Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе
статья по теме

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең мәктәптә төрле кичәләр,конкурслар үткәрелде.Татар теле укытучылары Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе уздырдылар.Шул кичә турында "Чистай хәбәрләре" газетасында минем мәкаләм басылып чыкты.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Гөлнәфис Сираева- Луч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

     21 нче февраль-Халыкара туган тел көне уңаенннан безнең мәктәптә татар теле, рус теле һәм чит тел укытучылары тарафыннан төрле кичәләр, конкурслар үткәрелде. Минем шуларның берсе-татар теле укытучылары көче белән үткәрелгән Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе турында язып үтәсем килә.

     Исән булса, күренекле шагыйребез Фәнис Яруллин 9 нчы февральдә, иҗатына гашыйк булган укучылары белән бергә, үзенең 74 яшьлеген билгеләп үткән булыр иде.Ләкин ни  кызганыч, 9 нчы декабрьдә татар әдәбияты, татар халкы Фәнис Яруллинны мәңгелеккә югалтты.Ул үзенең хикәяләре, шигырьләре, драма әсәрләре белән бик күп укучыларның күңелен яулаган, яраткан шагыйре, язучысы иде.53 ел урын өстендә ятып , халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итү- ул үзе үк батырлык.

 Бу кичәдә укучылар Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныштылар.11 нче сыйныф укучылары Зиннәтуллина Лилия белән Рыбакова Екатерина кичәне ,татар һәм рус телләрендә ,шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырудан башладылар.Кичә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары һәм иҗаты турындагы презентация белән бергә үрелеп барды.7 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Эльвира  “Әни , синең хәер-фатыйхаң” дигән шигырьне зур дулкынлану белән сөйләгәндә, шагыйрьнең әнисе Бибигафифә апага булган рәхмәте, ихтирамы сизелелеп тора иде.

  Фәнис Яруллин үзенең язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә.Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе - әнисе булса, икенчесе – тормыш иптәше Нурсөя ханым.”Язмышымның иң зур бүләге –Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,”- дип яза шагыйрь.Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге аны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора.Һәм бик күп кенә шигырьләрен Фәнис Яруллин тормыш  иптәше Нурсөя апага багышлый. 8 нче сыйныф укучысы Мурадов Рамил шул шигырьләрнең берсен – “Сиңа” дигәнен сөйләп үтте.

   Кичәдә шагыйрьнең төрле елларда, төрле темаларга язылган күп кенә шигырьләре, ”Сез иң гүзәл кеше икәнсез ” дигән җыры яңгырады.Соңыннан укучылар “Яңа гасыр” каналының “Хәерле иртә” тапшыруы төшергән Фәнис Яруллин белән очрашу язмасын карадылар.Кичә ахырында мәктәп директоры Әхмәдиева Гөлия Рәмис кызы татар теле укытучыларына һәм катнашкан укучыларга үзенең рәхмәтен белдерде.

   Татарстанның халык шагыйре , Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллин иҗаты укучылар күңелендә мәңге сакланыр.Язмамны шагыйрьнең үз шигыре белән тәмамлыйсым килә:

…Без янмаган хисләр сезгә кала,

Без ачмаган дөнья серләре.

Без язмаган җырлар сезгә кала,

Без менмәгән дөнья үрләре.

Без башлаган эшләр сезгә кала,

Дөнья кала сезгә тулаем…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Ф Яруллин

Урок посвящен изучению жизни и творчества известного татарского поэта,писателя Ф Яруллина.Ф Яруллин -лауреат премии Г. Тукая.Он из поколения кочагинцев.В жизни он был прикован к постели.Жизнь его не с...

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Музыкальная "Лесная сказка" Ф. Яруллина

Урок проводится для учащихся 5 классов при закреплении темы "Путешествие в музыкальный театр. Балет" по программе "Музыка" Критской....

Ф.Яруллин. Презентация

Ф.Яруллин. Презентация. 9 сыйныф, татар төркеме....

ф. Яруллин. тормыш юлы һәм иҗаты. 9 сыйныф.

Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатя. 9сыйныф, татар төркеме өчен....