ГИА по татарскому языку, тесты 9 класс
тест (9 класс) по теме

Рахматуллина Алсу Фоатовна

тесты по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gia_9_kl.rar158.11 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                       1 нче вариант

1 нче өлеш              А

А1. е хәрефе кайсы сүздә ике авазны белдерә?

1)кемнәр

2) киенә

3)беркем

4)белә

А2. Кушма сүзне табыгыз.

1)кулъязма

2)Сабан туе

3)Туган-тумача

4)такта

А3.  Артык сүзне табыгыз.

1)күл

2)чишмә

3)тау

4)бирем

А4. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына ң хәрефе языла?

1)у...айлы, кара...гы, ку...акчыл

2)җә...лек, озы..., да...

3)ты...лый, со...ыннан, синеа.чә

4)зама...ча, у...ган, мо...

А5. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына җ хәрефе языла?

А)  «Казан утлары» - татар телендә чыга торган әдәби-нәфис һәм и...тимагый-сәяси журнал.

Ә) ....ит илләрдән килгән татарлар туган телләрен онытмаганнар, саклап калганнар.

Б) Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган.

В) Татарстанда төрле югары сыйфатлы әйберләр ...итештерела

1)А,В      2)А,Ә        3)Ә,Б        4) Б, В

Аб. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)иг...лан, дөн...якүләм, мәг...рифәт

2)тә...сир, сәнгат..., ел...язма

3)яг...ни, ВӘГ..ДӘ, ик...тисад

4)мөстәкыйл..., төн...як, сәяхәт..че

А7. Хаталы сүзне табыгыз.

1) өзек

2)вәкилек

3)каһарман

4)хәбәр

А8. Кайсы сүздә җ хәрефе язылса да, [ч] авазы әйтелә?

1)җәмгыять

2)иҗади

3)җиде

4)иҗтимагый

А9. Кайсы сүздә а хәрефе язылса да, [ә] авазы әйтелә?

1)осталык

2)үзара

3)гаскәр

4) тыела

А10. Кайсы җөмләдә -ме кисәкчәсе языла?

1)Ярый...?

2)Мөмкин...?

3)Шулай...?

4)Ул исән-сау...?

А11. Сыйфатлардан торган рәтне табыгыз.

1)сәнгать, иҗат, киңлек

2)Еллык, ачык, шатлык

3)мөстәкыйль, иҗади, айлык

4)бәйсез, фәнни, җәяү

А12. Кайсы раслау дөрес түгел?

1)Әле кисәкчәсе кушылып языла.

2)Килгәнче - хәл фигыль.

3)Исем фигыль сан, килеш, тартым белән төрләнә

4)Яратмый сүзе калын әйтелә

♦ Җөмләләрне укыгыз һәмА 13 - А 16 нчы биремнәрне үтәгез.

А. Күрше малайлар белән бергәләп, алар бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар.

Ә. Кар яугач, бакча аеруча ямьләнеп китә.

 Б. Тышта ап-ак кар ява.

В. Вәлигә бу күренеш бик ошый, һәм ул, чанасын алып, урамга чыга.

А13. Текст булсын өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

1)Ә, Б, А, В

2)Б, Ә, В, А

3)В, Б, А, Ә

4)Ә, А, В, Б

А14. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә аергыч функциясен үти?

1)куаклыкта

2)күренеш

3)ап-ак

4)ошый

А15. Ә җөмләсенә кайсы билгеләмә туры килә?

1)теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

2)иярченле кушма җөмлә

3)гади җөмлә

4)теркәгечле тезмә кушма җөмлә

А16. Кайсы җөмләдә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

1)Ә       2)В       3) А         4)Б

А17. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)урамнан керә

2)урамга чыга

3)урамга бара

4)урамда уйный

А18. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1)дусларча (3 нче иҗек)

2)балалар (3 нче иҗек)

3)баралар (2 нче иҗек)

4)килмәгән (1 нче иҗек)

А19. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Туган ягыбыз елгаларга, ...

1)урманнарга, күлләргә бай түгел.

2)аның үз матурлыгы бар.

3)да бай.

4)күлләргә бай.

А20. Грамматик хатасы булган җөмләне табыгыз.

1)Тынычлык сугышны җиңәр.

2)Сүзләрнең һәм җөмләләрнең әйтелешенә игътибар итесез.

3)Җәй җитте исә, табигать матурлана.

4)Урман халыкка файда китерә

А21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына агымы сүзен кулланырга кирәк?

1)Бу урманның ... бик көчле.

2)Бу тауның ... бик көчле.

3)Бу сүзнең ... бик көчле.

4)Бу елганың ... бик көчле.

А22. Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?

1)Дуслары килгәнне () ул түземсезлек белән көтте.

2)Тырышу бушка китмәде () нәтиҗәсе зур булды.

3)Иң әһәмиятлесе () мин сезгә ышанам.

4)Ул көтте () дусты килмәде.

А23...., ә дөресен сөйли җөмләсенең башын табыгыз.

1)Тәрбияле кеше беркайчан да ялганламый

2)Тәртипле кеше һәрвакыт ялганлый

3)Мин беркайчан да ялганламыйм

4)Ул беркайчан да ялганлый

А24. Я встретил его в воскресенъе җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Мин аны шимбә очраттым.

2)Мин аның белән якшәмбе көнне очраштым.

3)Мин аңа якшәмбе көнне шалтыраттым.

4)Мин аны якшәмбе көнне очраттым.

А25. Әйдәгез, барыгыз да минем арттан иярегез җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Следуйте, пожалуйста, все за мной.

2)Давайте, все повторяйте за мной.

3)Давайте, пойдем вместе со мной.

4)Давайте, следуйте все за мной.

А26. бәйсез сүзенең синонимын табыгыз.

1) мөстәкыйль

 2) багланыш

3)битараф

4) тыгыз

А27. берьюлы сүзенең антонимын табыгыз.

