М.Галлямова"Дуслар" хикәясе өстендә эш.
план-конспект урока по теме

Бу дәрес эшкәртмәсе 3 сыйныфларның рус төркемнәре өчен әдәби уку өчен төзелде. Дәрес эшкәртмәсе ФГОС ка нигезләнеп төзелде.Дәрес балаларның фикерләү сәләтләрен , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү максатыннан төзелде

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: М.Галләмова”Дуслар” хикәясе өстендә эш.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Төп максатлар: 

1) Әсәрнең эчтәлеген  мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.                      

 2) Әсәрне үз сүзләре белән сюжетен сөйләү күнекмәсен камилләштерү,            яңа белем бирүдә иң мөһимен      аерып чыгару күнекмәләрен үстерү .

3)Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек  сыйфатларын    тәрбияләү.  

Дәрестә кулланылган материал    

1. Күрсәтү материалы: 1) белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр; 2)язучының портреты,  тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат; 3)уку эшчәнлеген оештыру буенча план;  4) белемнәрен тигезләү буенча рәсемнәр, схемалар, проект эшләү өчен ррәсемнәр; 5) эталон

2. Тарату материалы: 1) уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; 2)укучыларның белемнәрен беренче тапкыр ныгыту өчен биремнәр(во внешней речи);3) белемнәрен тикшерү буенча карточкалар; 4) өй эшен бирү өчен таблица.

Дәрес барышы.

 I.Ориентлашу-мотивлашу этабы.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

      Исәнмесез, саумысыз!

      Хәерле көн, дисәм мин.

      Хәерле көн диябез.

      Кәефләрегез ничек соң?

      Матур кышкы көн кебек,

      Тукай телен,анам телен

      Өйрәнергә дип килдек.

Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Менә сезгә бер мәкаль

1.Слайд.Тырышкан табар ташка кадак кагар.Бу мәкаль нәрсә турында?

  • Тырышып эшләргә, ә укучыларга тырышып укырга кирәк.
  • Бик дөрес. Дәрестә сезгә уңышлар теләп , дәресебезне башлыйбыз.
  • Балалар , мин сезгә бер хикәят сөйлим. Бик биек тауда көтүче яшәгән.Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
  • Минем өем бик кечкенә, берегез генә керегез.Сез кемнәр соң?-дип сораган көтүче.
  • Без- Дуслык, Бәхет, һәм Байлык.Иң башлап кайсыбыз керүен үзегез хәл итегез, -дигән көтүче.
  • Укучылар, сезнеңчә көтүче кемне сайлаган?
  • Дуслыкны.
  • Ни өчен?
  • Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән.

2.Белемнәрен актуальләштерү.

  • Шулай итеп бүгенге дәреснең темасы нинди?
  • Дуслык темасы.
  • “Дуслар”хикәясен уку.
  • 2слайд.Дәреснең темасы”Дуслар”хикәясе өстендә эш.
  • Укучылар дәрескә  нинди максат куябыз?
  • 1.Текстны тәрҗемә белән  аңлап укыйбыз. 2.Эчтәлеген сөйләргә өйрәнәбез.3 Образларга характеристика бирәбез.
  • Әйе, бик дөрес уйлыйсыз.
  • 3 Слайд.Дәреснең максаты.1.М.Галләмованың ”Дуслар”хикәясен аңлап уку.
  • 2.”Дуслар”хикәясенең эчтәлеге буенча фикер алышу.
  • 3.Образларга характеристика бирү.

II.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1.Хикәяне беренче укуга әзерлек.(Подготовка к  первичному восприятию).Укытучы укый.

2.Сүзлек өстендә эш.

-Балалар, сезгә аңлашылмаган сүзләр бармы?(Әйе, бар).Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була?(Сүзлекләрдән табарга була). Сезнең сүзлекләр дәреслекләрнең ахырында.Сегә нинди сүз аңлашылмый, шул сүзләрне сүзлекләрдән карыйбыз.Парлап эшлибез.

