Муса Җәлил иҗатында тоткыннык мотивлары.
статья (11 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Муса Җәлилнең тоткынлык темасын яктыртан шигыръләренә күзәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

Д.Ш.Гыйльманов, филология фәннәре кандидаты,

 Казан шәһәре Яңа Савин районы "31нче татар-рус урта гомуми

белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль

бюджет учреждениесенең I квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Муса Җәлил иҗатында тоткынлык мотивлары

М.Жәлилнең Моабит циклына кергән шигырьләре арасында тоткынлык мотивларын гәүдәләндергән әсәрләре дә шактый зур урын алган. Аның “Ирек”, “Тик булса иде ирек”, “Кошчык” “Авыру сызымлар”, “Соңгы җыр”, “Мәхкүм”, “Төрмәдә төш”, “Сакчы”, “Кандала”, “Хөкем алдыннан” кебек шигырьләре әнә шундыйлдардан санала.

Фашистларның тоткыннарны рәхимсезлек белән газаплаулары турында Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, Ә.Галиевның “Йолдыздар шаһит”, Г.Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше” әсәрләреннән укып белергә мөмкин. Ю.Фучикның ялкынлы репортажларында да фашистлар җәзасының йөрәк тетрәткеч күренешләре сурәтләнә. М.Җәлилнең югарыда әйтеп кителгән шигырьләрендә дә шул ук шомлы күренешләр бөтен дәһшәте белән җанлана. Ләкин М.Җәлил Н.Дәүли, Ә.Галиев, Г.Әпсләмовлардан аермалы буларак, төрмәләрдәге вәхшилекне сурәтләгәндә, натурализмга бирелмичә, бу күренешләрне төрле образлар, тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә күрсәтә:

Эх сез, шомлы әбием әкиятләре

Кая сезгә җитү чынлыкны?!

Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга

Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!

М.Җәлилнең тоткынлык темасына язылган шигырьләре үз биографиясенең бер кисәге дә ул. Мәсәлән, “Кичер, илем” дигән шишырендә шагыйрьнең нинди шартларда һәм кайда тоткынлыкка эләгүе ачык тасвирлана.

Тоткынлыкта газапланучы шагыйрьнең чынлыгы шундый авыр, шундый газаплы. Ул коточкыч бәхетсезлеккә төшүенә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик кайгыра:

Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмадың соңгы сулышым

Шунда бергә сиңа кушылып?

                                (“Ирек”)

Шагыйрь, нинди генә авыр шартларга эләксә дә, әсирлек белән килешә алмый, үзенең язмышы өчен хурлык газабы кичерә, өзелеп ирекле көннәрен сагына, бу мәхшәрле дөньядан котылу, качутурында, илгә кайту, дошманнарыннан үч алу турында хыяллана. Моңа мисал итеп аның “Урман” шигырен китерергә мөмкин:

Урман, урман, миңа чиксез авыр

Бу хурлыктагы түбән әсирлек!

Әйт син миңа, илдәш дусларымны

Кай почмагыңа яшердең?

Урман, урман, мине илт син шунда

Һәм корал бир минем кулыма!

Үләр идем аклап йөрәгемнең

Керсез антын сугыш кырында.

Әдипнең “Тик булса иде ирек” дигән шигырендә дә әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең ирек турындагы иң зур хыяллары сурәтләнә. Монда да лирик герой, тизрәк иреккә чыгып, кулына корал алып, туган илен басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, иреклекне буучы дошманга каршы чыгарга ашкына:

Юк, барсыннан да элек,

Тик булса иде ирек,

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

М.Җәлил үзенең бер төркем шигырьләрендә тоткыннарны җәзалаучы свастикалы палачларның тулы бер галлериясен тудыра. Төрмә сакчыларының чын йөзләрен ачып бирү өчен шагыйрь эстетика категорияләреннән ямьсезлеккә мөрәҗәгать итә. Дошманнарның “җиңнәрендә “сөге билгесе”, кулларында камчы, төс-кыяфәтләре ямьсез, күзләре ерткыч, борыннары юеш һ.б. Еш кына шагыйрь аларны Козгын, Бүре,  Дию,  Кандала кебек образлар аша бирә. Мәсәлән, “Сакчы” шигырендә  “коллык, вәхшәт, үлем ялчысы”н козгын белән тиңләп болай ди:

Тоткыннарның йөрәк итен чукып

Үтә аның козгын тормышы.

