“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.
методическая разработка на тему

 

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү,татарның бөек шәхесләре белән таныштыру; укучыларны татар телендә кулланыла торган саннарны дөрес язарга һәм алар белән җөмләләр төзәргә өйрәтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.  

I.Башлам  өлеше.       

                         

II.Актуальләштерү этабы.    

1)укучыларның узган көннәре,хәлләре турында белешү.

 

III.Яңа материалны аңлату.

1)тактага язылган саннарга игътибар итү,аларны әйтү;

2)тезмә саннар белән җөмләләр төзү;    

3)күнегүләр эшләү.

 

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

1)диалоглар төзетү.

V.Өй эш бирү.

1)8нче күнегүне язмача эшләргә,саннарны өйрәнергә.

VI.Дәрескә йомгак.

1)сорауларга җавап алу;

2)билгеләр кую.                                                                  

I . Дәреснең максатлары:

1.Коммуникатив максат:укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү;

2.Фәнни максат:укучыларны татар телендә кулланыла торган саннарны дөрес язарга һәм алар белән җөмләләр төзәргә өйрәтү;

3.Тәрбияви максат:укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү,татарның бөек шәхесләре белән таныштыру.

II.Дәреснең бурычлары:

-укучыларның сөйләмә һәм язма телләрен камилләштерү;

-укучыларда тезмә саннар белән бәйле булган ныклы күнекмәләр булдыру;

-тезмә саннар турында булган теоритик белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү.

III.Дәреснең принциплары:

1)дидактик принциплар:фәннилек,күрсәтмәлелек,теория белән практиканың бәйләнеше,укытуның аңлаешлылыгы,уку-укыту һәм тәрбия берлеге принциплары;

2)лингвистик принциплар: функциональ принцип,бүлекара бәйләнеш принцибы;

3)Гомумметодик принциплар:коммуникатив,туган телгә хас үзенчәлекләрне истә тоту принцибы;

4)хосусый-методик принциплар:теория белән сөйләм практикасы берлеге,чагыштырма,лексик-семантик принцип;

5)психологик принциплар:укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тоту,укучыларга индивидуаль якын килү принциплары.

IV.Укыту ысуллары:репродуктив,аңлату-күрсәтү.

V.Укыту алымнары:күнегүләр эшләү,диалог төзү.

VI.Дәрес төре:катнаш дәрес.

VII.Җиһазлау: дәреслек.

VIII.Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Хәйдарова Ф.З. Татар теле һәм уку китабы:Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3нче с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 2нче кисәк/Ф.З.Хәйдарова.-Казан:Мәгариф,2005.-111 б.

2.ШәкүроваМ.М. Татар телен укыту методикасы

3.Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан: Раннур китап нәшрияты,2000.

                                               

                                                   Дәрес барышы:

        I. Башлам өлеше.

          Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

         Укучылар: Исәнмесез, Флюсә Рәхимулловна!

         Укытучы: Хәлләрегез ничек?

         Укучылар: Яхшы, үзегезнеке ничек?        

         Укытучы: Минеке дә яхшы, рәхмәт. Утырышыгыз. Камил, бүген һава торышы нинди?

         Укучы: Буген көн җылы, күктә кояш балкый.

         Укытучы: Дөрес, молодец.

         II. Актуальләштерү этабы.

         Укытучы: Айрат, син кичә укудан кайткач нишләдең?

         Укучы: Кичә мәктәптән кайткач , мин ашадым, бераз ял иттем, аннары урамга футбол уйнарга чыктым.        

        Укытучы: Ярар, Айрат, рәхмәт. Алсу, син бүген укудан кайткач нишләячәксең ?

        Укучы: Бүген укудан соң мин өйгә кайтачакмын, ашаячакмын, аннары музыка түгәрәгенә барачакмын.

        Укытучы: Молодец, Алсу , рәхмәт. Яна, Рөстәм хәзер нишли?

        Укучы: Рөстәм хәзер дәрестә утыра һәм сезне тыңлый.        

