Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары
статья (10 класс) по теме

Гильманов Дамир Шарифзянович

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары

Д.Ш.Гыйльманов, Казан шәһәре Яңа-Савин районы 31 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ХХ йөз башы татар әдәби-хәрәкәте иҗтимагый-тарихи вакыйгаларга бай. Нибары  егерме ел эчендә Россия зур тетрәнүләр кичерде. Моңа сәбәпче булып, ХХ йөзнең соңгы чирегендә татар халкының да феодаль яшәештән капитализмга күчүе, Яңарыш дәвере башлану, гасыр башындагы урыс-япон сугышы, Россиядәге 1905 елгы беренче революция, реакция чоры, яңа инкыйлаби күтәрелеш, Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль революциясе һәм, ниһаять, Октябрь инкыйлабы торды. Билгеле, бу иҗтимагый формацияләр алмашу, сугышлар, инкыйлаблар милли идеологиягә, мәдәни-әдәби хәрәкәткә дә зур йогынты ясады. Бу иҗтимагый-сәяси, фикри үзгәрешләргә бәйле рәвештә әдәбияттагы сәнгатьчә фикерләүнең дә табигате үзгәрде, яңа темалар, жанрлар, иҗат ысуллары барлыкка килде.

ХХ йөз башы поэзиясе зур сыйфат үзгәрешләре кичерә. Ауропа һәм урыс әдәбиятларындагы кебек, жанрлар иҗадилыкка корыла, мотивлар һәм алымнар иреклеге күзәтелә, сәнгатьчә  фикерләүдә дә яңадан-яңа алымнар барлыкка килә. Татар әдәбиятында Ауропа тибындагы реализм һәм романтизм формалаша. Аларның һәр икесе акмеизм, импрессионизм, символизм, экзистенциализм, экспрессионизм кебек модернистик стильләр, алымнар белән үрелеп бирелә башлый.

Бу иҗади яңарышны Н.Думави иҗатында да күзәтеп була. Р.Ганиева язганча, аның реализмының һәм романтизмының бер үзенчәлеге – аның  экспрессионестик образлылык белән мөнәсәбәткә керүе.

«Экспрессионизмның төп темасы — капитал дөньясының, империалистик сугышның хезмәт ияләренә иксез–чиксез социаль һәм рухи изү, бәла-казалар, физик һәм рухи гариплекләр алып килүен күрсәтү, буржуаз җәмгыятьнең вәхшилеген, ерткычлыгын тасвирлау, аның кеше бәхетенә, матурлыкка дошман икәнлеген ачып бирү».[3,213]

«Нәҗип Думави татар халкы өстенә өерелеп, дулкын–дулкын килгән фаҗигаләр, милләт үзенең асыл затларын, матди байлыкларын, рухи кыйммәтләрен югалткан «кара заманда» яшәде. Инкыйлаблар, сугышлар, сыйнфый тартышлар чоры язучының дөньяга карашларын да катлаулы һәм каршылыклы итте, әдәби иҗатын кайгы–хәсрәт белән сугарды».[4,65]

Әдип иҗатының буеннан–буена кабатланып килгән үзәк мотив — халык мәнфәгатьләрен яклау, кырыс капитал дөньясын кискен тәнкыйтьләү.

Беренче рус революциясе алдыннан әдәбиятка килгән Н.Думави рус–япон сугышы һәм беренче рус революциясенең җиңелү фаҗигаләрен үз йөрәге аша үткәрде. Патша самодержавиесенең һәм аның бюрократиясенең инкыйлабта катнашучылардан рәхимсез үч алуын мәхбүс темасына язылган шигырьләрендә аеруча ачык чагылдырды.

Бу авыр елларда «зур бер төркем булып, аның поэзиясенә реакция символлары — золмәт, төн, җан кыеп йөрүче ябалаклар, кан коючы вәхши палачлар, төрмә сакчылары, казаклар, елан-чаянлы дөнья, юлсыз-маяксыз хәят образлары килеп керә».[2,224]  Мисал итеп, шагыйрьнең «Золым», «Һәр көн укырга ярый…», «Төн», «Себер», «Мәхбүс», «Тавыш» һәм башка шундый шигырьләрен китерергә була.

Мәсәлән, «Золым» шигырендә Н.Думави буржуаз җәмгыятьтә көчлеләрнең көчсезләрне рәхимсез изүе, иҗтимагый гаделлекнең булмавы, кеше хакларының җиргә салып тапталуы, инсаннарның хокукларыннан мәхрүм ителүләре турында яза.  

