Рус балаларына татар телен укытуны мәдәниятләр диалогы итеп оештыру.
методическая разработка по теме

Ваганова Альбина Ильсуровна

Конференциядә чыгыш ясаган доклад. Публикация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_-_konferentsiya_-_gimnaziya8_-_vaganova.docx37.36 КБ

Предварительный просмотр:

А.И. Ваганова,

Казан шәһәре, МББУ ”8нче гимназия”,  

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Рус балаларына татар телен укытуны мәдәниятләр диалогы итеп оештыру

        Хәзерге белем бирү киңлеген – мультикультуралы белем бирү киңлеге дип атыйлар (мультикультурное образовательное пространство).

Мультикультуралы белем бирү кешелек бергәлегендә яшәп килгән күп төрле мәдәни кыйммәтләрне, нормаларны, үрнәкләрне һәм эшчәнлекнең формаларын сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Бу мирас һәм инновацион технологияләр яшь буынга тапшырылырга тиеш.

Барлык милли мәгариф системалары, эчке мәсьәләләрен хәл иткәндә дә мәдәни киңлекне мультикультуралы белем кебек төзиләр.

Бүгенге көнде җәмгыять үз алдында түбәндәге иҗтимагый-мәдәни максат куя: балаларны һәм яшьүсмерләрне төрле мәдәниятләр белән таныштырып  кына калмаска, ә аларны яңа катлаулы мәдәни конгломератлар барлыкка килгән, төрле мәдәниятләрнең бер-берсенә йогынтысы булган бергәлектә яшәргә өйрәтергә.

        1970 нче елларда чит телләргә өйрәтү методикасында “тел компетенциясе” төшенчәсен “коммуникатив компетенция” төшенчәсе алмаштыра. ХХI гасыр башында телләрне өйрәнү шул телдә сөйләшкән халыкның мәдәниятен өйрәнү итеп аңлау, карау башланды.

Мәдәният диалогы дигән дидактик технология дә бар. Ул технологияне С.Селеменев һәм А.Ткаченко тирәнтен тикшергәннәр [2: 89 –

101]. Ләкин без мәдәният диалогын башкача мәгънәдә, чит телләр методикасыннан чыгып кулланабыз.    

       “Мәдәният” сүзенең 300дән артык аңлатмасы бар. Безнең өчен “мәдәният” беренче чиратта сүз аша бирелә торган кыйммәтләр һәм мәгънәләр системасы. Бу система – текст. Текст – кешеләрнең тормыш тәҗрибәсен үзләштерү, саклау һәм яшь буынга тапшыруның төп чарасы. Мәдәният һәрвакыт – текстларның билгеле күләме. Димәк, мәдәният күбесенчә әдәбиятта чагыла.         Мәдәният әңгәмәдәшкә мохтаҗ, аны кабул итеп алучы кирәк. Мәдәниятле булу – үткән һәм киләчәк белән сөйләшү, аралашу.

        Цивилизация – ул үзара рухи кыйммәтләре һәм идеологияләре туры килгән кешеләрнең бергәлеге. Дөнья цивилизациясендә, гадәттә, ике зур агым аерыла: Көнбатыш һәм Көнчыгыш. Россия бу агымнарның уртасында тора. Һәр агым эчендә – җирле цивилизация, ул үзенең тарихи юлында төрле чорлар кичергән.

        Хәзерге заман мәдәнияте турында сөйләгәндә без аның зур юл үтүен дә искә алырга тиешбез.

        Рус балаларына татар телен өйрәтү контактта яшәүче ике халыкның мәдәни диалогын оештыру өчен бик уңайлы. Бу халыклар күптәннән бергә яшәгән. Аларның тарихларында, гореф-гадәтләрендә, шөгыльләрендә күп уртаклык булган. Г.Тукай болай дигән:

                Рус белән тормыш кичердек, сайрашып,

                Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

                Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

                Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Ул үзен рус халкы белән бер баскычка куя, Рәсәй мәдәниятенең бүленмәс шактый зур өлеше дип саный:

        Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

        Без тынычта аттан артык эшлибез.

        Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? –

        Хаклыбыз уртак Ватанда шактый ук.

Шигърияттә дә аермыйча үзенең урынын Пушкин вә Лермонтов белән бергә билгеләгән:

        Шигъри Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул,

        Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.

Вакыт агышы бүгенге көнгә үткән мәдәниятләрнең ватыкларын гына чыгарды. Алар хәзерге тормыш нигезендә. Аларның килеп чыгышы белән кызыксынып, без Европа цивилизациясенең башлангыч чорына күтәреләбез. Ләкин ... ул дөнья бездән кире кайтмас ераклыкта.

Без, бу ярым җимерек бинаның нинди булганын, элек яшәгән кешеләренең образларын күз алдына китерә алабыз. Ләкин бу гына әз!

Һәрбер дәреснең чыганагы – текст. Текст – дәвер истәлеге. Бу мәдәниятнең символы. Татар теле дәреслекләрендә булган текстларны С.Селеменев һәм А.Ткаченко өйрәтүенә таянып түбәндәгечә анализлыйбыз [3: 131 – 138].

Хәзерлек

                           Танышу

Т

Е                         Басым ясап уку

К                              

С                         Анализ

Т

           

              Төп фикерне билгеләү

       К                        Тарихи

 Т   О                        вакыйгалар

 Е   Н                        понарамасы  

 Р   С

 Ә   П                    Гомуми күренешнең

 К   Е                    характеристикасы

       К

       Т                  

                              Тарихта кеше

        Текст белән балаларны укытучы таныштыра. Ул укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып саланырга тиеш.

