын хөрриятнең юлында.

Җир йөзенә ут алса да, кире кайтмам юлымнан,

Җан бирсәм дә бән бирмәсмен хөрриятне кулымнан.

И, туганнар, тырышаек хөрриятне алырга,

Залимнәрнең җаннарыны җәһәннәмгә салырга.

(«Төрмәдән»)

Стиле белән инкыйлабый эчтәлекле, мәгърифәтчелек чакыруларына корылган бу шигырь дә кара көннәрнең үтәчәгенә өмет чаткыларын сүндерми.

Кыскасы, ХХ йөз башы татар поэзиясендә сәяси, иҗтимагый-социаль, рухи яшәешне зиндан белән чагыштырган бик күп әсәрләр язылган. Аларның күбесе—лирик  геройның эчке дөньясын ачучы романтик шигырьләр. Алар арасында Аурупа һәм рус әдәбиятларыннан тәрҗемәчеләр дә бар. Беренче рус революциясе елларындагы төрмә лирикасы явызлыкка каршы көрәш, киләчәккә өмет фикере белән яши. Реакция елларында иҗат ителгән шигырьләрдә зиндан-азатлык антиномиясе драматик, я булмаса фаҗигале кичерешләргә корыла. Унынчы еллар шигъриятендәге мәхбүс темасы, фәлсәфи эчтәлектә бирелгән рухи азатлык мотивлары белән кушылып, аерылгысыз бер бөтен булып үсеп китә.

«Шулай итеп, татар поэзиясендә традицион тоткын образы белән заман яшь кешесенең лирик образы арасында тирән аваздашлык, якынлык барлыкка килеп, нигездә, бу момент романтик чагылыш алды. Әмма шул ук вакытта монда, әдәби шартлылык һәм гомумилек күпме генә сакланмасын, заман чынбарлыгы белән бәйләнгән реаль башлангычның өскә чыгарга теләве дә төсмерләнде. Соңгысы исә лирик геройның, шагыйрьнең беренче нәүбәттә зур чынбарлыкка, ил, халык язмышына якын торуы кебек шартлардан азыклана иде».[11, 154 б.]         

Әдәбиятта киң чагылыш тапкан тоткынлык, төрмәләр темасы котылгысыз рәвештә доносчы, шымчы, әләкче образларын мәйданга чыгара. Әдәбиятка өр–яңа тискәре образлар килеп керә. «Татар мәгърифәт учакларын туздыру, демократик көчләрне эзәрлекләү максатыннан, репрессия машинасы, үз хәрәкәте тагын да нәтиҗәле булсын өчен, татарлар арасыннан җасуслар төр–кеменә дә таяна». [1, 146 б.] «Провокаторлар Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Колахметов,  Г.Ибраһимов кебек әдипләр һәм яшьләрнең идеологлары булган башка кеше-ләр арасына үтеп керәләр, самодержавиегә каршы сүз сөйлиләр, чын йөзләрен яшереп, бу әдипләр белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыралар. Һәм көнлек информацияне жандармериягә җиткереп торалар. Мондый шымчылардан бигрәк тә Г.Ибраһимов, Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхметов, Ф.Агеев, Г.Газиз, Ш.Әхмәдиев җәфа чиккәннәр». [4, 35 б.]  Без бу исемнәр янына Г.Исхакый фамилиясен дә өстәр идек. Шул рәвешле, жандармерия идарәсе һәм полиция хезмәткәрләре, гайре табигый чаралар кулланып, милли азатлык хәрәкәтен эчтән таркатырга тырыша.        

Бу чор әдәбиятында сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнгәннәр. Мисал итеп, М.Гафури, В.Җәлал, Г.Гайнуллин, Х.Габидов шигырьләрен китерергә була. Бу елларда М.Гафури үзенең «Доносчы» (1910), «Сатлыклар» (1911) дигән шигырьләрен иҗат итә. Мәсәлән, «Доносчы» шигырендә доносчы-провокаторның чын йөзе шигырьнең дүрт юлында ачып  бирелә:

Белми бит ул алдына баскан дию -

Табынып шуңа, ул да зураймак була;

Ике тиен дә тормаслык җәлладларга

Башын сатып, тамак туйдырмак була. [3, 247 б.]

