Сүзтезмәләрне кабатлау (дәрес планы һәм презинтация)
презентация к уроку (7 класс) на тему

Хисматова Айсылу Хадиулловна

Сүзтезмәләрне кабатлау ( 7 нче сыйныфта татар теле дәресе өчен планы һәм презинтация) ФГОС

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat._tele_derese.docx33.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүзтезмәләрне кабатлау.

(7нче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес)

Укытучы: Хисматова Айсылу Хадиулловна;

Кукмара районы Янил урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укуматериалыныңтемасы  : Сүзтезмә темасын кабатлау

                       (татар мәктәбенең 7 нче сыйныфында татар теле дәресе)

Укыту – методик комплект:

 1. 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан  Республикасы  дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

2. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февраленә теркәлгән).

2. Дәреслек.  Максимов Н.В., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теле, 7 сыйныф, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.

1. Белем бирү максаты: Укучыларны сүзтезмәләрне аера, аларны төркемнәргә бүлә белергә өйрәтү.

2. Үстерү максаты:  Анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен,  критик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Тәрбия бирү  максаты:  Укучыларда якташыбыз  Рәшит Бәшәр иҗатына кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәрес тибы:  Белемнәрне һәм күнекмәләрнесистемалаштыру

Дәресенең структурасы:

1.    Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү,  җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау. 

Дәрес барышы :

I.   Оештыру этабы.1 слайт

- Исәнмесез укучылар , хәерле көн барыгызга да .

Яшел нарат чайкалган
Ак томанлы үрләрем,
Мәмрәп пешкән җиләкле
Кара урман түрләрем –
Туган-үскән җирләрем. -
дип яза якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр. Әйе, һәр кеше өчен үз туган җире, туган ягы кадерле. Күргәнегезчә, бүген бездә кунак бар. Безнең яраткан  шагыйребез – Рәшит ага Бәшәр үз туган җирен сагынып, хзе укыган мәктәпкә кайтты. Шуңа күрә безнең татар теле дәресебез гади генә булмаячак, без аны әдәбият дәресе белән үреп алып барачакбыз.

  II. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.  2 нче слайт

-Укучылар, игътибар белән тактага карагыз. Нәрсәләр сурәтләнгән анда?

- Рәшит Бәшәр китаплары.

“Нәни кунаклар”

“Җиләк малай”

“Йолдызлы тай”

“Ак әкият”

“Кояшлы яңгыр”

“Ачык капка”

  • Укучылар, китап исемнәренә игътибар итик әле, алар  нәрсәләрдән тора?
  • Сүзтезмәләрдән.
  • Ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?  Дәресебезнең темасы нинди булыр?
  • Сүзтезмәләрне кабатлау.

Дөрес,  безнең  бүгенге  дәрескә максатыбыз сүзтезмәләрне аера, аларны төркемнәргә бүлергә өйрәнүне дәвам итү. (Тема тактага языла)

  III. Белемнәрне актуальләштерү.

1.  Укучылар, без узган дәресләрдә сүзтезмәләр турында өйрәндек, хәзер сезнең өйрәнгән белемнәрегезне тикшерү максатыннан төркемнәрдә бер уен уйнап алабыз. Игътибар белән тактага карыйбыз. Сезгә сораулар бирелгән.  Әлеге сорауларга җавап бирерлек итеп, сүзтезмә темасының моделен төзергә кирәк.  Без бүген төркемнәрдә эшләрбез, шуңа күрә сез инде үзегез өчен генә эшләмисез, ә коллектив данын яклыйсыз, шулай бит?  Сезнең алдыгызда А3 форматында ак кәгазь һәм төсле маркерлар бар, эшне башладык. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. ТОКИН МЭТ АЛЫМЫ  4 слайд

1.Сүзтезмә турында нәрсә беләсез?

2. Нинди берәмлекләр сүзтезмә булып килә алмый?

3. Сүзтезмә белән тезмә сүзнең аермасы нидә?

4. Сүзтезмәнең төрләре.

  1. Беренче төркемдәге беренче укучы үз туркемендәге җавапларны укый.
  2. Калган төркемдәге өстәмә җаваплар тыңлана.

Көтелгән җавап . Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән  кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала.

 Сүзтезмә иярүче һәм ияртүче кисәктән тора. Ияртүче кисәк нинди сүз төркеме белән белдерелсә,  сүзтезмә шул исем белән атала.

Нәтиҗә ясау. Димәк, 5 слайд

  • Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән  кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала.
  •  Сүзтезмә иярүче һәм ияртүче кисәктән тора.
  • ияртүче кисәк нинди сүз төркеме белән белдерелсә, сүзтезмә шул исем белән атала. 6 слайд
  • Cүз, тезмә сүз һәм сүзтезмә. (җиләк, кура җиләге, кызыл җиләк; диңгез, Кара диңгез, диңгезгә кара  мисалларында)7 слайд
  • Сүзтезмә булмаган берәмлекләр: (сүз, тезмә сүз, фразиологизм, тиңдәш сүзләр, ия белән хәбәр,  )8 слайд

IV.Белемнәрнегомумиләштерүһәмсистемалаштыру.

