"Кыш" темасы буенча, дәрес планы
материал по теме

Зарыпова Гульшат Хурматовна

Кыш 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh.docx23.95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

муниципаль бюджетлы гомуми белем учреждениесе

Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема:Кышны сурәтләү

Раздел: туган якка кыш  килде

Дәрес тибы:  яңа белемнәрне өйрәнү

Дәреснең максаты: кышның билгеләрен өйрәнү һәм проект төзегендә куллану

Бурычлар: 1) Кышның табигатен өйрәтү 

2)Кышкы уен төрләрен яраттыру 

3)Сүзлек запасын арттыру, кирәкле сүзләрне аңлап алырга өйрәтү 

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси: укучыларда мөстәкыллек һәм бер-берсенә карата хөрмәт хисләре, парларда, группаларда  эшләү

  Предмет:  Кышкы табигатьне сүрәтли белү  

Метапредметные:

А) коммуникатив: информациюне ала һәм бирә белү

Б) регулятив: максатларны куя һәм анны үтәү юлларын белү

Укучыларның эшләү формалары: коллектив белән, парларда һәм группаларда эш

Техник чаралар: ЭОР, персональный компьютер, проектор, презентация, учебник, раздаточный материал, ватман, фломастеры, интерактивная доска.

Укыту формалары: проблемалы

Структура и ход урока:

  1. Укуга уңай караш тудыру . (1 мин)

- Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

- Минем дә кәефем яхшы. Утырыгыз.

 Дежур укучылар сөйләшүе.

- Рәхмәт. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

   II. Белемнәрне актуализацияләү һәм укуның  пролбемасын куйганда  кыенлыклар килеп чыгу  (4 мин)

(Җир йокысы) Г.Тукай шигырен фонетик күнегү урынына уку. (пышылдап, шатланып)

СЛАЙД № 1

Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Укучылар бу шигырь нәрсә турында?(Кыш)

  • Димәк, без бүген нәрсә турында  сөйләшәбез?Дәресебезнең темасы ничек булыр( Кыш турында)

  • Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз. Моның өчен сезгә сары, кызыл, яшел карандашлар кирәк булыр.(Приложение №1)

Парларда эш.ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.

  • Вадим син кышны яратасыңмы?
  • Спроси у друга, любит ли он зиму;
  • Скажи что у тебя есть санки, лыжи, коньки  и ты любишь кататься;
  • Спроси у Камиля , умеет ли он кататься на коньках, на лыжах;

Слайд №2. Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Өй эшен тикшерү (4мин)

1нче укучы “ Тауда ”  хикәясен укый.

2нче  укучы ясаган рәсемен күрсәтеп сөйли.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

  • Хәзер күзләрегезне йомыгыз, кышны  күз алдына китереп карагыз.
  • Ничек күз алдына китердегез? Сүрәтләгез әле?

.............................................................

III  Кыенлыкларны чишү юлларын  табу. (1 мин.)

Димәк, без нәрсә эшли белмибез? ( Без кышны сурәтли белмибез.)

- Нинди максат куябыз? Димәк, бүген дәрестә нишләргә өйрәнәчәкбез? (Кышны сурәтләргә өйрәнәчәкбез, сүрәтләү планын, тәртибен төзибез)

III. Кыенлыкларның сәбәбен һәм урынын табу. (6 мин)

-Шулай итеп, кышны сүрәтләгәндә тагын нәрсәләр турында сөйләргә кирәк? ( һава торышын, нинди уеннар уйнауны, нинди булын, төсен һ.б.)

СЛАЙД № 3

Экранда чыга

Һава торышы:

Нинди уеннар беләсез :

Кышның нинди булын әйтү:

  • Яхшы, һава торышын, нинди уеннар беләсез,  әйтегез. (укучылар белгән сүзләрен әйтәләр)
  • Бу сүзләр генә җитәме? (Юк. Сүзләр аз беләбез)
  • Димәк, сүз байлыгыз әз.
  • Конверт № 1 алыгыз, биремне игътибар белән укыгыз. Бирем: Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. Кайсы төркемгә керә?

       - Парларда киңәшләшеп языгыз. Сүзлекләрдән файдаланыгыз.

  • Һава торышы: салкын – холодно , кар ява  – идет снег , буран  – буран, көчле җил- сильный ветер,
  • Нинди уеннар : хоккей, чаңгыда шуу, тимераякта шуу, чанада шуу
  • Кышның нинди булуы: матур  - красивый , ак- белый, күңелле- весело
  • Парларда бер-берегезгә әйтеп карагыз.

Тактада эленә. Экранда эталон чыга. Бер-берегезнең эшләрен тикшерегез.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз

   IV Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану (3мин)

- Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез.

- Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш : дус, әдәпле, тыныч, актив. Командир, сүзлек өчен җаваплы, вакыт өчен җаваплы, язучы сайлагыз.

