Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка по теме

Иксанова Ландыш Марсовна

Исем темасын гомумиләштереп кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_temasyn_gomumilshterep_kabatlau.docx18.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Исем” темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат:

 1. Исем – сүз төркеме буенча алган белемнәрне барлау, аларны биремнәр эшләүдә куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3.Бер-береңне хөрмәт итү, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау : “Татар теле”,Ф.Ф.Харисов , 2009, проектор, слайдлар

Дәреснең тибы: белемнәрне кабатлау һәм гомумиләштерү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

- Исәнмесез, укучылар!  Татар теле дәресен башлыйбыз ! Кадерле укучылар, әйдәгез бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик.

-Хәерле көн сезгә!

–Хәерле көн барыбызга! Слайд №2

                                                                       

II.Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү ,бәяләү.

-Ә хәзер без сезнең белән өйгә бирелгән эшләрне тикшереп алырбыз.

-Өй эше 90 нчы бит, 194 нче күнегү иде.Табышмакларны укып ,җавапларын әйтергә, урын-вакыт килешендә килгән  исемнәрне язып ,сораулар куярга.(3 укучыдан  өй эшен сорау, билгеләр кую )

-Булдырдыгыз.

2. Дәфтәрләрдә эш.

-Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число һәм матур язу күнегүен язабыз. Бүген нинди хәреф язуыбызны билгеләү өчен безгә табышмакның җавабын белергә кирәк булачак. Ә табышмак мондый:  

“Көндә бар, Төндә юк,

 Кояшта бар, Айда юк. ”( “К” хәрефе)

Димәк, без “к”хәрефе булган сүзләр язачакбыз.

3.Сүзлек эше.

Экранга карыйбыз, рәсемдә нәрсә күрәбез, сүзләрне укыйк. ( һәрбер сүз ничек әйтелә )Татар телендә к авазы калын да, нечкә дә әйтелә.

Кәбестә, куян, кишер,чыпчык, күбәләк, карлыган, карбыз.

                                                                   Слайдлар № 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9

-Ә хәзер сүзләрне дәфтәрләргә язып куйыйк. Калын [к] авазы астына бер сызык, нечкә [к] авазы астына 2 сызык сызабыз. Слайд № 10

III.Үткән дәрес темасын искә төшерү.

-Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә нинди тема үттек?

-Урын-вакыт килеше. Дөрес.

-Урын-вакыт килеше нинди сорауларга җавап бирә?

-Кемдә?   Нәрсәдә?  Кайда?  Кайчан?

-Урын-вакыт килешендә килгән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?

-дә/-дә,-та/-тә

-Яхшы.

IV. Бүгенге дәрес темасын билгеләү.

1. Слайдлар буенча үткәннәрне кабатлау.

-Ә бүгенге дәресебездә без  “Исем”- темасы буенча үткәннәрне кабатлаячакбыз  һәм  гомумиләштерәчәкбез .

- Исем турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-Предметның исемен белдергән  сүзләр исем дип атала.

- Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Слайд  №11

-Төрләре буенча нәрсә әйтә аласыз?

-Берлек һәм күплек саннарда килә. Слайд №12

-Күплек сан нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?-лар/-ләр,-нар/-нәр

Искәрмә.(м, н, ң авазларына беткән сүзләргә  -нар/-нәр кушымчалары ялгана, әгәр сүз калын әйтелсә -нар, нечкә әйтелсә -нәр)

-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була. Слайд №13

-Ялгызлык исемнәргә кеше исемнәре, фамилияләр, шәһәр, авыл, елга,китап, хайваннарга бирелә торган кушаматлар керә.

-Ялгызлык исемнәр нинди хәрефтән языла?

-Баш хәреф белән языла.

-Исем тагын нәрсә белән төрләнә?

-Исемнәр килешләрдә төрләнәләр. 

-Килеш кушымчалары ни өчен кирәк?

-Җөмләдә сүзләрне үзәра бәйләү өчен.

-Татар телендә ничә килеш бар?

-Татар телендә  6 килеш бар. 

-Килешләрнең исемнәрен  һәм сорауларын искә төшерик.

(Килешләрнең исемнәрен әйтү,сорауларын искә төшерү) Слайд №14

2. Тест.

-Хәзер алган белемнәрне тикшерү өчен мин сезгә тестлар өләшәм.

- Тиз генә билгеләп чыгабыз.

-Барыгыз да билгеләп бетердеме?

-Инде тикшереп карыйк.

 ( Слайдта тикшерү № 15 )

1.Исем нәрсәне белдерә?

1) предметның билгесен

2) предметның исемен

3) предметның эшен

2.Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

1) кем? нәрсә?

2) нинди? кайсы?

3) нишли? нишләде?

3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

1) Исем сүзнең өлеше

2) Исем-җөмлә кисәге

3) Исем-сүз төркеме

4.Исем нәрсәләр белән төрләнә?

1) заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш,сан белән

5.Җөмләләрдәге хатаны тап.

1) Күктә йолдыз күренә.

2) Кичә йолдыз апа кайтты.

3. Дәфтәрдә эш.

- Дәресебезне дәвам итәбез.

-Дәфтәрләрне ачтык.

-Хәзер вариантлап эшләячәкбез.

-1 вариант авыл сүзен килешләр белән төрләндерә.

-2 вариант шәһәр сүзен.

–Башта бер баганага килешләрне язып чыгабыз.

-Тикшереп чыгу.

-Ә хәзер дәфтәрләрегез белән алышасыз, бер-берегезнең эшләрен тикшереп чыгасыз.

-Хаталар булса карандаш белән төзәтәсез.

(һәр вар. 1укучы укый)

4.Такта янында эш.

-Тактага күз салыйк. Сүзләр язылган. Һәр сүз янында бирем бирелгән. Сез кәрзиннән кирәкле җавапны алып тактага беркетергә тиешсез.

-Башладык. ( берничә бала такта янына чыгып эшли )

4.Физ.минутка.

Җил исә, исә,исә

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына

Агачлар үсә, үсә,үсә

5.Китап белән эш.

- күнегүләр өстендә эш. ( телдән)

-Китапларның 91 нче битен ачтык, 197 нче күнегүне таптык.

-Биремне укыйбыз. (1 укучы укый.)

-Ялгызлык исемнәрне табып, аларның нинди хәрефтән язылуын әйтергә.

-Тактада сүзләр.

горур-гордый, сөеп баккан-взрастившая с лобовью, уйнаклап килә-игриво скачет, сыенып-прижавшись.

-198 нче күнегүне эшлибез.

-Биремне укыйбыз.(1 укучы укый )

-Күплектә килгән исемнәрне табып, кушымчаларын әйтергә.

6.Уен “Кем җитезрәк?”

-Ә менә хәзер мин сезнең тагы да игътибарлырак  булуыгызны сорыйм.

-Бу уенның исеме “Кем җитезрәк?”дип атала.

-Бер конвертта  заказлар, калган конвертларда   җаваплар.

-Җаваплы конвертларны мин сезгә өләшәм.

-Һәрберегез конверттан карточкаларны алып алдына тезеп куя.

-Илина сезгә заказ әйтә, сез бу заказга  дөрес җаваплы ,туры килгән карточканы табып күрсәтергә тиеш буласыз.

-Кем тизрәк таба? Кем җитезрәк?

-Молодцы! Булдырдыгыз!

7.Дәфтәрдә эш.

Бирем №1 (язма)

-Ягез әле, укучылар, янә экранга күз салыйк. Слайд №16

-Мондый бирем. Күп нокталар урынына  тиешле  килеш кушымчаларын куеп язарга.

-Эшне тикшерү.Слайд № 17

-1-2 укучыдан укыту.

Бирем №2 (карточкалар белән эш)

-Ә хәзер алдагы биремгә күчик. Мин сезгә кароточкалар өләшәм.Анда бирем мондый: исемнәргә күплек сан кушымчаларын өстәп язарга.

-Башладык.

-Тикшерү. Күмәк укып чыгу.

Бирем №3 

Янә экранга карыйбыз. Слайд №18

-Рәсем буенча кем матуррак хикәя төзер? (4-5 җөмлә)

-Башладык.

-Хикәяләрне укып чыгу.

8.Йомгаклау. Шулай итеп, бүген без сезнең белән нинди зур теманы кабатладык?

 (Исем темасын)

9. Өй эше.

-Укучылар дәресебез ахырына якынлашты. Өй эшен язып куябыз. 91 нче бит,196 нчы күнегү. “Кышкы матур көндә “дигән хикәя төзеп язарга. Хикәядә төрле килештәге исемнәр булсын.                            Слайд № 19, 20

10. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...