Боерык фигыльләрне өйрәнү
план-конспект урока (5 класс) на тему

Боерык фигыльләрнең юклык төре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boeryk_figylnen_yuklyk_tore.enzhe_.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

            Дәреснең темасы: Боерык фигыльнең юклык төре ( 1нче слайд )

            Максаты:  1) Укучыларны боерык фигыльнең юклык төре белән таныш-

                                 тыру һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                                 2) Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне

                                 камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

                                 3) Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү,

                                  китап укуга кызыксыну уяту.

           Җиһазлау: интерактив такта, китаплар, портретлар, буклетлар һ.б.

           Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

        Дәреснең барышы.

           I. Оештыру өлеше.

           1. Исәнләшү.

           2. Укучыларның әзерлеген тикшерү.

           3. Тапкырҗанның хаты белән таныштыру ( 2нче слайд )

          II. Актуальләштерү өлеше.

         1. Сорауларга җавап бирү ( 3 - 4нче слайдлар )

           - Бу шигырь юллары сезгә танышмы?

            (“Акбай”, “Эшкә өндәү”.)

  • Аларның авторы кем ?

            ( Г.Тукай. )

  • Г.Тукай Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?

             ( Эшкә, ... )

  • Нинди сүзләр эшкә өндәүне,боеруны белдерә?

             ( Өйрән, тор, аума, утыр, эшләгез )

  • Аларны ничек дип атыйбыз?

            (Боерык фигыльләр дип, атыйбыз)

           - Әйе, дөрес.

          2. Матур язу өчен күнегү ( 5нче слайд )

           - Хәзер укучылар бу өзекләрнең берсен дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп  

            язып куябыз.

         III. Яңа дәрес материалын аңлату.

          1. Мәкальләрнең ахырын тап! ( 6нчы слайд )

             - Бу мәкальләрне беләсезме, ахырын әйтегез!

             - Боерык фигыльләрне табыгыз!

             - Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

             - Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

             - Бу очракта басым кая төшә?

          2. Кагыйдә белән танышу ( 7нче слайд )

            -Боерык фигыльнең юклык төре.

            -Басымы.

          3. Китап буенча эш ( 8 - 9 нчы слайдлар )

              245 нче күнегү.

  • Сүзләрне юклыкта язабыз, басымын билгеләп барабыз, дөрес итеп укыйбыз.

           4. Ял итеп алу  (күзләрне һәм гәүдәне ял иттерү) ( 10 - 15 нче слайдлар )

           5. Рәсем буенча эш (ситуатив бирем) ( 16нчы слайд )

           (Әниләр һәм олылар сүзен тыңларга кирәк.)

           6. Рәсем буенча киңәшләр чыгару ( 17нче слайд )

           7. Китап буенча эш ( 18нче слайд )

               251нче күнегү.

             1). Хәсән Шабановның “ Анам сүзләре ” шигырен уку.

              2). Боерык фигыльләрнең барлык төрен беренче баганага,юклык төрен

                икенче баганага языгыз (тактада 2 укучы эшли )

                 кадерлә                      бөкләмә

                 укы                             ертма

                 бул                             тотма

  IV.Йомгаклау өлеше.

           Мин белми идем, белдем:

  1. Фигыльнең юклык төрен, боерык фигыльләрдә басымның урынын.

             Барлыкта килгәндә басым сүзнең башында, ә юклыкта килгәндә юклык

             кушымчалары алдында куела ( 19нчы слайд )

          2. Билгеләр кую. (Буклетларны тарату)

          3. Милли китапханәгә чакыру ( 20нче слайд )

             Китапның белмәгәне юк, диләр.

             Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы !

         4. Өй эше.

             Фигыльнең юклык төрен кулланып, “Китапханәдә үз–үзеңне     тоту” кагыйдәләрен язып килегез.

         5. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль

дәрестә эшләр өчен материал...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Боерык фигыль. Татар теле. 4класс

Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....

6нчы сыйныфта татар теле. “ Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.”

Татар  мәктәпләрендә кайбер мөстәкыйль фигыльләр җөмлә эчендә ярдәмче фигыль урынына килә. Дәрестә мисаллар ярдәмендә һәм Сингапур алымын кулланып үткәрү теманы аңларга ярдәм тә. Укучыларга шәхси...

Боерык фигыльләрнең юклык төре.

Боерык фигыльләрнең  юклык төре темасына презентация...


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Бик кызыклы дәрес. Үземнең дәресләремдә бу материалны кулланам. Рәхмәт!

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Дәрестә кулланырга файдалы материал

Бай,укытучылар һәм укучылар өчен файдалы материалларыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Уңышлар телим.