УМК Сәлам! 2 нче сыйныф Тема Киемнәр
план-конспект урока

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon umk_slam_2_nche_syynyf_tema_kiemnr.doc256 КБ

Предварительный просмотр:

УМК «Сәлам!»

2 нче сыйныф

Тема: Киемнәр. 2 нче сыйныфның рус төркемендә дәрес.
Максатлар:

  1. Киемнәр исемнәре белдергән сүзләре белән таныштыру;
  2. Аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның фикерләү сәләтен, сүзлек запасын үстерү;

Җиһазлау: Дәреслек, интерактив такта, компьютер, рәсемле карточкалар.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Метапредметкием атамалары белдергән сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Предмет:  кием атамалары белдергән сүзләрне дөрес әйтә белү; аралаша белү сәләтенә ия булу.

Шәхси: туган телгә карата ихтирамлы булу.

Дәрес тибы:  кабатлау  дәресе.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

-Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

-Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

-Дәреслек белән эш итә белү.

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү,

-Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

-Укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;

-Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

Дәрес планы:

I. Оештыру этабы.

Исәнләшү. (Уңай психологик халәт тудыру)

-  Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек?

-  Исәнмесез, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-  Минем шәп! Укучылар, ничек тәрҗемә ителә әлеге сүз?

-  Очень хорошо, замечательно, удивительно, здорово һ.б.

-  Дөрес, ә бу сүзне кайда еш ишетәбез?

- “Сәлам” җырында.

-  Яхшы, әйдәгез искә төшереп җырлап алыйк әле, балалар.

Сәлам-сәлам! Хәерле иртә!
Сәлам-сәлам! Хәерле иртә!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым. Хәерле көн!

Сәлам-сәлам! Хәерле көн!
Сәлам-сәлам! Хәерле көн!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым. Хәерле кич!

Сәлам-сәлам! Хәерле кич!
Сәлам-сәлам! Хәерле кич!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым. Тыныч йокы!

Тәмле төшләр! Тыныч йокы!
Тәмле төшләр! Тыныч йокы!
Сау бул, дустым, тыныч йокы!
Сау бул, дустым, тыныч йокы!

II   Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

 - Ребята, сегодня на урок принесла волшебную коробочку для того, чтобы ее открыть, нам придется выполнить несколько заданий.

  1. Прослушайте и укажите слова со звуком {ә}

Итәк, күлмәк,  бияләй, түбәтәй, зәңгәр, акча.

  1. Прослушайте и повтрите эти слова, добавляя к каждому из них местоимение минем

Итәк, итек, түбәтәй, бияләй, күлмәк, тун.

  1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду

Зур, кара, йомшак, җылы, күлмәк, кыска

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

- Молодцы, балалар! Булдырдыгыз. Серле тартманы ачсак та ярый хәзер.

Укытучы тартманы ачып, андагы рәсемнәрне берәмләп чыгара, исемнәрен татарча әйтә рәсемнәрне тактага элеп куя.

- Башлык, пәлтә, шарф, чалбар, күлмәк, итәк, итек һ.б Балалар бу рәсемдә нәрсәләр соң?

- Бу киемнәр.

- Ә нинди киемнәр?

- Матур, кеченә, зур, озын, ак.

- Ярый, ә итәк белән пәлтә нәрсә белән аерыла.

- Җылы һәм җылы түгел.

- Итәк нинди?

- Җылы түгел.

- Ә пәлтә?

-  Җылы.

- Сезнең алдыгызда бит ята. Андагы биремне Абдуллах укы әле, зинһар.

- Какая одежда летняя, какая зимняя положи в корзину.

(Балалар карандаш белән әлеге киемнәрне ике тартмага бълеп салалар)

- Яхшы! Ә киемнәрне кайда саталар?

- Кибеттә.

- Нинди кибеттә?

- Киемнәр кибетендә.

Мин сезгә видео күрсәтәм. Монда нинди хата җибәргән икән сатып алучы?

- Ошибка – бир әле, нужно говорить бирегез әле, зинһар!

- Сез хәзер парларда утырасыз. Өстәлегездә кием ята. Берегез шул киемне сатса, икенчегез сатып алса нинди диалог килеп чыгар? (3-4 минут вакыт эчендә балалар диалог төзи)

Балаларның диалогларын тыңлау.

  • Молодцы! Сез  башлыкны җылы дисез. Аны кайчан кияләр?
  • Кыш көне.
  • Дөрес, ә тагын нинди ел фасылларын беләсез?
  • Җәй, көз, яз.
  • Көз көне нинди кием кия алам?
  • Пәлтә, чалбар.
  • Ә кыш көне?
  • Тун, итек, бияләй.
  • Җәй көне?
  • Итәк, күлмәк.
  • Дөрес әйттегез микән сез? Әйдәгез җыр белән искә төшерик әле!

Физкультминутка!

Җәй, җәй, җәй килә.
Кояш елмаеп көлә.
Мин матур
 күлмәк киям.
Җылы җәй, сиңа сәлам!

Көз, көз, көз җитә,
Кошлар еракка китә.
Шарф,
пәлтә, башлык киям.
Алтын көз, сиңа сәлам!

Кыш, кыш, кыш килә.
Ап-ак кар алып килә.
Мин
итек һәм тун киям.
Салкын кыш, сиңа сәлам!

Яз, яз, яз җитә,
Ап-ак кар эреп бетә.
Мин резин
итек киям.
Гөрләвекле яз, сәлам!

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

  • Балалар, сезнең өстәлләрегездә эш дәфтәреннән битләр ята. Беренчесен алып, биремен Артем укый.
  • Когда что надевают. Напиши.
  • 2 минут вакыт эчендә элеге төшеп калган репликаларны языгыз әле, балалар.

Балаларның җавапларын тыңлау.

  • Яхшы. Икенче битне алыйк, биремне Ярослав укый.
  • Найди слова и обведи красным карандашом.

  • 1 минут вакыт бирәм, балалар.
  • Ничә сүз килеп чыкты укучылар?
  • 3.
  • Абдуллах чыгып, җавапларын укый.
  • Син бүген бик матур Абдуллах. Бу нинди кием?
  • Милли.
  • А как переводится это слово?
  • Национальный. Өстеңдә нәрсәләр бар?
  • Читек, күлмәк, чалбар, түбәтәй.
  • Рус, татар милли киемнәреме бу?
  • Татар.
  • Ә синең милләтең нинди?
  • Мин үзбәк.
  • Син туган телеңдә шигырьләр беләсеңме?
  • Әйе

(Шигырен сөйли)

V. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
- Без дәрестә нәрсә өйрәндек? 
- Киемнәр.

- Алар нинди була?

- Җылы, җылы түгел, милли, кышкы,

- Кайда саталар киемнәрне?

- Кибеттә.

- Ничек сатучыдан сорарга кирәк?

- Бирегез әле, зинһар.

- Өй эше: төрле милләт кием рәсемен ясау

                    карточка

             Билге кую.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...