  1.  Дәфтәрләрдә эш.

Укучылар, дәфтәрләрне ачтык, дөрес итеп утырдык, бүгенге числоны, теманы язып куябыз. Дәфтәрләргә матур, хәрефләрне дөрес итеп язабыз.

Слайдка игътибар итик әле, анда Рәшит ага Бәшәрнең  шигырь исемнәре язылган, сезнең максак -  сүзтезмә һәм сүзтезмә булмаган берәмлекләрне аеру.   1,3  нче төркем сүзтезмәләрне, 2,4 нче төркем сүзтезмә булмаган берәмлекләрне язып ала.

Такта янына 3 нче төркемнән 3нче укучыны, 4 нче өстәлдән 4 нче укучыны чакырабыз. Алар тактада әшли, ә калганнар дәфтәрләрдә. Соңыннан җавапларны чагыштырабыз.

9 - 10  слайд

Шәһәр төзим                  Ай һәм көчек

Казлар кайта                 Онытмагыз,абыйлар!

Чыпчыклар көләләр      Аптыраш

Бал корты                      Кышкы авыл

Кызык булыр иде           Урман янындагы шәһәр

Салават күпере             Песи баласы

Авылга кайту                Саклый белергә кирәк

Алмалар аллана             Сипкелле яз                                          

  • Нәтиҗә. 3 нче төркемнән 3нче укучы сүзтезмәләрне укый. 4 нче өстәлдән 4 нче укучы үз җавапларын укый.
  • Өстәмәләр тыңлана.  11 слайд.

V. Белемһәмосталыкларныяңаситуациядәкуллану.

  1.  «Туган нигез» шигыре өстендә эш. 12слайд

Ап-ак чәчәкле шомыртым
Сыгылганда җилләрдә,
Чыгып киткән идем ялгыз
Ерак-ерак җирләргә.

Һәр көне гомергә тиң,
Йөрелде еракларда.
Миңатаныштүгелкошлар
Сайрадыкуакларда.

Читчишмәдән су эчелде,
Чит-ятүләнгәятып.
Акты елларелатып та,
Акты елларюатып.

  Укучылар,  Рәшит агага үз туган ягы бик кадерле, шуңа күрә аның иҗатының күп өлешен  туган җиренә багышланган, шундый шигырьләреннән берсе - “Туган нигез” шигыре.  Хәзер 2,4 нче номерлы укучы исем сүзтезмәләрне, 1 һәм 3 нче номерлы укучы   фигыль сүзтезмәләрне язып ала. Сезгә  2 мин. Вакыт вакыт бирелә.

Тикшерү. Вакыт бетте. Хәзер җилкә аша партнерларыгыз белән дәфтәрләрегезне алмашасыз һәм бер-берегезнең эшләрен  тикшерәсез.  10 сүзтезмә тапсагыз  - “5”, 8 сүзтезмәгә – “4”, 6 сүзтезмәгә – “3” ле билгесе куябыз.

Көтелгән нәтиҗә:  

Исем сүзтезмә  

Ап-ак чәчәк

Чәчәкле шомырт

Ерак-ерак җир

Һәр көн

Таныш түгел кош

Чит чишмә

Чит-ят үлән

Җилкапкалы өй

Нәни өй

Бу җиһан

Фигыль сүзтезмә

 Җилләргә сыгылу

Ялгыз китү

Чыгып китү

Җирләргә китү

Еракларда йөрелү

Куакларда сайрау

Чишмәдән эчелү

Үләнгә яту

Елатып агу

Юатып агу

2.  Дәреслек белән эш.

 Укучылар, дәреслекләрне ачтык, 87 нче күнегүне телдән эшлибез. Һәрбер укучы 2 шәр сүзтезмә укый һәм нинди сүзтемә икәнен әйтә. Мин сезнң сүзтезмәләрне төркемнәргә бүлә белүегезне тикшерәм. (Күнегү телдән эшләнә, нәтиҗә ясала)

Физкультминутка.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис , назларын.

VI.  Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

  1. Тест эшләү.  Вакыт бирелә.