1)бердәнбер

2)аерым-аерым

3)тирә-юнь

4)бер үк вакытта

А28. телгә салыну фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)слаб на язык

2)быть на устах

3)болтать лишнего

4)из уст в уста

♦ Текстны укыгыз һәмА 29-А32 нче, В1 - В8 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1) Татарстанның Сынлы сәнгать музее Казанда Карл Маркс урамында урнашкан. (2) Музей залларыннан үтү еллар, гасырлар буйлап сәяхәт итүгә тиң. (3) Беренче зал безне XVI гасырга алып килә, монда борынгы иконалар, чиркәү кирәк-яраклары урын алган. (4) Икенче зал стеналарына алтынланган рамлы портретлар эленгән. (5) Менә тагын бер зал. (6) Монысына ап-ак каминнар, фарфор савыт-саба, көлкеле сыннар куелган. (7) Аннан соң кергән залда наратлар үсә, урманнар шаулый, аланнарда кояш нурлары уйный... (8) Бу - якташыбыз И.И.Шишкин картиналары. (9) Икенче катта саклана торган әйберләр татар өйләрендә XX гасыр башында киң кулланылган.

(10) Бүгенге көндә музейда бик зур эш алып барыла. (П)Фәнни хезмәткәрләр сәнгать әсәрләрен өйрәнәләр, яңаларын эзләп табалар. (12) Экскурсоводлар музейга килүчеләргә аның хәзинәләре

турында сөйлиләр.

(13) Беренче коллекция хуҗасы - А. Ф. Лихачев - үзе үк җыючы да, саклаучы да, галим дә булган. (14) Ул сәнгать белән мавыккан, үзе дә рәсемнәр ясаган, башка рәссамнарның картиналарын да җыйган. (15) Сынлы сәнгать музее шушы картиналардан башланган.

(Вакытлы матбугаттан)

А29. Текстта сүз нәрсә турында бара?

1)Дәүләт музееның хәзинәләре турында

2)бизәнү әйберләре турында

3)Татарстанның табигате турында

4)Сынлы сәнгать музееның үткәне һәм бүгенгесе турында

А30. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)Музейга килүчеләр аның хәзинәләре белән танышалар.

2)Хәзерге вакытта сынлы сәнгать белән кызыксынучылар күп.

3)Якташыбыз И.И.Шишкинның картиналары Мәскәү музейларында гына саклана.

4)Музей хезмәткәрләре фәнни эш алып баралар.

А31. Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз.

1)Музей залларында төрле гасырларга караган кызыклы әйберләр урын алган.

2)Сынлы сәнгать музеенда табигатькә багышланган картиналар юк.

3)Сынлы сәнгать әсәрләрен саклау өчен, музейлар булдыру мөһим.

4)Музейга килүчеләр экскурсоводны игътибар белән тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр.

А32. Текстның эчтәлегенә туры килгән мәкальне табыгыз.

1)Рухи мирас - тузмас байлык.

2)Ашлаган җир аш бирә, ашламаган җир таш бира

3)Эш сөйгәнне ил сөйгән.

4)Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч булыр.

2 иче өлеш                  В

♦ В1 - ВЗ нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1. 2 нче җөмләдән исем фигыльләрне язып алыгыз.

В2.  11 нче җөмләдән төшем килешендәге сүзләрне язып алыгыз.

В3.  12 нче җөмләдән исемләшкән сыйфат фигыльне язып алыгыз.

♦ В4 - В8 нче биремнәргә җавапларны саннар белән языгыз.

В4. 1-8 нче җөмләләр арасыннан күп тезмәле кушма җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В5.   3-8 нче җөмләләр арасыннан хәбәре исем белән белдерелгән гади җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В6.   12-14 нче җөмләләр арасыннан аныклагычы булган җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В7.   7-10 нчы җөмләләр арасыннан иясе алмашлык белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В8.        10- 14 нче җөмләләр арасыннан бәйлекләре булган җөмләләрне табыгыз, номерларын языгыз.

3 нче өлеш

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле сочинение (16-18 җөмлә) языгыз. Фикерләрегезне дәлилләп аңлатыгыз

2 нче вариант

1 нче өлеш           А

А1. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

1)өчпочмак

2)Ихтимал

3)төбәк

4)моң

А2. «Мәгариф» темасына караган сүзне табыгыз.

1)имтихан

2)икътисад

3)исәп-хисап

4)иген

АЗ. Артык сүзне табыгыз.

1)ихтирамлы

2)хөрмәтле

3)түземле

4)үзсүзле

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына у хәрефе языла?

1)...йчан, ...сенте, ...тырыш

2)к...лланма, хисапла..., ...ртак

3)...кенеч, б...ләк, яш...смер

4)яг...лык, т...гры, с...саклагыч

А5. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына н хәрефе языла?

А) Тел булмаса, кешеләр а...лаша алмас иде.

 Ә) Үз фикере...не дөрес итеп әйтеп бир.

Б) ...иһаять, алар кайтып життеләр.

 В) Актлар залы тамашачылар белә... тулы.

 1)А,Ә      2)А, В      3)Ә,Б      4) Б, В

А6. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)тә...лек, т...гәрәк, гом...ми

2)дә...ам, ...акыт, боз...аткыч

3)тиз...йткеч, кулъ...зма, нәшри...т

4)шәмә.-.л, мә...әббәт, ...этле

А7. Хаталы сүзне табыгыз.

1)гәрәп

2)инглиз

3)төрек

4)кытай

А8. Кайсы сүздә 6 аваз бар?

1)егерме

2)буенда

3)сәясәт

 4) яфрак

А9. Кайсы сүздә я хәрефе [й] һәм [ә] авазы булып укыла?

1)ябалак

2)ягъни

3)кирәк-ярак

4)оя

АЮ. Кайсы җөмләдә нокталар урынына -к кушымчасы языла?

1)Җәй җиткәч, без сәяхәткә чыга... .

2)Җәй көне без теплоходта сәяхәт итте... .

3)Төркиядән килгән дусларыбыз татарча матур һәм дөрес итеп сөйләште... .

4)Иртәгә без Сынлы сәнгать музеена барма... .

А11. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

1)мәхәббәт, нәфрәт, сабырлык

2)шатлык, куаныч, белем

3)ярату, сөю, мәхәббәт

4)бәйләнеш, багланыш, вәкиллек

А12. Кайсы раслау дөрес түгел?

1)Татар дәүләт опера һәм балет театры Галиәсгар Камал исемен йөртә

2)Рудольф Нуриев атаклы балет биючесе булган.

3)БМОның русчасы ООН була.

4)Татар телендә хикәя фигыльнең үткән заман формасы бишәү.

♦ Җөмләләрне укыгыз һәмА 13 - А 16 нчы биремнәрне үтәгез.

