Габдулла Тукай туган көненә багышланган кичә
методическая разработка по теме

Гатауллина Резеда Гайсовна

 Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш. Шуны күздә тотып төзелгән кичә үрнәген тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukay.docx32.51 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: башлангыч сыйныфларда укучы балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Алып баручы:

   Хөрмәтле балалар,  кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае - апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез  Габдулла Тукай туган. Татар халкы өчен ул милләтебез күгендә якты янган йолдыз,телебезне, иманыбызны саклаучы.

Телсез идек-Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек-
Тукай безне җырлы итте.

- Балалар, Габдулла Тукайның  балалар өчен язган шигырьләре бик күп,без бүген аларның кайберләре белән танышырбыз, кайберләрен искә төшерербез. Сез бу шигырьләрнең исемнәрен атарсыз. Менә игътибар белән тыңлагыз әле һәм сорауга җавап бирегез.

1 укучы

Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара?

(Балалар: яз көне)

2 укучы

Ашлыклар үсте,

 Башаклар пеште;

 Кояш пешерә,

 Тиргә төшерә.

 Халык ашыга,  

 Китә басуга,

 Урагын ура, —

 Бу кайчак була?

(Балалар: җәй көне)

3 укучы

 Кырлар буш кала,

 Яңгырлар ява;

 Җирләр дымлана, —

 Бу кайчак була?

(Балалар: көз көне)

Һәр җир карланган,

 Сулар бозланган;

 Уйный җил-буран, —

 Бу кайчак, туган?

(Балалар: кыш көне)

Алып баручы:

   -Әйе, балалар, сез бик дөрес итеп ел фасылларын әйттегез, ә шигырь ничек атала соң?

(Балалар: “Елның дүрт фасылы”)

Бик дөрес. Ә Габдулла Тукай турында беләбезме соң без? Кем сөйләргә тели?

Магнитофон язмасында  “Әллүки”  көе  яңгырый. Көй яңгыраганда укучы сөйли.

  4 укучы

   Татар халык шагыйре  Габдулла  Мөхәммәтгариф улы Тукаев (Габдулла Тукай )  Казан  

Губернасының Мәңгәр волосте, хәзерге Арча районы Кушлавыч  авылында туа. Бала

вакыттан ук ятим калган Габдулла  төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үсә. Бала чакта ук

ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйпавын күрмәгән  һәм тамагы ашка

туймаган  сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә

яра  калдыралар. Уральск  шәһәрендә  татарча һәм русча белем ала.14-15   яшьләрендә

шигырьләр яза башлый. Тукай иҗатында бәхетле балачакка, мәхәббәткә  сусау чагыла.

Аның беренче  әсәрләре  Уральск шәһәрендә басыла.  1907 нче елның көзендә  Казанга

кайта, һәм аның  таланты  шушында чәчәк ата.

Габдулла Тукай   - татар балалар әдәбиятына нигез салучы.

Алып баручы:

  Тукай татар халкының иң бөек шагыйре. Сезнең кебек ул да язны яраткан, яз турында җыр җырлап  алыйк әле.

Җыр “Яз җитә.” Җ.Фәйзи көе  Ф. Кәрим сүзләре.

1) Кояш көлеп карый безгә,
    Күзләр чагыла,
    Елгалардан бозлар ага
    Дингез ягына.

    Кушымта:Яз, яз, яз җитә
    Тәрәзәне ачтылар
    Тып-тып-тып итә
    Эре-эре тамчылар.

2) Агачка кунып чыпчыклар
    Чыелдашалар
    Яшькелт-кара сыерчыклар
    Әй җырлашалар.

    Кушымта:Яз, яз, яз җитә
    Тәрәзәне ачтылар
    Тып-тып-тып итә
    Эре-эре тамчылар.

5 укучы

     Миңа Габдулла Тукайның бу шигыре ошый. Әйтегез әле, аның исеме ничек?

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм песи,

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул.

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

(Балалар: “Безнең гаилә”)

6 укучы

—  Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

—  Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

   Монысы кайсы шигырьдән?

(Балалар: “Кызыклы шәкерт”)

 7 укучы 

   Әйтегез, кайсы шигырьдән?

Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан

Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.

Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!

Сыек сөт бит, — бата, һич тә табактан ычкынып булмый.

(Балалар: “Сөткә төшкән тычкан”)

Алып баручы: 

   Безнең татар халкы матур җырлар , шигырьләр белә. Матур итеп биюләр башкаралар. Ә хәзер безнең кызлар башкаруында татар халык биюен карап үтегез.

Кызлар башкаруында татар халык биюе.

8 укучы

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

(Балалар: “Гали белән кәҗә”)

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.

БАЛА:

Әйт әле, күбәләк
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

КҮБӘЛӘК:

Мин торам кырларда,
Урманда, болында.
Уйныймын,очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

(Балалар: “Бала белән күбәләк”)

9 укучы

Күптән  түгел  безнеә  тәрәзә капкачын

Оя итте  минем  сөйгән  карлыгачым:

Ул  көн буе авызы  белән  балчык  ташый,

Балчык   белән  матур итеп  оя ясый.

(Балалар: “Карлыгач”)


Алып баручы:

-Балалар, карагыз әле безгә кунак килгән.

Шүрәле керә.

Шүрәле:- Исәнмесез,балалар. Сез мине таныдыгызмы?

(Балалар:-Әйе,син бит Шүрәле)

Шүрәле:

Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.

