"Шәриф Камалның" Буранда хикәясендә мотивлар
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

Әлеге фәнни-тикшеренү эшендә Ш.Камалның "Буранда" хикәясеннән мотивлар аерып алныды һәм аларга анализ ясалды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………………………1 б.

I бүлек Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендә мотивлар..............................2-6 б.

Йомгак………………………………………………………………………………7б.

Кулланылган әдәбият..................................................................................................8 б.

Кереш

XX йөз башы татар Яңарыш чоры әдәбиятының классик әдипләре арасында Шәриф Камалның да лаеклы үз урыны бар.  Иҗат гомерендә байтак катлаулы, каршылыклы, кайвакытта дөньяның астын-өскә китергән вакыйгалар кичергән әдип Октябрь вакыйгаларына кадәр үк хикәя – кыска, әмма тыгыз мәгънәле новелла остасы булып таныла. Шәриф Камал, үткен, актуаль, тирән эчтәлекле идеяләрен гүзәл сүз гыйбарәләр белән үреп, иҗтимагый фикергә, иҗат үсешенә тәэсир иткән язучы була.[1] Аның иҗатында реализм һәм импрессионизмның кызыклы синтезы күзәтелә.

Шәриф Камал иҗаты – гаять кызыклы һәм зур дөнья. Ул XX йөз башы татар әдәбиятының үзенчәлекле вәкиле, татар әдәбиятына психологизм һәм импрессионистик стиль үзенчәлекләрен алып керүче. Күп еллар әдәби тәнкыйтьтә әлеге күренеш тиешенчә бәяләнмәде, ә бәлки әдип иҗаты сыйнфый каршылык яссылыгында өйрәнелде. Шәриф Камал иҗатын бу нисбәттә өйрәнү кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Һәм гомумән XX йөз башы татар әдәбиятына тулырак бәя биререгә ярдәм итә.

        Фәнни эшнең максаты һәм бурычлары. Фәнни эшнең максаты булып  Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендәге мотивларны билгеләү тора.

        Әлеге максатка ирешү өчен без алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык: Беренчедән, бүгенге дөнья әдәбият белемендә мотив төшенчәсенә нисбәтле теоретик фикерләрне өйрәнү һәм барлау. Икенчедән, Шәриф Камал иҗатына багышланган хезмәтләрне өйрәнү. Өченчедән, Шәриф Камал иҗат мирасына максатчан анализ ясау.

        Тикшерү предметы – Шәриф Камал иҗатындагы мотивлар.

        Тикшерү объекты – Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе.

        Тикшеренүнең фәнни – гамәли әһәмияте. Әлеге фәнни эштә Шәриф Камалның “Буранда”  хикәясе тикшерелеп, алардан мотивлар аерып алынды.

I бүлек Шәриф Камалның «Буранда” хикәясендә  мотивлар

Тикшеренү эшебезнең әлеге бүлегендә без турыдан-туры Шәриф Камал әсәрләрендәге мотивларны барлауга күчәбез. Тикшеренүнең объекты итеп әдип иҗатының башлангыч чорында язылган “Буранда”  хикәясен алабыз.

        Әдипнең "Буранда" хикәясе 1909 елда "Вакыт" газетасында басылып чыга. Әлеге хикәядә солдат Мостафа, кышның суыгына, буран котыруына карамастан, туган йортына тизрәк кайтып, "үзенең анасына каршы, атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш, атасы үлгәч тә, анасыннан гафу сорамавы, һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен" анасыннан гафу үтенергә ашыга. Ләкин аның бу изге теләгенә көтелмәгән бәхетсезлек аркылы төшә: ул кайтып кергәндә инде, анасы үлеп ята.

Әлеге әсәрнең лейтмотивы булып олы юл мотивы тора. М.Бахтин билгеләвенчә, әдәбиятта юл мотивының әһәмияте бик зур.[2] М.Бахтин концепциясе буенча реаль юл контурлары тормыш юлы белән керешеп китә.

