ХIХ ЙӨЗ ТАТАР ШАГЫЙРE ТУБЫЛИ ИҖАТЫНДА ТОТКЫНЛЫК МОТИВЛАРЫ
статья (10 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

ХIХ ЙӨЗ ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ. ТУБЫЛИ ИҖАТЫ,

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gilmanov_tubylyy_microsoft_word.docx19.46 КБ

Предварительный просмотр:

Д.Ш.Гыйльманов

31 нче мәктәп, Казан шәһәре

ХIХ ЙӨЗ ТАТАР ШАГЫЙРE ТУБЫЛИ  ИҖАТЫНДА ТОТКЫНЛЫК МОТИВЛАРЫ

ХIХ  гасырның икенче яртысыннан әдәбиятыбыздагы торгынлык күренешләре артка чигенә башлый. Бу чордагы язучылар иҗатында киләчәктә мәйданга чыгачак икенче татар Яңарышының беренче билгеләре күренә. Ләкин мәдәни, әдәби үсеш авыр шартларда бара. Татар телендә вакытлы матбугат булмау сәбәпле, теге яки бу мәсьәләгә карата җәмәгатьчелек фикерен тудыру эшен матур әдәбият үз өстенә ала. Искелекне яклаучы дин әхелләре белән яңалыкны яклаучылар арасында зур ызгышлар чыга. Бу ике якның каршылыгы бигрәк тә 1870 елда, Ш.Мәрҗанинең «Назурәтел– хак» («Хакыйкатьне күзәтү») дигән китабы басылып чыккач, тагын да көчәеп китә.  Халыкка хезмәткә чыккан яңалык тарафдарлары төрлечә эзәрлекләнә, хәбесләргә ыргытыла. Моңа  ХIХ йөз шагыйре  Әхмәтҗан Тубылиның тормыш юлы һәм иҗаты  дәлил була ала.

Әхмәтҗан Тубыли ХIХ  йөзнең 20 нче елларында туа, 90 нчы елларда вафат була. Шагыйрь төбәктә  муллалык вазыйфасын да башкара;  кешеләрнең хөсетлеге, явызлыгы аркасында төрмәгә салына,  биографиясендә «пычак» коточкыч эз калдыра: Тубыли, дошманнары тарафыннан кеше үтерүдә гаепләнеп, Тубыл шәһәрендә гомерлеккә зинданга салына.

Тубыли  ХIХ йөз татар әдәбиятында «хәбсия» (төрмә) циклын тудыручыларның берсе.

Тубыли иҗаты суфичылык идеологиясе белән тыгыз үрелгән, һәм ул башлыча урта гасыр Шәрыкъ романтизмы традицияләрендә иҗат итә.

Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әл – Әбеви әс – Самари әл Болгари әт – Тубыли исеме үткән гасырның соңгы яртысында гына әдәбият өлкәсенә килеп керде.

1973 елда Тубылиның Тубыл шәһәре төрмәсеннән язылган васыять–нәмәсе әдәбият белгече Әнвәр Шәрипов тарафыннан табылып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсенә тапшырыла. Аннан соңгы елларда, 80 нче еллардан соң, археографик экспедицияләр вакытында Әхмәтҗан Тубылиның кулъязмалары галим тарихчы һәм әдәбият белгече М.Әхмәтҗанов тарафыннан да табылды. Беренчеләрдән булып аның тарафыннан Тубыли тормышы, иҗаты турындагы мәгълүматлар татар укучысына җиткерелде. 2002 елда, Ә.Шәрипов һәм М.Әхмәтҗанов тапкан материалларга нигезләнеп, Алсу Әхмәдулла кызы Хасавнех «ХIX йөз суфый шагыйре Әхмәтҗан Тубылиның этик – эстетик карашлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе язды.  Хезмәттә шагыйрьнең фәлсәфи һәм мәхәббәт лирикасына суфичылык тәгълиматы карашлары яктылыгында анализ бирелде. Андагы бер бүлекчәдә шагыйрьнең төрмәдәге иҗатын яктыртуга да берникадәр генә булса да урын бирелде. Диссертант тарафыннан Тубылиның иҗаты буенча беркадәр текстологик эш тә башкарылды. Без үзебезнең хезмәтебездә, диссертациянең кушымта өлешендә бирелгән шигырьләргә таянып, Тубылиның зинданда язылган шигырьләре җирлегендә  хәбес – мәхбүс темасына анализ бирергә омтылыш ясадык.

Тубыли (1826 – 189?) – абруйлы дин әхеле һәм суфый шагыйрь. Аның бөтен яшәеше җирдә яхшы гамәлләр кылып Аллага якынаюга юнәлтелгән була. Ләкин шуңа да карамастан, дошманнарының хөсетлеге аркасында, ул кеше үтерүдә гаепләнеп 1871 елда Себергә Тубыл төрмәсенә озатыла. Үзенең ни рәвешле төрмәгә эләгүен ул түбәндәгечә аңлата:

Бәс имди хәбес эчендә тордыкымда,

Китаб тасфир язып ултырдыкымда.

Чыка килде бәңа бер дошманы зур,

Пычак табыб салыб керсә идүб хур.

Илтебән ябдылар бер хәйәтенгә  [2: 172].