Шагыйрь сурәтләгән дию - самодержавиенең терәге булган кара көчләр символы.

Бер үк вакытта автор кеше табигатенең камил булмавын, аның, хакимият каршында вөҗданын сатып, «зураерга», дәрәҗәсен күтәрергә теләвен дә искәртеп үтә. Бу бозык адымга баруның икенче сәбәбе дә бар икән: кайберәүләр бу адымга тамак туйдыру өчен баралар.

Ә «Сатлыклар» шигырендә өстен сыйныфларның халык көче белән мал туплауларын, ерткычлыкларын, әхлаксызлыкларын фаш иткән реалист - әдип кешеләрне акчага, алтынга сатылуда гаепләде. «Җир өстендә кайчан алтын бетәр, шунда туар хаклык» дигән фикер белән чыкты.

Кем бар соң сары алтынга сатылмаган,

Үз-үзен алтын белән шат кыйлмаган;

Килер җир, чыгар урын күренгәндә,

Күзе тонып, үз якынын ят кыйлмаган?

Шуның өчен хакыйкать аска калды,

Дин, вөҗдан, инсаният һәм тапалды...

Халыкның күз терәгән нәрсәсе - шул,

Башка якны уйлау-фәләннәр тукталды. [3, 276 б.]

Шәрекъ, төрки һәм татар әдәбиятларында алтын - акча - байлык хакимиятен тәнкыйтьләүнең бик ерактан килгән тамырлары бар. Алтынның коточкыч җимергеч көче турында изге китапларда да язылган. Урта гасырларның һәм Яңа заманның барлык күренекле шагыйрьләре алтын хакимиятен җәмгыятьтәге рухи яшәешенең нигезләрен какшатучы явыз көч итеп карадылар (Хакани, Низами, Нәвои, Фөзули, Мөхәммәдьяр, Тукай һ.б.). Мәҗит Гафури да алтынны татар халкы яшәешендәге дин, вөҗдан, инсаният кебек рухи кыйммәтләрнең тамырын корытучы явыз көч дип таный.

Доносчы образы Вакыйф Җәлал (1887–1922) һәм Гариф Гайнуллин (1878–1935) шигырьләрендә дә очрый. Бу темага һәр шагыйрь үзенчә якын килергә тырышкан. Мәсәлән, Вакыйф Җәлал «Доносчыга» шигырендә мондый затларны каты тәнкыйть утына тота, аларны «еланнан да явыз, эттән дә яманрак бәндәләр» итеп күрсәтә, пычрак ашап тамакларын туйдыручы «хинзыйр», ягъни дуңгыз белән чагыштыра. Ә Гариф Гайнуллин үзенең «Ялган доносчыга» дигән шигырендә мәгърифәтчеләрчә үгет-нәсыйхәткә мөрәҗәгать итеп, бу кара эчле затны (ә ул, өстәвенә, дин әһеле) үзенең кылган яман  эшләреннән тәүбә кылырга, бары тик Алла колы булырга гына чакыра:

Бул иманлы,бул оҗмахлы — бул изге кол син генә!

Бул «мөшәех» син доноска, даимән чапмак белән…

Гайреләр тик «зиндыйк» улса, «дәһри» улса да ярар;

«Иң якыны» хакның бул син, шул уйда ятмак белән.

Уйла үзеңне: «яхшы»лардан һәм «чын голяма», диеп,

Һич урынсыз, милләтеңә ифтира  япмак белән.

Шигырьнең азагында милләткә яла ягуның чын голәмә өчен Хак Тәгалә юлыннан ераклашу, дәһрилек итеп тамгалана.