А. Болар бар да бизәнгән, сары, кызыл, ак чәчәкләр белән матурланган.

Ә. Әнә ерак таулар, урманнар.

Б. Бу чәчәкләр өстендә матур кошлар үзләренең шатлыклы көйләрен сайрый.

В. Әнә безнең җиләк җыйган аланнарыбыз.

А13. Текст булсын өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

В, Ә, Б, А

А, В, Ә, Б

Б, В, Ә, А

Ә, В, А, Б

А14. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә ия функциясен үти?

1)кошлар

2)чәчәкләр

3)ерак

4) җиләк

А15. Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

1)В        2)Б       3)Ә        4)А

А16. Кайсы җөмләдә сыйфат фигыль бар?

1)Б        2)А       3)В        4)Ә

А17. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1)бүлдермә (2 нче иҗек)

2)җырла (2 нче иҗек)

3)җитми (1 нче иҗек)

4)язсыннар (3 нче иҗек)

А18. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)абруйлы шәхес

2)бөек галим

3)фәнни хезмәткәр

4)итагатьле ризык

А19. Июнь ахыры димәссең,... җөмләнең ахырын табыгыз.

1)яхшы кешеләргә бай.

2)урамда утыз градус салкын.

3)шулкадәр салкынайтты.

4)шуның белән горурланам.

А20. Грамматик хатасы булган җөмләне табыгыз.

1)Без җиңәрбез, чөнки дөреслек безнең якта.

2)Мәкаләне бүген үк язып бетерегез.

3)Мин Төркиядә ял итүче дустымдай хат алдым.

4)Күренә ки, мәсьәлә шактый катлаулы.

А21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына оста сүзен кулланырга кирәк?

1)Мин мәктәпкә барганда, бик ... яңгыр яуды.

2)Без беләбез: Наил гармунда ... уйный.

3)Әйтергә теләгән сүзем: кешеләр ... түгелләр.

4)Монда эш кайный, шуңа күрә ...

А22. Кайсы җөмләдә сызык (-) куела?

1)Кояш та юк, ә шулай да () якты.

2)Су өсте () тып-тын.

3)Үзеннән-үзе аңлашыла ки ( ) эштә тырышкан укуда да тырыша.

4)Тел () аралашу чарасы ул.

А23...., машиналар бер урыннан кузгала алмый тордылар җөмләсенең башын табыгыз.

1)Буш вакыт булды исә

2)Кояш чыкса

3)Көчле буран булганга күрә

4)Шуның белән горурланам

А24. Япостараюсь не потерять их җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Мин аларны югалтмаска тырышырмын.

2)Мин аларны табарга тырышырмын.

3)Мин аны эзләмәскә тырышам.

4)Мин аны тикшерергә тырышам.

А25. Күктә йолдызлар кабынды җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)На небе загораются звезды.

2)На небе горят звезды.

3)На небе погасли звезды.

4)На небе зажглись звезды.

А26. авырта сүзенең синонимын табыгыз.

1)дәвалый

2)Кайный

3)Сызлый

4)түли

А27. менәргә сүзенең антонимын табыгыз.

1)очарга

2)төшәргә

3)егылырга

4)сикерергә

А28. колакка алу фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)мотать на ус

2)навострить уши

3)уши вянут

4)и ухом не ведет

♦ Текстны укыгыз һәмА29 - А32 нче, В1 - В8 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1) Казан - зур һәм матур шәһәр. (2) Ул - Татарстанның башкаласы. (3) Анда бер миллионннан артык кеше яши. (4) Татарстан халкы дус, тату гомер ита

(5) Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл - Кремль урнашкан. (6) Аның каршындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

(7) Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстанның Милли китапханәсе урнашкан. (8) Аның каршында -1804 нче елда ачылган мәшһүр Казан университеты. (9) Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. (10) Университет - Республикабызның, шәһәребезнең горурлыгы.

(11) Башкалабызда тарихи һәм истәлекле урыннар шактый күп. (12) Алар арасында Татарстанның Милли музее, Сынлы сәнгать музее, Опера һәм балет театры, Кремль урамы, Сөембикә манарасы һәм башкалар.

(13) Казан шәһәре - фән патшалыгы. (14) Анда фәнни-тикшеренү институтлары күп урнашкан. (15) Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен белгечләр әзерлиләр. (16) Бу уку йортларында тәҗрибәле профессорлар, үз эшләрен яраткан белгечләр эшли.

(17) Алар студентларга сайлаган һөнәрләре буенча кирәкле мәгълүмат җиткерәләр һәм тирән белем бирәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

(18) Казан - дөньякүләм танылган мәдәни үзәк. (19) Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә (20) Казандылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына сокланалар.

А29. Текстта нәрсә турында сүз бара?

1)башкалабызның җитәкчеләре турында

2)шәхәребезнең күренекле шәхесләре турында

3)республикабызның башкаласы турында

4)республикабыздагы шәһәрләр турында

АЗО. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)        Казан шәһәрендә төрле милләт вәкилләре яши.

2)        Татарстанда студентларга теләгән һөнәрләре буенча белем алу мөмкинлекләре булдырылмаган.

3)Республикабызның иң зур китапханәсе - Милли китапханә

4)Сөембикә манарасы - иң күркәм тарихи һәйкәлләрнең берсе.

А31. Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз.

1)        һәр кеше үзенең туган ягы, туган шәһәре белән горурлана.

2)        Казанның югары уку йортларында белем алган студентлар илебезнең төрле почмакларында эшлиләр.

3)Башкалабызда истәлекле урыннар юк диярлек.

4)Югары уку йортларында тирән белем бирәләр.

А32. Текстның эчтәлегенә туры килмәгән сорауны табыгыз.

1)Милли китапханә кайчан ачылган?

2)Казанның үзәгендә нәрсә урнашкан?

3)Югары уку йортларында кемнәр белем бирә?

4)Сезнеңчә, Казандагы иң матур биналарның берсендә нәрсә урнашкан?

2 нче өлеш В

♦        В1 – ВЗ нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1.   8-16 нчы җөмләләрдәге сыйфат фигыльләрне язып алыгыз.

В2.     15 нче җөмләдәге бәйлекне язып алыгыз.

В3.    20 нче җөмләдән юнәлеш килешендәге исемне язып алыгыз.

♦        В4 –В8 биремнәргә җавапларны саннар белән языгыз.

