"Булачак журналистлар" исемле электив курс өчен программа
элективный курс (9 класс) по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

"Булачак журналистлар" исемле электив курс өчен программада журналист һөнәренең үзенчәлекләре, шушы һөнәрне сайлаган кешеләр өчен кайбер күнекмәләргә ия булу юллары ачыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bulachak_zhurnalist-r.doc122.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 Татарстан Республикасы Балтач  муниципаль районы

«Шубан   төп гомуми белем  мәктәбе»

“Каралды”

Методик берләшмә

 җитәкчесе:

__________  Зәкиева Л.З.

Беркетмә №____

“____”  август  2013

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

 _______________Гыйльметдинова Л.Н.

“______”  август  2013

“Раслыйм”

   Директор:

 _________ Рәхимҗанов Х.Г.

   Боерык  №  ____

“_____”  август  2013

                                                           

 «БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАР»

ЭЛЕКТИВ КУРСЫНЫҢ  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

( 9 нчы сыйныф укучылары өчен )

Төзүче: Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                               

         

                                                                                                                                                                                         

                                                                                                                                                 

Педагогик киңәшмә                                                                                                                                                                                      утырышында каралды                                                                                                                                                                                         Беркетмә № ____

                                                                                                                             “____”  август

2013  нче ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Булачак журналистлар” исемле электив курс атнага 1 сәгать исәбеннән 17 дәрескә исәпләнгән.

      9 нчы сыйныф укучыларының профиль алды әзерлегенә куелган төп мәсьәлә булып, аларны тормышта үз юлларын сайлап алуга комплекслы әзерлек тора. Тәкъдим ителә торган әлеге электив курсның программасы татар телен тирәнтен укытуны, телдән һәм язма сөйләм осталыгын үстерүне, журналист һөнәрен үзләштерү һәм  башкаруда кирәк булган кайбер гамәли күнекмәләр формалаштыруны күздә тота.

Һөнәри юл сайлау күп вакыт кеше язмышын хәл итә. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга һөнәр юнәлеше бирү буенча тиешле тәрбия эше алып бару аеруча мөһим. Тормышта – үз урынын табу, җаны теләгән һөнәрләргә ия була белү – яшьләрнең төп максаты.

«Булачак журналистлар» электив курсы укучыларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Курста танып - белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укучылар курста  газета-журналлар басу технологиясе, газета әсәрләре иҗат итүнең баскычлары (тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү, текст төзү, ритм, рифма һ.б.) журналистика жанрлары  турында мәгълүмат алалар. Үзләре газета-журналлар өчен шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәләр, үзләре язган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр. 

Эзләнү, логик фикер йөртә белү, кечкенә ачышлар ясарга омтылу – иҗади эшли  белә торган шәхес эзләүнең төп алшары булып тора. Укучыны мөстәкыйль уйлап эшләүне таләп иткән мәсьәләләр күбрәк кызыксындыра, аның күңеле иҗат итүне сорый башлый.

Бөтен кеше дә язучы, журналист була алмый. Әмма язма рәвештә үз фикерен логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, төзүчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк.

Хәер, кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп бәхәстә катнаша белү – бик кирәкле сыйфат. Әлеге курска йөрү укучыларга үзләрендә бу сыйфатны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме шул: төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларның дөньяга үз карашлары, мөстәкыйль фикерләүләре булдырыла.

       

Курсның максаты:

- сүзнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз ролен укучыларның аңына сеңдерү;

- туган як матурлыгын күрергә, аны сакларга өйрәтү;

- укучыларны әйләнә - тирәлеккә иҗади карарга өйрәтү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

-  укучыларны әдәби телдә матур сөйли, җәмәгать урыннарында үз - үзләрен тота белергә өйрәтү.

    Курсның бурычлары:

- укучыларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту;
- көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү;

- мәктәптә, районда, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү;

-  уңышлы дип табылган әсәрләрне республикада чыгып килә торган газета-журналга тәкъдим итү;

- төрле конкурсларда катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.

Тематик планлаштыру

 п\п

темалар

сәг.саны

1

Журналист һөнәре, аңа хас сыйфатлар.

1

2

Бүгенге матбугатның чишмә башы.

1

3

Балалар матбугатының бай тарихы.

1

4

Газета ничек ясала?

1

5

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.

1

6

Мәкалә язу серләре. Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт.

1

7

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләр. Әкиятләрнең төзелеше.

1

8

Шигырь - ритмлы сөйләм. Рифма, строфа һәм шигырь интонациясе – ритмның аһәңдәше. Шигырь язарга өйрәнәбез.