        "Буранда" хикәясендә төп герой Мостафаның эчке күңел пространствосы белән реаль урын контурлары кисешә. Юл төп геройның ике юл чатында калуын ассызыклый. Ана йортына кайтыргамы, әллә юкмы? Күңел тынычлыгын югалткан Мостафа кайту юлын сайлый. Геройга җан тынычлыгы табу өчен сокраль миссия үтәргә – ана ризалыгын алырга кирәк. Мостафаның юлы Туган нигез– ят җир – Туган нигез түгәрәген хасил итә. Бу горизонталь юл тибы. Юл Туган нигез белән каршылыкка керә. Ул Мостафаның күңел хәрәкәтенә аваздаш. Туган нигездән чыгып китү, ят җирләрдә йөрү юлын без күрмибез, алар психологик характерда, геройның эчке монологы рәвешендә бирелгәннәр. Анасы яшәгән авылга кадәр булган егерме чакрым юл психологик вакыт белән егерме елны үз эченә ала : "...егерме чакрымлап әле артыгы белән барырга..." "Егерме ел...Ләкин бүген кайтасымны белми ул..."[3]

        Юлдагы ара-тирә күренгән чана эзләре өзек-өзек булган кебек, Мостафаның анасы турындагы хәтере, уйлары, хыяллары да өзек-өзек. Ш.Камал безгә гади юл түгел, ә бәлки буранлы салкын юл тәкъдим итә. Буранлы юл беренчедән тормыш авырлыгына, юлда очраган киртәләргә ишарә итсә, икенчедән геройның күңелендәге үзгәрешләргә аваздаш.

        М.Бахтин фикеренчә, олы юл мотивының очрашу мотивы белән бәйләнеше зур. Чөнки күп кенә әһәмиятле очрашулар юлда була.[4] Әсәрнең вакыйгалар катламындагы очрашулар Мостафа язмышында хәлиткеч роль уйныйлар. Дустының өендә Мостафа аның хатыны һәм яшь баласы белән таныша. Бала төне буе елап чыга, ә аның анасы керфеген керфеккә какмыйча аның тирәсендә бөтерелә, юатыр өчен газаплана. Шушы моментта Мостафаның күңелендә үзгәреш башлана, ул дөньяда газиз баласы өчен өзгәләнүче анасы барлыгын исенә төшерә: "Хөсәен бүген иптәшендә кызык кына бер алышыну күрә иде.."(32б.)

        Мостафаны анасы авылына ат белән алтмыш яшьлек бер бабай илтеп куя. Әлеге бабай карт архетибына туры килә. Карт архетибы, К.Г.Юнг билгеләвенчә, хаосны космоска әйләндерегә ярдәм итүче галәм акылы кебек аңлана. Әсәрләрдә ул кеше тормышының иң авыр мизгелләрендә күренүче образ буларак гәүдәләнеш таба, Хозыр-Ильяс пәйгамбәренә тиңләштерелә.  Әлеге карт та Мостафаны анасы янына илтеп җиткерергә тырыша: "Каршысында җәһәннәм яисә кайнап котырынган диңгез булса да керәчәк иде."(34б.) Әлеге карт аналар турында бик мөһим фикер әйтә:" Аналар белә...алар сизәләр, алар һаман баланы төзәп торалар.."(35б.) Әлеге картның сүзләре Мостафа күңелендә барган үзгәрешләргә тагын бер этәргеч булалар. Элеге үзгәрешләрне ананың сизгер күңеле дә сизә: "Өч атанадан бирле авырып яткан ана узган кич беренче мәртәбә төн уртасында : – Фатыйма! Тор. Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? – дип аны куркыткан иде. (37б.)