В4.    3 нче абзацтагы җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В5.    2 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан аныклагычы булган җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В6.   1 нче абзацтагы жөмләләр арасыннан иясе алмашлык белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В7.   6 нчы абзацтагы җөмләләр арасыннан хәбәре исем белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В8.   3 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан синоним сүзләре булган җөмләләрне табыгыз, номерларын языгыз.

3 нче өлеш С

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле сочинение (16-18 җөмлә) языгыз. Фикерләрегезне дәлилләп аңлатыгыз.

3 нче вариант

1 нче өлеш А

А1. Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

1)керфек

2)кыю

3)бергә

4)өлкән

А2. "Табигать" темасына караган сүзне табыгыз.

1)милләт

2)илчелек

3)кыр

4)рәссам

АЗ. Артык сүзне табыгыз.

1)дала

2)әдәбият

3)китап

4)язучы

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына а хәрефе языла?

1)...ешма, халык...ра, берк...дәр

2)ид...рә, мәшәк...ть, ЗЫ...ЛЫ

3)бит...раф, яш...еш, г...җәпләнә

4)д...выл, зиф..., мәнфәг...ть

А5. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына ы хәрефе языла?

А) Дөньяда җиде миллион диярл...к татар исәпләнә.

 Ә) Милли китапханәнең эшчәнлеге күпк...рл... .

 Б) Мең еллар элек Идел белән Кама куш...лган җирдә болгар каб...ләләре яшәгән.

В) Татарстан хөкүмәте чит ил татарлары белән т. ..г.. .з элемтәдә тора.
1) А, Ә        2)Ә, В       3) Ә, Б       4) Б, В

А6. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)...амәли, бел...еч, фи...ер

2)...амиллек, таби...ать, үзә...

3)чы...анак, ни...ез, ...орур

4)шө...ыльләнә, ита...атьле, урта...лаша

А7. Хаталы сүзне табыгыз.

1)хәзинәләр

2)сәламәтлек

3)савыт-саба

4)хуҗалык

А8. Кайсы сүздә 3 аваз бар?

1)кия

2)уа

3)җыя

4)куя

А9. Кайсы сүздә бертөрле ике аваз әйтелә?

1)болгар

2)белән

3)болыт

4)бүген

А10. Кайсы җөмләдә нокталар урынына -нәр кушымчасы языла?

1)Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткән... .

2)Сабан туенда милли уен..., спорт ярышлары үткәрела

3)Татарстан урманнарында төз наратлар, зифа каен... үса

4)Шәһәребездә берсеннән-берсе матур бина... төзелә

А11. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

1)башта, элек, ахырдан

2)иртән, көндез, кичен

3)гади, җиңел, авыр

4)аннары, соңыннан, аннан соң

А12. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) Татарстанның табигате иген үстерерщ терлек үрчетергә уңайлы.

2) Бераз һәм азрак сүзләре - антонимнар.

3) Татар телендә изафә бәйләнешендәге сүзләр өч төркемгә бүленә

4) -мы кушылып языла.

♦ Җөмләләрне укыгыз һәм А13 - А16 нчы биремнәрне үтәгез.

А. Көзен көннәр болытлы, яңгырлы була.

 Ә. Беренче сентябрь - Белем көне, һәм бу көнне укулар башлана.

Б. Бакчаларда һәм кырларда уңыш җыялар, кошлар җылы якларга китә

В. Җәйдән соң көз килә

А13. Текст булсын өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

В, А, Б, Ә

Ә, Б, В, А

В, Ә, Б, А

Б, В, Ә, А

А14. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә ия функциясен үти?

1)яңгырлы

2)Белем

3)көз

4)беренче

А15. Кайсы җөмләдә бәйлек бар?

1)Ә        2)А          3)Б         4)В

А16. Кайсы җөмләдә төшем килешендәге сүз бар?

1)В        2)Б        3)А        4) Ә

А17. Кайсы рәттәге сүзләрдә басым беренче иҗеккә төшә?

1)нинди, тыңла, эшләмә

2)әмма, барма, ничәнче

3)ничә ләкин, дөрес

4)кайдан, кайчан, кайттың

А18. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)күңелле тантана

2)күренекле башкаручы

3)иртәнге атна

4)баш белгеч

А19. Мәктәптән чыккач,... җөмләсенең ахырын табыгыз.

1)дусларым белән очрашырга телим.

2)мин дәрескә кергәнмен.

3)атаклы галимнәр эшләгән.

4)шәһәр тиз үсеш ала.

А20. Грамматик хатасы булган җөмләне табыгыз.

1)Чит илләрдә яшәүче татарлар туган телләрен онытмаган.

2)Сабан туенда балаларда күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

3)Бу кәгазьләргә беркем дә тия күрмәсен.

4)Кызганычка каршы, мин бу сорауга җавап бирә алмыйм.

А21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына тарихын сүзен кулланырга кирәк?

1)Опера җырчысы бөтен дөньяда ... казанган.

2)Дәресләрдә бу күренекле ... турында әңгәмә корабыз.

3)Казан каласы X гасырда ук башка илләр белән сәүдә итә башлаган дип уйлыйлар ...

4)Казанның ерак... белү өчен, археологлар казынулар алып бара.

А22. Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?

1)"Татар әдәбияты сәхифәләре" күргәзмәсенең үзәгендә () китап.

2)Казан ( ) кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр.

3)Спорт белән шөгыльләнгәнгә күрә () мин бик сирәк авырыйм.

4)Баскетбол сүзе () инглиз теленнән кергән.

А23.шунлыктан мин татар халкының күренекле шәхесләре турында күп беләм җөмләсенең башын табыгыз.

1)Татар телен укымаганга күрә,

2)Татар телен беренче сыйныфтан өйрәнә башлыйлар,

3)Укытучы әйткәннәр,

4)Бу җөмләләрне укытучы әйткәнгә,

А24. После занятий я пойду в библиотеку җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Дәресләргә кадәр мин китапханәгә барам.

2)Дәресләр беткәнче, мин китапханәгә бардым.

3)Дәрес саен мин китапханәгә барачакмын.

4)Дәресләрдән соң китапханәгә барырмын.

А25. Һәр кеше тормышта үз урынын табарга тиеш җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Всякий человек должен найти свое место в жизни.

