УМК Сәлам 3 нче сыйныф Тема Көн тәртибе
план-конспект урока

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_slam_3_nche_syynyf_tema_kon_trtibe.docx21.13 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ТАТАР ТЕЛЕ

3 нче сыйныф  (рус төркеме,  “Сәлам” буенча)

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Р.С.

Тема: Көн тәртибе бүлеген кабатлау

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет -  укылган тексттан кирәле мәгълүматны аерып алу (ТБ); Фикереңне төгәл, ачык әйтеп бирү ; Башкалар фикерен, бәяләвен исәпкә алып, үз сөйләмеңне төзәтү, коррекцияләү (К); Үзбәя (Р).

Предмет – Хәзерге заман фигыльләрнең зат- сан белән төрләнешен аңлап эшли алу; Хәзерге заман фигыльләрен юклык формасында куя белү;

Шәхескә кагылышлы  – Көн тәртибен дөрес үтәп яшәргә кирәклеген аңлый алу; Әхлакый нормаларны үтәү;

Материал:Дәреслек 82-92 нче битләр, карточкалар, таблица.

Җиһазлау: Презентация  «Көн тәртибен кабатлау”; Сәгать макеты;

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру

- Исәнләшү.

- Һава торышы турында сөйләшү

2.Актуальләштерү

1.Көн тәртибенә кагылышлы материалны кабатлау

а). Вакытны әйтә белүләрен кабатлау (Сәгать макеты белән вакытны кабатлап чыгу)

- Бу нәрсә?

-Сәгать ничә?

ә). Көн тәртибенә кагылышлы сорауларга җавап бирү

- Син сәгать ничәдә йокыдан торасың?

-Иртә белән нишлисең? Һ.б.

II.Уку мәсьәләсен кую

1.Текстны укып чыгу. 3 слайд

Оля өченче сыйныфта укый. Ул иртән сәгать җиденче яртыда йокыдан тора. Юына, теш чистарта , зарядка ясый. Иртәнге ашны ашый һәм мәктәпкә китә. Оля  мәктәптә укый, яза, җырлый, рәсем ясый, мисал, мәсьәлә чишә. Ул көндезге ашны ашханәдә ашый һәм сәгать бердә өйгә кайта. Аннан соң ял итә һәм дәрес әзерли. Кич белән телевизор карый, китап укый. Оля сәгать тугызда йокларга ята.

2.Бу текст нәрсә турында?

- Димәк, дәреснең темасы нинди булыр?

- Дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез, нинди максат куярбыз?

III.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1.Текст буенча эш.

а). Сәгать макеты буенча сорауларга җавап бирү.

-6.30;  көндезге бер; кичке тугызда Оля нишли?

ә). - Оля мәктәптә нишли?

- Иртән нишли?

- Кич белән нишли?

 -Ул нинди кыз? Көн тәртибен үтиме?

-  Сез көн тәртибен үтисезме?

2. Текстны I заттан (үз исемеңнән) үзгәртеп сөйләр өчен нишләргә, нәрсәләрне үзгәртергә кирәк ? (  Укучылардан берничә җөмләне үзгәрттереп укыту)

3. Физминут.

4.Интерактив тактада   ActivInspire программасы белән  эш.

 Җөмләләрне көн тәртибе буенча урнаштырырга.

Мин сәгать тугызда йоклыйм.

Мин сәгать бердә мәктәптән кайтам.

Иртән юынам, теш чистартам, иртәнге ашны ашыйм, киенәм һәм мәктәпкә китәм.

Без кичке ашны сәгать алтыда ашыйбыз.

Дәрес әзерлим, телевизор карыйм, урамда уйныйм.

Мин сәгать җиденче яртыда йокыдан торам.

5.Мөстәкыйль эш. Карточкаларда эшләү. 4 слайд

 1.Текста бирелгән фигыльләрне юклык формасына куеп язарга

Юына, ашый,  чишә, әзерли

2. Эшләрне үзара тикшерү;

6. Диалогка төшеп калган репликаларны куй.

- Син кайчан йокыдан торасың?

-

- Син кичке ашны мәктәптә ашыйсыңмы?

-

- Татар теле дәресендә мисаллар чишәсезме?

-

IV.Рефлексив бәяләү

1.Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Көндәлек режимны үтәү кирәкме?

- Сезгә нәрсәләр аңлашылмады?

2. Өй эше. Үзеңнең көндәлек режимың турында кыскача сөйләргә өйрәнергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

Рус төркемендә әдәбият дәресе. 10 сыйныф. Тема: "Һөнәр сайлау"

Һөнәр сайлау- һәркемнең тормышынла бик мөһим нәрсә ул. “Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс!” - диләр.Әдәбият дәресенең темасы: “Һөнәр сайлау”.Дәреснең максаты: һөнәр сайлау турында сөйләшергә, иҗа...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...