        Шул ук вакытта Мостафа тормышындагы вакыйгаларга инициация мотивы – геройның физик һәм рухи үсеше мотивы яшеренгән. Шуңа күрә әлеге әсәрдә юл мотивы кешенең шәхес буларак формалашу юлы кебек аңлана. Туган нигезен, анасын оныткан Мостафа әсәр ахырында бөтенләй башка кешегә әйләнә, рухи яктан  бер баскычка өскәрәк күтәрелә. Ул үзе һәм якыннары алдында җаваплылык тоя, аның аңы уянган була. [5]Инициация үзе икенче бер мотив – башлангычка әйләнеп кайту мотивына башлангыч бирә. Мостафа да юл буе аң төпкелендә сакланган анасы, балачагы турындагы вакыйгаларны исенә төшерә һәм шулар ярдәмендә хәзергедә үзгәреш кичерә: "Ул вакытта Мостафа алты гына яшьтә булса да, шул вакыт күргәннәрен вак тәфсыйлатына кадәр хәтерли иде." (35б.) Башлангычка әйләнеп кайту мотивы Шәриф Камалның “Буранда” әсәрендә саташу сюжеты кысаларында формалаша. Мостафа юл аралыгында йокымсырау халәтендә саташа һәм балачакта анасы янында булган рәхәт мизгелләрне кичерә. Күңеле белән ул үзенең башлангычына кайтып өлгерә, хәтта кичерү дә сорый.

        Кичерешләрнең тирәнлеген күз яшьләре белдерә. Әсәрнең буеннан күз яшьләре мотивы сызылып бара. Беренчедән, әсәрнең башында яшь бала елый. Ул Мостафа күңелендәге үзгәрешләргә этәргеч бирә. Икенчедән, нарасыеннан аерылган ана баласын сагынып ачы күз яшьләре түгә: "Мәсәлән, ул вакытта, йокысыннан уянган чакта битенә тамган күз яшьләренең кайнарлыгын һәм шул күз яшьләрне анасы, чыланып беткән яулык белән сөртеп маташуын, хәтта яулыкның төсе зәңгәр булып, читләре ак икәнлеген ул хәзер дә ачык хәтерли."(35б.) Әлеге күз яшьләре ана хәсрәтенең тирәнлеген күрсәтәләр. Өченчедән, үзенең үкенечле ялгышын аңлап Мостафа елый: – Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара! Анам, җаным, күзем... – Анам!.. – дип акырып-акырып елый...(38б.) Мостафаның әлеге психологик халәте чистарыну булып төгәлләшә. Мостафа тулысынча инициация үтеп үз ялгышларын тану дәрәҗәсенә күтәрелә, күңеле чистара. Күз яшьләре үткән һәм бүгенге, вакытлы һәм мәңгелек арасындагы каршылыкларның чишелеше мәгънәсен билгели.

        Әсәр гөнаһ – җәза структуралы схематик мотивка корылган. Дини фәлсәфә буенча кеше үзе кылган барлык гамәлләре өчен җавап бирә. Мостафа зур гөнаһ кыла: ул анасын тирән хәсрәт уты эченә сала, аны оныта: "Әйе, ул үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне "балам" дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!" (36б.) Ләкин шушы гөнаһы өчен Мостафа җәза ала: "Анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде." (35б.) Димәк әлеге мотивның нәтиҗәсе буларак әсәрнең сюжет структурасына вөҗдан газабы мотивы да салынган. Әлеге мотив прогрессив характерда. Ул укучыны Мостафаның киләчәк язмышы турында уйланырга, хыялын эшкә җигәргә мәҗбүр итә.