Хәбибулла  Габидов та (1886-1939) «Мәхбүс мөгаллим» (1916) шигырендә бу теманы дәвам иттерә. Автор үзе дә, Верхотура һәм Иркутск якларында мөгаллимлек иткәндә, көндәшләренең әләкләре—«ифтиралар ягулары» аркасында, төрмәдә утырып чыга. Шигырьдә ул үзенең төрмәдә үткәргән борчулы көннәренә һәм хәсрәтле  кичерешләренә басым ясый:

Йокым килми, төннең–төн буена көтеп алам таңның атканын;

Калын диварларның арасында уйлыйм дошман мине сатканын.

Бер сискәнеп җаным, бер калтырый… әйләнәсе аның кыш кебек;

Җим эзләргә чыгып, ауга төшеп әҗәл көткән мәэюсез  кош кебек.

Зарлана да җаным, моңлана да… тар урынга кереп ябылгач...

Күренә ки, Х.Габидов төрмә һәм шымчылык темасын традицион образ-сурәтләр ярдәмендә ача (калын диварлар, тар бүлмә, йокысызлык, мәэюс кошка әйләнү, гакыл качу һ.б.). Шигырьнең эчтәлегеннән күренгәнчә, шагыйрь җәдитче мөгаллим булган, әмма кадимчеләр аңа яла якканнар,  «мәгъсүм, яшь сабыйларга» белем бирүдән мәхрүм иткәннәр.        

Мөгаллим халкы һәм балалар алдындагы изге эшен ахыргача алып барып җиткерә алмавына уфтана.

ХХ йөз башындагы татар зыялылары, мөгаллимнәр аеруча Ишми  ишан шымчыларыннан җәфа чигәләр.  Аның образы явызлык символы буларак әдәбиятка да кереп калган. Ишми ишанның самодержавие агенты булуы турында күп документлар сакланып калган. Бу хакта М.Мәһдиев мәкаләсендә, А.Х. Мәхмүтованың «Лишь Тебе, Народ, Служенье» монографиясендә күп мәгълүмәт китерелә.

Г.Тукай да 1910 елда язылган «Кайда? Кем?» дигән шигьри фельетонында Ишми ишанны  «фетнәле эшләр башында» торучы тәдәнни (артка өстерәү) арбасы дип атый, сатира теле белән аны «мәлгунь», «чалмалы карт марҗа» дип сүгә:

Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?

Бер авылның чалмалы карт марҗасы! [9, 96 б.]

Ә икенче бер шигырендә дә, халык җырлары стиленә мөрәҗәгать итеп, Тукай Ишми ишанны «милләтне сатучы», доносчы дип тәмамлый:

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,

Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам– таш урам, ташу ага басудан,

Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан. [9, 153 б.]

 «Доносчы колагына хор белән әйтелер» (1912) шигырендә дә Тукай милләтен, аның алдынгы карашлы улларын сатып акча эшләгән  мондый адәмнәрне үләксә, иблис, шайтан белән чагыштыра:

Ташдыйн битәр катысың!

Үләксәдәй сасысың!

Һәр көн донос ясыйсың!

Вөҗдансызсың тидия!

Һәр фетнәнең башысың!

Иблиснең юлдашысың!

Милләт башын ашыйсың!

Хәрам корсак тидия! [8, 346 б.]

Шагыйрь, «Кызыл алма» дигән  дини китапның стиленә ияреп, публицистларча маңгайга бәреп, хәтта  натуралистик бәяләр биреп («Суга сигән җүләрсең»), унынчы еллар башында көчәеп киткән доносчылык күренешләрен камчылый.