2)Каждый человек ищет свое место в жизни.

3)Каждому нужно найти свое место в жизни.

4)Каждый человек может найти свое место в жизни.

А26. ихтирам итәргә сүзенең синонимын табыгыз.

1)ярдәм итәргә

2)Сәяхәт итәргә

3)хөрмәт итәргә

4)кабул итәргә

А27. уң сүзенең антонимын табыгыз.

1)киң

2)сул

 3)тар

 4) иркен

А28. бернәрсә дә булмаган кебек фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)остались рожки да ножки

2)как ни в чем не бывало

3)несмотря ни на что

4)ни во что не ставить

♦ Текстныукыгыз һәмА29 - А32 нче, В1 - В8 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1) Китап - халык тарихының елъязмасы ул. (2) Китапта халыкның азатлык һәм бәхет өчен көрәштәге уңышлары, теләкләре, югалту һәм табышлары теркәлгән. (3) Шуның өчен дә язма һәм басма сүз - халыкның үткәнен, тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак. (4) Теге яки бу халыкның дөньяда тоткан урыны аның үзенең милли китабына булган игътибары, хөрмәте белән билгеләнә (5) Үткәненә хөрмәте юк икән, халыкның киләчәге өметсез. (6) Үткәнгә, халыкның тарихына хөрмәт аның рухи көзгесенә - китабына барып тоташа.

(7) Татар китабының тарихы гаять бай. (8) Хәзерге татарларның борынгы бабалары борынгы заманнарда ук язулы халыклар рәтендә булганнар. (9) Аларның үз шагыйрьләре һәм галимнәре булган, мәктәп һәм мәдрәсәләре эшләгән, кулъязма китаплар таралган. (10) Казан ханлыгы чорында бу төбәктә бай китапханәләр эшләгән. (11) Татарлар, төрки халыклар арасында беренче булып, китап басу эшенә керешә, һәм 1917 нче елга кадәр 15 меңнән артык татар милли басмасы дөнья күра

(12) Кешелекнең чын тарихы Китап дөньяга килгәннән башлана. (13) Китап, халыкларны гасырлар буена тәрбияләп, ышаныч һәм өмет биреп, киләчәккә алып барган.

А29. Текстта нәрсә турында сүз бара?

1)китапханәләрнең тарихы турында

2)язуы булмаган халыклар турында

3)Милли китапханәнең эшчәнлеге турында

4)китапның халык язмышында тоткан урыны турында

А30. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)Китапның халык язмышында нинди урын тотканын борынгы заманнарда ук аңлаганнар.

2)Китап язып бастырган халыкларның аң-белем дәрәҗәсе язуы булмаган халыкларга караганда түбәнрәк була.

3)Хәзерге вакытта Милли китапханә дөньяда татар китабын туплау, саклау һәм тарату белән шөгыльләнә

4)Татар китабының тарихы бик бай.

А31. Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз.

1)Китап йорты буйлап сәяхәтебез тәмамланды.

2)Китапта кешелек дөньясының акыл һәм хыял көче тупланган.

3)Китап кешене тәрбияли, кеше итә өмет һәм ышаныч бирә

4)Китап - халыкның рухи көзгесе.

А32. Текстның эчтәлегенә туры килгән мәкальне табыгыз.

1)Тату туганнар таштан койма койганнар.

2)Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең.

3)Уку кешене күзле итә

4)Җиде кат үлчә бер кат кис.

2 нче өлеш

♦        В1 – ВЗ нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1.   3 нче җөмләдәге сыйфатларны язып алыгыз.

В2.     4 нче җөмләдән сыйфат фигыльләрне язып алыгыз.

В3.   11 нче җөмләдән чыгыш килешендәге сүзне язып алыгыз.

♦        В4 - В8 нче биремнәргә җавапларны саннар белән языгыз.

В 4.    2 нче - бнчы җөмләләр арасыннан хәбәре исем белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В5.   2 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан күп тезмәле кушма җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В6.   9 нчы -11 нче җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В7.   2 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан хәбәре сыйфат белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В8.        2 нче абзацтан үзара антоним сүзләре булган җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

3 нче өлеш С

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле сочинение (16-18 җөмлә) языгыз. Фикерләрегезне дәлилләп аңлатыгыз.

4 нче вариант

1 нче өлеш А

А1. [ы] авазы булган сүзне табыгыз.

1)борыч

2)тормыш

3)көнчыгыш

4)оныт

А2. БМО кыскартылма исеменең тәрҗемәсен табыгыз.

1)СНГ

2)ООН

3)ОАО

4)ООО

АЗ. "Үсемлекләр" темасына караган сүзне табыгыз.

1)бака яфрагы

2)су анасы

3)салават күпере

4)каз өмәсе

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына г хәрефе языла?

1)ва...ыйга, чы...у, ...ерү

2)гөрләве..., халы...чан, куна...чыл

3)мо...җиза, фаҗи...а, ...амәл

4)и...ътисад, ...аять, фи...ер

А5. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына ң хәрефе языла?

А) Ел саен 23 нче февраль көнне Россиядә Вата...ны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр.

Ә) Татар теле дәресләрендә без татар халкыны... күренекле шәхесләре турында мәгълүмат алабыз.

Б) Татарстанда эшлә...гән әйберләр төрле илләргә чыгарыла.

В) Казанны... ерак гасырлардан килгән олуг тарихы бар.

1) А, Ә        2) А, В      3) Б, В       4) Ә, В

А6. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)к...пчелек, ...әкил, хөк...мәт

2)кия..., җәя        рнәк

3)к...ренеш, к...ргәзмә, т...таш

4)тә...сир, мәе...элә ям...ле

А7. Хаталы сүзне табыгыз.

1)тәләп

2)сәбәп

3)кәеф

4)шәфкать

А8. Кайсы сүздә 4 аваз бар?

1)ел 2) моң 3)тиен 4) уен

А9. Кайсы сүздә бертөрле ике аваз әйтелә?

1)кадер

2)Хәзер

3)бөркет

 4)өлкән

АЮ. Кайсы җөмләдә тә аерым языла?

1)Шәһәребез шулкадәр үзгәрде, бигрәк(тә) үзәге матурланды.

2)Укуда тырышкан эш(тә) дә тырыша.

3)Бүген мәктәп(тә) кызыклы очрашу оештырыла.