Бервакыт- однажды, тәпиләре- лапы, авырый- болеет.

3.Хикәяне беренче кабул итү этабы .( первичное восприятия).Хикәяне балалар үзләре укыйлар.

-Балалар, сезгә хикәя аңлашылдымы?Төркемнән бер укучы тәрҗемәсен сөйли.

4.Уку бурычын кую.Сораулар ярдәмендә эчтәлеген ачу.(парларда эшләү).(Постановка учебной задачи).

Һәр парга сораулар бирелә.Шул сорауларга җавап бирәләр.

4 слайд.

1.Кемнең Актырнак исемле эте бар.? (Кәримнең Актырнак исемле эте бар.)

2.Кәрим Актырнакны ничек карый?(Ул аны бик ярата.Актырнакта Кәримне бик ярата).

3.Бервакыт Актырнак нишли?(Ул авырып китә, аның тәпиләре авырта).

 (Ул Актырнакка көн саен ипи, аш бирә).

4. Дуслар кая чыгалар?(Алар урамга чыгалар)

5.Ни өчен Актырнак Кәримне саклый? (Чөнки ул аның дусты).

3.Рәсемнәр буенча төркемнәрдә эш.

Тексттан рәсемнәр буенча язылган урыннарны табарга.Һәр төркемгә рәсемнәр бирелә.Шул  рәсем буенча тексттан эчтәлекне табарга.(Төркемнәрдә эшләү)

5 Слайд.Текстка өстәп бер рәсем буенча эшләү.Сез бу рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз? (Бу рәсем буенча хикәядә бернәрсә дә  язылмаган.)

Ә сез, бу рәсемне хикәянең кайсы өлешенә кертер идегез?(Актырнак терелгәч, Кәрим белән бергә тәмләп чәй эчәләр.Шул урынга куяр идек).

Әйе, бик дөрес фикер йөртәсез.

4.Физкультминут (Җыр белән төрле хәрәкәтләр башкаралар.)

5.Образлар өстендә эшләү.(Вторичное восприятие).

Хикәядә төп геройлар кемнәр?(Кәрим)

-Тагын нәрсәләр бар? (Актырнак һәм урам эте).

-Һәр укучыга таблица бирелә.Балалар үзләре тутыралар

Кәрим нинди?

Актырнак нинди?

Урам эте нинди?

- Сезнеңчә, Кәрим нинди? (Кәрим акыллы, матур, ярдәмчел, тырыш, эшчән, тәрбияле)

Актырнак нинди?(Актырнак кечкенә, матур, чиста, Кәримне ярата, аны саклый).

-Урам эте нинди?(Ул кечкенә, Кәримгә өрә)

6 слайд. Балаларның җаваплары тикшерелә

Кәрим

Акыллы, ярдәмчел, матур, дустын ярата, тырыш, эшчән, кайгыртучан

Актырнак

Матур,чиста, кечкенә, дустын ярата, ярдәмчел

Урам эте

Кечкенә, Кәримгә өрә, дусты юк

-Балалар, урам эте Кәримне яратамы? (Юк, яратмый.)

-Ни өчен яратмый?(Ул Кәримне белми).

-Ә сез урам этенә ярдәм итә алыр идегезме?(Әйе, ярдәм итә алыр идек.)

Ә ничек ярдәм итә аласыз?( Аңа ашарга бирер идек.Аңа исем бирер идек, аның белән уйнар идек).

Бик дөрес фикер йөртәсез.

6.Хикәяне өлешләргә бүлеп карау.

Укучылар,  хәзер хикәяне өлешләргә бүлеп карыйбыз.Төркемнәрдә эшлибез.Эталон буенча тикшерү.

1. Кәримнең эте бар.

2.Актырнакның тәпиләре авырта.

3.Кәрим Актырнакны дәвалый.

4.Кәрим Актырнак белән урамга чыга.

5.Бер эт Кәримгә өрә башлый.

6.Актырнак дустын саклый.