1

9

Үзебез табышмак чыгарабыз.

1

10

Без үзебез мәзәкче.

1

11

Бәет язу.

1

12

Аралашу үзе сәнгать.

1

13

“Тема тапсам- язар идем”.

1

14

Хәбәр. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Журналист осталыгы.

1

15

Репортаж - күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.

1

16

Интервью – иҗади гапләшү.

1

17

Исеме дә матур, җисеме дә.

1

 

Төп эчтәлек.

   

Укучыларны курска туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү. Журналист һөнәре, аңа хас сыйфатлар. Кем ул хәбәрче? Журналист һөнәре нинди һөнәр ул? Журналист нинди сыйфатларны туплаган булырга тиеш?

Бүгенге матбугатның чишмә башы кая барып тоташа? Газета-журналлар кайчан барлыкка килгәннәр?

Балалар матбугатының бай тарихы.        

Газета ничек ясала? Газета - журнал укый беләбезме? Газета ничек ясала? Редколлегия составы, аларның вазифасы һәм эшчәнлеге. Минем яраткан газетам: яшьләрне кызыксындыручы рубрикалар, аларда күтәрелгән темалар, мәсьәләләр.

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.        Укучыларны әдәби сөйләм стильләре белән таныштыру. Публицистика стиле турында киңрәк мәгълүмат бирү.

Мәкалә язу серләре. Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт.        Хәбәрче өчен иң кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, белемлелек, төгәллек, өлгерлек.

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләр. Әкиятләрнең төзелеше. Әкиятләрнең төзелешен, язу үзенчәлекләрен аңлату.

Шигырь-ритмлы сөйләм. Рифма, строфа һәм шигырь интонациясе – ритмның аһәңдәше. Шигырь язарга өйрәнәбез.         Шигырь төшенчәсенә билгеләмә бирү, аның эпик жанрларыннан аемасын ачыклау, күңел дөньясына тәэсире турында сөйләшү. Рифма, строфа һәм шигырь интонациясенең шигырьдә әһәмиятен аңлату.    Шигырьдә ритм һәм рифма саклау кагыйдәләре. Күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен уку, шигырь төзелешен тикшерү.  Газета-журналларда басылган шигырьләргә күзәтү. Төрле темаларга шигырьләр иҗат итү, аларны дәресләрдә уку, анализлау, әдәби тәнкыйть ясау.

Үзебез табышмак чыгарабыз.        Укучыларны табышмак иҗат итәргә өйрәтү.

Без үзебез мәзәкче. Укучыларны мәзәкләр иҗат итәргә өйрәтү.

Бәет язу. Халык авыз иҗатының үзенчәлекле жанрларыннан берсе булган бәетләрнең язылу үзенчәлекләре турында төшенчә бирү.

Аралашу үзе сәнгать. Аралашу осталыгына өйрәнү яшь хәбәрчегә аеруча мөһим. Аның кагыйдәләре.

“Тема тапсам- язар идем”. Көн саен очрап торган гадәти күренешләрдән кызыклы фактларны ничек сайлап алырга? Хәбәри жанрлар: репортаж, интервью, хроника, очерк, памфлет, фельетон белән танышу.

Хәбәр. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Журналист осталыгы. Газетага язарга уйлаган тема кызыклымы, файдалымы, кабатланмас үрнәк булырлык һәм гыйбрәт алырлыкмы? Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Креативлык, культуралылык, хәбәрдарлык, зәвык һ.б. Газета алдаганны яратмый. Чынбарлыкны ачу, укучыга аны җиткерүдә журналист осталыгы.

Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.        Репортаж сүзе нинди мәгънәне аңлата. Бу форма кайчан кулланыла?

Мәгълүмат туплауның иң еш очрый торган алымнарыннан берсе буган интервью нәрсә ул? Нинди максатта кулланыла?

Исеме дә матур, җисеме дә. Иҗат җимешләренә нинди исем куярга? Газета текстын оештырганда, башлам өлешенә ничек игътибар итәргә? Язманы ни рәвешле урнаштырырга? Һәр язманы укучыга ничек яңалык алып килерлек, мавыктырырлык итеп оештырып була?