4)Аның Тәтеш(тә) булганы юк.

А11. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

1)искиткеч, гаҗәеп, мәдәни

2)эчке, тышкы, элеккеге

3)укымышлы, белемле, тәрбияле

4)сылу, нәфис, зифа

А12. Кайсы раслау дөрес түгел?

1)Фәрит Яруллин - татар милли балетына нигез салучыларның берсе.

2)XVIII гасырда Казан гимназиясендә татар теле укытыла башлагач, беренче укытучы итеп Каюм Насыйри билгеләнә

3)Русларга татар теле укытуның фәнни-методик нигезләрен эшләүгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе булып М.Корбанга-лиев санала.

4)Татар телендәге бәйлек рус телендәге предлог функциясен үти.

♦ Җөмләләрне укыгыз һәм А13 - А16 нчы биремнәрне үтәгез.

А. Күз алдыгызга китерегез: тирә-юнь чәчәккә төренгән, кырмыскалар йөгерешә чикерткәләр сикерешә бал кортлары безелди, үлән арасында кып-кызыл җир җиләге.

Ә. Табигать - тонна, кубометрлар гына түгел, матурлык, гүзәллек дөньясы да.

Б. Син зәңгәр чәчәккә карап ятасың, һәм син бәхетле! В. Бу гүзәллекне бернинди үлчәүләргә салып булмый.

А13. Текст булсын өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

1)В, Ә, Б, А

2)Ә, Б, В, А

3)Ә, В, А, Б

4)А, Ә, Б, В

А14. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә ия функциясен үти?

1)күз

2)гүзәллекне

3)табигать

4)бәхетле

А15. Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

 1)Б         2)В        3)Ә       4) А

А16. Кайсы җөмләдә мөмкинлекне белдерүче аналитик фигыль бар?

1)А     2)В      3)Ә       4)Б

А17. Кайсы рәттәге сүзләрдә басым икенче иҗеккә төшә?

1)ничек, кайдан, кайчан

2)тыңлагыз, укысын, сөйлиләр

3)карыйлар, сөйлибез, тыңлама

4)кайбер, кемнәр, әлбәттә

А18. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)кайбергә кешеләргә

2)кызыклы уеннарны

3)файдалы үләннәрдән

4)куркыныч вакытта

А19. Сабан туен үткәрү өчен,... җөмләсенең ахырын табыгыз.

1)бернәрсә дә кирәкми.

2)атлар мәйданга чабып кера

3)тигез һәм уңайлы урын сайлана.

4)кешеләр өйләренә тарала.

А20. Грамматик хатасы булган җөмләне табыгыз.

1)Истә тотыгыз: кеше күп җирдә канәгатьсезлек күрсәтмәгез, күңелсезлек башкаларга да тәэсир итә

2)Заман үзгәрә, һәм яңа тормыш яңа һөнәрләр таләп итәләр.

3)Кем намус белән хезмәт итә шул зур хөрмәткә ия була.

4)"Ялкын" журналы- балаларның иң якын киңәшчесе.

А21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына намус сүзен кулланырга кирәк?

1)Татарстанның дәүләт флагындагы һәр төснең үз ... бар.

2)Флагтагы кызыл төс - ... төсе.

3)Дәүләт флагындагы яшел төс - туган җиребезнең матурлыгы төсе, ... билгесе.

4)Ак төснең дә үз мәгънәсе бар, һәм ул - ... билгесе

А22. Кайсы җөмләдә ике нокта (:) куела?

1)Дәүләт символларын хөрмәт итү һәм саклау ( ) Татарстан халкының изге бурычы.

2)Кояш чыккач ( ) көн җылынды.

3)Мин беләм () сез үзегез турында гына кайгырта торган кеше түгел.

4)Күренә ки ( ) бу сорау шактый авыр.

А23....: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алалар җөмләсенең башын табыгыз.

1)Яңа ел бәйрәменә алдан ук әзерләнәләр

2)Мин шуны белмим

3)Минем сезгә бернинди дә тәкъдимем юк

4)Безгә дә килегез

А24. Экзамены начнутся шестого июня җөмләсенең дөрес тәрҗе-табыгыз.

1)Имтиханнар тугызынчы июньдә башлана.

2)Имтиханнарны алтынчы июньдә бирәбез.

3)Имтиханнар алтынчы июньдә башланачак.

4)Имтиханнарга алты көн калды.

А25. Мәсьәлә шундый катлаулы, без аны чишә алмыйбыз җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Вопрос очень трудный, мы не сможем ответить.

2)Задача очень простая, но мы не можем решить.

3)Задача очень сложная, и мы не смогли решить.

4)Задача такая сложная, мы не можем ее решить.

А26. ышаныч сүзенең синонимын табыгыз.

1)ялган

2)өмет

3)килешү

4)шатлык

А27. ялгыш сүзенең антонимын табыгыз.

1)ялгыз

2)гадел

3)дөрес

4)дошман

А28. телдән телгә фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)лыка не вяжет

2)язык заплетается

3)быть на устах

4)из уст в уста

♦ Текстны укыгыз һәмА29 - А32 нче, 81 - В8 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1) Борынгы заманнарда Идел белән Кама кушылган җирләрдә болгар кабиләләре яшәгән. (2) Унынчы гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оеша. (3) Тарихка ул Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт, Бөек Болгар дәүләте булып кереп кала. (4) Дәүләтнең төньяк чикләре Кама елгалары буйлап сузыла, көньякта Жигули тауларына хәтле килеп җита

(5) Болгар кешеләре биек мәчетләр, таш пулатлар салган. (6) Урамнарга таш җәйгәннәр, суны торбалар аша китерә башлаганнар.

(7) Ике зур елга - Идел һәм Кама - Болгарны сәүдә үзәгенә әверелдергән, һәм ул заман ирешкән казанышларны уртаклашу үзәге булган. (8) Рус иленнән савыт-саба килгән. (9) Урта Азия сәүдәгәрләре, ефәк тукыма, борыч, йөзем алып килеп, Болгар иле белән алыш-биреш иткән. (10) Балтыйк буе илләреннән дә илчеләр килгән. (11) Болгар дәүләте дә күп әйберләр белән сәүдә иткән. (12) Мех әйберләре, балык, бал, чикләвек - болар барысы да Болгар дәүләтеннән булган. (13) Болгар базарларының даны еракларга таралган.

