Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"
классный час на тему

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе27.67 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе.

Кичә буласы зал алдан бизәлә,шагыйрьнең портреты эленә.Эпиграф языла:

                     Кешегә карап,

                     Кеше була бел –

                     Олы җанлының

                     Ише була бел!

Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая людям, умей стать человеком, будь другом великодушных. (Ф.Яруллин.)

   Ф.Яруллинның тормыш девизы:

        “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”  

Укытучы сүзе:

- Укучылар!  Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

Без бүгенге кичәбезне 2011 нче елның 9 нчы декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь Фәнис Яруллинның якты истәлегенә багышлыйбыз.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде. Кем соң ул Фәнис Яруллин?Сүзне укучыларга бирәбез.

1 нче укучы

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.

2 нче укучы

Народный поэт Татарстана Яруллин Фанис Гатауллович родился 9 февраля 1938 года в деревне Кызылъяр Бавлинского района Республики Татарстан в семье крестьян-колхозников. С четырехлетнего возраста остался без отца — он погиб на фронте в первый же год войны с Германией. Рос в кругу братьев и сестер (всего их было шестеро в семье) под присмотром заботливой и любвеобильной матери. Как все сельские дети первых послевоенных лет, в летнее время работал в колхозе, зимой учился в школе. Окончил семь классов в родной деревне, в восьмом учился в районном центре Бавлы. В 1954 году поступил работать монтером-связистом в Бавлинскую контору объединения «Татнефть».

3 нче укучы

Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

4 нче укучы

В 1957 году был призван в армию. Там его определили в школу воздушных стрелков-радистов. На одном из спортивно-тренировочных занятий Ф. Яруллин сорвался с турника и получил тяжёлую травму, на всю жизнь приковавшую его к постели.

1 нче укучы

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар.

2 нче укучы

Со школьных лет интересовавшийся литературой, Ф. Яруллин решил заняться серьезно литературным творчеством. Прежде всего он задался целью повысить свое образование. В 1963 году окончил в Казани вечернюю среднюю школу рабочей молодежи и поступил на заочное отделение филологического факультета Казанского университета. Окончил его в 1970 году, получив специальность преподавателя татарского языка и литературы.

Укытучы:

-        Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе,ә икенчесе- тормыш иптәше Нурсөя ханым.

       “Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” - ди Фәнис абый.

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.

3нче укучы

Яши-яши шуны белдем,-

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына тугры кеше

Сынауларда сынмый икән.

4 нче укучы

Яши-яши шуны белдем,-

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.

Укытучы

-Шагыйрь үзе турында нәрсәләр яза икән? Шуны тыңлап үтик әле:

Февраль аенда тугангамы, канымда — февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә — Өемташ тауларының горурлыгы, җанымда — Ык елгасының ярсуы, хисләремдә — әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда — дала җилләренең үҗәтлеге, тәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, салкыннарда сулышым белән җылытып учларымда гөлләр үстерергә, кешеләр гамен үз гамьнәремнән өстен куярга мөмкинлек бирде.

Тормыш елгасы ике ярдан — бәхет һәм бәхетсезлек ярларыннан тора. Мин шушы ике яр арасында бәргәләнеп үстем. Бер якта сугыштан соңгы хәерчелек, әтисезлек, билгесезлек, икенче якта дәрт кайнап торган яшьлек, офыклардан офыкларга барып тоташкан хыял юлы. Миннән кайвакыт: «Син бәхетлеме?»— дип сорыйлар. Учларында янар чәчәк үстереп, ул чәчәкләрне кешеләр күңеленә якты йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? «Сиңа җиңелме?» — дип сорыйлар. Юк! Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми. Кеше күпвакыт үз йөрәге белән күзгә-күз кала. Әгәр иң авыр вакытларда да йөрәгеңдә яшәү дәрте сүнмәсә, шомлы, караңгы төннәрдә дә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туасына ышанычың бетмәсә, димәк, син яшисең, яшәячәксең.

Тормыштагы барлык юллар безнең үз йөрәгебездән башлана. Соңгы дусларым ташлап киткәндә, барыр юлларым тирән упкыннарга килеп чыкканда, өмет учакларының актыккы ялкыннарын җилләр өреп сүндергәндә мин үз йөрәгемә таяндым. Йөрәгем мине һичбер вакыт алдамады. Ул үзенең тамырларын кешеләр күңеленә таба җәя барды. Шушы тамырлар мине бүген дә тотып тора.

Фәнис Яруллин. 1999

3 нче укучы

“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрегеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.”

4 нче укучы

“Если судьба стукнет тебя под колено – чтобы не упасть, возьми ее за шиворот. Бросит в огонь – гори сильнее его, тогда не почувствуешь его жары. Бросит в воду – как пена, не поднимайся на поверхность, а, как драгоценный камень, ложись на дно: увидят, как ты блестишь, и достанут. Если как пыль поднимет на небо, присоединяясь к капелькам дождя, спускайся на землю. Заблудишься в темных лесах – выбирай дорогу, по солнцу. Придавит камнями – превратись в родник, выбирайся на свободу. Закопает в землю – взойди, как семена. Если твой парус уронят ветра, то вместо паруса подними свое сердце. В любых ситуациях учись побеждать. Только сильные духом добиваются своих целей, только терпеливые достойны счастья”. 

Ф.Яруллин

Укучы лар Ф.Яруллинның шигырьләрен укыйлар.

1 нче укучы

ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә, —

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

2 нче укучы

Йөри-йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә, —

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, —

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

3 нче укучы

Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.