Күренекле әдәбият галиме Ю.Борев экспрессионизмга түбәндәге бәяне биргән иде: «Экспрессионизм —  художественное направление, утверждающее: отчужденный человек живет во враждебном мире. В качестве героя времени экспрессионизм выдвинул мятущуюся, захлестываемую эмоциями личность, не способную внести гармонию в разрываемый страстями мир…

Экспрессионизм — отклик на острейшие противоречия эпохи, плод общественного разочарования, протест против тотального отчуждения».[1, 297-298]

Галимнең бу фикерләре Н.Думавиның «Золым» һәм «Һәр көн укырга ярый…» шигырьләрендә   аеруча тулы канлы чагылыш таба.

Мәсәлән, «Һәр көн укырга ярый...» шигырендә Н.Думави «казаматта» күп еллар дәвамында хөкем көтеп яткан тоткын егет образын сурәтли. Төрмәгә егет үзенең «озын» теле аркасында эләккән, патша самодержавиесенә каршы чыкканы өчен утыртылган. Ул, үзенең киләчәге турында уйланып, чарасызлыктан, билгесезлектән бәргәләнә, күз яшьләрен түгә. Төрмәнең тимер челтәр тәрәзәсеннән урамдагы тук кыяфәтле, соңгы мода белән киенгән, тирә-юньдәге золымга битараф булган кешеләрне күреп, аның йөрәге әрни. Илдә хөкем сөргән гаделсезлекләр турында уйлана. Кемнәрдер төрмәләрдә җәфа чиккәндә, икенче берәүләр, типтереп, дөньяның бөтен байлыгын үз кулларына туплап, җәннәттә яшиләр. Дөньядагы бөтен золым да алар тарафыннан тудырылган. Явызлыкка каршы чарасызлык, билгесезлек, авыр уй-хисләр, төрмә тәртипләрен күзәтеп торучы автор белән лирик геройның да «котын алган».

Шигырьдә китерелгән бу контрастлык француз галиме Жан Мельеның (1664–1729): «Бер үк җәмгыятьтә әйтерсең лә ике раса яши: берсе берни дә эшләми, фәкать хозурлана һәм боерыклар гына бирә, икенчесе, аларга хезмәт итеп,  газапланып тормыш итә», – дигән фикерләрен хәтерләтә.

Тоткынны җәзага алып бару күренешләре дә шигырьдә  экспрессионистларча бик тә куркыныч итеп тасвирланган. Автор хокукларыннан мәхрүм ителгән тоткынның авыр хәлен, җан ачысы белән өзгәләнүен гиперболага корылган сурәтләр ярдәмендә куертып күз алдына китереп бастыра. Җәза мәйданына киемен  көчләп салдырып, кул аякларын бәйләп, камчылар белән кыйнап, каннарын коеп алып барган мәхбүсне күргәч тә, аны кызганудан мәйданга куып китерелгән халыкның да  башы иелә. Үлемгә дучар ителгән тоткын да бу вәхшәтне карарга мәҗбүр ителүчеләргә тилмереп карый. Бу авыр күренешләрнең шаһиты булган лирик геройның коты оча һәм ул, Аллага мөрәҗәгать итеп, бу мескен мәхбүскә рәхим–шәфкать сорап ялвара. Шул рәвешчә, шигырь тукымасына кызгандыру хисләре белән белдерелгән сентиментализм элементлары да килеп керә. Экспрессионистик стильгә корылган бу романтик шигырьдә төрле башлангычлар бергә килеп кушыла. Ю.Борев фикеренчә, мондый хәл экспрессионизм алымына корылган шигырьләрдә еш күзәтелә.

«Думавиның «Себер» (1907) шигыре, 1907 ел 3 июнь түнтәрелешеннән соң, илдә карагруһ, монархист — погромчы партияләр оештырган террорга турыдан-туры ризасызлык белдерү рәвешендә язылган». [2,224] Бу чорда самодержавие вәкилләре вәхшиләрчә кыйланалар, илдә күтәрелгән революция дулкынын бастыру өчен, нинди генә юлларга басмыйлар. Революцион хәрәкәттә катнашучыларның күбесе төрмәләргә ябыла, асыла, атыла, Себергә сөргенгә җибәрелә. Шагыйрь «Себер» шигырендә Рәсәй дигән зур империядә хөкем сөргән хәрби-сәяси режимның чын йөзен ачып бирә. Мондый дәүләттә хөр фикер йә үлемгә, йә Себергә генә алып килгәнлеге шигырьдә ачык чагылыш тапкан. «Шагыйрь «барын … өч сүзгә җыеп», түбәндәге өч бәеттә илдәге хәрби–сәяси режим, реакция изүе турында тәнкыйди реалистларча җанлы картина тудыра»:[4,41]  

Давыл, кар, боз, суык-салкын һавасы,

Ябык, хур, кайгылы һәрбер баласы.