А29. Текстта нәрсә турында сүз бара?

1)Россиянең башка илләр белән багланышлары турында

2)Европаның көнчыгышындагы беренче зур дәүләт турында

3)ике яклы килешүләр төзү турында

4)болгарларның мәдәни казанышлары турында

А30. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)Болгар дәүләте эре сәүдә үзәге булган.

2)Болгар шәһәрләре аеруча үсеш алган, чәчәк аткан.

3)Бер дустым тарих белән кызыксына.

4)Болгар иле башка дәүләтләр белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган.

А31. Текстта сүз кем турында бара?

1)болгар халкы турында

2)сәүдәгәрләр турында

3)рус халкы турында

4)дәүләт башлыклары турында

А32. Текстның эчтәлегенә туры килгән мәкальне табыгыз.

1)Туры сүзнең гаебе юк.

2)Анасын алдаган, илен дә алдар.

3)Дөрес сүзгә җавап юк.

4)Болгар йорты - Идел йорт, Идел эче - имин йорт.

2 нче өлеш В

♦ В1 - ВЗ нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1.      1 нче җөмләдәге сыйфат фигыльне язып алыгыз.

В2.        7 нче җөмләдәге исем фигыльне язып алыгыз.

В3.       12 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.

♦ В4 - В8 нче биремнәргә җавапларны саннар белән языгыз.

В4.      3 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан тезмә кушма җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В5.        7 нче - 9 нчы җөмләләр арасыннан аныклагычы булган җөмләне табыгыз,номерын языгыз.

В6.          3 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан иясе парлы сүз белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В7.          2 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан кушма хәбәрле җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В8.      1 нче абзацтан үзара антоним сүзләре булган җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

3 нче өлеш С

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле сочинение (16 - 18 җөмлә) языгыз. Фикерләрегезне дәлилләп аңлатыгыз.

5 нче вариант

1 нче өлеш А

А1. [къ] авазы булган сүзне табыгыз.

1)беркетмә

2)килешү

3)карар

4)көнчыгыш

А2. вак-төяк сүзенең тәрҗемәсен табыгыз.

1)детвора

2)мелочь

3)окрестность

4)имущество

АЗ. "Аралашу" темасына караган сүзне табыгыз.

1)үз-үзеңне тоту

2)галим булу

3)исәпкә алу

4)сәхнәгә кую

А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына и хәрефе языла?

1)бә...ләнеш, сө...ләм, нәт...җә

2)бә...ле, рәсм..., ...тагатьле

3)ә...ләнеш, ә...тергә, ка...тырга

4)га...лә, ра.с, м...лләт

А5. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына л хәрефе языла?

А) Татар телен өйрәтү өчен, төрле кулланмалар чыгары...а.

Ә) Көз якын...аша.

Б) Ял көн...әрендә урманга бару күңелгә рәхәтлек бирә

В) Кремль алды...дагы мәйданда Муса Җәлил һәйкәле.

1)Ә,Б

2) А, Ә

3)Ә,В

4) Б,В

А6. Кайсы рәттәге сүзләрдә нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)МӘГ...риф, МӨГ...ЛЛИМ, мәсь...лә

2)катла...лы, сора..., к...птәннән

3)сөйк...мле, гад...л, шәк...рт

4)...чке, ...шче, ...рак

А7. Хаталы сүзне табыгыз.

1)тәнәфес

2)ичтимагый

3)үзөйрәткеч

4)кагыйдә

А8. Кайсы сүздә 2 аваз бар?

1)як

2)әйе

3)юк

4)уй

А9. Кайсы сүздә бертөрле ике аваз әйтелә?

1)бодай

2)киңәш

3)куак

4)хәтер

АЮ. Кайсы җөмләдә да аерым языла?

1)Башкалабыз(да) катлаулы приборлар, затлы мехлар, кием-салым җитештерелә

1)Күгәрченнәр урамнан узып баручылардан(да) курыкмыйлар һәм кинәт очып китәләр.

3)Ноябрь ахырларын(да) инде көннәр кыска була.

4)Ан(да) нинди генә милләт вәкилләре укымый!

А11. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

1)бина, йорт, күпер

2)тәртипле, тәрбияле, тырыш

3)укучы, шәкерт, галим

4)күркәм, гүзәл, нәфис

А12. Кайсы раслау дөрес түгел?

1)Бу алмашлыгының юнәлеш килеше формасы моңа була.

2)Имән, нарат, чыршы - чәчәк исемнәре.

3)Ватанны саклаучылар көнен егерме өченче февральдә бәйрәм итәләр.

4)Язын яшенле яңгырлар була.

♦ Җөмләләрне укыгыз һәмА 13 - А16 нчы биремнәрен үтәгез.

А. Элек-электән сәүдәгәрләр шәһәре буларак танылган бу шәһәр Кама буенда урнашкан.

Ә. Ә хәзер ул - үсеп килүче шәһәр.

Б. Алабуга - рус рәссамы И.Шишкин, 1812 нче елгы Ватан сугышы герое Н.Дурова кебек күренекле шәхесләрнең туган җире.

В. Алабуга - иң борынгы шәһәрләребезнең берсе.

А13. Текст булсын өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

1)В, А, Б, Ә

2)А, Ә, Б, В

3)В, Б, Ә, А

4)В, Ә, А, Б

А14. Кайсы сүз җөмләләрнең берсендә хәбәр функциясен үти?

1)ул

2)Алабуга

3)шәһәр

4)җире

А15. Кайсы җөмләдә хәзерге заман сыйфат фигыль бар?

1)В        2) Ә       3)Б      4) А

А 16. Кайсы җөмләдә бәйлек бар?

1)Ә      2)А         3)В         4)Б

А17. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1)нәтиҗәдә (4 нче иҗек)

2)кызганыч (3 нче иҗек)

3)киресенчә (4 нче иҗек)

4)әлбәттә (2 нче иҗек)

А18. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)эшлекле кеше

2)сәяси гөрләвек

3)таләпчән укытучы

4)атаклы рәссам

А19. Мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли, һәм... җөмләсенең ахырын табыгыз.

1)дүртле-бишле билгеләренә генә укыйбыз.

2)дустым бик ярдәмчел һәм юмарт.

3)татар теле, әһәмияте ягыннан, дөньяда ундүртенче урында тора.

4)тиздән музей ачылачак.

