"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Галиева Таслимя Минзамиловна

Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл almashlykny_kabatlau_drese_6_kl.docx226.49 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре  Идел буе районы

52 нче гимназия

 

Татар теле

6 нчы сыйныф

Тема:   Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

(Сингапур методикасын кулланып)

                                                            Үткәрде:  52 нче гимназиянең

 татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

 Галиева Тәслимә Җәмил  кызы                                                                                   

Казан, 2014 нче ел

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы: Дәрес- сәяхәт

Максатлар:

1. Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль сүз төркемнәре буларак алмашлыкны җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;  алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

2.  Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

3.  Туган телгә  ихтирам тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, тест биремнәре.

Дәрес барышы

I Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Тәртип урнаштыру. Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрне күтәрик,

Дусларча бер елмаеп,

Бер-берегезгә

Хәерле көннәр телик! (Слайд№1)

II. Актуальләштерү.

Укытучы.

Укучылар, безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән морфология дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Морфология дөньясы безгә таныш инде. Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык турында күп нәрсәләр белдек. Бүген дәрестә морфология дөньясының кайсы почмагына барачагыбызны белү өчен, шушы мәкальләр ярдәмендә белербез. (Слайд№2) 

1. Кеше сүзен тыңла, үз акылың белән эш ит.

2. Кем эшләми, шул ашамый.

3. Акыллы сүзен мин дип башламый.

Астына сызылган сүзләрнең кайсы сүз төркеме икәнен әйтегез.

Укучы: Алмашлык.

Укытучы Димәк, без бүген алмашлык темасын кабатларбыз, ныгытырбыз. (Слайд№3)

Сәяхәткә чыктык. Юлда реклама тактасы күренә.

“Алмашлык” фирмасы текстта төрле сүз төркемнәрен алыштыру буенча хезмәт күрсәтә.  

     “Алмашлык” фирмасы һәрвакыт сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Бу фирма белән бергә булсагыз, сез моңа инанырсыз!    

     Без сезнең белән фирма территориясенә килеп чыктык. (Слайд №4) Барасы юлны табарга безгә биремле күрсәткеч ярдәм итәр.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН. 1.Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә.

2. Укучылар уйлагач, җавапны  кәгазьгә язалар. 3.Укучылар чират буенча, җавапларны кәгазьдән укыйлар

Бирем. Исем.

             Сыйфат.

             Бәйлек.

             Алмашлык.

1. Бу атамаларның уртак ягы нидә? (сүз төркемнәре)

2. Бу атамаларның кайсы артык?  (бәйлек – ярдәмче сүз төркеме, ә башкалар – мөстәкыйль сүз төркеме)

3. Алмашлык мөстәкыйль сүз төркеме башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән нәрсә белән аерылып тора? (алмашлык - исемне,  сыйфатны, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме)

     (Слайд № 5) “Алмашлык” фирмасының офисы 7 катлы бинада урнашкан. Ә ни өчен 7 катлы? Нигә ике, өч катлы бина түгел?

У. ) Менә без “Алмашлык” фирмасының фойесына уздык. Фойеда эленгән лозунгка карагыз әле: “ Алга атланган һәр адым үтелгәнне кабатланганга таянырга тиеш! ” К.Д.Ушинский.  (Слайд №6)

Ушинскийның бу сүзләре безнең маршрут битләрендә дә язылган. Димәк, безнең  узган теманы адымлап кабатлауыбыз, ныгытуыбыз алга барырга, тагын кызыклы, яңа нәрсәләр  белергә ярдәм итә.

III. Материалны ныгыту. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

     Беренче катта нинди алмашлык бүлеге урнашуын белү өчен, безгә табышмакларга җавап бирергә кирәк. Алай гына да түгел, алмашлыкларны да табарга. Шул вакытта гына алмашлыкның кайсы бүлегенә кергәнебезне беләчәкбез. (Слайд №7) 

1.Сырлы, сырлы,сырлы ул.

Безнең белән җырый ул.

Биетә дә җырлата.

Күңелле ул ,моңлы ул.

2. Син туктасаң- туктый,

Син барсаң - бара.

Ул нәрсә?

Я ,уйлап кара!

Димәк,  беренче катта

1. “Зат алмашлыгы бүлеге” урнашкан. (Слайд №8)

     Өстәлдәге конвертлар арасыннан 1 номерлы конвертны 2 нче номерлы укучы ача. Анда сүзләр язылган карточкалар куелган. Бирелгән сүзләр арасыннан алмашлыкларны табырга. Зат алмашлыкларының астына сызарга затын, санын, килешен билгеләргә астына сызарга. Йөзгә-йөз иптәшеңә укы.

