Алмашлык ( тест)
элективный курс (7 класс) по теме

 Саляхова Филия Фарахутдиновна

"Алмашлык" темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл apmashlyktest.docx13.87 КБ

Предварительный просмотр:

Алмашлык темасы буенча тест

1. Алмашлык нәрсәне белдерә?

а) предметны;                             б) сүз төркемнәрен алыштырып килә;

ә) предметның билгесен;           в) эш яки хәлнең билгесен

2. Алмашлык җөмләнең кайсы кисәге булып килә ала?

а) теләсә кайсы кисәге;         ә) ия, тәмамлык;        б) хәл;          в) аергыч, хәбәр

3. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?

а) 3;                ә) 5;                   б) 7;             в) 9

4.  Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?

а) төрләнә;    ә) төрләнми;           б) кайберләре төрләнә;      

5. Күрсәтү алмашлыклары нәрсәгә күрсәтәләр?

а) затка гына;                     б) затка, предметка, предмет яки эш-хәл билгеләренә;              

 ә) предметка гына;           в) бернәрсәгә дә күрсәтмиләр

6. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.

а) минем, синең, безгә;              б) моңа, шуңа, тегеңә;          

ә) минеке, синеке, безнеке;       в) кемнең, нәрсәнең

7. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары ничек ясалалар?

а) сорау алмашлыкларыннан;           б) теләсә нинди алмашлыктан;                    

ә) зат алмашлыкларыннан;               в) рәвешләрдән

8. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.

а) кем, нәрсә, кайда;                              б) һичкем, һичнәрсә, һичкайда;

ә) беркем, бернәрсә, беркайда;            в) әллә кем, нәрсәдер, кайдадыр

9.  Тартым алмашлыкларын билгеләгез.

а) минем, синең, аның;              б) мин, син, ул;

ә) минеке, синеке, аныкы;         в) миңа, сиңа, аңа

10.  Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.

а) ул, бу, шул;                                    б) барлык, барча, һәрберсе;

ә) алай, болай, тегеләй;                   в) болар, шулар, тегеләр

11.  Кайсы рәттә алмашлык булмаган сүз бар?

а) беркайда, каядыр, һичкайда;                    б) бездә, сездә, анда;

ә) монда, шунда, еракта;                               в) кемдә, нәрсәдә, кайда

12.  Кайсы җөмләдә алмашлык хәбәр булып килгән?

а) Безнең шәһәрдә Универсиада узачак.         ә) Һичкемне үзеңнән түбән куйма.

б) Шул бинокль кара тактадан ычкына да синең күзеңә килеп терәлә.

в) 6А сыйныфы укучылары шундый.

13. Сөйләгән һәрбер сүзгә ышанма җөмләсендә билгеләнгән алмашлык нинди җөмлә кисәге булып килгән?

а) хәл;              ә) хәбәр;               б) аергыч;        в) тәмамлык

14. Тегеләрне укытучы күреп алган бит җөмләсендә билгеләнгән алмашлык нинди җөмлә кисәге булып килгән?

а) хәл;              ә) хәбәр;               б) аергыч;        в) тәмамлык

15.  Кайсы җөмләдәге  алмашлык түбәндәге характеристикага туры килә: алмашлык, күрсәтү алмашлыгы, күплек санда, төшем килешендә, җөмләдә – тәмамлык, тамыр сүз?

а) Улы ничәнчене тәмамлаганны Мәрфуга апа исенә төшерә алмады.

ә) Син боларны каян беләсең соң?

б) Барысына да кулын селтәп,  ул ава-түнә өенә кайтып китте.

в) Безгә татар теленнән өй эше бирмәделәр.

Алмашлыкларны татарчага тәрҗемә итегез, 5 се белән җөмләләр төзегез.

        Каждый, кто-то, такой, его, никогда, ничто, так, сколько, по сколько, чей, ничего, никакой, никак, когда-то, откуда, зачем-то, где, они, их, тот, какой-то.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык. Тест. 6 нчы класс.

"Алмашлык" темасына 6 нчы класс өчен тест....

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Местоимение).

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Месстоимение)....

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.

Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф....

Презентация "Алмашлык"

"Алмашлык" темасын кабатлау дәресенә презентация. 6 нчы сыйныф. татар теле...

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре (план- конспект)

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. 6 сыйныф. татар теле...