А20. Грамматик хатасы булган җөмләне табыгыз.

1)Китап ул - халыкның хәтере дә, язма тарихы да.

2)Татарлар чит илләрдәдә яши.

3)Беренче сентябрь көнне балалар, чәчәкләр тотып, мәктәпкә килә

4)Казан урамнары, бигрәк тә Бауман урамы матурланды.

А21. Кайсы җөмләдә нокталар урынына акча сүзен кулланырга кирәк?

1)        Бүләк урынына ... бирү әйбәт түгел, кешенең хәтерен калды-
рырсың.

2)Бәйрәм мәҗлесенә башка ... да килде.

3)Бүләкнең ... аның бәясендә түгел.

4)Теге яки бу кешене аз белсәгез, ... бирегез.

А22. Кайсы җөмләдә нокталар урынына кушымчасы языла?

1)Татар теле - төрки телләр... берсе.

2)Исәнләшү... үз кагыйдәләре бар.

3)Урманга баргач, без кошлар сайравы... тыңладык.

4)Безнең сыйныфка биш яңа укучы килде, туларның берсе -Буа... .

А23. шунда ук ачып карагыз һәм рәхмәт әйтегез җөмләсенең башын табыгыз.

1)Гәрчә вакытында килсәк тә

2)Әгәр сезгә бүләк бирсәләр

3)Сез һәр бәйрәмдә кадерле кунак булырсыз

4)Бер дәфтәргә дусларыгызның туган көннәрен язып куегыз

А24. Я скучаю по своим друзьям җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Дусларымны бик сагындым.

2)Мин дусларымны сагынырмын.

3)Мин дусларыма сагынам.

4)Мин дусларымны сагынам.

А25. Табигать безнең тормышыбызны бизи җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)Природа украшает нашу жизнь.

2)Природа радует нас.

3)Природа помогает нам в жизни.

4)Наша жизнь связана с природой.

А26. ярдәм итү сүзенең синонимын табыгыз.

1)шатлану

2)котлау

3)булышу

4)булу

А27. моңсу сүзенең антонимын табыгыз.

1)күңелсез

2)моңсыз

 3)оялчан

4) шат

А28. җир читенә фразеологизмының эквивалентын табыгыз.

1)на край света

2)на краю света

3)сквозь землю

4)своратить горы

♦ Текстны укыгыз һәм А29 - А32 нче, В1 - В8 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1) Яз. (2) Кояшлы көн. (3) Казанда ел саен апрель азагында Шигырь бәйрәме үткәрелә (4) Бу бәйрәм Тукайның туган көнендә уздырыла. (5) Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. (6) Тукай шигырьләре укыла, җырлар җырлана.

(7) Тукай яшәгән Кырлай авылында да бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. (8) Бу авыл Казаннан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, һәм ул Арча районына кера

(9) Габдулла Тукай Кушлавыч авылында туа. (10) Әмма, кызганыч, яшьли әтисез һәм әнисез кала. (11) Шуннан соң төрле кешеләрдә яши. (12) Кечкенә Габдулла, ниһаять, Кырлайда Сәгъди абзыйларда яши башлый, һәм монда аның тормышы бәхетле була. (13) Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри, халык әкиятләре тыңлый. (14) Бу авылда һәр нәрсә: йөз еллык агачлар да, инеш тә, болыннар да Тукайны хәтерли кебек. (15) Бер сукмак музейга алып килә

(16) Музей 1979 нчы елда ачылган. (17) Бу ике катлы мәһабәт агач йорт ерактан күренеп тора. (18) Ишегалдында да төрле агачлар, чәчәк пэр үса (19) Бина янында - Тукай һәйкәле. (20) Эскәмиядә әп I ерсен I укай үзе утыра. (21) Торып, музейга керер кебек ...

А29. Текстта нәрсә турында сүз бара?

1)бөек татар рәссамының балачагы турында

2)бөек татар шагыйренең тормышы турында

3)язгы табигать турында

4)авыл хуҗалыгы мәсьәләләре турында

А30. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)Шагыйрьнең туган ягы - матур табигатьле Казан арты.

2)Шагыйрьнең бала чагы бик авыр була, чөнки ул ятим кала.

3)Шигырь бәйрәме шагыйрьнең туган көнендә үткәрелә

4)Шагыйрь туган авыл Буа районына керә

А31. Текстның эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җөмләне табыгыз.

1)Бөек шагыйрь туган авылның табигате искиткеч матур.

2)Бала чакта булачак шагыйрь бәйрәмнәргә йөрергә яраткан.

3)Габдулла Тукай - татар драматургиясенә нигез салучы.

4)Шагыйрьнең музее мәһабәт бинада урнашкан.

А32. Текстның эчтәлегенә туры килмәгән сорауны табыгыз.

1)Шагыйрьнең туган көнен ничек билгеләп үтәләр?

2)Шагыйрь кайсы телләрне белгән?

3)Кырлайдагы музей кемгә багышланган?

4)Ел саен апрель ахырында кайсы бәйрәм үткәрелә?

2 нче өлеш В

♦ В1 - ВЗ нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1.       7 нче җөмләдәге үткән заман сыйфат фигыльне язып алыгыз.

В2.      8 нче җөмләдәге санны язып алыгыз.

В3.        17 нче җөмләдән сыйфатларны язып алыгыз.

♦ В4 - В8 нче биремнәргә җавапларны саннар белән языгыз.

В4.      1 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан атау җөмләләрне табыгыз, номерларын языгыз.

В5.      3 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан кереш сүзе булган җөмләләрне табыгыз, номерларын языгыз.

В6.      2 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В7.          4 нче абзацтагы җөмләләр арасыннан хәбәре исем белән белдерелгән җөмләне табыгыз, номерын языгыз.

В8.           1 нче абзацтан үзара синоним сүзләре булган җөмләләрне табыгыз, номерларын языгыз.

3 нче өлеш В

С. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, кечкенә күләмле сочинение (16-18 җөмлә) языгыз. Фикерләрегезне дәлилләп аңлатыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по татарскому языку. 8 класс (рус. гр.)

Контрольная работа п татарскому языку в 8 классе в 2 -х вариантах. Для русскоязычных детей....

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Календарно-тематическое планирование по татарскому языку 2 класс

Развернутое календарно-тематическое планирование по татаскому языку 2 класс по Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...