        Без әсәр эчендәге карт архетибы белән бәйле мотивны барлаган идек инде. Хәзер башка архетипларга тукталып үтик. "Буранда" әсәрендә Мостафаның анасы һәм яшь бала анасы Гайшә ана архетибына якын торалар. Ана архетибына изгелек, акыллылык, мәрхәмәтлелек, корбанчыллык, сабырлык, балаларга чиксез мәхәббәт кебек сыйфатлар хас.[6] Биредә аналарга хас төп сыйфатлар аерылып чыгарыла. Аналарның мәрхәмәтлелекләре чиксез, балаларын нинди генә явызлыклар кылсалар да гафу итәләр. Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыр хәсрәт юк. Әлеге барлык сыйфатлар да ана дигән бөек исемдә берләшәләр.        Шулай ук әлеге әсәрдә бала архетибына бәйле мотивны да күзәтеп була. Әсәрдә ике төрле бала образы бар: беренчесе – Мостафаның дусты Хөсәеннең баласы, икенчесе – Мостафаның хатирәләрендәге бала вакыты. К.Г.Юнг билгеләвенчә бала мотивы ул – балачактан онытылган фактлар җыелмасыннан туган картина. Кайбер кеше үзен бала сурәтендә күрергә мөмкин. Бу күзаллау бүгенге белән үткән арасында ниндидер каршылык булганда барлыкка киләләр. Ягъни кешенең хәзерге халәте белән балачактагы халәте конфликтка керә. Кеше үз ихтыяры белән яки ниндидер явыз шәхес тәэсирендә үзенең башлангыч характеры, ягъни балачагын оныта. Ләкин вакытлар үтү белән ул барыбер барысын да исенә төшерергә мәҗбүр була. [7]         Мостафаның күңелендә дә үзгәрешләр дустының баласын күргәч башлана. Ул атасы (К.Юнг буенча явыз шәхес) тәэсирендә анасын хәтереннән сызып ташларга мәҗбүр булган була. Хикәя барышында Мостафа беренче тапкыр балачагын исенә төшерә һәм хәтерен яңарта. Нәтиҗәдә самими, чиста балачакка кайту, ягъни башлангычка кайту мотивы янә бер кат әсәргә килеп керә.

        

Йомгак

Тикшеренү эшебезнең өйрәнү объекты булган Шәриф Камал иҗатына билгеле бер дәрәҗәдә тукталып үткәннән соң, без гомуми нәтиҗәләр чыгара алабыз. Шул рәвешле, максат һәм бурычларына ирешүебезне дәлилләп, тикшеренү эшебезгә йомгак ясыйбыз.

         “Буранда” хикәясенең сюжеты нигезендә гөнаһ – җәза схемасына корылган мотив ята. Ул үзе икенче бер мотив олы юл белән керешеп китә. Олы юл бер яктан реаль – Туган якка әйләнеп кайту юлы булып аңланса, икенче яктан субъектив – үз-үзеңә әйләнеп кайту юлы буларак төгәлләшә. Олы юл дәвамында әсәргә очрашу, мәңгелек әйләнеп кайту, рухи яктан сынау үтү (инициация), күз яшьләре кебек мотивлар килеп керә. Вөҗдан газабы мотивы исә җәза төсендә килә һәм әсәргә  нокта куя. Мостафаның күңеленә бала, карт кебек архетиплар тәэсир итәләр һәм үзгәрешкә этәргеч бирәләр. Мостафаның анасы ана архетибына якын килә.

        Әсәрдә, Шәриф Камалга хас булганча, табигать күренешләре белән субъектив кичерешләр янәшә бирелә. Хөсәеннең өендә сәгать тыкылдавы гомернең үтүен, яхшы гамәлләрне кылырга ашыгырга кирәклеген искәртә. Юлга кузгалганда карга кычкыруы алда булачак кайгы турында кисәтә. Олы юл барышының табигать мотивы, бу очракта буран белән бергә үрелеп баруы да Мостафаның күңелендә кайнаган кичерешләргә тәңгәлләшә. Психологизмның аң (фикер) агышы алымы ярдәмендә язучы кеше күңеленә үтеп керә, аның халәт-кичерешләрен оста сурәтли. Саташу, төшләнүләр Мостафа һәм ана күңелендә барган бәрелешләрне ачарга ярдәм итә.