ХХ гасырның башында милли азатлык хәрәкәте яңа бер үсеш баскычына аяк басты. Татар халкының төрле катламнарын берләштереп, милли аңны үстерү, милләтне иҗтимагый һәм рухи тәррәккыять баскычларына күтәрү,  әһәмиятле мәсьәлә буларак, көн тәртибенә куелды. Татар зыялылары бу юнәлештә ачыктан-ачык та һәм яшерен рәвештә дә эш иттеләр: очрашулар, җыелышлар, хәтта Киевта яшьләрнең мөселман съездын үткәрүгә омтылыш ясадылар. Патша самодержавиесе, жандармерия, полиция, төрле күзәтүчелек оешмалары татарлар арасындагы сәяси хәрәкәтләрне күзәтеп торды. Бу эшкә татарларның үзләре арасыннан да шымчылар төркемен булдыруга зур игътибар бирде. Бик күп татар зыялылары пантюркизмда, панисламизмда гаепләнде. Татар зыялылары да патша хөкүмәтенең бу эзәрлекләвенә җавапсыз калмадылар: газета-журнал битләрендә мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр белән җавап бирделәр.

Кулланылган әдәбият

  1. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. Казан: Фикер,

2002. 132–133 б.

  1. Ганиева Р.К. Төрки әдәбиятларда иҗат методы мәсьәләләре:

Хәзерге татар әдәбият белеменең актуаль мәсьәләләре.  Казан:  1979. 97–105 б.

  1. Гафури М. Әсәрләр. Дүрт томда. 4 том. Шигырьләр һәм мәсәлләр. Казан:

Татар. кит. нәшр., 1980. 66 б.

4. Мәһдиев М. Татар провакаторлары: ХХ йөз башы татар зыялылары арасында патша хөкүмәте агентурасы  // Идел. –1999. – №4. – Б.35.

  1. Садретдинов Ш. Сәгыйть Рәмиев иҗаты. Казан: Казан

университеты нәшрияты,  1973.  28 б.

  1. Садретдинов Ш. Сәгыйть Рәмиев / Ш.Садретдинов // Татар әдәбияты

тарихы. Алты томда. 3 том. ХХ гасыр башы. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.  174 б.

  1. Сүнчәләй С. Әсәрләр һәм хатлар . Казан: Татар. кит. нәшр.,

2005. 88 б.

  1. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар .

Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. 346 б.

  1. Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 2 том.  Казан: Татар. кит. нәшр., –

1985. 96 б.

  1.  Халит Г. ХХ йөз башында татар әдәбияты: очерклар.  Казан:

Таткнигоиздат, 1954. 48 б.

  1.  Халит Г. Яңа гасыр   поэзиясе: ХХ йөз башы (1905–1917 еллар) татар

поэзиясендә иҗат методы, лирик герой, традиция һәм новаторлык мәсьәләләре. Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. 148 б.

  1.  Халит Г. Әдәби процессның төп юнәлеше.  Татар әдәбияты тарихы. Алты

томда. 3 том. ХХ гасыр башы. Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. 59–60 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Хәлимнең "Казыктагы тальян" хикәясендәге образлар сурәтләнеше (фәнни эш)

А.Хәлим прозасы – яшәешебезнең көзгесе, милли сурәтебезнең гарип формаларга керүен татарның үзенә күрсәтү, ваемсызлык йокысына талган милләттәшне уяту идеясенең нечкә сәнгать алымнарына төренеп, әдәби...

Басым. Басым берәмлекләре. Басымны арттыру һәм киметү ысуллары.

Тема: Басым. Басым берәмлекләре. Басымны киметү һәм арттыру ысуллары.Максат: Басым төшенчәсен һәм аның үлчәү берәмлекләрен аңлату; басымны киметү һәм арттыру ысулларын, аның  тормышта кирәк...

Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары. 5 сыйныфлар өчен әдәбияттан дәрес план - конспекты

Укучыларны Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән таныштыру.Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү....

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү.              2. Гаделлек темасына уйлан...

Ф.Кәрим иҗатында образлар бирелеше

9нчы сыйныф укучысы Гаптрахманова Ралинәнең иҗади-эзләнү эше...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ

Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм....

ХӘЙ ВАХИТ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН – КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ

Х.Вахитны әдәбият мәйданында таныткан беренче әсәре - «Беренче мәхәббәт».Әсәрдә Рәхилә образы үзенең оригинальлеге белән аерылып тора. Автор бу кызның табигый тотышына нык игътибар б...