        Укытучы: Рәхмәт, Яна.

        III. Яңа материалны аңлату:

        Укытучы: Айрат, син ничәнче елда тудың?

        Укучы: Как будет 1992 год?

          Укытучы: Соравың бик урынлы булды, Айрат. Без бүген нәкъ тезмә саннар белән танышырбыз һәм сез дәрес ахырына аларны сөйләмдә кулланырга һәм язарга өйрәнерсез. Ә хәзер тактага игътибар итегез. Әйдәгез хәзер аларны бергәләшеп телдән әйтеп китик.

          Укучылар: бер йөз илле тугыз, ике йөз алтмыш бер, биш йөз өч.

          Укытучы: Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куегыз. Дәреслекнең 101 нче битендәге 2 нче күнегүне эшлик. Тактага Даша чыга һәм   бер-бер артлы чыгып, саннарны сүзләр белән тактага язабыз. Калганнарыгыз урында дәфтәрләрегезгә теркәп барыгыз. Игътибарлы булыгыз, сорауларыгыз булса, бирегез.

          Укучылар: ( Эшлиләр)

          Укытучы: Молодцы, бу биремне  бик тиз башкарып чыктыгыз. Ә хәзер яңадан тактага игътибар итүегезне сорыйм.

                               Мең – тысяча

         1177 – бер мең бер йөз җитмеш җиде.

                            2005 – ике мең биш

           Укытучы : Как будет на татарском 1275 ?

           Укучы: бер мең ике йөз җитмеш биш

           Укытучы: Резеда, как ты скажешь на татарском 2022 ?

           Укучы: Ике мең егерме ике.

           Укытучы: Димәк, Айрат, син ничәнче елда тудың?

           Укучы: Бер мең тугыз йөз туксан икенче елда тудым.

           Укытучы: Молодец! Ардыгызмы, укучылар?

           Укучылар: Әйе, Флюсә Рәхимулловна!

           Укытучы: Әйдәгез тиз генә зарядка эшләп алыйк.

           Укучылар зарядка эшли.

           Укытучы: Артур, син ничәнче елда беренче сыйныфка кердең?

           Укучы: 1999.

           Укытучы: Молодец! Лера , хәзер ничәнче ел?

           Укучы: 2012 ел.

               Укытучы:Айлин,син ничәнче елда тудың?

          Укучы: 1993 нче елда тудым.

Укытучы:Әйдәгез тиз генә 4 нче күнегүне эшләп китик.

Укучы:(эшлиләр)

 IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

   Укытучы: Ә хәзер, балалар, тезмә саннар кулланып татар телендә сөйләргә тиеш буласыз,диалог төзисез. Парлап эшләгез,укучылар, сезгә 5 минут вакыт бирәм.

(укучылар диалоглар төзиләр, сөйлиләр).

              V.Өйгә эш.

Укытучы: Укучылар,көндәлекләрегезне ачыгыз да, өй эшен язып куегыз.Өегездә дәреслектәге 102 нче биттәге 8 нче күнегүне башкарырсыз һәм бүген үткән тезмә саннарны ятлап килерсез.

VI.Дәрескә йомгак.

              Укытучы: Укучылар,бүгенге теманы тәмамладык,сез барыгыз да булдырдыгыз, мин барыгыз белән дә бик канәгать.Тема кыен түгел идеме, укучылар?

Укучылар: Юк!

Укытучы: Барыгыз да аңлады дип уйлыйм. Молодцы, укучылар, барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

                (Укучыларга билгеләр куела).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....

6 нчы сыйныфта "Кушма һәм тезмә саннар" темасы буенча туган тел дәресе

Татар теле дәресенә технологик карта6 нчы В сыйныфы...

ДӘрес эшкәртмәсе.Теләсәм, өйдә барлык эшне үзем башкарам. Тезмә фигыльләр. 5 нче сыйныф , рус төркеме

5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес. УМК Р.Р. Нигъмәтуллина...