“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)
материал по теме

Билалова Зилә Марс кызы

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә (сценарии)       

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenarii._min_tatarcha_soylshm.docx25.63 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

              “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә әдәби-музыкаль кичә           

                                                                                                           

     Кичәнең максаты: Татар телен туган тел буларак өйрәнүче һәм чит телдә аралашучы балаларга телебезнең матурлыгын,аһәңлеген, нәзакәтлелеген тоюны һәм сәнгатьле сөйләү осталыгын үстерү,туган телгә мәхәббәт ,халкыңа хөрмәт тәрбияләү,татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру.

    Кичәнең бурычлары:Балаларда телебезнең бизәкләре,уеннары белән таныштыру,милләтара дуслык хисен тәрбияләү,танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре  иҗатына кызыксыну  уяту һәм өйрәнү теләген булдыру.

    Җиһазлау:Төрле төстәге шарлар,мәкальләр, шигъри юллар язылган плакатлар, милли киемнәр,укучылар үзләре әзерләгән бүләкләр.  

                                                                                                                                                                          Кичә үткәреләсе зал бәйрәмчә бизәлә.Кунаклар,тамашачылар чакырыла.

 (Алып баручылар чыга).

1нче а. б.  - Сәлам, Камилә!

2нче а. б.- Сәлам, Илназ!  Дустым, мин шулкадәр тырышып катнаштым “Мин татарча сөйләшәм”       акциясенә, ярты Аксубай районы миңа кушылып татарча сөйләшә.

1нче а.б.- Камилә, ә туган ягыбызның яртысы минем белән татар телендә аралаша. Димәк, Аксубай тулысы белән татарча сөйләшә.

2нче а.б.- Ә бүген нишлибез, Илназ?

1нче а.б.- Бүген бездә бәйрәм, әнә күпме дуслар җыелган.

                        Исәнмесез, саумысыз, дип

                        Дуслар,  сезгә эндәшәм.

                        Барыгыз да ишетегез-

                        Мин  татарча сөйләшәм.

2 нче а.б.Саулык телим, хәерле көн!

                 Мин дә сезгә эндәшәм!

                  Концертыбызның исеме

                “Мин татарча сөйләшәм!”

1 нче а .б.Татарстанда инде берничә ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!”акциясе үткәрелә.Аның максаты-татар телен өйрәнүне көчәйтү , икетеллелек шартларында республикада яшәүче башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү. Без , 3 нче мәктәп укучылары , быел да бу акциядә бик теләп катнашабыз.

2нче а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу.Чөнки иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

1 нче а.б.Безнең туган телебез-татар теле.Бүгенге кичәбезне  дә сиңа багышлыйбыз, туган телебез.

 2нче а.б .       Җыр булырлык сүзләр биргән

                        Матур телем , туган телем,

                        Рәхмәт сиңа!

                        Туган телем-иркә гөлем,

                        Киңдер сиңа күңел түрем

 

Җыр.”Әссәламүгаләйкүм!”

1нче ук.   Дөньяда иң-иң  матур ил –

               Ул минем  туган илем.

  Дөньяда   иң-иң матур  тел-

 Ул минем  туган телем.

 «Балам!» диеп, туган телдә

 Эндәшә миңа әткәм.

 “Әнием!” дип, әнкәемә

  Мин туган телдә әйтәм.

2нче ук. Әнкәм сөте белән йөрәгемә,

Тән-җаныма үтеп кердең син.

Гомер буе күңелемне назлап,

Тугры юлдаш булып йөрдең син.

И мөкатдәс әткәм-әнкәм теле!

Изге телем, газиз телем син!

Югалмассың, туган халкымны син

Ерак гасырларга илтерсең.

3нче ук. Заман миңа югарыга мен, дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе- туган телем,

Икенчесе бөек  рус  теле.

 1 нче а.б.

                   Теле булган, сөйли белә,

                   Теле булган,  җырлый белә;

                  Сөйләү, җырлау гына түгел,

                   Ул бик матур , бии белә.

(3нче сыйныф укучылары башкаруында татар халык биюе)

4нче ук. Син- минем тере тарихым,

Син- минем киләчәгем,

Тик синдә, газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.

5нче ук. Туган тел- иң татлы тел,

 Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

6нчы ук. Татар теле-  минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

1нче а. б. Әткәң- әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, Айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенгем белән.

...Әлифбамны дога итеп

Укыймын күңелемнән.

7нче ук. Дөньялар киң, анда илләр бик күп,

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

8нче ук. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

9нчы ук. Сандугач та сайрый үз телендә,

Күгәрчен дә гөрли үз телендә.

Күктә – кошлар, җирдә гөлләр кебек,

Мин дә сөйлим, җырлыйм үз телемдә.