Хәбес (төрмә), богаулар һәм богаулар,

Кылыч, мылтык, револьверлы кагаулар.

Караңгы, һәр кеше монда бәхетсез,

Бәхетсезлек малик монда тәхетсез.

«Себер» шигыренең бөтен эчтәлеген самодержавие дип аталган, вәхшилеккә корылган идәрә ысулын фаш итү биләп тора. Революциянең җиңелүе, халыкка һәм аның зыялыларына килгән  җәбер-золым Думави иҗатында өметсезлек, төшенкелек  хисләрен көчәйтә.

Шагыйрьнең «Мәхбүс» (1908) әсәрендә дә күп еллар буена төрмәдә утырган, рухы сынган лирик герой белән танышабыз. Ул гомерен җир астында, караңгыда үткәрергә мәҗбүр, аның инде күзләре дә зәгыйфьләнгән, колагы да ишетми. Төрмәнең караңгы подвалларында ишетелгән чиркәүдәге кыңгырау чыңлавы лирик геройны үткәннәргә алып кайта. Герой үзенең балачагын, мәктәптә белем алган елларын, яшьлеген, иректә үткәргән көннәрен искә төшерә. Ул тоткынлыктан котылу юлын бары үлемдә генә күрә һәм аны якынайту өчен агу эчәргә дә әзер. Шул рәвешле, «Мәхбүс» шигырендә дә төрмә тормышы экспрессионистларча тәмуг итеп сурәтләнә.  

Шагыйрьнең «Мәңгелек мәхбүс», «Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде...», «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп, бер карт мәхбүс әйтә» шигырьләрендәге геройлар да чарасызлыктан, Артур Шопенгауэр фәлсәфәсендәгечә, универсаль төшенкелеккә бирелгәннәр, иректәге тормышларын искә төшереп, якыннарын сагынып, күз яшьләрен түгәләр.

Немец философы Шопенгауэр кешенең табигате явыз һәм вәхши булуы турында: «В глубине своего существа человек — животное дикое и жестокое… Человек — единственное животное, способное истязать других ради самой цели: заставить страдать»[5,150], –  дип язган иде. Аныңча, яшәештә берәүләр —корбаннар, икенче берәүләр — ерткычлар, шуларның икенчеләре беренчеләр хисабына көн күрә. Шопенгауэрның бу фәлсәфи уйланулары Думавиның төрмә темасын яктырткан башка шигырьләренә дә хас.

Думавиның мондый әсәрләрендә мәхбүсләр гомер кичерә торган шартларның, тәртипләрнең коточкыч авыр булуы, төрмә сакчыларының вәхшилеген күрсәткән сурәтләр, бик тә куертылып, берсе өстенә икенчесе өеп бирелгән, ямьсез, авыр куркыныч тасвирлар, детальләр ярдәмендә экспрессионист язучылардагыча гәүдәләнгән. Моның шулай икәнлеген раслау өчен мисаллар китереп үтик:

Ябылдым тар хәбескә, мәңгелек мәхбүс атын алып;

Эчемдә мәңгелек хәсрәт, көеп ятам, торам янып.

Череп бет шунда, әй ахмак, чыгармамыз сине мәңге!-

Диеп, тыштан ишеккә куйдылар бик зур йозак салып.

Ничек тә калмады өмид чыгарга алдагы көндә;

Чыгалмас, бик калын койма, адәм түгел, тавыш –өн дә.

(«Мәңгелек мәхбүс»)

Караңгы төрмәм, һичбер күргәнем юк

Көн йөзен, айлар түгел, ел ашса да.

Җир асты салкын, сырость, туңган идән;

Түзмичә чара бармы, җан ачса да?

Фил зурлык таштан өйгән стеналар -

Чыга алмас адәм түгел, җен качса да.

Түшәгем шул - төрмәдә черегән салам;

Ятмыйча нишлим, тәнне корт басса да?

(«Мәхбүс»)

Төрмә тормышын ифрат үзенчәлекле  итеп сурәтләве белән Думави башка татар язучыларыннан аерылып тора. Резеда Ганиева язганча, әдип «хәбес – мәхбүс» (төрмә-тоткын) мотивын экспрессионистик чаралар белән куерта: төрмә тормышының коточкыч шыксызлыгына һәм авырлыгына басым ясый».[2, 224]

Думавиның шигырьләрендә мәхбүс темасы ике аспекта — реалистик һәм романтик яссылыкта яктыртыла. Шагыйрь, лирик геройларын психологик яктан тулы яктырту өчен, романтикларча бирелгән шартлылыкка һәм контраст сурәтләү алымнарына мөрәҗәгать итә. «Мәңгелек мәхбүс» шигырендә, мәсәлән, ул «уй кошы» образын тудыра  һәм болай ди:

Йөрәктән уй кошым пырлап, канат кагып очып китә.

