Жөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Хабирова Майсара Фаисовна

7нче класста татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomld_suzlrnen_unay_hm_kire_trtibe.docx22.65 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:       Жөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе.

Максат:1.Белем бирү максаты.

                Жөмләдә сүз тәртибе турында искə төшерү.

                Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе арасындагы аерманы              

                аңларга ярдәм итү.

            2.Фикерлəүне үстерү максаты.

                Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибен танып - белүне    

                практик яктан ныгыту.

               3.Тəрбияви максат.

                  Райондашларыбыз иҗаты аша,туган авыл,туган якны    

                  ярату  хисе тəрбиялəү.

Җиһаз: 1.Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов.Татар теле.7. Казан. “Мəгариф” нəшрияты. 2007. 92 – 96битләр.

                   2.Р.Г.Хәсәншина.Татар теле.7.Казан.“Мəгариф” нəшрияты. 2010.36-40 битләр.

                  3.Проектор.(Дидактик материаллар,презентация.)

                  4.Райондашларыбыз китапларыннан күргәзмә.

Дəрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-Исəнлəшү.

-Дежур укучының рапорты.

-Уңай психологик халəт тудырып,яңа материалны аңлауга әзерлек.

Актуальләштерү.

Алдагы дəрес материалын кабатлап китик. (Экранда сораулар урнаштырыла)

- Модаль сүзләр дип нәрсәгә әйтәбез?

Җ:Җөмләдә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдергән,тик җөмлә кисәге булмаган сүзләр модаль сүзләр дип атала.

- Модаль сүзләргә нәрсәләр керә?

Җ:Эндәш сүзләр һәм кереш сүзләр.

- Һәрберсенә аңлатма бирик.

Җ:Эндәш сүзләр сөйләм төбәлгән зат яки предметларны белдерәләр.Аерым интонация белән әйтеләләр,баш килештәге исем сүз төркеме белән белдереләләр.

Кереш сүзләр сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерәләр.

(Экранга чыга. Укытучы үзе укый.)

Синдә узган балачакны

Искә төшереп яшим.

Әнкәемнең туган авылы

Син ул,Иске Җияшем.

Шәҗәрәмә күз төшерсәм,

Затлылар күп нәселдә,

Горурлык хисе кичерәм

Мин Иске Җияшемдә.

Бабаларның туфрагына

Килә башны иясем.

Җаным тыныч,кальбем нурлы,

Синдә,Иске Җияшем.

                        (Фәнәвис Дәүләтбаев)

Авылдашыгыз, бер үк вакытта минем дә якташым(Үзем Иске Җияшнеке) Фәнәвис Дәүләтбаевның шигыреннән модаль сүзләрнең кайсысы бар?

Җ:эндәш сүз - Иске Җияшем.

2.Яңа белемнəр бирү.

- Экрандагы җөмлəлəрне уку. Ия белән хәбәр,аергыч һәм аерылмыш,хәл,тәмамлыкларны табу.Урыннарына игътибар иттерү.

Ак болытлар,күк болытлар

Күлләргә карап үтә.

Әйтә кебек төнбоеклар:

- Туган җиреңнән китмә!

                                              (Гамил Афзал)

Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың.

Димәк,

1.Ия хәбәрдән алда килсә.

2.Аергыч аерылмышыннан алда килсә.

3.Хәл үзе ияргән сүздән алда килсә.

4.Тәмамлык үзе ияргән сүздән алда килсә.

5.Аныклагыч аныкланмыштан соң килсә,җөмләдә сүзләрнең уңай тәртибе дип атала.

Әйтә кебек төнбоеклар:

- Туган җиреңнән китмә!

                                              (Гамил Афзал)

Әйтә кебек төнбоеклар:

- Туган җиреңнән китмә!

Гамил Афзалның әлеге юлларында нинди үзгәреш күрәсез?

Җ: хәбәр иядән алда килгән.

- Яңа теманы үзлəштерү өчен дәреслектәге 98 нче күнегүне бергəлəп эшлəү.

Уңай сүз тәртибе

Кире сүз тәртибе

1.Үзән җәелеп ята

2.Чәчкә иде өйалды.

3.Ай ялтырый

7.Изге,кадерле Туган ил!

4.Башкорт кызы дәште

9.Йөгерә еллар!

5.Мин әзерләдем

10.Акты җыр һәм чаткылар.

6.Көнбагыш югалтырга теләми

8.Мин ял иттем

Димәк,мондый үзгәреш белән дә сөйләмдә очрашабыз. Бу сүзләрнең кире тәртибе була.Татар телендә бу күренеш инверсия дип атала.

Сүзләрнең кире тәртибе була:

- Гади сөйләмдә

- Тойгылы җөмләләрдә

- Тезмә әсәрләрдә була.

Гомер үтеп чәчләренә чал тошкән Мәгъсүм мәңгелек дөньяга киткән бабалары,ата-анасы,туганнары,вөҗданы каршында үзен зур гаепле санады.Нишләсен,үти алмады шул ул аларның васыятьләрен.

                               (Ягъсүф Шафыйков.Васыять.)

Физкультминут

3.Белемнəрне системалаштыру.

Дəфтəрлəрдə эш. 

4. Йомгаклау.

- Дəрескə бəя.

Димәк,без бу дәрестә нәрсә өйрәндек?

Көтелгән җавап:

- Укучыларның белеменə бəя бирү.

Өйгə эш:

- Кагыйдә.

- 146 нчы күнегү. (Ф.С.Сафиуллина,С.М.Ибраһимов.Татар теле.7.)

-    Җыр текстыннан инверсия күренешенә мисаллар язып алыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Вятка-Хлынов-Киров

материал для классного часа   с использованием краеведческого материала по Вятскому краю. Можно использовать на уроке по истории родного края...

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока....

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе

8 нче класс өчен материал...

конспект урока на тему "Известные люди Великобритании. Кира Найтли"""

Цель урока - создать условия для ознакомления учащихся с некоторыми фактами биографии британской актрисы Киры Найтли, совершенствование навыков аудирования, расширение лексического запаса учащихся, ра...

"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.

quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...

Көн тәртибе

материал для преподавания башкирского языка как государственный в русских школах...