Аңа икмәк- кан һәм күз яшьләре,

Мәрхүмнәрнең соңгы сулышы.

(“Сакчы”)

Шагыйрьнең шигырьләреннән фашист  төрмәләренең тулы бер картинасын да күзалларга мөмкин:

Ишегемә барсам – ишек бикле,

Тәрәзәмә килсәм – челтәрле...-

                                        (“Хыял”)

Төрмә күңелсез, анда тычканнар

Һәм сәке тулы кандала туе.

                                        (“Кандала”)

Әкияттәге төсле тимер капка,

Күз кадәрле тишек капкада.

                                        (“Серле йомгак”)

Әдип  “Соңгы җыр” шигырендә, төрмә тормышының шыксызлыгын күрсәтү өчен, контрастларга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, киң һәм якты җир йөзе белән тоткын утырган кысан,  караңгы, ишекләре йозаклы бүлмә чагыштырыла. Иректә, югарыда очучы кош белән куллары богаулап ташланган, идәндә аунаучы кеше дә капма-каршылык тәшкил итә. Тыштагы гөл белән сулыгырга мәҗбүр  ителгән тоткын язмышы да бер-берсеннән нык аерылалар. Шушы гади генә алым белән шагыйрь тоткын язмышының никадәр авыр икәнлеген ачып бирә.

“Җәлил фашист зинданын “таш капчык” белән, ә гитлерчыларның үлем машинасын – кеше сөягеннән он тарта торган тегермән белән, ә нацист идеологларын “кан эчеп  исергән тегермәнчеләр” белән чагыштыра. [1, 176]

М.Җәлил “Кошчык” шигырендә фашистлар кулына тоткын булып эләккән, аяк куллары богауланган, әмма рухы ирекле калган шагыйрь – көрәшче образын сурәтли.

Шигырьнең беренче строфалары тоткынлыкның физик һәм рухи газаплары белән таныштыра. Бу күренешне шагыйрь ирек һәм коллыкны каршы куеп, ирек вәкиле кошчыкны әсирләр белән очраштыру, аңа мөрәҗәгать итеп эндәшү кебек төрле поэтик алымнар ярдәмендә ача.

Әсирләр тормышына хас детальләр белән бергә, шагырь гомумиләштерүләрнең шартлы сүрәтләү чараларын, символик, аллегорик образларны да мул куллана. Кошчык – әнә шундый образ. Әсир шагыйрь, кошка карап:

Керә күрмә, безнең кан-яшь йотып

Интеккәнне үзең күрәсең, -

дип эндәшә. Ирекле кошчыкның соңгы кабат килүе шагыйрьдә “Мәгърур җанның соңгы теләген” әйтү ниятен дә уята [2,78]. Шигырьнең бу өлеше Н.Думавиның “Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп, бер карт мәхбүс әйтә” дигән шигырендәге юллар белән шактый аваздаш.

Тар “таш капчык” эчләрендә җәфаланган, җәзаланган, мыскыл ителгән шагыйрь шигырьләрендә үзенең җәзалануы, аңын югалтканчы кыйнаулары турында бөтенллләй язмый диярлек. Ул фашистлар ерткычлыгын өченче затка, икенче кеше вакыйгасына күчерә.

Хөкем булды бүген, аны үлем

Җәзасына хөкем иттеләр.

Ул еламый, соңгы күз яшьләре

Күптән инде агып киптеләр...