Мин, ул, сезне, син, безне, энә, кайчан, чыга, сиңа, кемдер, су, ләкин, әкрен.  (Слайд №9)

Нәтиҗә ясала!!!

2. Укытучы. Биремне үти алдыгыз. Әйдәгез икенче катка күтәреләбез. Икенче  катта безне  кемнәр көтә икән? Белү өчен шигырь юлларын укыгыз. Сезгә бик таныш булган нинди алмашлыклар бар монда? . 

Ромашкалар барда ак,

Аерылмый бер-берсеннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу йөзләрең?

                                (М.Җәлил)  (Слайд №10)

Укучы: сорау алмашлыгы бар.

Димәк, безне элеккеге танышларыбыз – сорау алмашлыклары белән очрашу көтә. Ни өчен элеккеге танышлар дидем? (укучылар җавабы)

Дөрес, исем, сыйфат, сан, рәвеш сүз төркемнәрен өйрәнгәндә аларның сорауларын карадык.

Бу эшләрне “Сорау  алмашлыгы” бүлеге  (Слайд № 11) башкара.

Безнең элеккеге танышларыбыз сораулар әзерләгән.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)

1. Алмашлыклар ясалышы ягыннан ничә төрле була? (5)

2. Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар? (7)

3. Бүген атнаның ничәнче көне? (5)

4. Беркем алмашлыгы ничә тамырда тора? (2)

5. Татар теле кабинеты ничәнче катта? (3)

6. Укучы сүзендә ничә нечкә сузык бар? (2)

3. Укытучы. Бакычтан өченче катка күтәрелдек.  Тактага карагыз әле.  (Слайд № 12) Бирелгән җөмләләрдә предметны күрсәтү өчен, предметның билгесен күрсәтү өчен кулланылган сүзләр бармы?

 Укучы: Әйе, бар. Менә, әнә, мондый.

Укытучы: Бу нинди сүзләр?

Укучы: Күрсәтү алмашлыклары

Әйе, без “Күрсәтү  алмашлыгы бүлеге” нә килеп кердек. (Слайд № 13)

Өстәлдәге конвертлар арасыннан 2 номерлы конвертны 1нче номерлы укучы ача. Бирелгән күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндер.

Көтелгән җавап.: Слайд №14

I

II

Бу

Шул

Б.к. бу

Б.к. шул

И.к. моның

И.к. шуның

Ю.к. моңа

Ю.к. шуңа

Т.к. моны

Т.к. шуны

Ч.к. моннан

Ч.к. шуннан

Ур.в. к. монда

Ур.в. к. шунда

А (I) һәм Б (II) парыгыз  белән дәфтәрләрегезне алыштырыгыз. Иптәшегезнең эшен тикшереп, билге куясыз. Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

4. Укытучы. Дүртенче катка күтәрелдек. Монда безне “Билгеләү  алмашлыгы бүлеге”     (Слайд №15)

каршы ала. Алар безгә бирем әзерләгән.

       Өстәлдәге 3 номерлы конвертны ачыгыз. Биремне 3 номерлы укучы укый.

 Нокталар урынына төшеп калган билгеләү алмашлыкларын куярга. Җөмләләрдән соң билгеләү алмашлыклары бирелгән.

    Без дусларыбыз белән урманга гөмбәгә киттек. ... бала ... кәрзинен тотты. Гөмбә күп иде. ... да кәрзинен тутырды. ... күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

Куллану өчен сүзләр: Һәр, бөтенесе, үз, барысы.

Тикшерү. (Слайд №16)

5. Укытучы. 5 нче катта безне көтелмәгән хәл сагалап тора. Ишектә түбәндәге язулар эленгән.

  • “Монда беркем дә юк”.
  • “Беркемгә дә ачмыйбыз”.
  • “Бернинди дәгъвалар кабул итмибез. ”. (Слайд №17)

Менә сиңа хәлләр! Инде нишлибез? Игътибар белән тагын бер кат укыгыз әле. Бәлки, мин дөрес күрмимдер?

Әйдәгез, 6 нчы катка менеп карыйк.  Анда нәрсә икән?

6.  Укытучы. 6 нчы катка күтәрелдек. “Алмашлык ” фирмасы хезмәткәрләре  безгә мондыйрак эш калдырганнар.

(Слайд №18)

Тактада бирелгән шигырьдән алмашлыклар табып, төркемчәсен әйтергә.

Кешеләр бит табына һаман

Яки малга,

Яки данга,

Кемдер көчкә,

Кемдер мәхәббәткә, хискә.

Кемдер җырга,

Кемдер кырга,

Кем диңгезгә,

Ә кемнәрдер серле күзгә.