     I вариант

     1.        Сүзтезмәнесайлапалыгыз:

  1. мәктәптәнкайту
  2. әтәчгөмбәсе
  3. Карлыгач - җитезкыз

    4.  әти һәм мин

2.        Сүзтезмәнеңтөренбилгеләгез:Безгәәйтү

  1. алмашлыксүзтезмә
  2. фигыльсүзтезмә
  3. исемсүзтезмә

4.        Сүзтезмәнеңтөренбилгеләгез:Җиденчесыйныф

  1. сан сүзтезмә
  2. исемсүзтезмә
  3. сыйфатсүзтезмә

5.     Мактапсөйләү сүзтезмәсендәбәйләүче чара:

  1. янәшә тору
  2. сүзтәртибе
  3. -п хәлфигылькушымчасы
  4. исемфигыльформасы

6.        Алмашлыксүзтезмәнетабыгыз:

  1. әдәбиятбеләнкызыксыну
  2. озаккөтү
  3. аның дусты
  4. дусларымнантегесе

7.        Сыйфатсүзтезмәнетабыгыз:

  1. зәңгәркүк
  2. халыккатаныш
  3. матурсөйләү
  4. Ачсуныңкитабы

8.        Сан сүзтезмәнетабыгыз:

  1. җидебуын
  2. уртаданбишенче
  3. шомыртчәчәге
  4. укытучыдансорау

9.        Рәвешсүзтезмәнетабыгыз

  1. эшләпәдәнйөрү
  2. кешегәягымлы
  3. ышанычлыкеше
  4. шактыйкүп

10.         Авылгакайту сүзтезмәсендәбәйләүче чара:

  1. сүзтәртибе
  2. юнәлешкилешекушымчасы
  3. исемфигыльформасы
  4. янәшә тору

II вариант

 1.    Мәктәпкә бару  сүзтезмәсендә бәйләүче чара:

  1. сүз тәртибе
  2. юнәлеш килеше кушымчасы
  3. исем фигыль формасы
  1. янәшә тору

2.        Сүзтезмәне сайлап алыгыз:

  1. мәктәпкә бару
  2. Казан дәүләт университеты
  3. үгианаяфрагы
  4. Казан — матуршәһәр

3.        Сүзтезмәнентөренбилгеләгез:

Аңасөйләү

  1. алмашлыксүзтезмә
  2. фигыльсүзтезмә
  3. исемсүзтезмә

4.        Сүзтезмәнеңтөренбилгеләгез:
Тугызынчыбүлмә

  1. сан сүзтезмә
  2. исемсүзтезмә
  3. сыйфатсүзтезмә

5.        Озак бару  сүзтезмәсендәбәйләүче чара:

  1. сүзтәртибе
  2. юнәлешкилешекушымчасы
  3. исемфигыльформасы
  4. янәшә тору

6.        Әйтеп аңлату сүзтезмәсенде бәйләүче чара:

  1. янәшә тору
  2. сүзтәртибе
  3. -еп хәлфигылькушымчасы
  4. исемфигыльформасы

7.        Алмашлыксүзтезмәнетабыгыз:

  1. .мәктәптәуку
  2. былтыркүрү
  3. безнеңавыл
  4. танышларымнанул

8.        Сыйфатсүзтезмәнетабыгыз:

  1. акшәл
  2. әтисекебекакыллы
  3. күпсөйләү
  4. минем дәфтәр

9.        Сан сүзтезмәнетабыгыз:

  1. җиде ел
  2. ахырданикенче
  3. ашбүлмәсе
  4. авылдаяшәү

10.        Рәвешсүзтезмәнетабыгыз:

  1. татар телендәсөйләү
  2. тәрбияле бала
  3. ешкабатлау
  4. шактыйозак

  1. Тикшерү. Нәтиҗә ясау. Алдагы слайдка карап, үз эшләрегезне үзегез тикшерәсез һәм үз-үзегезгә билге куясыз.

 Тикшерү. 10 дөрес җавап - 5, 8 дөрес җавап – 4, 6 дөрес җавап – 3.

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

  Өй эше:

        1)  Барлык укучыга да модель буенча сүзтезмә турында сөйли өйрәнергә;

        2) укучы үз  теләге буенча сайлап ала:

  • 88 нче күнегү;
  • иҗади эш: “Туган авылым табигате” темасына сүзтезмәләрнең бөтен төрен кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга;

2. Нәтиҗә ясау. Дәрескә нинди максат  куйган идек? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә ирештек? Нәрсә аңладыгыз?

3. Дәрескә гомуми бәя кую. Укучыларның үзләре куйган һәм иптәшләре бәяләгән билгеләрдән чыгып, укытучы укучыларга гомуми билге куя.

4.      Дәрес ахырында укуычылар үз фикерләрен парковкага урнаштыралар

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Дәрес тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта хәрефләрне кабатлау дәрес планы

Әлеге дәресне 1 сыйныфта 10-15 хәрефне өйрәнгәннән соң уздырырга мөмкин. Ул уеннар һәм кызыклы биремнәр белән үрелеп бара. Беренче сыйныф укучылары өчен дәрестә уеннар куллану бик уңышлы күрсәткечләр ...

Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы

Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....

"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.

Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф....

"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты

3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты....

Cыйфат темасын кабатлау (дәрес планы)

Дәрес тибы: Сәяхәт – дәрес. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту...

Сүзтезмәләрне кабатлау

quot;Сүзтезмәләр" темасын кабатлау...

"Сүзтезмәләрне кабатлау"7 нче сыйныф

quot;Сүзтезмәләрне кабатлау" темасына презентация...