Алып баручы:

 Юк, Шүрәле,кети-кети уенын уйнамыйбыз,әйдә “ Тәңкә салыш” уенын уйныйбыз.

Уен “ Тәңкә салыш ”.

    Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын алга куялар. Санамыш ярдәмендә тәңкә салучы билгеләнә. Аның кулында- тәңкә. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап, тәңкә сала:

Бу тәңкәләр берәү түгел-

Алар миндә бер капчык,

Монсы кайсыгызда икән?

Йоклап торма, йөгереп чык.

   Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә тәңкәне салып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Тәңкәле бала, тиз генә уртага чыгарга тиеш. Башка балалар, тәңкә кемдә икәнлекне сизеп, аны тотып калырга тиешләр.Тотып калсалар, бу балага җәза бирелә: ул Тукай шигырен яттан сөйли.Аннан кабат такмак сүзләрен әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш.

Алып баручы:
Карагыз әле, кемдер тәрәзә шакый, кем икән ул?.

 (Балалар: - Су анасыдыр...)

Су анасы? Мәктәбебездә Тукайга багышлап кичә үткәргәнне белеп,бәйрәмгә килгәндер инде ул да.

Су анасы керә.

Шүрәле: Әй син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк, сөйләшик бераз.

Су анасы: Юк, юк. Чәчләремне тарарга,тарагымны эзлисем бар.

Алып баручы:

-Карале, Су анасы, менә бер малай кул күтәрә, шуны тыңлыйк әле.

Бер бала “Су анасы”әкиятен сөйли.

Малай:

- Су анасы, син мине гафу ит, мин башка беркемнең әйберенә дә тимәм,тарагыңны ал, мә.

Су анасы:

-Минем тарак, минем алтын тарак! Ярар, кичерәм, башка кеше әйберенә тимә! Сизгән идем аны: мәктәптә Тукайга багышлап кичә була дигәч, барыйм әле, тарагым да табылыр дигән идем. Менә аллаһының рәхмәте, табылды да.

Алып баручы:

-Бик дөрес килгәнсең, Су анасы. Безнең балалар күп шигырләр, җырлар, биюләр беләләр, син дә тыңлап китәрсең, тарак та табылды. Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк әле.

“Су анасы” уены.

    Балалар түгәрәккә басалар.Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.

    Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы “су анасы” була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.

Алып баручы:

-Су анасы, син бик зирәк икән, балаларны күрмичә дә таныйсың.

                   

                     Җыр “Минем туган телем”

                         

                          1)“Балам” диеп туган телдә,

                                Эндәшә миңа әнкәм.

                              “Әнием !“ дип әнкәемә,

                                Мин туган телдә әйтәм.

                                Дөньяда иң матур ил-

                                Ул минем туган илем.

                Дөньяда иң матур тел-

                 Ул минем туган телем.

               2) Туган телемдә сөйләшеп,

                               Яшим мин туган илдә,

                              “Туган ил” дигән сүзне дә,

                               Әйтәм мин туган телдә.

Алып баручы:

  Татар халкы  -  аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Әйдәгез әле, укучылар, сезнең мәкальләр белүегезне тикшереп карыйк . Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтермен, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

            Иң таталы тел- (туган тел),

                Анам сөйләп торган тел.

             Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

          Телең озын булса, (гомерең кыска була).

          Туган илем – (туган анам).

          Теле барның (юлы бар).

          Телләр белгән – (илләр белгән).

          Аз сөйлә – (күп тыңла).

          Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).

10  укучы 

Туган җирем-Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

11 укучы 

Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,
Пычраттырмам бу телне мин бер кемгә дә.

Тел кешене дус итә
Бер – беренә беркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

12 укучы 

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.

13 укучы 

Без-татарлар. Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшик әле туган илебездә
Бар халыклар белән берләшеп.

Шүрәле:

     Миңа сезнең бәйрәмегез охшады. Мин шигырләр, җырлар тыңладым. Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән, киләсе елга тагын килермен әле.

Су анасы:

- Рәхмәт, балалар. Мин Тукай турында бик аз белгән булганмын икән, рәхмәт сезгә, балык-бакаларга да кайтып сөйлим әле, алар да белсен. Җәй көнне су буена ял итәргә килегез. Мин сезне көтәм.

Бергә: Без сезгә күчтәнәч алып килгән идек (балалар өчен китапчыклар өләшәләр).

 (Балалар: - Рәхмәт.)

Ә хәзер сау булыгыз! (Китә башлыйлар).

Алып баручы:

-Туктагыз, туктагыз! Ничек инде сез татар халкының гимнын җырламыйча китәсез?

Шүрәле:

-Әйе шул. Онытып та җибәргәнбез бит. Әйдәгез бергәләп “Туган тел”не җырлыйк әле.

Барысы да басып “Туган тел” җырын башкара.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! һәрвакытта

Ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган

Иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип,

Үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам.

Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмдә катнашкан укучыларга, әти-әниләргә,барлык кунакларга рәхмәтемне белдерәм.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.

Җыр булырлык сүзләр биргәнМатур телем – туган телем!Рәхмәт сиңа, туган телем,Киңдер сиңа күңелем түре!(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)  Нинди таныш, моңлы көй бу?Тукай җыры “Туга...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Габдулла Тукайның 130 еллыгына, туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына ,туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы....

Габдулла Тукай. “Туган авыл”. Арчадагы Әлифба музее

1.                Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту.2....