        Текстның аерым өлешләрен басым ясап уку зур әһәмияткә ия. Сүзгә махсус  игътибар, чөнки ул төп фикергә ия. Сүзгә игътибарның зурлыгын дәрестәге эш төрләре белән күрсәтеп була:

  1. - орфоэпик күнегүләр;
  2. - уку техникасы өстендә эш;
  3. - сүзлек өстендә эш;
  4. - сүзне җөмләдә һәм сөйләмдә куллануны оештыру.

        Укытучы, автор яшәгән чорның тарихи вакыйгалар панорамасы белән таныштыра.  Янәшәдә укучыларга рус халкының тарихы белән чагыштыру уздырыла. Бирелгән чорның иң күренекле вакыйгаларын сыйфатлаганда, укучыларның  игътибары үткән заман кешесенең чынбарлыкны аңлавына, сиземләвенә, чагылдыруына юнәлтелә.

        Мәдәниятләр диалогына укучы әзер булырга тиеш. Укучы өчен ул бер вакыйга. Шуңа күрә мондый дәресләр күп була алмый.

        Дәрестә мин алдыма мәдәниятләр диалогын үткәрү бурычын куям икән, түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә телим:

  • “геройны “ җанландыру;
  • бербөтен образ тудыру;
  • эшләгән эшнең мөһимлеген күрсәтү;
  • мәгънәләрне ачып салу;

Әйтелгән теориянең кулланышын дәрес мисалында күзәтеп карыйк.

3нче сыйныф дәреслегендә “Болгарлар” тексты бар. Дәрестә укучылар текст белән танышалар. Текстның үзәгендә халык, болгар халкы. Бу халыкның шөгыльләре, мәшәкатьләре, көнкүреше ачыклана. Укытучы тарихи вакыйгаларның элементар панорамасын тәкъдим итә. Дәрестәге эшчәнлекнең якынча структурасы шундый:

Укучыларның эшчәнлеге

  1. Текст

-укучы чынбарлыкны әсәр герое кебек кабул итә, проблемалы ситуаияләр тудыра:

1)Ни өчен татарлар паспортка милләтләрен “болгар” дип яздырырга тырышалар?

2)“Болгария” сүзе “Болгар” сүзеннән

ясалганмы?

-Укучылар башка мәдәният дөньясына күчәләр.

  1. Әсәрнең герое

-Һәрбер укучы үткән заман кешесен үзе теләгәнчә күз алдына китерә;

-бу эш нәтиҗәсендә укучының үз “герое” барлыкка килә;

       Болгар хан – халыкның бер вәкиле, ләкин аның рәсеменә карап болгар халкы образы туа.

  1. Эшләнгән эш

-Укучы  “геройның” эшләре белән очраша, “герой” өчен мөһим булган кыйммәтләрне белә;

       Текстта бирелгән образ – үткән заман кешесе.

  1. Фикерләү

-Укытучы сораулар куя, каршылыклы ситуацияне күрсәтә;

-Укучылар ул ситуацияне табалар, ике мәдәният күренешләрен чагыштыралар

( укучылар ике сугышчыны – болгар һәм рус сугышчысын – киендерәләр);  

Җавап

Укытучы иң уңышлы фикерләрне билгели

Этапларның үзенчәлеге

Ярдәмлек итеп фильмнан өзек күрсәтелә (яисә башка күрмә терәк кулланыла)

- укучылар рус һәм татар мәдәниятенә мөрәҗәгать итәләр;

- диалог фикерләр төрлеге һәм төрле логика булганда барлыкка килә;

- укучы  хәбәр иткән билгеләргә таянып эш итә

Мәдәниятләр диалогы дәресләрдә генә бармый, класстан тыш чаралар да мәдәният диалогын оештырырга ярдәм итәләр. Мондый дәресләрдә иң мөһиме – рус балаларының татар  мәдәнияте кыйммәтләрен аңлавы һәм истә калдыруы [1: 263].

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус балаларының тел аша татар мәдәниятен үзләштерүенә ирешергә кирәк. Бу процесста ул үзенең туган халкының мәдәниятен дә тирәнрәк өйрәнә. Нинди дә булса яңалыкны ачу укучыга үз-үзен ачарга ярдәм итә. Татар телен контекстта өйрәнү безнең җәмгыятьтә һәм мәдәнияттә яшәп килгән төрле фикерләү формаларын аңлауга китерә.

Рус балалары татар телен, мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен өйрәнәләр. Ә бу инде үз республикасында бераз кимсенү кичергән милләттәшләребездә горурлану хисләрен уятты. Бу балаларда толерантлык, чит мәдәният кешеләренә ихтирам тәрбияли, мультикультуралы бергәлектә башкаларны ишетә һәм тыңлый белергә өйрәтә. Шулай булганда гына халыклар арасында татулык, тынычлык булыр, көч куллануга урын калмас.

Файдаланылган әдәбият

1. Сафиуллина Ф.С..Текст тезелеше. – Югары уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: КДУ нәшр.,1993. – 263 б.

2.Селеменев С.В., Ткаченко А.А.. Школа “диалога культур”. Что это? // Школьные технологии. – 1996. – №3.

3. Селеменев С.В., Ткаченко А.А.. Представление текста. // Народное образование. – 2002. – №7.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

Татар теленнән сыйныфтан тыш эшне оештыру тәҗрибәсеннән (рус телендә).

Татар теленнән сыйныфтан тыш эшләрне оештыру системасы....

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар теле укытуның яңа алымнары

Әлеге язмада автор 1 нче  сыйныфта  укучыларны предметлар белән эш итү аша өйрәтүнең практик әһәмияте турында сөйли...

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  укытуны календарь -тематик планлаштыру...

Рус балаларына татар теле 4 сыйныф. Ел фасыллары. Кыш.

Рус балаларына татар теле        4сыйныфТема: Ел фасыллары. Кыш....