Подготовка к ГИА по татарскому языку.
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Сафина Гульназ Ильфаковна

Подготовка к ГИА по татарскому языку часть С

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ere_9_b.docx24.29 КБ

Предварительный просмотр:

ЕРЭ 9

1 вариант

С1 – хат язу.

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

    Минем хәлләрем яхшы. Мәктәптә мин яхшы укыйм. Барлык фәннәрдән дә өй эшләрен вакытында эшлим. Математика, рус теле, химия, биология, татар теленнән имтихан бирәсе була. Безнең мәктәптә төрле фәннәрдән имтиханнарга әзерләнү курслары эшли. Мин инде сентябрьдән бирле курсларга йөрим. Имтиханнарны яхшы бирү өчен күп укырга, белергә, тырышырга кирәк.

    Ә син нинди фәннәрдән имтихан бирәчәксең? Имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Сиңа имтиханны язмача тапшыру ошыймы яки телдәнме?

   Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                                                                5 апрель 2013 ел.

С2 – ситуатив күнегүләр.

  1. Дустым, мин бүген дәресләрдән соң  бассейнга барам.
  2. Дустым, бүген сезнең әдәбият дәресе буламы?
  3. Әнием, мин татар теле буенча олимпиадада беренче урынны алдым.
  4. Алло! Исәнмесез. Әйтегез әле, зинһар, театрда тамаша сәгать ничәдә башлана?
  5. Дустым, әйдә якшәмбедә кинога барабыз.

2 вариант.

С1 – хат.

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

     Менә җәй дә узып китте. Без гаиләбез белән диңгездә ял иттек. Сочиның табигате бик матур. Анда төз агачлар, төрле-төрле чәчәкләр үсә. Без диңгездә су коендык. Аның суы йомшак, җылы, тозлы. Кояш  яхшы җылыта һәм кызынырга бик рәхәт. Безне төрле экскурсияләргә алып бардылар. Миңа Сталин музее ошады. Мин анда тарих буенча бик күп нәрсәләр белдем.

   Ә син каникулны ничек үткәрдең? Син кайларда булдың? Сиңа җәйге ял ошадымы?

   Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                                                                  11 сентябрь

С2.

  1. Дустым, иртәгә татар җыры фестивале башлана.
  2. Кадерле әнием! Мин сине туган көнең белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек һәм бәхет телим.
  3. Әйтегезче зинһар, хәзер сәгать ничә?
  4. Укытучы апа, кайчан имтиханнар башлана?
  5. Сыйныфташым Оля, миңа кирәкле китапны табарга ярдәм итүең өчен зур рәхмәт.

3 вариант.

С1 – хат.

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

    Күптән түгел минем туган көнем булды. Дусларым безгә кунакка килделәр. Әнием һәм  мин торт белән чәй әзерләдек, төрле уеннар оештырдык. Без бергәләп күңел ачтык. Миңа күп бүләкләр бирделәр. Туган көнем – минем иң яраткан бәйрәмем. Миңа тагын сабантуй бәйрәме дә ошый, чөнки анда күп төрле кызыклы  бәйгеләр үткәрелә.

    Ә синең туган көнең кайчан? Син бу көнне ничек бәйрәм итәсең? Сиңа тагын нинди бәйрәмнәр ошый?

   Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                                                                  11 сентябрь

С2.

  1. Әнием, без иртәгә сынлы сәнгать музеена барабыз.
  2. Дусларым! Сезгә хәерле юллар!
  3. Әйтегезче зинһар, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе кайда урнашкан?
  4. Сатучы апа, бер килограмм алма ничә сум тора?
  5. Сыйныфташым Оля, миңа бер көнгә генә тарих дәреслеген биреп тор әле.

4 вариант.

С1 – хат язу.

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

  Кичә мәктәбебездә Габдулла Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәм бик күңелле узды.

