Cыйфат темасын кабатлау (дәрес планы)
план-конспект урока по теме

Дәрес тибы: Сәяхәт – дәрес. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат темасын кабатлау

Дәрес тибы: Сәяхәт – дәрес. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Максат: 1. Сыйфат темалары буенча өйрәнелгәннәрне  гомумиләштерергә, ныгытырга, системага салырга.

2. Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешергә.

3. Белем алуга җитди караш,  уңай мөнәсәбәт тудыру

Укучылар өчен: Сыйфат темасын кабатлау

                             Фикерләү сәләтен үстерү

Җиһазлау: “Сыйфат” темалары буенча компьютер аша күрсәтергә әзерләнгән слайдлар, карточкалар

Дәрес барышы.

1 Уңай психологик халәт булдыру.

   Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

Бүгенге дәрестә сыйфат турында өйрәнгәннәребезне  кабатларбыз, белемнәрне искә төшереп ныгытырбыз. Дәресебезне дәвам итәбез.

2. Актуальләштерү .

 Бу гадәти генә дәрес булмас, ә сәяхәт дәрес булыр.  Сезнең белән сыйфат шәһәренә сәяхәткә чыгарбыз . Сәяхәт булгач, транспорт кирәк. Табышмак әйтәм.

Дүрт аяклы

Кара тояклы,

Өч күзле,

Өчесе дә яраклы,

Утырсаң алып китә,

Көче ун атка җитә. (автомобиль)

Менә укучылар безнең транспорт. Җайлап утырыгыз. Сәяхәтебезне башлыйбыз. Хәерле юл телик. (слайд № 2)

Дәресне кыска гына әңгәмәдән башлыйк.

Якынча әңгәмә сораулары

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?  (слайд № 3)

 ( предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.)

Сәяхәтебезне сыйфат шәһәренең бакчасында дәвам итәбез нәрсәләр үсә икән бакчада?

  1. Бирем. Шундый предметны тап.

     4 нче слайд


Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
Кызыл, татлы, түгәрәк  (алма).
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).

Кара, түгәрәк, кечкенә, тәмле җиләк – җимеш. (карлыган).

      Озынча, яшел, сусыл, төче, түтәлдә үсә. (кыяр)

Нәтиҗә - Җавапларын ничек таптыгыз? (билгеләре буенча, сыйфатлары буенча) Димәк,  сыйфат нәрсәләрне белдерә?

 5  нчы слайд. Сыйфат шәһәренең билгеләр паркында сәяхәтебезне дәвам итик.

-- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

( төс, тәм, форма, характер, вакыт, табигать  күренешләре )

6  нчы слайд. Җиләкле таудан ике кәрзингә бүлеп җир җиләге җыеп алыйк әле.
Җиләк җыям, как коям
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән
Аю-бүре юк микән?
(Беренче кәрзингә  характерны белдергән,  икенчесенә  форманы белдергән сыйфатлар язылган җиләкләрне җыю.) Тикшерү, үзбәя.

Нәтиҗә: Сыйфат предметның төсен, тәмен, формасын, характерын, вакытын, табигать күренешләренең билгеләрен белдерә.

7 слайд. Алдагы тукталышыбыз Сыйфат шәһәренең үзәк урамындагы чәчәкләр клумбасында.  

Сезгә җәмләләр бирелә. Тиешле сыйфатларны куеп җөмләләрне күчереп языгыз.

... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.
... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.

Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,
яшел.

Нәтиҗә:  Сыйфатлар сөйләмебездә ни өчен кирәк.? Сыйфатлар җөмләләребезне матурлый , сөйләмебезне баета. Тагын да яңгырашлы һәм аһәңле итә

 3.Рефлексив бәяләү этабы.
-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек?(“Сыйфат “ темасын кабатларга.)
-Кем бүген дәрестә үзенә “5”ле билгесе куя? Ни өчен?(Укучылар баса, фикерләрен әйтә.)
-Кем ”4”ле һ.б.

4.  Өй эше.
1) Дәрестә эшләгән эшләрегез турында гаиләгездә сөйләгез.
2) 53 нче күнегү.
3) Сыйфатларны кулланып табигать турында кечкенә хикәя языгыз.
-Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,   кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан узд...

"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.

Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф....

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе...

"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты

3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты....

"Кыш темасын кабатлау" 2 сыйныф дәрес планы

Сингапур структураларын кулланып төзелгән "Кыш темасын кабатлау" 2 сыйныф дәрес планы...

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....