Төрмә тып-тын; моңсу караш белән

Күктән карый тулган ай гына.

Ә ул, мескен, балам-йөрәк парәм

Ятим үсә, дип кайгыра.

Шагыйрь башка кешенең, лирик геройның фаҗигале тормышын сурәтләсә дә, бу юллар аның үзенең тормышы белән дә шактый ук аваздаш.

Үзен “яралы лачынга” тиңләгән шагыйрьнең авыр кичерешле уйларга бирелгән моментлары да була. Үлемгә хөкем ителүнең, дар агачы силуэтының, палач балтасының бөтен кара дәһшәте аның йөрәге аша үтә. Шыксыз караңгы камерада күтәрә алмаслык авыр кичерешләр нәтиҗәсендә туган “Соңгы үпкә” шигыре нәкъ шул хәлне күз алдына бастыра. Шагыйрь үзенең бу шигырендә язмышына үпкә белдерә:

Анам кабере – туган туфрагымда

Куеп үлсәмче, диеп, йөземне!

Нигә миңа төрмә кабер булды,

Нигә кан юды йоклар урынымны?

М.Җәлилнең шигырьләре арасында бу- иң авыр, иң тирән кайгылы әсәр. Ул, тормышны өзелеп сөеп тә, яшәү мөмкинлеге юклыгына газаплана. Аның яшәү даулап типкән йөрәге, шагыйрьнең үлемгә хөкем ителү хәле белән конфликтка керә.

М.Җәлилнең тоткынлык темасын яктырткан шигырьләрендә фашист әсирлегенең бөтен авырлыгын һәм ачысын үз җилкәсендә татыган шагыйрь язмышы, аның дошманга буйсынмаган рухы, фидакарь көрәше сурәтләнә. Күргәнебезчә, тоткынлыкта газапланучы шагыйрьнең көннәре чиксез авыр, гаять газаплы уза. Ләкин шундый коточкыч шартларда да ул үзенең шигырьләрендә пессимизмга бирелми, фашист йортының акылдан шашкан хуҗасын кандаладай сытып үтерү көннәре турында уйлана.

“М.Җәлил гомеренең иң соңгы сәгатенә, шигырьләренең иң соңгы юлларына кадәр үзен туган иле, сөекле халкы белән бергә хис иткән, шушы бөек илнең тугрылыклы улы булуы белән рухланып яшәгән, туган яклардан искән җилләрне, әллә нигә бер генә чагылып узган кечкенә тәрәзәдәге таң шәүләләрен туган иленең тоткындагы улына сәламе итеп каршылаган:

Сирәк-мирәк тимер челтәр аша

Таң нурлары күктән коела.

Ал яулыгын ябынып минем янга

Бәхетем килә төсле тоела. [3, 159-160]

                                        (“Хыял”)

Мең төрле җәһәннәмне үтеп тә, рухы сынмаган, иленә, халкына тугры булып калган каһарман шагыйрьне халык онытмаска тиеш!

Кулланылган әдәбият:

        1. Мәхмүтов Ә. “Моабит дәфтәрләре”ндә эстетик идеал гәүдәләнеше \

Ә.Мәхмүтов \\ Казан утлары. – 1979. - №9.- Б.176.

        2. Юзиев Н. Муса Җәлил \ Н.Юзиев \\ Татар әдәбияты тарихы: 6

томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.- 5 том. – Б. 78.

3.Бәширов Г. Муса Җәлил \ Г.Бәширов \\  Бүген дә, иртәгә дә: Әдәби

тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – Б. 159-160.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

"Шәриф Камалның" Буранда хикәясендә мотивлар

Әлеге фәнни-тикшеренү эшендә Ш.Камалның "Буранда" хикәясеннән мотивлар аерып алныды һәм аларга анализ ясалды....

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары...

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Муса Җәлил иҗатында татар музыка культурасы

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе,  фәнни эш...

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ...