“Туган як- кадерле төбәк” ( Телдән журнал)
материал по теме

 

Максат: табигать турында төшенчә бирү,табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, сочинение язуга хәзерлек, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

 

 Җиһазлау: “ Табигать-тиңсез хәзинә”-тематик папкалар, шагыйрьләрнең туган як турында язган шигырьләре,табигать күренешен сурәтләгән рәсемнәр,эпиграфлар,экран,мультипроектор,магнитафон.

 

Метод: эзләнү- иҗади

Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү,телдән журнал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres.tugan_yak-kaderle_tobk.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

VIII сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Тема:

“Туган як- кадерле төбәк”

( Телдән журнал)

 

2011 ел

 I -бит

           

«Табигать – туендыручы»

“ КЕШЕ ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ, ТУУ ҺӘМ ТЕРЕКЛЕК ИТҮ ӨЧЕН, Җ И Р, С У, Һ А- ВА, К О Я Ш КИРӘК”

             

II- бит

 Чылтыр - чылтыр

чишмә ага

“ ЧИШМӘЛӘРДӘН ИЛҺАМ АЛАМ...”

 III-бит

Нинди гүзәл,

син туган ягым

“ ТУГАН АВЫЛЫМ КЕЛӘНЧЕ,
ЯШӘРГӘ СИН БЕЗНЕ ӨЙРӘТТЕҢ,
ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ ТАШЛАП ЙӨРГӘНДӘ,
ТӨШЛӘРЕМӘ КЕРЕП ЙӨДӘТӘСЕҢ”

Т. Миңнуллин “ Чабырлы тау”

Х.Вәлиди. “ Сәлам, Келәнче”

М.Хәлиуллина. “ Келәнче”

IV- бит

Табигатьне саклыйк!

            “ЧАҢ КАГАМ  МИН

            -БАР ХАЛЫКЛАР!
            БАРЛЫК ТЕЛӘК-ГАДӘТЛӘРНЕ

 БУЙСЫНДЫРЫЙК БАРЫ АКЫЛГА.
КУЛ БИРЕГЕЗ БЕР-БЕРЕГЕЗГӘ

ҖИР ХАКЫНА, ЯШӘҮ ХАКЫНА”

  Ә.Баян

Максат: табигать турында төшенчә бирү,табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау; укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын үстерү, сочинение язуга хәзерлек, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

 Җиһазлау: “ Табигать-тиңсез хәзинә”-тематик папкалар, шагыйрьләрнең туган як турында язган шигырьләре,табигать күренешен сурәтләгән рәсемнәр,эпиграфлар,экран,мультипроектор,магнитафон.

Метод: эзләнү- иҗади

Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү,телдән журнал.

                             

 

Дәрес барышы.

I  Актуальләштерү өлеше.

 Дәрес “ Гүзәл Кама Тамагы”( Н.Камалов) җыры белән башланып китә.

Укытучы: Укучылар, дәресебезне юкка гына якташыбыз Нариман Камаловның “ Гүзәл Кама Тамагы” җыры белән башлап җибәрмәдек. Бүген без сезнең белән туган якның кадерле төбәк булуы, аның гаҗәеп серле матурлыгы турында киң итеп сөйләшербез. Шулай ук табигать-нәрсә ул дигән сорауга җавап эзләрбез һәм әйләнә- тирәнең кеше белән бәйләнешен ачыкларбыз, шулай ук туган якның һәркем өчен кадерле төбәк булуын,табигатнең кешеләр тормышына ямь өстәве,якташ әдипләребез,үзешчән шагыйрьләр иҗатына исә илһам, дәрт бирүен дә күреп китәрбез. Әлеге тема буенча әңгәмә корып, “ Туган як- кадерле төбәк” исемендә телдән журнал нәшер итәрбез. Сөйләшүләрдән чыгып, дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз. Ә өйдә әлеге тема буенча  сочинение язып килерсез. Һәр журнал битенә исем куярбыз, бу исә сочинение язу өчен план булыр.

          Иҗади-эзләнү дәресебезнең  ачыклык кертик: туган якның илаһи матурлыгына соклану, горурлану,илһам алу, аның турында сөйләшеп, үзебезнең иҗади эшебезгә  материал туплау. Шулар нигезендә без сезнең белән сочинение язарга әзерләнәбез. Әйдәгез әле иң башта көнне,айны язып куйыйк. Аннан журнал битләрен ача-ача, әңгәмә корырбыз.

            Дәресебезнең эпиграфы итеп, якташыбыз Х. Вәлидинең шигъри юлларын алырбыз: (экраннан сүзләр укыла.1 слайд)

           Иң элек журнал битләрен ачканчы, мин сезгә берничә сорау биреп китәм. “Табигать” сүзенең берничә мәгънәсе бар. Сез аны ничек аңлыйсыз?

(Җаваплар: Кешене чолгап алган эшчәнлегеннән тыш барлыкка килгән  табигый материаль дөнья, җир планетасы һ.б.)

   

Журналның беренче битен ачабыз.( Эпиграф экраннан укыла)

           Ук.: Әйе, укучылар “табигать” диюгә, без үзебезнең туган- үскән җирне, әйләнә-тирәбездәге урман,күл,чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез. Кеше белән табигать арасында бәйләнеш нидән гыйбарәт икән? Әйдәгез әле шул сорауга җавап эзлик.. Халкыбыз туга як табигатен нәрсәгә тиңли?

            Иң элек халкыбыз иҗатына мөрәҗәгать итик. Мин сезгә туган як турында мәкаль-әйтемнәр искә төшереп килергә кушкан идем. Ә хәзер әйдәгез шуларны әйтеп карыйк. (укучылар җаваплар әйтәләр. Үзләрендә булмаганнарны дәфтәрләренә язалар)

         Ук.: Әйе, халык әйтсә, хак әйтер. Чыннан да, туган як- яшел бишек. Ул баланы назлый,кадерли,үстерә.(Җаваплар)

Ук.: Халкыбыз туган якны,аның табигате ямьле булганга, рухи һәм матди азыкка (эчәр суы,туеныр азык,җылынырга агач) юмарт булганга ярата. Мәхәббәт хисләрен шигъри юлларга,җырга сала.Димәк, табигать- анабыз- безне туендыручы,яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Кеше нинди катлаулы машиналар уйлап чыгармасын, барыбер ул- табигать баласы, аңа туу һәм тереклек итү өчен, Җир, Су һәм Һава, Кояш кирәк.

Журналыбызның икенче битенә күчәбез. “ Чылтыр-чылтыр чишмә ага” (2нче слайд. Эпиграф экраннан укыла.) Безнең авылыбыз да чишмәләргә гаять бай. Бигрәк тә зәңгәр күл буендагы Чабырлы тау итәге чишмә суларына бай. Нинди генә исемнәр юк анда! “Көмеш”, “Гөбердек”,” Сердәш”һ.б. Аларның һәркайсының үз тарихы бар.Мин сезгә чишмәләр турында материаллар туплап килергә кушкан идем. Әйдәгез әле, чишмә суларының сикереп уйнауларын, үткән вакыйгаларны искә төшереп, челтерәп сөйләшкәннәрен һәм җырлауларын сезнең чыгышыгыздан тыңлап карыйк. (Берничәсенең кыскача тарихы сөйләнә, бер укучы Мөнирә апаның “Авылыма” шигырен укый)                            

Авылым бай чишмәләргә

Сулары бик мул ага

Карап торсак чишмәләрне,

Һич тә саекмас алар.

Әйе, чишмәләр - сафлык, пакьлек билгесе. Ни кызганыч, чишмәләрнең кайберләре томаланып, юкка чыгалар. Дөрес, соңгы вакытларда чишмәләргә карата игътибар артты. Чишмәләрнең чыганаклары артты, улаклар куелды. Чишмәләр турында сөйләшүебезне Мөнирә апаның әлеге шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:

“ Авылыбызның нигезен

Келәнче бабай салган.

Чишмәләренә сокланып,

Ул шунда яшәп калган.”

Чишмәләр сере-халкыбыз тарихы бит ул. Алар яшәсә, авылыбызның гореф-гадәтләре өзелмәс. Чишмәнең сафлыгы- безнең йөз аклыгы бит ул.

Журналыбызның 3 битен ачабыз. (3 нче слайд.)Бу бит ике бүлектән тора. “Нинди гүзәл син,Туган илем”,”Шигырь юлларында туган ягым”дип исемләнә.

 Аның эпиграфы итеп, әлеге шигъри юлларны алыйк:                                                                    

“Китсәм туган яктан,

Читтә бәхет тапмам.

Яшәрмен гел җанны телгәләп,

Җырлыйм туган якта,

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннары белән бергәләп.

                                                                                         Р. Миңнуллин

Биредә исемнәр язылган. Бу исемнәр нәрсә турында сөйли икән?

Экранда күрсәтелә:

    Т.Миңнуллин “ Чабырлы тау”

    Х.Вәлиди “ Сәлам, Келәнче”

    Нәҗип Уразаев “ Кышкы сәхифә”

(Укучылар кыскача гына аңлатып сөйләп китәләр,шигырьләрен кычкырып укыйлар.)

Ук.: Иң элек сезгә сорау бирәм: Кешене шундый шигырьләр иҗат итәргә нинди хис этәргән икән? Туган якта читтә кешеләр нинди хисләр кичерәләр икән?(Укычылар белән берлектә шигырьләргә анализ бирелә, әлеге сорауларга җаваплар табалар.)

  1. Ә менә Н.Уразаев “ Кышкы сәхифә” шигырендә туган якны нәрсәгә тиңли? Аның матурлыгын күрсәтү өчен нинди сурәтләү чараларын кулланган?

Шигырьләрнең кайсы юллары аеруча сезгә тәэсир итте?( шигырь юллары укып, анализлана)

Укыт.:Әйе, сез туган якны чын йөрәктән өзелеп яраткан, һәрдаим аның матурлыгын тоеп яшәгәгән изге күңелле кешеләр генә яза аладыр.

Ә хәзер дәресебезнең бизәге булган кунагыбыз,авылдашыбыз, үзешчән шагыйрәбез Мөнирә апага бирәбез. Белгәнебезчә, Мөнирә апа Келәнчегә багышлап дистәгә якын шигырьләр иҗат иткән. Мөнирә апа, авылда үткән балачагыгыз, шигырьләрегезнең язылу тарихы турында кыскача гына сөйләп китмәссезме икән?( Мөнирә апа сөйли, берәр шигырен укый)

  1. Рәхмәт Сезгә. Ә хәзер Айсылуның да авылыбызга атап чыгарган шигырен тыңлап китик әле (“ Туган авылым Келәнче”)

Димәк, безнең якташларыбыз һәм үзегез дә әнә шулай туган ягыбызның табигатен олылап, кадерләп, бай сурәтләргә бизәп, иң назлы сүзләрне кулланып, зур илһам белән иҗат итәсез икән, аларның соклангыч иҗатына, туган ягыбыз табигатенә карата янәдән горурлану, соклану хисләре туа.

Ук.: Журналыбызның 4 нче битен ачабыз. Ул “ Табигать-җир ананы саклыйк!” дип исемләнә. ( 4 нче слайд. Эпиграф экранда укыла)

         Р.Вәлиеваның “Уйнадылар” шигыре укыла. Шигырь буенча фикер алышына. Аннан өйдә укып киленгән өзек укылып, анлизлана .Укучылар белән кешелек дөньясының табигатькә саксыз каравы турында фикер алышына. Кешеләрнең битараф, саксыз карашы нәтиҗәсендә табигатьнең катострофик халәткә дучар ителүен ассызыклыйлар.

Ук.: Табигатьне саклауны сез ничек аңлыйсыз?( Җаваплар)  

ЙОМГАКЛАУ. Эзләнү-иҗади дәрескә нәтиҗә чыгарыла.

ӨЙ ЭШЕ.

-Сезнең туган ягыгызга мөнәсәбәтегез нинди? Бүгенге журнал битендә нәшер ителгән һәр материалны файдаланып, бүгенге сөйләшү эчтәлеген нигез итеп алып, өйдә тәкъдим ителгән тема буенча караламаларга сочинение язып киләсез.  Сочинение язу өчен күргәзмәдән дә материаллар тәкъдим ителә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без тарихта эзлебез" телдән журнал

Әлеге чара укучыларны Татарстанның үткәне, бүгенгесе белән таныштыра....

"Г.Тукай - публицист" телдән журнал.

Укучыларны Г.Тукайның публицистик  эшчәнлеге белән таныштыру, шагыйрьнең татар матбугатына нигез салуда, аның милли журналистикабызны  үстерүдәге ролен төшендерү, укучыларга иҗади эзлә...

Телдән журнал. Батырларның даны мәңгелек.

Танылган шагыйрь, язучыларыбызның батырларча көрәше....

Телдән журнал “ Математика илендә”

Телдэн журнал."Математика илендэ"...

Телдән журнал "Башкортстан- туган ягым"

Устный журнал, посвященный 100-лети нашей родной республики...

Сценарий внеурочного мероприятия, посвященного Дню памяти Мусы Джалиля Телдән журнал "Тоткынлыкта туган иҗат:"Моабит дәфтәрләре""

Устный журнал - своеобразная форма работы по морально- нравственному воспитанию, которая позволяет ярко, эмоционально донести до воспитанников важную информацию. Это форма проведения информационн...

"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."

quot;Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр..."...