"Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие)
методическая разработка по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Г.Тукай туган көнне мәктәп күләмендә билгеләп үтү өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_kichse_-_2014.doc50.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тукай яши безнең йөрәкләрдә.

(әдәби – музыкаль кичә)

     Сәхнә артына шагыйрь портреты һәм плакатка аның туган көне язып эленә: “26 апрель, 1886 ел”. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Зал стеналарына “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә.

               Микрофоннан “Бәйрәм бүген” шигыренең 1нче куплеты башкарыла.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Татар халык көе яңгырый. Сәхнәгә биючеләр чыга.(татар халык биюе. Башкаралар Хузина Айзилә һәм Зиннәтуллина Зилә)

   Сәхнә алдына ике  укучы  чыгып баса.

1 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

1 нче алып баручы.

      Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Моннан 128 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 101 ел элек, ягъни 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.  

2 нче алып баручы.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак  тулган ай.

1 а.б.: Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан...

2 а. б.: Күңелләрдә- синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

    (Җыр “Бала белән күбәләк”. Башкара 1е сыйныфы укучысы Гәрәева Диләрә)

1 а.б.: Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда янган ул.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан.

         2 а.б.  Әйе, салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм - республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Безнең сәхнәбезгә дә Шигырь хуҗа!

          (Г.Тукай. “Милли моңнар”. Башкара 8м сыйныфы укучысы Галимуллин Илназ).

1 укучы: Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр

Һәм яшәүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Тукайны!

2 а. б.: Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп алыйк әле!

           (3м сыйныфы укучылары “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерә)

1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

   (Җыр. Габидуллина Гөлназ)

1 а. б.: Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны

күтәрдең син, ятим?!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син- шагыйрьләр солтаны.

(Фәттахов Әмир башкаруында шигырь: “Пушкин илә лермонтовтан...”)

1 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, (2 а.б.)Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, (1 а.б.)Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, (2) Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, (1)Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, (2) Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...

   ( 7б сыйныфы укучылары Петрина Арина һәм Рәҗәпова Сәйдә “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштерәләр)

     1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең дә гомере кыска була. Әйдәгез, шул кыска гына гомернең кайбер мизгелләрен искә төшереп узыйк әле.

    (Тамашачылар белән кечкенә викторина):

-Г.Тукай кайда туган?

-Әтисенең исеме кем?

-Әнисенең исеме ничек?

-Бабасында яшәгән авылның исеме ничек?

-“Шүрәле” поэмасында ул нинди авылны искә ала?

-Кайсы шәһәрдә ул беренче шигырләрен яза?

-Кайсы шәһәрдә татар халкының сөекле шагыйре булып таныла?

-Казанга килүе турында нинди шигырендә яза?

-Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

2 а. б.: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”,”Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар бары да.

  (Минсадырова Алинә башкаруында гимнастик бию)                                                            

1. а. б.:      - Телсез идек, Тукай безне телле итте,

           Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

           Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

           Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

  ( 7в сыйныфы укучысы Еремеева Ксения башкаруында шигырь)

 

 2. а.б.:         

 Ак  кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Җырлады, язды  Тукай,

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

   (Бию: “Улыбка” бию төркеме)

  1. а. б.:  

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

 Өмет бәйләде туачак

 Яңа көннәргә Тукай.

2. а. б.:  Җырлары белән мәңгегә

 Йөрәккә керде Тукай.

1. а. б.:  Иң матур моңлы җырларын

 Халкына бирде Тукай,                                                                                

1-2 а. б. бергә: (шушы вакытта барлык катнашучылар сәхнәгә чыга)

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

     Һәрчак безнең белән бергә -

                                              Безнең  замандаш Тукай.

         Микрофоннан укытучы):

          Халык моңы синең җырың булды,

          Халык күңеле –синең күңелең.

          Ил гомере, халык гомере кебек,

          Озын булыр, шагыйрь гомерең!

Хор “Туган тел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның туган көнен каршы алу һәм үткәрү буенча эш планы

Бу  планга  шагыйрьнең туган көнен каршы алуга карата чара төрләре кертелгән...

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.

Җыр булырлык сүзләр биргәнМатур телем – туган телем!Рәхмәт сиңа, туган телем,Киңдер сиңа күңелем түре!(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)  Нинди таныш, моңлы көй бу?Тукай җыры “Туга...

Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие

К.Тинчурин - халкыбызның яраткан драматургы. Укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, үлемсез әсәрләре турында яшь буынга җиткерү һәр мөгаллимнең бурычы....

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

Татар әдәбияты дәресе , 6сыйныф "Г.Тукайның "Туган авыл" шигыре.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе....

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)     ...

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"

Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"Әкият  геройлары бездә кунакта»...