Берәү табына матурлыкка,

Берәү табына батырлыкка,

Берәү табына тапкырлыкка.   (Ф.Яруллин)

Көтелгән җавап: билгесезлек алмашлыгы.

Димәк, “Билгесезлек алмашлыгы  бүлеге” нә дә җиттек. (Слайд №19)

Менә кая адашып йөриләр  икән “Юклык алмашлыклары”.

Балалар,  бу бүлекне үз урынына кайтарырга кирәк. Әйдәгез ярдәм итик.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасын куллану.

Мин хәзер алмашлык әйтәм, сез килешәсезме? Килешсәгез басасыз, килешмәсәгез утырасыз.

Кемдер – юклык алмашлыгы (билгесезлек)

Әллә кем – юклык алмашлыгы (билгесезлек)

Берәү – билгесезлек алмашлыгы (билгесезлек)

Һичнәрсә – юклык алмашлыгы (юклык)

Беркая – билгесезлек  (юклык)

Һич - юклык алмашлыгы (юклык)

(Вакыт калса, сорау алмашлыгыннан билгесезлек һәм юклык алмашлыкларын ясарга)

Нәтиҗә!!!

7. 7 нче катка менеп җиттек. Җиденче катта безне предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмашлыклар каршы ала. Димәк, кайсы алмашлыклар бүлеге биредә?

Әйе, “Тартым алмашлыклары”  бүлеге.  (Слайд №21)

  Монда безне түбәндәге эш көтә.

  Без хәзер сайланма диктант язабыз. Мин җөмләләр  укыйм, сез тартым алмашлыкларын гына язып аласыз.

1. Әби әйтә:

- Әйдә, кызым,безгә,

Безнекеләр байлар:

Ашыйлар да, эчәләр,

Уйныйлар да көләләр.

2. Бу таулар да синеке,

Елгалар да, таллар да.

3. Минем йолдызым да сүнде, синеке дә.

4. Иптәшләр – үзебезнеке ,

Бәлки, гаеп итмәсләр.

Укытучы.  “Тартым алмашлыклары” бүлеге  белән хушлашып, лифт белән беренче катка төшәбез. Ишек ачылды. Без офисның фойесында басып торабыз. Ләкин безне чыгарасылары килми. Тагын бер бирем әзерләгәннәр.

ДЖОТ ТОТС

1.Укучылар 3-4 кечкенә кәгазь бите ала. 2.Алмашлыкка мисал уйларга вакыт бирелә.3. Бирелгән вакыт аралыгында, укучылар кычкырып тема буенча сүзне әйтә һәм яза баралар. Язган сүзләрен өстәл уртасына куя баралар. 4.Бер бала әйткән сүзне 2 нче кеше кабатларга тиеш түгел.5. җавапларны берләштерергә, 1 җөмлә төзергә.

     Без “Алмашлык” фирмасы хезмәткәрләрен тагын бер кат ышандырып калыйк! Бу фирманың хезмәтләреннән, ярдәменнән  һәрвакыт файдаланырбыз. Алар безнең сөйләмебезне матурайта,  кабатлаулардан коткара.

III. Йомгаклау

Әйдәгез йомгак ясыйбыз.

Рефлексия:  (Слайд №22)

1. Мин бүген дәрестә...белдем.

2. Миңа ... кызык булды.

3. Миңа ... кыенрак булды.

4. Мин ... өйрәндем.

5. Мин ... тойдым.

 Үзегезнең билгеләрегезне карагыз. Әгәр бишле билгесе, җыя алмаган булсагыз, “Алмашлык” фирмасы хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакыра.

IV . Өй эше

     “Алмашлык” темасы буенча биремле сүзлек диктантына әзерлек.(Слайд №23)

    (Слайд №24)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта хәрефләрне кабатлау дәрес планы

Әлеге дәресне 1 сыйныфта 10-15 хәрефне өйрәнгәннән соң уздырырга мөмкин. Ул уеннар һәм кызыклы биремнәр белән үрелеп бара. Беренче сыйныф укучылары өчен дәрестә уеннар куллану бик уңышлы күрсәткечләр ...

Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы

Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....

"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты

3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты....

Cыйфат темасын кабатлау (дәрес планы)

Дәрес тибы: Сәяхәт – дәрес. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту...

"Җөмлә кисәкләрен кабатлау" дәресенә план-конспект

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары белән уздырыла торган татар теле дәресендә гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе өйрәнелә. ТР Мәга...

лексиканы кабатлау. дәрес план-конспекты

Татар телендә белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен татар теле дәресе планы....

Сүзтезмәләрне кабатлау (дәрес планы һәм презинтация)

Сүзтезмәләрне кабатлау ( 7 нче сыйныфта татар теле дәресе өчен планы һәм презинтация) ФГОС...