Зыярәт әйләеп бик күп шәһәрләрне, халыкларны,

Сәяхәт әйләеп, хәтта бәхердән дә кичеп китә.

Өмидләр уйгана тагын, кошым байтак хәбәр сөйли,

Хәрәкәтләр ягыннан шатланып, моңлап көен көйли.

Ә «Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде...» шигырендә, матур табигать күренешенә капма-каршы итеп, бер төрмәдән икенче төрмәгә казаклар тарафыннан куылып барылган мәхбүс образы куела. «Мәхбүс» (1908) шигырендә дөньяга якты нурларын чәчә торган зур кояш белән караңгы төрмә бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләнә. Мондый мисалларны Думави шигырьләреннән күпләп китерергә була.

Н.Думавиның мәхбүс турындагы шигырьләренә күз ташлагач та, түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин: аларның барысында да иҗтимагый гаделсезлеккә, шәхеснең хокуксызлыгына басым ясала. Күпчелек очракларда иҗтимагый гаделлек тарафдарларының, хезмәт ияләренең изелүе, мыскыллануы, төрмәләргә ыргытылуы, кыйналулары, сугылулары, тирән психологизм белән сугарылып, сентименталь элементлар белән үрелеп, романтик ысул белән тасвирлана. Кайбер шигырьләрдә төрмә темасы реалистларча натуралистик детальләр белән дә үрелеп бирелә. Язучы нинди генә иҗат ысулы белән язмасын, ул һәр очракта да диярлек экспрессионизм стиль чараларыннан баш тартмады. Шул рәвешчә, Думави ХХ гасыр башы иҗтимагый тормышының ирек сөюче шәхескә дошман икәнлеген тасвирлады. Ю.Борев язганча, «Экспрессионизм — выражение боли художника — гуманиста по поводу несовершенства мира».[1,304] Думавиның төрмә темасын гәүдәләндергәндә кулланылган экспрессионистик стиль чаралары да шундый ук вазыйфаларны үтәде.

Думавиның югарыда телгә алынган шигырьләре шул чор татар поэзиясендәге «хибес-мәхбүс» темасына язылган иң кыю һәм үткен әсәрләр дип саналырга хаклы. Алар  шагыйрьнең социаль аңы үсүен күрсәтеп кенә калмый, бәлки шул заман тәртипләрен гаепли торган шаһитлык авазы, гаепләү документы да булып торалар.

                            Кулланылган әдәбият

1. Борев Ю.Б. Экспрессионизм: отчужденный человек во враждебном мире / Ю.Б.Борев // Теория литературы: Литературный процесс. Т. IV. – М.: ИМЛИ РАН, «Наследие», 2001. – С.297–298.

2. Ганиева Р.К. Нәҗип Думави / Р.К.Ганиева // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 3 том. ХХ гасыр башы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 214-234 б.

 3. Ганиева Р.К. Экспрессионизм / Р.К.Ганиева / Әдәбият белеме сүзлеге / Төзүчесе А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 213-214 б.

  4. Ганиева Р.К. Нәҗип Думавиның иҗат сәхифәләре / Р.К.Ганиева. – Казан: Изд–во «Отечество», 2003. – 108 б.

 5. Реалле Д. Западная философия от истоков до наших дней. В 4 т. Том 4. От романтизма до наших дней. / Джованни Реале и Дарио Антисери. - Санкт–Петербург: – ТОО ТК «Петрополис», 1997. – 880 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәҗип Думави иҗатында яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре

Беренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән шагыйрьләр арасында Нәҗип Думави исеме күренекле урын биләп тора. Габдрахман Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, “Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйт Рәмиев...

Тюремные мотивы в творчестве Назипа Думави Г. И. Сафина

выступление на Республиканском НПК...

Муса Җәлил иҗатында тоткыннык мотивлары.

Муса Җәлилнең тоткынлык темасын яктыртан шигыръләренә күзәтү....

Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

Балаларны психологик  әзерләү, укуга омтылыш тудыру.         Укытучы.  Укучылар, узган  дәрестә без  Х.Туфанның биографиясе белән таныштык һ...

Х.Туфанның тоткынлык елларындагы поэзиясендә сугыш темасы

Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны ту...