Язучының киң кырлы иҗатын бер тикшеренү эше кысаларында гына карап узу дөрес булмас иде һәм бу мөмкин дә түгел. Кызыклы нәтиҗәләргә китергән язучы иҗатын мотивка мөнәсәбәтле өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә. Чөнки шул вакытта гына без язучы иҗаты турында аерым бер гомуми фикер әйтә һәм гомумән XX йөз башы татар әдәбияты хакында тулырак фикер йөртә алачакбыз

Библиография

Чыганак

  1. Камал Ш. Сайланма әсәрләр / Ш.Камал. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. - 446 б.

Фәнни теоретик әдәбият

Рус телендә

1.Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики / М.М.Бахтин.- М.: Художественная литература, 1975.- 504с.

2.Элиаде М. Миф о вечном возвращении. Архетипы и повторяемость/  М.Элиаде.- СПб.: Алетейя, 1998.- 256с.

3. Элиаде М. Аспекты мифа / М.Элиаде.- М.: Академический Проект, 2001.- 240с.

4. Юнг К.Г. Душа и миф: шесть архетипов / К.Г.Юнг.- М.-К.: ЗАО "Совершенство"- Port-Royal, 1997.- 384с.

Татар телендә

5. Бәшир Ф. Акчарлаклар иле пәйгамбәре / Ф. Бәшир // Камал Шәриф. Сайланма әсәрләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2004.- 7-22б.

        6. Ганиева Р.К. XX гасыр башы татар әдәбиятында Яңарыш хәрәкәте һәм Шәриф Камал иҗатында импрессионистик алымнар / Р.К.Ганиева // Татар әдәбияты: традицияләр, багланышлар.- Казан: Университет нәшрияты, 2002.- 198- 212б.

        7. Гыйләҗев Т.Ш. XX гасыр башы татар әдәби гыйльми фикерендә психологизм мәсьәләсе / Т.Ш.Гыйләҗев // Әдәби мирас: тарих һәм заман. Казан: Тат.кит. нәшр., 2005.- 132-136б.

        8. Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы / Д.Ф.Заһидуллина.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2003.- 255б.

9. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.- Казан: Матбугат йорты, 2005.- 848 б.


[1]Бәшир Ф. Акчарлаклар иле пәйгамбәре /Ф. Бәшир// Камал Шәриф. Сайланма әсәрләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2004.- 446 б.

[2] Бахтин М. Вопросы литературы и эстетики / М.Бахтин.- М: Изд-во "Художественная литература", 1975.- С.248

[3]  Камал Ш. Сайланма әсәрләр/ Ш.Камал.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2004.- 34 Б. (алга таба бу чыганакның битләр саны җәяләр эчендә генә күрсәтеләчәк)

[4] Бахтин М. Вопросы литературы и эстетики / М.Бахтин.- М: Изд-во "Художественная литература", 1975.- С.392

[5] Элиаде М. Аспекты мифа/ М.Элиаде.- М.: Академический Проект, 2001.- С.101

[6] Юнг К.Г. Душа и миф: шесть архетипов.- М.-К.: ЗАО "Совершенство"-Port-Royal, 1997.- 384С.

[7] Юнг К.Г. Душа и миф: шесть архетипов.- М.-К.: ЗАО "Совершенство"-Port-Royal, 1997.- С. 97-98


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары...

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Муса Җәлил иҗатында тоткыннык мотивлары.

Муса Җәлилнең тоткынлык темасын яктыртан шигыръләренә күзәтү....

Шәриф Камалның “Буранда” хикәясенә анализ. Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.

Шәриф Камалның "Буранда" хикәсен анализлап ,укучыларда әниләргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Шәриф Камалның "Буранда" хикәясен анализлау

Шәриф Камалның "Буранда" хикәясе буенча презентация...

Эпик төргә анализ. Ш. Камалның “Буранда” хикәясе (коучинг)

Эпик төргә анализ. Ш. Камалның “Буранда” хикәясе (коучинг)...