4 нче укучы

“Моя жизнь – тяжелая телега, груза в ней все больше и больше. Телега моя давно остановилась бы, если не помогла бы любовь,” – говорит Фанис Яруллин в своем стихотворении, которое посвящает жене.
Жизнь, полная любви, семья делают поэта счастливым, дают ему силу писать. Нурсия апа -  попутчица, жена, помощница. Ф.Яруллин о ней: “Нурсия – моя секретарь-машинистка, мой водитель, медсестра, любовь моя”.
Тема любви также занимает большое место в его поэзии. Тут, конечно, и доля жены большая, потому что поэт своей супруге посвящает самые прекрасные стихи, многие из них стали песнями.

1 нче укучы

Тауларга карап
Тау булмасаң да,
Таңнарга карап
Таң булмасаң да,
Кешегә карап
Кеше була бел –
Олы җанлының
Ише була бел!

2 нче укучы

“Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая людям, умей стать человеком, будь другом великодушных,” – говорит Ф.Яруллин.

Укытучы

Кешене бик түбән һәм бик бөек итә торган әйберләр нәрсә ул?” дигән сорауга да ул фәлсәфи, чын иҗат кешеләренә хас нечкәлек белән җавап биргән:

“Кешене иң түбән төшерүче әйбер – ул байлык. Кеше баеп китсә, Аллаһны да оныта, дусларын да оныта, ата-анасы өйрәткән догаларны да оныта. Ул үзен Аллаһ дип саный, үзен хуҗа, нәрсә әйтсәм дә тыңлыйлар, дип саный. Бөек күтәрүче әйберләр кеше рухын баетырга тиеш.

Һәр көнне таң ата, кояш бата, кар ява, яңгыр ява... Яңа көннәр безгә, күңелләребезгә яңа әйберләр салып куя, без аны белмибез, сизмибез, ләкин бу байлык безнең күңелләргә саекмаска ярдәм итә.

Кояшның яктысы йөзләребезгә ягылып кала, аның нурлары күзләребезне яктырта, без белмәгән байлыгы күңелләребезне баета. Без аны бүген сизмәскә мөмкин, ул байлык тора-тора кешенең күңеленнән чыгып, авырган вакытта авыруын җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, төшенке вакытларда күңелне күтәрергә, көч булмаганда дәртләндереп җибәрергә ярдәм итә. Без белмибез ул әйберләрне, ләкин алар бар”, дигән  Фәнис Яруллин.

3 нче укучы

…Без янмаган хисләр сезгә кала,

Без ачмаган дөнья серләре.

Без язмаган җырлар сезгә кала,

Без менмәгән дөнья үрләре.

Без башлаган эшләр сезгә кала,

Дөнья кала сезгә тулаем…

4 нче укучы

Бик күп вакыйгалар

Керми әсәрләргә –

Көндәлекләр булып

Ята дәфтәрдә

Тик алар да әле

Барсын сыйдыра алмый.

Язмыш елгалары

Ага кайный-кайный.

Кала бозлар утырып

Күңел ярларында.

Тормышның иң чыны

Бары җаннарымда.

Ә җаннарны һич тә

Булмый киереп ачып.

Яшибез гел шулай

Үзебездән качып.

Укытучы

 Кеше дигән бөек исемне гел
Йөрттең Син горур күтәреп.
Яшәмәдең юкны бушка иләп,
Бер дә юкка гомер үткәреп.
Җырлап уйный торган драмалар
Күңел дәфтәренә язылды.
Синең иҗат моңлы милләтемә
Авыр чакта якты саз булды…
Гадилегең белән яраттырдың,
Гадилегең безгә ошады.
Әллә нинди шаян телең белән
Сокландырдың күпме дусларны!
Аяклылар үти алмас эшкә
Алындың син, таптың көчен дә.
Ятим балаларның язмышына
һәйкәл куйдың сүзләр, хисеңнән.
53 ел коляскада килеш
Язган китапларың танылды.
Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,
Туган җиргә исемең дан булды.
Татар Корчагины идең бит син!
Язганнарың – диңгез, ялкын да!
Шигырь белән җылыттың син безне,
Җаннар өшегәндә салкында.
Бүген менә кичкә керәбез ич
Синсез генә, шуңа күңелсез.
Фәнис абый! Китә бер бөекләр,
Яшәүләр юк бит ул үлемсез!
Син күтәргән шигъри җилкәннәрне
Сынап карыйк алда, сыналыйк.
Йөз аклыгы китә арабыздан,
Бер минутка, дуслар, тын калыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

Ф Яруллин

Урок посвящен изучению жизни и творчества известного татарского поэта,писателя Ф Яруллина.Ф Яруллин -лауреат премии Г. Тукая.Он из поколения кочагинцев.В жизни он был прикован к постели.Жизнь его не с...

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең мәктәптә төрле кичәләр,конкурслар үткәрелде.Татар теле укытучылары Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе уздырдылар.Шул кичә турында "Чистай хәбәрләре" газ...

Музыкальная "Лесная сказка" Ф. Яруллина

Урок проводится для учащихся 5 классов при закреплении темы "Путешествие в музыкальный театр. Балет" по программе "Музыка" Критской....

Ф.Яруллин. Презентация

Ф.Яруллин. Презентация. 9 сыйныф, татар төркеме....

ф. Яруллин. тормыш юлы һәм иҗаты. 9 сыйныф.

Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатя. 9сыйныф, татар төркеме өчен....