“Сузык һәм тартык авазлар”
план-конспект урока (5 класс) на тему

Вагыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы

5 сыйныфларда “Сузык һәм тартык авазлар” темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzyk_hm_tartyk_avazlar.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Сузык һәм тартык авазлар” темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Максатлар:        

  1. Укучыларга сузык һәм тартык авазлар турында төшенчә бирү, аларның ясалыш үзенчәлекләрен аңлату.
  2. Сузык һәм тартык авазларны аера белү күнекмәләрен булдыру, орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
  3. Укучыларда укуга, хезмәткә карата уңай караш тәрбияләүю.

Дәреслек: Ч.М.Харисова - Татар теле (5 нче сыйныф) – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2012.

Өстәмә материал: Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина  - Татар теленнән дидактик материаллар (5-7 нче сыйныфлар) – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000

Җиһазлау: З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган индивидуаль карточкалар, презен

ация

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше.

. Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез.

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

  Туган телне, анам телен

  Өйрәнергә дип килдек.

II Белемнәрне актуальләштерү.

1)  -Без сезнең белән татар теленең бик кызыклы тармагын өйрәнә башладык. Әлеге хәрефләрдән сүз төзеп, аның исемен белерсез.

н, ф, е, о, а, к, т, и (фонетика)

2) “Фонетика” тармагын кабатлау максатыннан “Акыл гимнастикасы” уены. Укучылар басалар, чылбырлап “әйе” яисә “юк” җавабын әйтеп баралар. Дөрес җавап бирмәгән укучы утыра, уеннан чыга бара.

- Сөйләм авазлардан тора (әйе)

- Авазларны “фонетика”  тармагы өйрәнә (әйе)

- Сүзләрне дөрес әйтергә графика өйрәтә (юк)

- Орфоэпия – дөрес сөйләм дигәнне аңлата (әйе)

- Язма сөйләмдә авазлар хәрефләр белән белдерелә (әйе)

- Яваз языла, хәреф әйтелә (юк)

- Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный (юк)

- Авазлар ясалуда төп рольне үпкәләр уйный(юк)

- Орфография – сүзләрне дөрес язарга өйрәтә.(әйе)

- Татар телендә 9 сузык аваз бар(әйе)

3) Дәрес максатлары һәм бурычлары белән таныштыру.

- Һәрбер рәттән артык сүзне табыгыз. Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

* каен, имән, өрәнге, усак (әлеге сүз тартык аваздан башлана)

* чалбар, бүрек, күлмәк, итәк(әлеге сүз сузык аваздан башлана)

 - Ике авазның әйтелешендә аерма бармы?

- Димәк, безнең дәресебезнең төп максаты - ... (укучылар үзләре әйтеп бетерәләр) – сузык һәм тартык авазлар турында мәгълүмат алу, аларның аермалы якларын күзәтү.

III Яңа белем бирү

  1. Укучыларга предметлар төшерелгән 3 рәсем күрсәтелә. Укучылар шул сүзләрне дәфтәрләренә язалар, сузык аваз хәрефләренә – 1, тартык аваз хәрефләре астына 2 сызык сызалар. (Мәсәлән: күбәләк, аккош, өстәл; өчпочмак, урындык, дәфтәр һ.б.)

      Һәр укучы үзенең сүзләрендәге сузык һәм тартык авазларны аерып әйтә.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  • Кайсы авазларны әйткәндә үпкәдән чыккан һава агымы авыз куышлыгында тоткарлыкка очрый? (тартык авазларны әйткәндә)
  • Алар кая тоткарлыкка очрыйлар? (иреннәрдә, ирен-тештә, тел яисә кече телдә)
  • Нинди авазлар бернинди тоткарлыкка очрамыйлар? (сузык авазлар)
  • Сузык авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан)
  • Тартык авазлар нәрсәдән тора? (тавыштан һәм шаудан яисә шаудан гына)
  • Тавыштан һәм шаудан нинди тартыклар тора? (яңгырау тартыклар)
  • Шаудан гына нинди тартыклар тора? (саңгырау тартыклар)

Укытучы: Сузык авазлар тавыштан гына торалар. Аларны әйткәндә һава агымы бернинди дә тоткарлыкка очрамый. Тартык авазлар тартык һәм шаудан яисә шаудан гына торалар, әйткәндә тоткарлыкка очрыйлар. Укучылар үзләренең җавапларының дөреслеген дәреслекнең 34 нче битендә бирелгән кагыйдәне укып йомгаклыйлар.

3. - Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзегез, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен аерып күрсәтегез:

А, а, а, л, ч, г, м (алмагач)

Е.с,е л, ү, м, л (үсемлек)

Ы, а, ы, с, б (сабый)

4. Укучыларга З.Ярмәки шигыреннән өзек язылган карточкалар таратыла.

Бер карасаң – ап-ак кына көмеш төсле

Бер карасаң – алтын, энҗе җиргә тама..

Шундый матур, ямьле иртә минутларны

Йоклап әрәм итү, бала, бик зур зая;

Иртә моңы, иртә яме – җан азыгы,

Җитәр инде, тор йокыңнан, уян, бала.

-Әлеге шигырь нәрсә турында? (тырышлык турында)

- Бу шигырь безне нәрсәгә өнди? (ялкау булмаска, вакытны заяга уздырмаска, тырышып укырга һәм эшләргә)

- Шигырьдә бирелгән сүзләрне 2 төркемгә аерып языгыз: 1) сузык аваздан башланган сүзләр; 2) тартык аваздан башланган сүзләр.

Җавапларның дөреслеген укучылар бер-берсенекен алыштырып тикшерәләр.

5. Физминут.

Укучыларга физик күнегүләр эшләтү

IV Алган белемнәрне ныгыту

  1. Дәреслек белән эш.

207нче күнегү

  1. Тизәйткеч язылган плакат эленгән.

Миш башында биш мәче

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич башы.

- Әлеге тизәйткечтән бер артык сүзне табыгыз. (ишелмәсен, чөнки әлеге сүз сузык аваздан башланган)

- Тизәйткечне әйттерү.

3. Укучыларның. 1 вариантка барлык сүзләре дә сузык аваздан башланган, 2 нче вариантка барлык сүзләре дә тартык аваздан башлнган җөмләләр уйлый.

4. Рефлексия.

Тест “Артык хәрефне тап”

  1. ә, ү, җ, ө, и
  2. б, д, г, к, м
  3. м, н, ң, һ
  4. в, л, һ, ә, ч
  5. ч, ш, л, к, т

Җавапларның дөреслеген укучылар үзләре бәялиләр.

V Дәресне йомгаклау. Өй эшен аңлату.

1. Сорауларга җавап бирү

- Бүгенге дәрестә нинди яңалык үзләштердегез?

- Сузык һәм тартык авазлар нәрсә белән аерыла?

2. Өй эшен аңлату.

  1. 212 нче күнегү таблицаны ятларга
  2. әдәби әсәрләрдән бөтен сүзләре дә я сузык аваздан, я тартык аваздан башланган җөмләләр төзеп язырга)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сузык авазлар

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...

“Сузык һәм тартык авазлар”

“Сузык һәм тартык авазлар” темасына  презентация...

х, һ тартык авазлары.Технологик карта.5нче класс.

х һәм һ тартыклары. Рус мәктәбенең   5нче сыйныфында укучы татар балаларына дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта....

Дәрес-уен тамчы шоу "Сузык һәм тартык авазларны кабатлау",5 класс

Уен - рус мәктәпләрендә белем алучы балаларга  татар телен өйрәтүдә иң үтемле чараларның берсе.   Рус мәктәпләрендә белем алучы балаларны татр теле белән кызыксындыруда, аларның сүзлек запас...

[к], [г], къ], [гъ] тартык авазлары

5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес конспекты....

Тартык авазлар, аларның әйтелеше

5 че сыйныф өчен татар теленнән дәрес план-конспекты...

Тартык авазлар, аларның әйтелеше презентация

5 нче сыйныф өчен "Тартык авазлар, аларның әйтелеше" темасына презентация...