И.Газинең «Ак сирень» әсәрендә намуслылык, чисталык сыйфатларының бирелеше.
план-конспект урока (8 класс) по теме

Лизунина Эльвира Хамзовна

Конспект урока по татарской литературе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.gazi_ak_siren.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кама Тамагы районы

Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе

И.Газинең «Ак сирень» әсәрендә намуслылык, чисталык сыйфатларының бирелеше.

                        Дәрес эшкәртмәсенең

                           авторы: 1 категорияле                          

                                           татар теле укытучысы          

                                                         Лизунина Эльвира Хәмзә кызы

 Тема: И.Газинең «Ак сирень» әсәрендә намуслылык, чисталык сыйфатларының бирелеше.

Максат: Якташыбыз иҗатын тирәнрәк өйрәнү.

               Әсәрнең идея-эчтәлеген ачу.

               Хикәядәге образлар, вакыйгалар аша укучыларда намуслылык, чисталык, кешелеклелек сыйфатлары, бер-берләренә итагатьлелек тәрбияләү.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау.

Алымнар: әңгәмә, китап тәкъдим итү, иҗади эш.

Җиһазлар: И.Газинең китаплары, мультимедиа.

Дәрес барышы:

Актуальләштерү. (И.Газинең портреты. 1 слайд )

Укытучы: Алдагы дәрестә без И.Газинең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышкан идек. Кыскача гына искә төшерик әле. (Кроссворд)

                                                   

И.Газинең 30 нчы елларда язган әсәре. (“Бармак”)

1969нчы елда язучыга нинди премия бирелә? (Тукай)

“Йолдызлы малай” әсәрендә нинди тема яктыртыла? (сугыш)

“Онытылмас еллар” әсәре нинди жанрда? (трилогия)

И.Гази “Авыл яшьләре” журналында кем булып эшли? (редактор)

Язучы кайсы шәһәрдә балалар йортында тәрбияләнә? (Тәтеш)

“Гади кешеләр” романында нинди һөнәр ияләре турында сүз бара? (нефтьче)

И. Гази нинди рус язучысының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән? (М.Горький)

(Горизонталь юнәлештә  “ак сирень” сүзе килеп чыга)

II Яңа дәрес материалы.

слайд – 2 сирень чәчәге рәсеме)

укытучы: Укучылар, рәсем сезнең күңелдә нинди хисләр уята?

(Җаваплар тыңлана)

Бүгенге дәрестә без И.Газинең  «Ак сирень» әсәре белән танышачакбыз.

 ( Укытучы укый башлый, балалар дәвам итә)

Хикәянең идея-эчтәлеге, сюжеты өстендә эшләү.

Бу хикәядә кемнәр катнаша? Нинди образлар бирелә?

Саниянең күңелендә нинди үзгәрешләр бар?

Чәчәкләр Саниягә нинди тәэсир ясый?

Егет кызның кичерешләрен белгәнме?

Сез Санияне яки егетне гаепли аласызмы?

Укытучы: Әйе, укучылар, беркем дә гаепле түгел. Сания тирән тойгылар кичерә. Ләкин, егет бит моны сизмәгән. Ә сез, кызлар, Сания урынында булсагыз нишләр идегез? (укучыларның фикерләре тыңлана)

     4) И.Гази ни өчен хикәягә шундый исем биргән икән? Автор нәрсә әйтергә теләгән?

     5) “Ялкын” журналындагы “Малайларга, кызларга...” рубрикасы белән танышу. (№7, 2001, №1, 2000)

               3 нче слайд

          Мәхәббәтнең махсус мәктәбе юк,

          Анда йөреп белем алмыйлар.

          Укыйлар күз аша аның серен,

          Аның телен сүзсез аңлыйлар.

Укытучы : Язучы Мәхмүт Хөсәен әнә шундый матур сүзләр әйткән. Әйе, яратырга мәктәптә өйрәтмиләр, ләкин шулай да кызларга, малайларга киңәшләр бик кирәк. Ул киңәшләрне сез “Ялкын” журналы битләрендә дә таба алырсыз.

III Ныгыту.

1) Укытучы:  

Укучылар, И.Газинең «Ак сирень» әсәрендәге Сания образында кызларның нинди сыйфатлары чагыла?

Димәк, кызлар нинди булырга тиеш?

Укытучы: Безнең бөек халкыбыз да кызларның холкы турында менә нинди мәкальләр әйткән: (слайд-4)

Оялчан кыз – сөйкемле кыз.

Кыз баланың күңеле саф су кебек.

(укучылар мәкальләрнең мәгънәсен аңлата)

Укытучы: Хәкимҗан Халиков кешенең иң күркәм сыйфаты турында бер шигырь язган, тыңлагыз әле. (слайд -5)

Кеше булсаң, аны син

Гомер буе саклыйсың.

       Беркайчан да сатмыйсың...

      Ә югалтсаң – тапмыйсың.

- Кешенең нинди сыйфаты турында сүз бара?

- Намусы турында.

- Әйе, укучылар, намусыңны яшьтән сакла, ди халык. Сезнең дә намуслы, саф күңелле, тыйнак кызлар,  итагатьле, аңлаучан егетләр булып үсүегезне теләп каласы килә. Күңелләрегездә бер-берегезгә карата яхшы, җылы хисләр генә урын алсын.

  2) Укучылар, әз генә ял итеп тә алыйк, уйлау, фикерләү сәләтегезне дә тикшереп карыйк. И.Гази әсәрләре исеменнән торган җөмләләр төзеп карагыз әле. (слайд-6)

(“Бригадир кыз” “Кичке алтыда” “Көмеш сулы Нурминкә”гә китте. “Кичке алтыда” “Көмеш сулы Нурминкә”дә  “Без әле очрашырбыз”. “Катя Сорокина”, “Бригадир кыз” – “Гади кешеләр”. “Көмеш сулы Нурминкә”дә  “Алмагачлар чәчәк ата”).

IV Йомгаклау.

Якташыбыз И.Гази үзенең әсәре аша нәрсә әйтергә теләгән?

Без бүген кешенең нинди сыйфатлары турында сөйләштек?

Чәчәкләр кешегә нинди тәэсир ясый?

И.Гази Саниянең кичерешләрен нинди чәчәк белән бәйләп күрсәтә? Ни өчен?

V  Өйгә эш.

1. И.Газинең бер хикәясен яки “Чикләвекләребез төшле булсын” китабыннан истәлекләр укырга. (Китаплар тәкъдим ителә)

2. «Ак сирень» хикәясеннән сурәтләү чараларын табып килергә.

1бб

2

3

4

5

6

7

8


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә  мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;Белемгә омтылы...

Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше

Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...

“Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә модель бирелеше” дигән темага дәрес планы

: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретикяктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәмәсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,  образларны танып-белү, фике...

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...