Биремнәр эталон буенча тикшерелә.Эталон буенча җаваплар экранга чыгарыла.Булдырдыгыз, балалар!Сез бирем буенча үзегезгә билге куя аласыз.

7.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.Проект эше.

-Балалар, әйтегез әле, сез, дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз?Безгә бу тема кирәкме?(Әйе, бик кирәк, чөнки хайваннар безнең кечкенә дусларыбыз)

Укучылар, сез кечкенә дусларыгыз белән нәрсәләр эшли алыр идегез? Һәр төркемгә бер рәсем бирелә.Шул рәсем буенча язарга.(Җыр куела”Дуслык җыры”).

Төркемнән бер укучы чыгып проектын укый.Балалар, һәр төркем үзенең проектын бик матур итеп яклады. Булдырдыгыз!

III.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия

Һәр төркемгә кечкенә генә бирем.Төшеп калган сүзләрне куеп укырга.

7слайд. Актырнакның ....... авырта.Ул Актырнакка ....., .....бирде.Актырнак Кәрим белән......чыкты.Ниндидер эт Кәримгә ...... башлады.

-Һәр төркем дә биремне дөрес эшләде.Бик булдырдыгыз!

- Без бүген дәрестә нинди яңа белем үзләштердек? (Бүген дәрестә”Дуслар” хикәясен укыдык.Эчтәлеген ачтык. Сорауларга җавап бирдек.

- Дәрескә куйган максатыбызга ирештекме ?(Әйе, ирештек).

-Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?(Әйе, бик ошады).

-Ә сез,Кәрим кебек булыр идегезме?(Әйе, булыр идек).

2.Үзбәя.

-Укучылар, хәзер сез үзегезгә билге куясыз.Сезнең алда өч төрле смайликлар. Алар сары, кызыл, зәңгәр төстә.Сезнең алдыгызда фамилиягез язылган конвертлар. Шул конвертларга дәрестә ничек катнашуыгызга карап, смайликларның берсен салыгыз.

8 слайд.

IV.Өй эше.

1.Текстны яхшылап сөйләргә өйрәнергә.

2.62 бит. 1 күнегүне язарга.

3.Иң ошаган өлешенә  рәсем ясарга.

Әйе, бик дөрес сөйләдегез.Сез, булдырдыгыз!

6.Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.

-Хәзер без нәрсә эшлибез?(Хикәянең төп темасын табабыз.)

Хикәянең төп темасы нинди ?  Дуслык турында. Кем һәм нәрсә

арасында дуслыкны күрәсез? Идрис белән песнәк арасында.

Аларның дуслыгын нәрсәдә күрергә була?

-Идрис көн саен песнәкне ашата. Ә песнәк Идрискә ягымлы күзләре аша рәхмәт әйтә.Идрискә дә песнәк белән бик күңелле.Чөнки, ул көн саен ялгыз кала.Ә песнәк аңа моңсуланырга ирек бирми. Алар- чын дуслар.

-Әйе, дөрес.Идрис белән песнәк бик дуслар.

-Әйе, сез бик дөрес фикер йөртәсез.Булдырдыгыз!

7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.

  • Укучылар, сез бу хикәяне өлешләргә бүлеп, һәр өлешкә исем куеп карый аласызмы? Төркемнәрдә эшлибез.Һәр төркем үзләренең биремнәрен укый.Биремнәр түбәндәгечә :
  • Идриснең песнәге бар.
  • Алар дуслар.
  • Песнәк сәрви агачына куна.
  • Песнәк Идрисне көтә.
  • Идрис песнәкне ипи валчыклары белән сыйлый.
  • Песнәк  Идрискә рәхмәт әйтә.

Биремнәр эталон буенча тикшерелә.Эталон буенча җаваплар экранга чыгарыла.

Хикәяне өлешләргә бүлеп , исемнәр куйганда авырлыклар тудымы?

-Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен сезнең алда кыенлыклар туды?

-Ә кемгә бирем буенча кыенлыклар тумады?