10нчы ук. Туган телемдә сөйләшеп,

                Яшим мин туган илдә.

                “Туган ил” дигән сүзне дә

                Әйтәм мин туган телдә.

                Иң изге теләкләремне мин

                Туган телдә аңлатам.

                Шуңа күрә туган телне

                Хөрмәтлим мин,яратам!

11нче ук.Туган оясыннан аерылган кош

                 Канатына мәңге ял тапмый.

                Туган телен яратмаган кеше

                Башкаларның телен яратмый.

(10нчы сыйныф укучылары башкаруында җыр)

Күңелле тәнәфес.

2нче а. б.  Кадерле тамашачыларыбыз, татарча фикерләп алыр вакыт җитте. Мин сезгә сораулар бирәм, сез татар телендә матур итеп җавап бирергез. Һәр дөрес җавап бирүчегә Илназ  истәлекле бүләк бирәчәк.

-Сарыкның  туганы  кем ?

-Су  анасы  белән  Шүрәле  кайда очрашалар?

-Капчыкта  бүре  башы  ничә  булган?  (1)

-Шүрәленең  “ әтисе” (Г.Тукай)

-Кәҗә  кем  белән  дус?

-Алманың  яртысы  нәрсәгә  охшаган?

-Бер  имәндә  өч  ботак, ботак  саен  өчәр  алма.  Барысы  ничә  алма?

Татар телендә бик әйбәт фикерлисез, аралашасыз икән, афәрин!

(Рэп “Мин татарча яшим”)

1 нче а.б.Җырлар тыңлыйк,җырлар отыйк,

                Җыр күңелне җылыта.

                Әйдә,җырлап яшик,дуслар,

                 Җыр дуслыкны ныгыта.

(5нче сыйныф укучылары башкаруында җыр)

2нче а.б. Бие әле,бие әле,

                 Биегәнең күрсеннәр,

                 Баскан җирдә ут чыгара

                 Матур бии  дисеннәр.

(9нчы сыйныф укучылары биюе.)

1нче а.б. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

                Җырлап ачыла күңел,

               Җырлап ачылмаса күңел,

              Мәңге ачылачак түгел.

(6нчы сыйныф кызлары җырлый “Казан кичләре”)

2нче а.б. Ал, дускаем, баяныңны,

               Сыздыр иң асыл көйне.

               Матур моңнар бизәп торсын

               Илдәге һәрбер өйне.

(Баянда 7нче сыйныф малайлары уйный)

1нче а.б. Шушы җирдән,шушы төбәктән без,

                 Ак төбәктән, без –Аксубайдан.

                 Думавиларны,Газизләрне биргән

                 Шигъриятле Туфан ягыннан!

2нче а.б. Безнең туган ягыбыз Аксубайда төрле милләт кешеләре яши.

12нче ук.(татар милләтеннән)

               Елмаеп та, сөенеп тә,

               Туган телдә серләшәм,

                Бәхетем зур, үз илемдә

                Мин татарча сөйләшәм.

13нче ук. (рус милләтеннән)

                 Рус баласы дип тормыйм,

                 Өйрәнгән телдә дәшәм,

                 Тырышам, ятлыйм, булдырам –

                 Мин татарча сөйләшәм.

14нче ук. (чуваш милләтеннән)

                 Чуваш булса да милләтем,

                 Кардәшләр без, килешәм,

                 Төрки телләрне хөрмәтләп,

                 Мин татарча сөйләшәм.

Барысы бергә:

                Өченче мәктәп берләштерде,

                Бертугандай йөрибез,

                Бар телне дә хөрмәт итеп

                Аралашып яшибез.

1 нче а.б.

                 Бездән сезгә шул теләк:

                 Җиткерәбез бик теләп.

                 Татар телен яратсыннар,

                 Өйрәнсеннәр барсы да,

                 Мәңге яшәсен телебез,

                 Чәчәк атсын тагы да!!!

Җыр “Яратыгыз”

2 нче а.б.

                   Сау булыгыз,дуслар,шат яшәгез,

                   Ямьләндереп бөек Ватанны.

                  Зур уңышлар белән каршылагыз

                  Туган илдә аткан һәр таңны.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие

К.Тинчурин - халкыбызның яраткан драматургы. Укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, үлемсез әсәрләре турында яшь буынга җиткерү һәр мөгаллимнең бурычы....

Сценарий "Мин татарча сойлэшэм" - " Я говорю по-татарски"

"Мин татарча сөйләшәм" районкүләм чара сценарие. 6 нчы сыйныф укучылары өчен кулай....

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәби музыкаль кичә өчен сценарий)

Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Дания Нургаяз кызы Нуруллина белән очрашу кичәсе.(әдәбми музыкаль кичә өчен сценарий)...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...