   Без һәр ел февраль аенда татар теле атналыгында герой - шагыйрь Муса Җәлилне искә алабыз. Атналыкта төрле чаралар үткәрелә:  аның әсәрләренә рәсем конкурсы уздырыла, стена газеталары чыгарыла, әсәрләре сәхнәдә куела. Мин Муса Җәлил әсәрләрен бик яратып укыйм.

   Ә синең  яраткан  шагыйрең бармы? Аның иҗаты  ни өчен сиңа ошый? Сезнең мәктәптә дә татар шагыйрьләренә багышланган кичәләр уздырыламы?

     Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

  Сәлам белән Катя.

                                                                  27 апрель

С2. – ситуатив күнегүләр

1. Лилия апа, әйдә бергә татар рәссамнары күргәзмәсен карарга барабыз.

2.  Дустым, миңа электрон почта белән татар әдәбиятыннан материал җибәр әле, зинһар.

3. Сыйныфташым Коля, син нинди спорт төре белән шөгыльләнәсең һәм нинди бүләкләрең бар (награды)?

4.  Гафу итегез,  татар телендә китаплар кайда  сатыла?

5.  Дусларым, мине туган көнем белән котлаулавыгыз һәм бүләкләрегез өчен зур рәхмәт!

Вариант 5.

С1 – хат.

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

    Мин спорт  яратам,  чөнки  ул сәламәтлекне  сакларга, яхшы формада тотарга  булыша. Шуңа күрә йөзү белән шөгыльләнәм. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Йөзү буенча ярышларда да катнашам.  Дусларым  белән  шугалакка тимераякта шуарга барам. Җәй көне Камада йөзәм, кызынам. Спорт мәйданчыгында  дуслар белән баскетбол,  волейбол,  футбол уйныйм. Спорт  һәркемгә  файдалы.

    Ә син спорт белән кызыксынасыңмы? Спорт секциясенә йөрисеңме? Ярышларда катнашасыңмы?

      Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                                                                  11 ноябрь

С2.

  1. Укытучы апа,  кайчан безнең мәктәптә танылган татар шагыйрьләре белән очрашу була?
  2. Дустым, Казан тарихы буенча сорауларга җавап бир әле, зинһар.
  3. Әнием, син быел кайда ял итәргә телисең?
  4. Сыйныфташым Оля, син кайчан йөзү белән шөгыльләнә башладың һәм нинди ярышларда катнаштың?
  5. ????

6 вариант.

С1 – хат язу

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

   Миңа информатика дәресләре ошый, чөнки компьютер программалары белән кызыксынам. Мин дусларым белән электрон почта  аша аралашырга яратам. Кызыктырган сорауларыма интернеттан җавап бик тиз табам. Минем гаиләмдә барысы да үз битләрен булдырды. Туганнарыбыз белән скайп аша сөйләшеп торабыз.

Дустым, син компьютер белән “дусмы”? Электрон почта аша кемнәр белән аралашасың? Сине кайсы  социаль челтәрдән табып була?

Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                                                                  15 февраль

С2. – ситуатив күнегүләр

1. Укытучы апа, миңа дәрес бетәргә ун минут кала китәргә кирәк.

2. Сыйныфташым Катя, иртәгә татар теленнән контроль эш була, “Татарстан Республикасы” темасы буенча сүзләрне кабатларга кирәк.

3. Кадерле әбием! Сине өлкәннәр көне белән котлыйм. Сиңа ныклы сәламәтлек телим.

4. Гафу итегез! Муса Җәлилнең шигырьләрен алырга ярыймы?

5. Дусларым, мин тарихтан район олимпиадасында беренче урынны алдым.

Вариант 7.

С1 – хат.    

    Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

    Мин киләчәк тормышым турында уйланам. Дөрес һөнәр сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Һөнәрләрнең барысы да яхшы. Ләкин һәр кешенең яраткан һөнәре була. Минем яраткан һөнәрем – табиб. Минем әтием һәм әнием кебек яхшы белгеч буласым килә. Шуның өчен мин мәктәптә яхшы укырга тырышам. Биология, химия фәннәреннән өстәмә курсларга йөрим.