Булдырдыгыз, укучылар! Сез бирем буенча үзегезгә билге куя аласыз.Һәр укучы үзенә билге куя.

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Әйтегез әле, сез , дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? Безгә бу тема бик кирәкме?(Табигатьне ярату , кошларны саклау өчен кирәк.)

- Укучылар, сез, бу хикәяне дәвам итә алыр идегезме?(Әйе, дәвам итә алыр идек.)

 - Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем хикәяне дәвам итеп карый һәм үзенең проектын яклаячак.

Беренче төркем үзенең проектын яклый. Әти- әни эштән кайткач, кошларга оя ясыйбыз.

Икенче төркем үзенең проектын яклый. Мәктәп бакчасына оялар ясап эләбез һәм кошларга җим салабыз.

Өченче төркем үз проектын яклый. Шәһәр урамнарында да кошларга ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә,  хезмәт дәресендә җимлекләр ясап, аларны агачларга элеп чыгачакбыз.

-Укучылар, сез,  һәрберегез үз проектыгызны бик матур итеп якладыгыз.

Хәзер безнең дәресебез ахырына якынлаша. Сез, һәрберегез теманы аңлап, дөрес һәм файдалы фикер йөрттегез. Булдырдыгыз!

9.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.

Һәр төркемгә кечкенә генә бирем.Сүзләрне төшереп калдырабыз.

Кошлар ----------- дусларыбыз. Кошларга--------------итәргә кирәк. Кошларга----------- ясарга кирәк.(безнең, ярдәм, оялар)

Һәр төркем биремне дөрес эшләде.Булдырдыгыз!

- Дәресне бетерер алдыннан безгә нәрсә эшләргә кирәк?(Эшебезгә нәтиҗә ясарга кирәк)

- Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек?

(Роза Хафизова иҗаты турында өйрәндек, аның”Песнәк” хикәясе белән таныштык, кошлар - безнең дуслар икәнлеген , аларга ярдәм итәргә, кошларны сакларга кирәклеген белдек).

- Без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?(Әйе, без үзебез куйган максатларга ирештек)

- Безнең кыенлык нәрсәдә иде?(Язучы турында, аның “Песнәк” хикәясе  турында бернәрсәдә белми идек.)

-  Сез бу хикәя буенча үзегезгә берәр файдалы киңәш ала алдыгызмы?(Әйе, без бу хикәя аркылы кошларга ярдәм кирәклеген, чын дуслыкның кадерен белергә кирәклеген белдек)

Укучылар, сез,  барыгызда бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз.Сез, барыгызда булдырдыгыз!

Өй эше.

  • 1.Мәҗбүри.Тексны укырга.56 бит. Сорауларга җавап бирергә.
  • 2.Хикәя язарга”Кошлар- безнең дусларыбыз”
  • 3.Иң ошаган өлешенә рәсем ясарга.

Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

-Дәрес бетте.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал для стенда "О многогранниках"

В то время, когда в 5 классе изучается тема "Прямоугольный параллелепипед", на стенде   можно разместить этот материал....

Материал для стенда

При изучении темы "Объем", 5-классникам можно предложить материал об измерении объемов тел произволной формы...

Материалы на стенд

Представленные материалы расширяют кругозор школьников, так как содержат кроссворды, шарады, биологические задачи, интересные факты....

Индивидуальный план профессионального развития учителя татарского языка и литературы Галлямовой М.Н. на 2015 - 2020 годы

Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.  Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү....

Индивидуальный план прохождения аттестации Галлямовой Г.Н.

Индивидуальный план прохождения аттестации Галлямовой Г.Н....

Выступление по теме « диалог культур, или как развивать патриотизм на уроках иностранного языка» учителей МБОУ ВМОШ3 Сунгатуллина Л.Р и Галлямова А.В

Выступление на семинаре учителей иностранных языков в Высокогорском  муниципальном районе по проблеме " Эффективные методы и технологии преподавания иностранных языков"...