- Карточка № 2 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Кышны сурәтләү өчен, план нинди тәртиптә булырга тиеш.

СЛАЙД №4

Һава торышы

Кышкы уеннар

Кыш көне көн нинди

Һәр төркем тактага үз планын такага элә. (тактада 2 план булачак)  (Уртак бер план килеп чыга.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

V. Төзегән проектны тормышка ашыру. (5мин)

- Хәзер инде сүз байлыгыз бар, планыбыз бар. Шулар ярдәмендә өченче номерлы каточкадагы биремне эшлик:

 Төркемнәрдә эшлисез Карточка № 3 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштырыгыз.

- Хәзер сез нишлисез? Какая у вас задача? (План буенча текстагы җөмләләрне тәртип буенча урнаштырабыз)

Текстлар.

  1. Кыш көне тимераякта, чанада, чаңгыда шуарга мөмкин. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. Урамда салкын. Кыш көнен бик яратам. Менә кыш җитте. Мин шугалакта тимераякта шуам һәм хоккей уйныйм.
  2.  Ә малайлар  хоккей уйнылар. Менә салкын кыш җитте. Кыш көне кышкы спорт ярышлары була. Кызлар тимераякта шуарга яраталар. Балалар кар бабайлары ясыйлар. Кыш көне күңелле.

  • Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз. Хаталарны төзәтегез. Киңәшләшегез.
  • Җөмләләрне әйләндерегез, дөрес булса, кыш рәсеме килеп чыга.
  • Һәр төркем үз кыш рәсемен  табарга тиеш.
  • Экранда 2 кыш  рәсеме чыга.

СЛАЙД № 5 Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

VI. Сөйләмдә беренче ныгыту.(3мин)

  • Хәзер һәр төркем үз текстын укый, икенче төркемнәр әйтегез, кайсы рәсем  аларныкы? (текстны чиратлашып укыйлар)

Физминут: ”Җил исә,исә,исә” (2 мин)

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә,үсә.

VII. Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.(5мин)

Аудирование.

Менә салкын кыш җитте. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды. Урамда салкын. Кыш көне шугалакта  тимераякта, тауда чанада, урманда чаңгыда шуарга мөмкин. Балалар кар бабайлары ясыйлар. Кыш көне күңелле. Мин кышны  бик яратам.

  • Дәфтәрләрне ачыгыз. Текстны игътибар белән тыңлагыз. Кыска җавапларны дәфтәрдә языгыз.

Индивидуаль эш.

Кыш көне көннәр нинди   ______________________________

Кыш көне төннәр нинди   _____________________________________

Кыш көне нинди уеннар бар  __________________________________

Тимер аякта кайда шуам _____________________________________

Мин кышны  яратаммы? ______________________________

СЛАЙД № 6

  • Экранда дөрес җавап чыга. Хәзер бер-берегезнең эшләрен тикшерегез

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

VIII. Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру.(8мин)

  • Кыш  турында матур, дөрес итеп яза беләсезме?

СЛАЙД № 7

-  Укучылар,карыйк әле.

Төркемнәрдә эшлисез. Кышны    сурәтлисез. (проект) Сезгә кышны сурәтләгән картина бирәм. Сез планга карап, аны сурәтләү проектын төзисез.

Командирлар чыгыш ясый.

  • Күзләрне йомып тыңлыйсыз. Хәзер кышны күз алдына китерә аласызмы?
  • Сез нәрсә өстәр идегез?  Кыш турында нәрсәләр белдегез. (русча сөйләгез)

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

IX. Рефлексия. 3мин

  1. – Без бүген дәрестә нишләдек? Җөмләләрне дәвам итегез:

- Хәзер мин ............... беләм.

     - Мин  .........................өйрәндем.

- У кого были трудности? В чем? Почему?

- Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз. Кемнең нинди төс күбрәк, шул төстәге түгәрәкне күтәрегез.

- командирлар, Үзбәя битен җыеп бирегез

ӨЙ ЭШЕ(2мин)

  • Кемнең яшел төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең сары – 2 төр, кызыл – 3 төр.

  1. Яшел – Кыш турында презентация ясарга.
  2. Сары – Кышкы уеннар турында  хикәяне тулыландырырга.
  3. Кызыл – Текст буенча сораулар төзергә.

Приложение №1

Фамилия  Исем

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

Мин аңламадым, эшләмәдем

1.

Парларда эш

Ситуатив күнегүләр

Лексиканы кабатлау

2.

Индивидуаль эш

Өй эше

Аудирование

3.

Төркемнәрдә эш

План төзү

Текст төзү

Проект


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

"Безнең музейларыбыз" темасы буенча дәрес планы

7 нче сыйныфларының рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова. Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча "Безнең музейларыбыз" темасына дәрес планы....

5 класста сузык авазларны кабатлау буенча дәрес планы

Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес планы....

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе буенча дәрес планы.

Г.Исхакыйның "Җан Баевич" комедиясенә анализ...