    Ә син кем булырга телисең? Әти-әниең, туганнарың кем булып эшлиләр? Сиңа нинди киңәшләр бирәләр?

    Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                                                                  11 апрель

С2.

  1. Дустым, миңа Казан тарихы турында реферат язар өчен китап кирәк.
  2. Дустым, яшь тамашачылар театрында нинди тамаша бара?
  3. Дустым, син урамга чыкма, бал белән кайнар чәй эч.
  4. Дустым, Татарстан Республикасының Милли музеена бар.
  5. Дустым, вакытыңны бушка уздырма.

8 вариант.

С1 – хат.

    Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

    Мин дусларым белән аралашырга яратам. Без бергә сөйләшәбез, фикер алышабыз, укуда, тормышта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Мин үзем дуслыкның кадерен беләм дип уйлыйм.  Урамда аралашканда конфликтка барырга ярамый. Минем дусларым бу кагыйдәне яхшы беләләр. Аралашу һәркемгә кирәкле һәм  матур  булырга  тиеш.

    Ә син дуслык кирәк дип саныйсыңмы? Синең дусларың бармы? Сез дусларыгыз белән бергә нәрсәләр эшлисез?

    Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

   

                                                              11 март

С2.

  1. Дустым, сиңа нинди фәннәр ошый, ниндиләре ошамый?
  2. Дустым, транспортта өлкәннәргә урын бирергә кирәк.
  3. Дустым, тупаслык һәм тәрбиясезлек кешене бизәми.
  4. Дустым, әйдә шимбәдә бергә дискотекага барабыз.
  5. Класс җитәкчесе, без сыйныфта җыештыруны тәмамладык.

9 вариант.

С1- хат язу.

     Исәнме, дустым Таня! Сине сагынып Катя хат яза. Синең хатыңны алдым, язуың өчен зур рәхмәт.

   Минем Казан шәһәрендә булганым юк, ләкин бик нык күрәсем килә. Минем сыйныфташларым каникулда Казанга экскурсиягә барды.  Алар И.И.Шишкин, Леонардо да Винчи музеенда булганнар.

   Дустым, миңа хатыңда Казан турында яз әле. Шәһәргә  кайчан нигез салынган? Казанда нинди истәлекле урыннар бар? Син шәһәрнең нинди урыннарында булырга яратасың? Казанда нинди үзгәрешләр? Универсиадага әзерлек ничек бара?

Ярар, дустым Таня. Шушының белән хатымны тәмамлыйм. Синнән җавап көтәм.

    Сәлам белән Катя.

                         

                                                                   15 февраль

С2. – ситуатив күнегүләр

1. Дустым, бүген мин татар теленнән имтихан бирәм.

2. Дустым, бүген мәктәптә волейбол буенча ярыш буламы?

3. Әни, Татарстан Республикасы гимнының авторы танылган композитор Рөстәм Яхин.

4. Алло! Исәнмесез, әйтегез әле, зинһар, Илһам Шакировның концерты сәгать ничәдә башлана?

5. Дустым, әйдә якшәмбе көнне тимераякта шуарга барабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты для подготовки к олимпиаде по татарскому языку

Тесты для подготовки к олимпиаде по татарскому языку для всех классов татаской школы....

Спецкурс по подготовке к ГИА по татарскому языку для учащихся 9 классов

Татар теленнән спецкурс программасы  төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергән 9 сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр буенча төзелгән.  Бу программа укучыларның...

План подготовки к ГИА по татарскому языку в русскоязычных группах -9класс.

План работы по подготовке к ГИА в 9-ых классах по татарскому языку включает в себя работу с учениками и родителями....

План подготовки к ГИА по татарскому языку в русскоязычных группах -9класс.

План работы по подготовке к ГИА в 9-ых классах по татарскому языку включает в себя работу с учениками и родителями....

Для подготовки к ОГЭ по татарскому языку в русских группах

Варианты заданий для подготовки к ОГЭ в русских группах по татарскому языку...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...