Габдулла Тукай. “Туган авыл”. Арчадагы Әлифба музее
план-конспект урока (6 класс)

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

1.                Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту.

2.                Аның “Туган авыл” шигырен укып анализлау.

3.                Арчадагы Әлифба музеена читтән торып сәяхәт итү.

Туган як, туган авыл, беренче уку китабы – Әлифбага хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukay._tugan_avyl._archadagy_lifba_muzee.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО учителя:

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы  

Класс:

 6 (татар төркеме)

Дата урока:

11.10 

Время урока:

15.35

Предмет:

Татар әдәбияты  

Тема:

Габдулла Тукай. “Туган авыл”. Арчадагы Әлифба музее 

Компетенция:

Компетентный педагог

Зона роста:

Информационные и коммуникационные технологии (ИКТ)

Цели урока:

Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен уку һәм анализлау

Задачи урока:

  1. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне ныгыту.
  2. Аның “Туган авыл” шигырен укып анализлау.
  3. Арчадагы Әлифба музеена читтән торып сәяхәт итү.
  4. Туган як, туган авыл, беренче уку китабы – Әлифбага хөрмәт тәрбияләү.

Краткое описание того, как вы отразите результаты профессионального развития на этом уроке

Башка регион укытучыларының эш тәҗрибәсе белән танышу минем эшемдә зур этәргеч булды. Укучыларны әдәбият фәнен өйрәнүгә җәлеп итү уңаеннан, цифрлы белем бирү ресурсларын дәрестә актив кулланышка кертергә, презентацияләр кулланырга була.

Время/
длительность

Этапы урока

Детальное описание этапов урока

Актуальность

Материалы/
IT ресурсы

 1-2 мин

Мотивация

Уңай эмоциональ халәт тудыру. Энергизатор. Без шәһәр кешеләре. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең туган җире кайда? Бу сорауга җавапны белүчеләр басыгыз. Авыл шәһәрдән нәрсә белән аерыла? Хәрәкәтләр ярдәмендә кем күрсәтә ала?

 Әдәп-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

 

5-6 мин

Актуальләштерү, өй эшен тишерү

Өй эшен тикшерү. Икмәкнең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында ясаган презентацияләрегез белән факультативта таныштык. Бер-ике укучының презентациясе белән якыннан танышып үтик.

- Укучылар бүген кем турында сөйләшкәнебезне белер өчен кроссворд чишәрбез.

1.Татар халкының милли теле?                                                   (Туган тел)

2.Кечкенә чагында Тукайны ничек атыйлар?                      (Апуш)

3.Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш…                        

(Җир йокысы)

4.Кыш турында шигырь ?                                                      (Буран)

5.Ашлыклар үсте,                                                                  

  Башаклар пеште.

  Кояш пешерә,

  Тиргә төшерә.

  Халык ашыга,

  Китә басуга,

  Урагын ура,

  Бу кайчак була?  

әй)                                                       

  – Нинди сүз килеп чыкты? – Тукай!

-Димәк, бүген кем турында сөйләшербез? Аның кайсы шигыре белән якыннан танышырбыз?

Г.Тукай турында белгәннәрне гомумиләштерү. “Эй ар гайд” структурасы.

Башта

Раслау

Соңыннан

Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмгыять эшлеклесе.

Тормышының 1892-1895 елларын кечкенә Апуш Кырлай авылында уздыра.

Кырлай чорындагы балачак тәэсирләре аның иҗатында онытылмас эз калдыра.

Тугыз яшьлек Габдулла 1895 елда апасы янына Җаек (Уральск) шәһәренә килә.

Шушы шәһәрдә беренче шигырьләрен яза.

Урал шәһәрендә Тукай бөек рус шагыйрьләре - Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән таныша.

1907 елның көзендә Тукай Казан шәһәренә килә.

913 елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның гомере өзелә.

Республикада иң яхшы әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре Габдулла Тукай исемендәге премияга лаек була.

Казанда метро станциясенә Габдулла Тукай исеме бирелгән.

Республикабыз башкаласында ул яшәгән йортларга мемориаль такталар беркетелгән.

Цифрлы белем бирү ресурслары бүлегеннән “Тукай исемле йолдыз” видеоязмасын карау. Үзбәя.

Үз эшчәнленген мөстәкыйль оештыра алу

Г.Тукай портреты

Цифрлы белем бирү ресурслары бүлегеннән “Тукай исемле йолдыз” видеоязмасы

 9-11 мин

Яңа материалны аңлату

Г.Тукай яшәгән урыннар турында әңгәмә. Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен актер укуында тыңлау.

Укучылар “Туган авыл” шигырен сәнгатьле укыйлар.

Эчтәлеге буенча әңгәмә, 1-4 нче сорауларга җавап. “Стэндап-Хэндап-Пэаап” («Бас – кулыңны күтәр – парларга берләш») структурасы ярдәмендә җаваплары белән уртаклашалар.

 Үзбәя.

 Автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

 Г.Тукай “Туган авыл” актер укуы

6-7 мин

Материалны беренчел ныгыту

“Туган авыл” шигыренә композитор Алмаз Монсыйпов язган җырны тыңлау. Туган авыл турында белгән әсәрләрне искә төшерү. Үзбәя.

Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү.

“Туган авыл” шигыренә композитор Алмаз Монсыйпов язган җыр

 7-8 мин

Мөстәкыйль эш

Укучылар “Мин авыл турында нәрсәләр беләм” темасына үз фикерләрен язалар. 4 мин. вакыт бирелә. “Раунд Робин” структурасы ярдәмендә  фикерләре белән уртаклашалар. Үзбәя.

 Үз фикереңне язма формада җиткерә белү.

 

 6-8 мин

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

Арчадагы Әлифба музее белән таныштыру. Дәреслекнең 146-148 нче битләрендә бирелгән материал белән эшләү.

Сәнгать дөньясы белән танышу.

 Арча Әлифба музее презентация

 2-3 мин

Рефлексия, өй эше

Дәрескә йомгак, эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Укучылар бер-бер артлы дәрескә карата үз фикерләрен әйтәләр. Җөмләнең башы тактада күрсәтелә:

Бүген мин белдем...

Шунысы кызыклы булды...

Авыррак булды...

Мин аңладым...

Мин хәзер беләм...

Мин ... хис иттем

Миндә ... теләк туды.

Өй эше. 1. Г.Тукай яшәгән авылларны искә төшереп, аларның берсенә презентация ясарга. 2. “Туган авыл” шигырен ятларга.

 Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай

Габдулла Мухамедгари́фович  Тукаев -выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик....

Презентация"Габдулла Тукай".

Биография Габдуллы Тукая....

Габдулла Тукай туган көненә багышланган кичә

Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аны...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Г.Тукай "Туган авыл". Арчадагы Әлифба музее.

Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә программада 2 сәгать вакыт бирелгән. Бу беренче дәрес....