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

 

Программа материалын уңышлы үзләштергән укучы түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

-  мәктәптә яки авылда үткәрелгән чара турында хәбәр яза;

-  ритм һәм  рифманы иҗат эшендә дөрес итеп куллана;

- журналистикадагы жанр  төрләрен һәм  үзенчәлекләрен дөрес һәм урынлы файдалана ала;

- һәр эшендә пөхтәлеккә, язмаларының дөреслегенә ирешергә омтыла;

- журналистика барлыкка килү, үсеш тарихыннан хәбәрдар, хәзерге шартларда журналистикадагы  үсеш тенденцияләре белән кызыксына, яңалыкларны вакытында белеп бара;

- сүзләрдән образ тудыра, художестволы чаралар ярдәмендә иҗат итә белә;

- үзе иҗат иткән шигырьне сәнгатьле итеп сөйли;

- авторлык хокуклары турындагы законның төп положениеләрен белә һәм аны үти;

- үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерә;

- хәзерге татар әдәби телендә аралаша һәм сәхнәдән торып сөйли белә;

- сәхнәдә уйнала торган чараларны оештыра белә;

- иҗади бәйгеләрдә катнаша.

Календарь - тематик план

курсның темасы

сәг. са-ны

үткәрү вакыты

искәрмә

план.

факт.

1

Журналист һөнәре, аңа хас сыйфатлар.

1

10.01

2

Бүгенге матбугатның чишмә башы кая барып тоташа?

1

17.01

3

Балалар матбугатының бай тарихы.

1

24.01

4

Газета ничек ясала? Редколлегия составы, аларның вазифасы һәм эшчәнлеге. Минем яраткан газетам: яшьләрне кызыксындыручы рубрикалар, аларда күтәрелгән темалар, мәсьәләләр.

1

31.01

5

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре. Публицистика стиле.

1

07.02

6

Мәкалә язу серләре. Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт. Хәбәрче өчен иң кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, белемлелек, төгәллек, өлгерлек.

1

14.02

7

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләр. Әкиятләрнең төзелеше.

1

21.02

8

Шигырь-ритмлы сөйләм. Рифма, строфа һәм шигырь интонациясе – ритмның аһәңдәше. Шигырь язарга өйрәнәбез.

1

28.02

9

Үзебез табышмак чыгарабыз.

1

07.03

10

Без үзебез мәзәкче.

1

14.03

11

Халык авыз иҗатының үзенчәлекле жанрларыннан берсе булган бәетләрнең язылу үзенчәлекләре

1

21.03

12

Аралашу осталыгына өйрәнү  мөһимлеге. Аның кагыйдәләре.

1

11.04

13

“Тема тапсам- язар идем”. Кызыклы фактларны ничек сайлап алырга?

1

18.04

14

Хәбәр. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Журналист осталыгы.

1

25.04

15

Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.

1

02.05

16

Интервью – иҗади гапләшү.

1

16.05

17

Исеме дә матур, җисеме дә. Иҗат җимешләренә нинди исем куярга?

1

23.05

Әдәбият.

1.        Гарифуллин В.Г.  "Үткен каләм, үткер күз”. Казан: Тат. китап нәшр.,1995 – 165 б.

2.        Гарифуллин В.Г.  "Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре” Казан, 2004 – 205 б.

3.        Курбатов Х.Р. "Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”. Казан: "Мәгариф” нәшр., 2002. – 200 б.

4. Нуриев Р.С. Татар сәхнә сөйләме: Монография.- Казан: Татар “Мирас” кит.нәшр., 1998.-187 б., кушымталар белән.

5. Хәйруллина А.Х. Дөрес сөйләргә өйрән. / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – 96 б.

6. Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.

7.        Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.

8.        "Татарстан яшьләре”, "Юлдаш”, "Хезмәт” газеталары, "Идел”, “Сөембикә”, “Гаилә учагы” журналлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

"Булачак укытучылар мәктәбе" электив курс программасы

Әлеге программа укытучы һөнәре турында тулырак күзаллау. кызыксындыру максаты белән эшләнде....

Электив курс; "Башҡорт телен өйрәнәм", региондарҙан килгән уҡыуысыларға өҫтәлмә белем биреү маҡсатында төҙөлгән курс программаһы.

Билдәле булыуынса, Рәми Ғарипов исемендәге гимназия - интернатта Башҡортостандан һәм күрше өлкәләрҙән килгән уҡыусылар уҡыйҙар.Әлбиттә, араларында башҡорт телен төрлө кимәлдә белгән уҡыусылар бар. Ула...

10-сы класта башҡорт әҙәбиәтенән “Хәҙерге башҡорт прозаһы” электив курсы буйынса эш программаһы

10-сы класта башҡорт әҙәбиәтенән “Хәҙерге башҡорт прозаһы” электив курсы буйынса эш программаһы....