Төрмә кысаларында интеккән барча шагыйрьләр шикелле үк, Тубыли да үзенең шигырьләрендә рәшәткә артындагы авыр тормышын тасвирлый. Билгеле, шагыйрь утырган төрмә шартлары яхшылардан булмаган. Тоткыннарны ярым караңгы,  дымлы камераларда тотканнар. Йоклаган җирләре дә коры такта өстендә генә булган. Мәхбүсләр ачлыктан интеккәннәр. Тубылины да төрмәдә утырган беренче көннәрендә бер кисәк ипи һәм суда гына тоталар. Бу көннәр шагыйрь өчен дүрт озак ел кебек сузыла:

Вирерләр тәүлекенә бер кадак нан,

Сулы чәйе шикәр йук гъайре ул нан.

Калыбмән анда дүрт көн йәнә дүрт кич,

Боның ки михнәте һич күрмәдем, һич.

Бәңа улды бу дүрт көн мислә дүрт йыл… [2: 173]

Төрмәдә гади генә булган шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә дә мөмкинлекләр булмаган, хәтта тоткыннар бит – кулларын юарга да газиз булганнар. Тубыли бу хакта «әлем су күрмәде, йөзем тәһарәт» дип язып та үтә.

Тубылига ялгыз камераларда да, карцерларда да утырырга туры килә. Аңа килгән дуслары  белән дә очрашырга рөхсәт бирмиләр.

Яшәү өчен бернинди шартлары да булмаган тар кысан бүлмәләрдә җафалану Тубылиның сәламәтлеге өчен эзсез үтми.  Ул үзенең «Йазам ибтида Хәмдү үзрә…» («Яза башлыйм Хәмид, Үзенә») шигырендә:

Агырдыр нәчә йуллардин,

Бәнем калмадыдыр маным,

Итим бетди кибеб каным.

Мәгәр сөйәк газиз җаным, – ди.

Төрмәдә шагыйрьнең тәне генә түгел, җаны да хәлсезләнә. Нахакка гаепләнеп төрмәгә утыртылу вакыйгасы аңа авыр һәм төзәлмәслек йөрәк ярасы ясый. Бу хәсрәттән аның йөрәге яна, күз яшьләре түгелә, аркасы бөкерәеп кала. Шагыйрь чарасызлыктан, үз – үзенә урын таба алмый җафалана, төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелә. Тубыли үзенең төрмәдә үткәргән көннәрен үлем газабына, тәмуг утына тиңли. Тормыш рәхимсезлекләре белән чорналып алынган шагыйрь күңел төпкелләреннән чыгарылган сыкрауларында һәрдаим Ходайдан мәрхәмәт һәм шәфкать сорый.

Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, автор  алардан үзенә файда алып калырга тырыша:

Әгәр зинданда торсам да зарар йук,

Нәфескә каһре бардыр, нәфгы һәм чук, – ди. [2: 175]

Аның бу фикере суфичылык фәлсәфәсеннән килә. Суфыйлар фикеренчә, җан күбрәк газап чиккән саен,  авырлыкларны, сынауларны җиңгән саен ул нечкәрә бара һәм Ходай аны үзенә якынайта төшә. Шуңа күрә дә шагыйрь язмышка буйсынып, Алланың рәхим – шәфкатенә ышанып яшәргә кирәк  дигән карарга килә. Үзенең язмышын Алла куллына тапшыра.

Шагыйрь үз тормышының караңгы якларын тасвирлап тормыштан тәңгәллекләр эзли. «Би хәмдиләһ Ходага чук хәмүдләр» дигән шигырендә ул үзен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының төп герое – Йосыфка тиңли. Шул рәвешле, Йосыф образына мөрәҗәгать итеп, автор чыдамлык фәлсәфәсен үткәрә. Кол Гали шикелле Тубыли да «достичь цели, блогополучия, счастья может только тот, кто умеет терпеливо переносить физические страдания, духовные испытания, удары судьбы [1: 125], – дип уйлый.

Шигырьләрдән күренгәнчә, шагыйрьне мәрхәмәтсез дөнья авырлыкларыннан сабырлык һәм Аллага сыгыну гына коткарып кала.

Шул рәвешле, Тубылиның төрмә циклына караган әсәрләренең үзәгендә сабырлык фәлсәфәсе ята. Аларда кеше шәхесе Аллаһы Тәгаләгә тыгыз мөнәсәбәттә карала.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.  Ганиева, Р.К. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали. – Казань: Изда–тельство Казанского университета, 1988. – 176 с.

2. Хасавнех, А.А. Этико–эстетические возрождения поэта–суфия ХIX века Ахметзяна Тубыли: Дисс. … канд. филол. наук. – Казань,  2002.  –215 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шәриф Камалның" Буранда хикәясендә мотивлар

Әлеге фәнни-тикшеренү эшендә Ш.Камалның "Буранда" хикәясеннән мотивлар аерып алныды һәм аларга анализ ясалды....

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары

Нәҗип Думави иҗатында тоткынлык мотивлары...

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Муса Җәлил иҗатында тоткыннык мотивлары.

Муса Җәлилнең тоткынлык темасын яктыртан шигыръләренә күзәтү....

Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

Балаларны психологик  әзерләү, укуга омтылыш тудыру.         Укытучы.  Укучылар, узган  дәрестә без  Х.Туфанның биографиясе белән таныштык һ...

Х.Туфанның тоткынлык елларындагы поэзиясендә сугыш темасы

Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны ту...